
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
Мөхәммәт Мәһдиев – яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән, мәктәп яшеннән тырма тырмалап, сука сукалап үскән буынның, әдәбиятка тормышның үзеннән килгән буынның бер вәкиле. Автобиографик, документаль әсәрләр исемлегенә кертелмәсә дә Мөхәммәт Мәһдиевнең иң беренче әсәрләреннән булган «Без – кырык беренче ел балалары» (1968) исемле повестьенда ук биографик тормыш материалының әсәр тукымасында яшәвен күрергә мөмкин. Монда язучының үз тормышыннан алынган вакыйгалар бәян ителә.
Әсәрдә Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы үсмерләрнең көндәлек тормышын, аңы формалашуын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре һәм үзенчәлекле кеше факторлары аркылы ачылып бирелә. Композицион яктан җыйнак эшләнгән, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесть беренче битләреннән үк укучыны үзенә җәлеп итә, шул ук вакытта ул уйландыра да. Чөнки әдип тормышның без үзебез күрмәгән, кичермәгән чоры белән таныштыра. Бу чорда аларга шактый гына кыенлыклар үтәргә туры килә: 15-16 яшьлек малайлар колхоз басуында эшли, үгез җигеп амбарга ашлык кертәләр, бәрәңге ташыйлар; балалар кырдагы икмәкне җыеп, заготзернога илтәләр; үсмерләрнең тамагы ач, алар бодай башагы уып ашыйлар; укучыларның төрлесе төрле яктан укырга килгән. Карадуганнан, Түбән Кенәдән, Мөреледән...
Училищега ни өчен килгәнлекләрен дә белмәгән, балачагы балачаксыз үткән кичәге мәктәп балалары безнең күз алдында олыгая, егет булып җитешә, үзләре дә балаларга белем бирерлек укытучы дәрәҗәсенә ирешә. Бу турыда автор «Мәшәкатьле һөнәр» мәкаләсендә болай дип искә ала: «Бөтен хикмәт – балачакта. Балачакта нинди юнәлеш бирелсә – кеше гомере буе шуны эзли, үзе да аңламастан, шуңа омтыла икән. Мин педагогика фәненең иң әһәмиятле бер законын олыгайган саен тирәнрәк аңлый барам. Кешене формалаштыруда өч шарт бар, ди ул фән. Болар нәселдән килгән сыйфатлар, тирәлек һәм тәрбия. Зур ачыш бу! Кеше гомерендә, кеше биографиясендә әнә шул өч шарт даими рәвештә катнаша, гомеренең төрле мизгелләрендә шул шартларның әле берсе, әле икенчесе калкып чыга».
Кайчан гына колхоз басуларында көлтә керткән, бәрәңге ташыган авыл малайлары: «натуралист» Әркәшәләр, «шовинист» Әлтафилар шушы авыр чорда тирән белемле укытучылар булып җитешәләр.
Шактый гына юмор стиле сизлеп торган бу әсәрдә язучы көлке артыннан куу, кызыклы ситуацияләр эзләү белән мавыга кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Әсәрнең ахырына якынлашкан саен, вакыйгалар кискенләшә, драматик төс ала, ниндидер сагыш, моңсулык, якты; моң көчәя бара. «Телеграф чыбыклары сызгыралар...» дигән соңгы бүлекчәдә ул үзенең иң югары ноктасына күтәрелә.
«...Мин караңгы урман сукмагыннан таш юлга килеп чыгам. «Лес распахнулся перед ними совсем неожиданно...» Минем колагымда әнә шул тавыш яңгырый. Ул тавыш каяндыр җир астыннан чыккан кебек. Караңгы төшә, телеграф баганалары сызгыралар. Буранмы, яңгырмы булыр? Әллә аязгамы? Күңелдә буран да, яңгыр да...
Мәрхәмәтле җир! Нигәдер, мин синең шундый томанлы, буранлы, яңгырлы көннәреңне яратам. Син ул вакытта миңа ышанычлырак тоеласың. Эссе, коры көннәрендә аяк асты ярылган, өермәле, коры җәй минем исемә төшә. Андый көннәрдә Ташлытауның аракы сатучы спекулянтлары, чебен җыелган сыра мичкәләре, галстук таккан чабаталы малайлар искә төшә.
