Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Көндезге бүлектә укыса да, ул ике елдан артык төрле газета-журнал редакцияләрендә («Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Ялкын» һ.б.) эшләп ала. Берничә ел дәвамында университетның әдәби берләшмәсен җитәкли. Укуын тәмамлагач, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. Студент чагында ике китабы чыккач, 1966 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. 1966 елда армия сафларына алына һәм 1968 елга кадәр гаскәри хезмәттә була. Шушы елда Р.Фәйзуллинны Татарстан язучыларының Әлмәт бүлеге житәкчесе итеп сайлыйлар. Анда дүрт ел ярым эшләгәннән соң, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керү сәбәпле, гаиләсе белән Казанга кайта. Бер елдан сон аны Татарстан Язучылар берлеге аппаратына эшкә билгелиләр. 1973 елдан 1977 елның гыйнварына кадәр ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе - рәис урынбасары булып эшли. 1977 елдан 1989 елның сентябренә кадәр профессионал язучы сыйфатында, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Р.Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм алар үткән гасырның илленче еллар ахырында республика матбугатында күренә башлый. Поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмышынчы еллар башында чыга һәм «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары («Нюанслар иле» һ.б.), аннан соң дөнья күргән «Аҗаган» (1966), «Монологлар һәм диалоглар» (1967), «Мәрмәр» (1969), «Гадиләргә гимн» (1971), «Наз» (1973) кебек шигырь китаплары белән татар поэзиясенә сыйфат яңарышы алып килгән үзенчәлекле талантлы шагыйрь булып таныла. Аның эчтәлек ягыннан катлаулы, тирән фикер ассоциациясенә, ә форма ягыннан сөйләм интонациясенә, ирекле ритмикага нигезләнгән кыска шигырьләре, диалог һәм монологлары үз вакытында татар поэзиясенең үсеш тенденцияләре турында җанлы сөйләшүләр, бәхәсләр тууга да сәбәп була, һәм ул бәхәсләр, безнең җирлектә генә калмыйча, бөтенсоюз, бөтенроссия мәйданнарында да яңгыраш ала. Кыю иҗаты, гражданлык активлыгы, популярлыгы Равил Фәйзуллинны табигый рәвештә алтмышынчы ел-шагыйрьләренең лидеры дәрәҗәсенә күтәрә. Ул чорларда аның иҗаты төрле телләрдә йөзләрчә мәкаләләр басыла.

Р.Фәйзуллин поэзиясе иң беренче нәүбәттә сугыштан соңгы алтмышынчы елларда — фәнни-техник революция чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре яңа заман кешесенә төбәп языла, интеллектуаль укучыга адреслана. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы — шагыйрь иҗатының төп асылы.

Р.Фәйзуллин - шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрь. Бу юнәлештә ул Шәрык поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Р.Фәйзуллин — хәзерге татар поэзиясендә кыска формаларга, әйтик, бер-ике-өчьюллыкларга, тулы гражданлык хокукы бирүчеләрнең берсе. Бүгенге яшь буын шагыйрьләре арасында аның тарафдарлары күп. Ул — бу өлкәдә үз мәктәбен булдырган шагыйрь.

Шагыйрь үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла да инде.

Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу юнәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р.Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа уңышларга ирешә. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган «Аккошлар», «Мин сине ничек яраттым», «Сагыш», «Тимим күңелемә», «Иясез шатлык», «Ветеран җыры» һ.б. әнә шундыйлардан.

Р.Фәйзуллин поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», «Сәйдәш», «Ике зират арасы» поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм» (1965), «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Чәчәкләр үстердем» (1979), «Паласны кем кагар?» (1980), «Якты моң» (1983), «Сәгать белән Сәгыйт» (1989), «Газиз китабы» (2004) исемле шигъри җыентыклары әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Шагыйрь әдәбият, сәнгать, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә, сәясәткә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр, эссе-уйланулар, новелла-парчалар, каләмдәшләренең һәм сәнгатькярләрнең иҗат портретлары (алар житмештән артык), чит илләргә иҗади командировкалары, сәяхәтләре турындагы юлъязмалары авторы буларак та җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле («Җырларда ил гаме», 1984, «Сайланма әсәрләр»енең дүртенче, бишенче, алтынчы томнары һ.б.).

Р.Фәйзуллиннын хезмәт һәм иҗат биографиясе алтмышынчы еллардан бирле «Казан утлары» журналы белән тыгыз бәйле. Ул егерме елга якын бу журналның баш мөхәррире. 2006 елда журналның меңенче саны чыгу уңаеннан аның җитәкчелегендә «Сүнмәс утлар балкышы» дигән энциклопедик характердагы зур күләмле уникаль китап дөнья күрә. Хәзерге көндә Р.Фәйзуллин «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазифасында.

Аның әсәрләре күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге премияләр, аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы һәм 1979 елда «Литературная Россия» газетасы премияләре, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы (1976) өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1999 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә.

