
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
Хикәяче, романчы, публицист Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Бавлы районы Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында уку белән бергә авыл эшенә дә тартыла: җир сөрә, ашлык суктыргыч машиналарда эшли. 1944 елны уналты яшьлек яшүсмер егетне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Анда ул, икееллык һөнәр мәктәбендә һәм өч ел металл эше техникумында укып, 1946-1953 еллар арасында башта Магнитогорск каласындагы металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында бораулаучы-мастер булып эшли. 1953 елда, туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инæенер-механик хезмәтендә була. 1958 елда Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефтü» транспорт оешмасында шофер, механик, Баулы төбәк газетасы редакöиясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары, читтән торып укып, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1966-1968 елларда М.Хәбибуллин Татарстанның Азнакай шәһәрчегендә төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать, төзелеш, транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969-1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. 1971 елның июненнән бирле М.Хәбибуллин Казанда яши һәм 1989 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркәтибе вазифаларын башкара. 1989 елдан 1999 елга хәтле ул «Мирас» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә була.
Мөсәгыйт Хәбибуллин әдәбиятка зур хезмәт тәҗрибәсе туплап, тормышның үз эченнән килгән прозаикларның берсе. Аның тәүге әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 1950 еллардан күренә башлый. «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Ә «Җиде юл чатында» исемле беренче китабы 1969 елда дөнüя күрә. Авторның шуннан соң язылган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары, «Чоңгыллар» (1973) һәм «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр.
Шулай да М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр – сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар серияседер: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһ бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Атилла», «Айбиби»...
М.Хәбибуллин тарихи темаларга, милләт язмышы, әхлак мәсьәләләренә кагылышлы күп санлы публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Ул – Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1977, 1987), Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия язучылары берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк (1996) иясе, 1970 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 2003 елда М.Хәбибуллин «Кубрат хан» китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды
1.”Айбиби”. тарихи роман.
Төрки халкының дүрт-биш буынын тәшкил иткән хазар-болгарлар, нигездә, Идел елгасының тамагында көн күргәннәр. VIII-X гасырларда держава дәрәҗәсенә күтәрелгән, Идел, Терек, Сулак, Бузан елгалары буйдарында яшәгән, Таман ярымутравында гомер иткән халыклардан ясак җыйган, Киев Русе, Идел буе Болгар дәүләтләренә вассал рәвештә бәйле булган каһанат X йөзләрдә сүтелә-таркала башлый. X йөздз Хазарстан пайтәхетенә яһүд равваларына бәйле Йосыф каһан утыра. Күпсанлы хатыннар тоткан каһан Идел буе Мөхәммәд ханның икенче кызын сараена тарттыра. Айбибинең мәхәббәттә күзе яңа гына ачылып килә. Аны каһан раввалары Хазарстанга – дәүләт башында утырган Йосыф каһанга алып китәләр. Айбиби Йосыф каһанга бер күрүдә гашыйк була...
2. “Кубрат хан” тарихи роман.
Моннан ундүрт гасырлар элек Таман ярымутравында Кубрат хан Бөек Болгар дәүләтен төзи. Күп санлы ыругларны берләштергән бу дәүләт озак яши алмый, таркала. Әмма шул заманның тарихи язмаларында бу дәүләт хакында мәгълүмат шактый күп. Романда христиан, ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы, шул яссылыкта шәхес һәм ыруглар фаҗигасе сурәтләнә.
3. “Батый хан һәм Ләйлә.” тарихи роман.
Бу әсәрдә гасырлар дәвамында Урта Идел буенда дәүләт тотып көн күргән, шаны-даны, аты-исеме белән дөнья халыкларының тарихларына кереп калган, әмма чорлар агышында теге яки бу сәбәпләр аркасында үз тарихын язудан мәхрүм ителгән, шуңа карамастан, XIII гасыр башларында 13 ел буе баскынчы мангулларны Көнбатыш Европага, беренче чиратта, Русия кенәзлекләренә җибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызның фаҗигале язмышы сурәтләнә.