Телеграф чыбыклары сызгыра, машина тасма булып җәелгән юеш юлдан караңгылыкка таба чаба.
Сау бул, минем тормышка аяк баскан, күзем ачыла башлаган җирем!»
Әлеге юлларны укыганнан соң, кабат алда сөйләнгән вакыйгаларга, «галстук таккан чабаталы малайларга» – Әркәшкәләргә, Зарифуллиннарга, шул малайлар язмышына әйләнеп кайтасың. Вакыйгалар да, геройлар да, өрфия пәрдә белән төренгәндәй, моңсулык белән өртеләләр.
Анда җанны тетрәтерлек, күңелне эретерлек картина, образлар, эпизодлар да килеп чыга: «Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе сугыш, коточкыч сугыш турында. Мидә икенче сыр – ашау турында.. Мидә өченче сыр.. Өченчесе – юк»
Повестьта оста шрихлар белән сурәтләнгән укучылар образы истә кала. Икеле алган укучыны Гитлер тегермәненә чүмечләп су коюны төштә күрүе – гаҗәп эпизод.
Әсәрдә гап-гади тормышның гап-гади хәл-әхвәлләре генә алына. Ләкин язучының күңел күзе бик тә үткен. Безнең әйләнә-тирәбездәге драмалар һәм комедияләр аның игътибарыннан читтә кала алмый һәм әдип алар турында яза. Сызланып та, елмаеп та, уйланып та, моңланып та яза ул. Аның тылсымлы каләме тәэсирендә укучы да сызлана һәм елмая, уйлана һәм моңлана. Менә ачлы-туклы яшәүче сеңелләрен күчтәнәч алып кайтып сөендерергә теләгәндә, чүт кенә үзе һәлак булмый калган Баязитова дигән кыз. Менә бу кызганыч та, драматик та, урыны-урыны белән мәзәгрәк тә тоелган хәлләр – барысы бергә алар яшьлекнең үзе.
Мөхәммәт Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары» повестенда яшь аралаш көлеп, көлке белән фаҗигане чиратлаштырып сугыш чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы үсмерләрнең тормышын сурәтли. Чорның авырлыгын аңлаган яшьүсмерләр балалаык хыялларына хилафлык китермичә, шул ук вакытта олылар кебек фикер йөртеп тормыш сынауларын узарга үзләрендә көч табалар. Тирән белемле педагоглар булып чыгалар.
37.60-80 нче еллардагы поэзиягә гомуми күзәтү (С. Хәким, X. Туфан, И. Юзеев. 1 шигырьгә анализ).
60-80 нче еллар татар поэзиясе тәнкыйтьтә уңай бәяләнгән, фикерләү киңлеге, сурәтләү чаралары байлыгы, талантлы сүз осталарының иҗатка күпләп килүе җәһәтеннән үткән гасырның 20 нче еллары башы Такташ, Туфаннар чорына тиң, татар поэзиясенең данлы тарихына «дәртле шигърият» дип кереп калган чор булды. Шагыйрьләрне ил тормышы, яшәеш мәшәкатьләре, мәңгелек хакыйкатьләр, фәлсәфи һәм әхлакый мәсьәләләр, яшәү һәм үлем, табигать яме һәм рухи үлемсезлек, тарих һәм киләчәк буын язмышы, мәхәббәт һәм яшьлек кебек сүз сәнгатенең мәңгелек проблемалары борчый, уйландыра.
Һәр тарихи чор сүз сәнгате үсешенә үз чалымнарын алып килә, кабатланмас сыйфат-хасиятләрен булдырырга омтыла. (3) 1960-1980 еллар — татар әдәбиятының тематика һәм сурәтлелек байлыгы ягыннан киңәю-тармаклану вакыты — поэзиядә яңа сыйфат үзгәрешләре белән билгеләнә. Өйрәнелә торган дәвер — татар шигъриятенең үзенчәлекле һәм катлаулы чорларыннан берсе, аның киң тармаклы, күп юнәлешле эчтәлеген бербөтенгә туплау, иңләп бәяләү Җиңел түгел. Бу дәвер сүз сәнгате эчтәлеге, фәлсәфи фикере, аны җиткерү формалары, әдәби-эстетик үзенчәлеге ягыннан элгәреләреннән аерылып тора. Аның алдагы чорлар белән чагыштырганда башкарак юнәлештә үсеп китүе фәлсәфи һәм сәнгати фикердәге яңалыклар, әдәбиятның иҗтимагый кануннарны алга куйган идеологик кысалардан чыгуга омтылышы, дөньяны, яшәешне образлы кабул итүнең яңа яклары ачылу белән аңлатыла.