Р.Фәйзуллинның илледән артык китабы дөнья күрә. Шуларның унбишләбе русча. Башка телләрдә басылганнары да шактый. Мәскәү нәшриятларында чыккан «Саз» (1974), «Суровая нежность» (1974), «Миг возвращения» (1976), «Песня веселых пекарей» (1977), «Мой звездный час» (1978), «Короткие стихи» (1980), «Полнолуние» (1983), «Лунные тополя» (1990) әнә шундыйлардан. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, гарәп, инглиз, поляк, француз, төрек, эстон, үзбәк, грузин һ.б. телләргә дә тәрҗемә ителә. Аның шигырьләре ике йөз томлык «Бөтендөнья әдәбиятлары китапханәсе» сериясендә чыккан томлыкларның берсендә (180) урын ала. Әдипнең Татарстан китап нәшриятында ике тапкыр «Сайланма әсәрләр»е (биштомлык — 1992-2001 елларда; алтытомлык — 2005 елда) басылып чыга.

Бөтен иҗади гомере дәвамында Р.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1990- 1 995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты буларак республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген яклауда актив эш алып бара. Үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында язучыларның илкүләм узган күп кенә съездларында делегат булып катнаша, берничә мәртәбә СССР һәм РСФСР Язучылары берлегенең идарәсенә сайлана. Ул шулай ук 1968 елдан хәзергә кадәр Татарстан Язучылар берлегенең даими идарә әгъзасы. 1999 елдан — Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясе рәисе. 1985 елда ана «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. Әдәбиятны үстерүдә һәм матбугаттагы казанышлары өчен Р.Фәйзуллин 2006 елда Дуслык ордены белән бүләкләнә. 2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.

Р.Фәйзуллин - 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Р.Фәйзуллинның «Сәйдәш» дигән күләмле поэма­сының жанрын поэма дип түгел, шигъри повесть дип билгеләү дөресрәк булыр иде. 10—9 иҗекле, тигез һәм салмак бу тезмә әсәрдә повестька хас төп сыйфат бар. Ягъни анда татар мә­дәниятенә бөек Тукайдан соң килгән олы шәхес Сәйдәшнең үсеш эволюциясе хроникаль эзлеклелек белән тасвирлана, ге­ройның җаны аша, аның халыкка булган мөнәсәбәте аша, фәлсәфи-психологик уйлану-кичерешләр аша сурәтләнә. Иле­без тарихының төрле-төрле катлаулы чорлары эстетик аң аша кабат үткәрелә. Талантның халык байлыгы булуы, аны сакларга кирәклеге автор тарафыннан гражданлык кискенлеге белән куела. Баш геройга карата күңелдә җылылык, аңа теләктәшлек һәм аның белән горурлану тойгылары уятучы бу әсәр Р.Фәйзуллинның поэма жанрында «Көрәшчеләр» һәм «Га­диләргә гимн» поэмаларыннан соң яңа бер адымы булып тора. Шуңа да карамастан «Казан утлары» журналында басылганнан соң автор аны үзгәртеп корулар заманының яңа таләпләрен искә алып тагын да камилләштерде.

Без гаять катлаулы катаклизмнар заманында яшибез. Пла­нетаның кан тибеше чамадан тыш ешайды. Әйтерсең, Җир-Ананың һәр күзәнәге ялкынсынган. Иман белән имансызлык көч сынаша. Проблемалар хәттин ашкан. Экономик, экологик, милли проблемалар... Мондый заманда рухны уята торган кө­рәшче поэзия алгы планга чыгарга тиеш. Р.Фәйзуллинның көчле лирик шагыйрь булуын тәкърарлап, аның гражданлык рухы белән сугарылган иҗатын аеруча ассызыклап узу — фарыз. Шагыйрь үз поэзиясендә көрәшче төшенчәсенә менә нинди мәгънә сала:

Көрәшче шул —

Кеше дигән бөек затны олылаучы,

шәхесенә дан җырлаучы.

Көрәшче шул —

Бүгенгене кадерләүче,

Киләчәккә ышанычны ныгытучы.

Көрәшче шул —

Җир йөзендә һәм кешеләр күңелендә матурлыкны арттыручы илаһи көч — мәхәббәтне ояштан да биеккәрәк күтәрүче.

Көрәшче шул — бүтәннәрнең бәхете

өчен үз гомерен яндыручы,

үлгәч тә яши алучы.

Күренә ки, биредә Р.Фәйзуллин үзенең иҗат программасын ачык итеп әйтеп биргән. Шушы программаны ахыргача башкарып чыгарга тели икән, иҗатчыга талант кына җитми, ул һәрвакыт халык һәм ил язмышының үзәгендә торырга, үз дәверенең, үз халкының, үз иленең чын улы булып кала алырга тиеш.

Р.Фәйзуллинның рухи ныклыгына, алга таба да яңа әдәбй-эстетик кыйммәтләр тудыра алачагына ышаныч зур. Яшьли илкүләм мәйданга чыга алуы, табигать биргән таланты, җәп­тәшлеге, хезмәт яратуы, үз принципларын гамәлгә ашыруда ахыргача көрәшә алуы, ихласлыгы белән тәвәккәллеге һәм, ни­һаять, вак-төяк гайбәтләрдән өстен булып кала алуы — без­не моңа ышандыра: Курыкма, биек оч, кошым —/Күк чикне беләмени?! /Көл күңел! /Дөньяның моңы /Бер безгә генәмени?!

Оч, оч, кошкай, кис җилләрне! Шаш рухым, — дуласын җан! ...Егылсак — белгән-күргәннәр яхшыга юрасыннар