4. “Хан оныгы Хансөяр.” тарихи роман.
XIII гасыр башы. Идел буе Болгар дәүләте чәчәк аткан чор. Бөек Болгар дәүләте бик күп илләр белән багланышта тора,аралаша, сәүдә итә. Бу дәвердә тәхеттә Илһам хан утыра. Көннәрдән бер көнне көнчыгыштан кузгалган куәтле мангуллар явы турында хәбәр килеп ирешә. Илһам хан дәүләтне саклау чарасына керешә - ил чигенә өстәмә кирмән-ныгытмалар төзетә, ә осталар чуен коялар, сугыш коралларын камилләштерәләр, арбага куела торган махсус туп уйлап табалар. Моңа кадәр күрелмәгән корал белән мангул ханнары кызыксыны, аларның әлеге дәһшәтле коралны кулларына төшерәселәре килә.
Болгар-кыпчак гаскәре иң әүвәл мангуллар чирүе белән Саксин каласында бәрелешә. Кала берничә тапкыр кулдан-кулга күчә. Ике як та зур югалтуларга дучар ителә. Ахырдан, мангулларның өстенлекләрен сизеп, кыпчак-болгарлар чигенергә мәҗбүр булалар. Романда борынгы кыпчак-болгар бабаларыбызның баскынчы мангулларга каршы батырларча көрәше сурәтләнә. Сугыш булгач, сугыш инде - әсәрдә сөйгән ярлар белән аерылышу, илаһи-романтик мәхәббәт белән үрелеп килгән фаҗигале язмышлар да тасвирлана.
5. “Илчегә үлем юк.” тарихи роман.
Бу романда борынгы Болгар дәүләтенең ныклап аякка басуы тасвирлана. Романны иҗат иткәндә язучы борынгы Болгар халкының легенда-риваятьләренә, көнчыгыш вә көнбатыш сәяхәтчеләренең хезмәтләренә, күп санлы тарихи материалларга таяна. Роман сюжет тыгызлыгы һәм композициясе белән мавыктыра.
6. “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный” тарихи роман.
Тарихи романнар авторы Мөсәгыйт Хәбибуллин XVI гасырда хакимият башында утырган ике олуг шәхес турында яңа роман тәкъдим итә. Казан ханбикәсе Сөембикә һәм Мәскәү кенәзе Иван Грозныйның нинди уй-хыяллар белән яшәве, ошбу ике кешенең инанган диннәре, сәясәтләре, мәхәббәтләре романда мавыктыргыч итеп тасвирлана.
7. “Атилла”. Тарихи роман.
М.Хәбибуллинның бу романны язарга алынуы V гасырның беренче яртысында кешелек тарихындагы атаклы Һун империясен төзегән Атилланың безнең ерак бабабыз булуын ачыклавы белән бәйләнгән. Романда шул дәвернең киң тарихи фонында һәм халыкларның бөек күчеше үзәгендә сурәтләнгән Атилланы мәшһүр полководец һәм сәясәтче итеп күрсәтү белән бергә, аны адәм баласына хас гадәти уй-кичерешләр белән яшәгән җанлы шәхес итеп сурәтләүгә дә киң урын бирелә. Идел буеннан Альп тауларына кадәрге гаять зур территорияне колачлаган ил мәнфәгатьләрен кайгырту белән бергә, әсәр герое, гадәти ата кеше буларак, үзенең гаиләсе турында күп уйлана. Автор Атилла ханның 453 елда 58 яшендә кинәт кенә үлеп китүен дә улы Дингизидның гадәт буенча әтисе тәкъдим иткән кызга өйләнергә теләмәвенә борчылуы белән бәйләп аңлата. Куәтле илбашы һәм кайгыртучан гаилә башлыгы булып күз алдына баскан Атилла турындагы әсәр, гомумән алданда, татар тарихының легендар дәверен сурәтләү белән бергә, бик ерак бабаларыбызның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, уй-омтылышларын да чагылдырып, халкыбызның килеп чыгышын сәнгатьчә яктыртуга да мәгълүм бер өлеш кертә.