Кешелек тарихының иң хәлиткеч чорларында, кагыйдә буларак, лирика алгы сафка чыга, үзенең сизгерлеге белән иҗтимагый-сәяси барыштагы үзгәрешләрне тиз тоеп ала һәм аны лирик герой бирелеше, хис-кичереш күчеше, символ-метафоралар аша укучыга җиткерергә омтыла. Бу дәвердә яңа күтәрелешкә Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илне төзекләндерү өмете, ышанычы белән янып яшәү, бәхетле тормыш турындагы хыял, тарихка «Хрущёв җепшеклеге» исеме белән кереп калган ярымдемократик үзгәрешләрнең башлануы кебек иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, идеаллар поэзия үсешенә бер алшарт була, төрле юнәлештәге эзләнүләргә этәргеч бирә. Илдә киң колач алган ярымдемократик яңарышлар, хәбәрдарлык нәтиҗәсендә шәхес культы фаш ителә, бу исә «иҗат культы»ның алга чыгуына китерә: бер-бер артлы М. Җәлил, X. Туфан кебек шагыйрьләрнең исеме акланып, татар укучысына әйләнеп кайта, моңа кадәр тыелып торган Дәрдемәнд, С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, Н. Думави, Ф. Бурнаш кебек әдипләр мирасы кабат шигъри мәйданга аваз сала. Шуларның сәнгати югарылыгын өлге итеп, эчтәлек һәм аның бирелеш рәвеше (форма) өлкәсендә яңалыкка омтылган, үзфикерле яшьләрнең килүе поэзиядә позитив, өметле үзгәрешләрнең башлануын тәэмин итә. Бу яңарыш гомумкешелек мәсьәләләренә, мәңгелек темаларга игътибар арту, әдәби эзләнүләрнең объекты итеп моңа кадәр икенчерәк планда торган яисә әйләнеп үтелгән күренешләр алынуы, дөньяны фәлсәфи иңләргә (4) омтылыш көчәю белән билгеләнә; рухи тормышның активлашуы, фикер хөрлеге, үз караш-мөнәсәбәтеңне башкаларга җиткерү теләк-ниятенә барып тоташа. Н. Юзиев фикеренчә, шигъриятнең аһәңе һәм структурасы яңара, төрләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең егәрлеге, энергиясе һәм нюанслары арта, күренеш-детальләрнең мәгънәләре көчәя, лирик башлангыч тирәнәя.
Шул чорда укучыга ирешкән шигырь җыентыкларының исемнәрен генә искә төшереп үтү дә шигъриятебезнең иҗади ялкын, эзләнү рухы белән яшәвенә, олы тарихлы татар поэзиясе үсешенә үзеннән җитди өлеш кертүенә ышандыра. Бу елларда өлкән буын сүз осталары X. Туфан белән С. Хәкимнең ике томлыклары, Ш. Маннурның «Күңел йомгагы», Ә. Исхак белән С. Батталның сайланмалары, Н. Арслановның «Уйлар, сагышлар», Ә. Баяновның «Елларга сәяхәт», X. Камаловның «Күңел», И. Юзеевнең «Поэмалар», С. Сөләйманованың «Кызыл каурыйлар» исемле шигырь китаплары басылып чыга. Тәҗрибәле сүз осталарының сөенечләре, көенечләре, халык язмышы, үткән һәм туачак көннәр турындагы уйланулары янына 50 нче еллар ахырында Г. Афзал, Ш. Галиев, М. Шабаев, Роберт Әхмәтҗа-новлар килеп кушыла. 60 нчы еллар башында исә поэзиягә язгы ташкын кебек романтик дулкында шау-гөр килеп кергән Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Гатауллин, Р. Мингалим, Г. Рәхим кебек яшьләр иҗатлары өстәлә. Р. Фәйзуллинның «Монологлар һәм диалоглар», «Мәрмәр», «Шигырьләр һәм поэмалар», Р. Харисның «Уйлы туйра», Р. Гатауллинның «Ирләр булыйк», Зөлфәтнең «Утлы бозлар», М. Әгъләмовның «Исәнме, йөрәк» кебек шигырь мәҗмугалары поэзиянең офыгын, эстетик мәйданын киңәйтеп җибәрәләр. Шигъри үзенчәлекләре, укучы белән аңлашу, аның зиһененә, хисси дөньясына тәэсир итү ысуллары, колачлары төрле-төрле шагыйрьләрне рухи уртаклык – халыкка, илгә бирелгәнлек, тормышның төрле кыйтгаларын тирәнрәк һәм киңрәк иңләргә омтылу, дөньяда барган һәр вакыйга өчен җаваплылык тойгысы, әхлак мәсьәләләренә, кеше психологиясенә сизгерлек, эчке халәткә игътибар, шигырь сәнгатенең хасиятендә яткан бердәмлекне, эчке ярашуны ачуга омтылыш якынлаштыра.
шигырь! Бәйрәм түрендә әйдә, син дә җәй канат:
— Тынычлык диңгезләренә юл яра безнең кораб.
(Р. Фәйзуллин. «Яңа ел табыны»)
1960-1980 еллар шигърияте жанр һәм стильләргә, сурәтләү-тасвирлау чараларына, ритмик берәмлекләргә, рифмага бай һәм төрле булуы белән аерылып тора. Лирик поэзиядә җыр жанрының активлашуы күзгә ташлана. Аның үсешенә X. Туфан, С. Хәким, Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзеев, С. Сөләйманова, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Миңнуллин, Зөлфәт, Ф. Сафин, К. Булатова һ. б. зур өлеш кертә; иҗатының күпчелек өлешен җырга багышлаган М. Ногман, М. Хөсәеннәр янына Г. Зәйнашева, М. Шиһапов, Ш. Җиһангировалар кушыла. Җыр жанры, тематик яктан мәхәббәт, әхлакый бөтенлеккә, тәрбияви якка игътибарын юнәлтсә, сәнгатьчә эшләнеше җәһәтеннән халык җыры традицияләренә киң таяна, рифма-ритм төзеклегенә, эчке яңгырашка, бизәкләр төрлелегенә омтыла. Бу фикерне Ш.Галиевнең «Кыңгыраулы мәктәп еллары», С. Сөләйманованың «Күңелем язлар көтә», И. Юзеевнең «Кыр казлары артыннан», Г. Рәхимнең «Оныттың бугай», Р. Фәйзуллинның «Мин сине ничек яраттым!», «Сагыш», Р. Миңнуллинның «Әнкәй», К. Булатованың «Шушы яктан, шушы туфрактан без» һ. б. җырлары дәлилли булыр. Лиро-эпик поэзия дә жанрлар төрлелеге белән аерылып тора. Бу еллар аралыгында поэма жанры мәйдан тота: С. Хәким, И. Юзеев, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, М. Әгъләмов иҗатларында аның активлашуы, шартлы-роман-тик сурәтләргә баюы күзгә ташлана. Шуның белән янәшәдә зуррак, күләмлерәк жанрлар да мәйданга килә. Ә. Давыдовның «Йокысыз төннән соң», С. Батталның «Чирмешән якларында» шигъри романнары һәм «Олы юл буйлап» шигъри повесте илленче-алтмышынчы еллар әдәбиятын баетуга сизелерлек өлеш кертә. Алар татар авылының тормыш-көнкүрешен сурәтләү объекты итеп ала, үз чорына җавап төсендә социаль, сыйнфый каршылыкларга өстенлек биреп, сәяси борылышлар вакытында иҗтимагый-рухи үсешнең үзәк юнәлеш-агымнарын, күренешләрен алга чыгара. Халык (6) тормышы, халык язмышы көзгесе булган әдәбиятның формасы да туктаусыз үсә, яңара. Элеккеге гегемон позицияләрен югалта барган социалистик реализм агымы тормыш: үзәненнән алынган материалның, эстетик идеалның тарихи көчен һәм сәнгатьчә мөмкинлекләрен ачуда шигъри палитрада бертөслелек тудыра алмый.
Бу еллар поэзиясен X. Туфанның халык язмышы, туган тел өчен сызланып язылган, С. Хәкимнең тирән мәгънәле, уйчан, реалистик поэзиясе, Н. Арслановның тыгыз образлы, салмак агышлы стиле, Г. Афзалның хикмәтле, кинаяле, эзоп телле сатирасы, Ш. Галиевнең итагатьле, тыйнак, Р. Фәйзуллин белән Р. Харисның шартлы алымнарга бай, дәртле, көтелмәгән борылышлы, хыял очышына киң таянган романтик шигърияте тулыландыра. Аларга хатын-кызның уйлану рәвешен, моң-зарын һәм рухи матурлыгын ачкан С. Сөләйманова, Э. Мөэминова, Ф. Гыйззәтуллина, К. Булатова, С. Гәрәева иҗатлары, Р. Гатауллин, Р. Мингалимовларның кеше интеллектына тирәнрәк үтеп керүгә омтылган эзләнүләре килеп кушыла. Шул шигъри дәрьяга яңа шытып чыккан көчләр кушыла, өстәлә тора...
1960-1980 еллар татар шигъриятендә ике идеологик-эстетик юнәлеш – норматив һәм элитар стильләр калыплаша. Социалистик реализм иҗат агымын өлге итеп алган норматив стиль илленче еллардагы үсешеннән соң бу чорда арткы планга күчә бара. Бер яктан, моңа илдә сәяси-иҗтимагый яңарышның башлануы һәм киң колач алуы, икенче яктан, сүз сәнгатенең эчке үсеш закончалыклары, үзгәрергә омтылышы һәм иҗат мәйданына яшь талантларның килүе сәбәп була. Агымдагы чорда социалистик реализм тарафдарлары үсешләренең яңарак чорына кереп, әхлакый-эстетик кыйммәте турында уйлана башлый, милли, психологик, этник, мәдәни, әхлакый традицияләр белән бәйләнешенә игътибарлары көчәя, агымның элеккеге абруе аксый төшә. Шул рәвешле, әдәби мәйданда элитар стильнең алга чыгуына һәм үсешенә уңай зәмин әзерләнә.
Рус әдәбияты белемендә 1960-1980 еллар поэзиясе үсешен, яңа сыйфат-үзенчәлекләрнең башлангычын «цензурага буйсынмаган» шагыйрьләр иҗаты белән бәйләп аңлату яши (И. Кукулин). Бу чор рус әдәбияты диссидентлык (7) хәрәкәтенең активлашуы белән билгеләнә. А. Солженицын, Л. Гинзбург, Б. Окуджава, Е. Евтушенко, Б. Ахмадулина, И. Бродский кебек бер төркем әдипләр яшәп килүче сәяси мохитне, рәсми хакимлек иткән идеологияне кабул итмичә, аңа каршы киләләр, үзләре яшәгән система белән көрәш башлыйлар. В. Уфлянд, 0. Григорьев кебек әдипләрне туплаган ОБЭРИУ, О. Раблин, И. Холин, Всев. Некрасов кебек шагыйрьләрне берләштергән Леонозово мәктәпләре оеша, алар, сүз сәнгатендәге традицион фикерләү рәвешен кире кагып, үзенчәлекле сурәтләү алымнары, чаралары ярдәмендә яшәп килүче җәмгыятьне катгый тәнкыйтькә дучар итәләр.
Татар әдәби җирлегендә бу үзенчәлекләргә, хөррият җилләре үтеп кергәч, юл ачыла. Милли әдәбиятта яңа күренешләрнең чишмә башын «цензурага буйсынмаган» X. Туфан, С. Баттал, С. Хәким, Г. Афзал, Рәшит Әхмәтҗанов, Роберт Әхмәтҗанов, М. Әгъләмов, Р. Фәйзуллин, Зөлфәт кебек шагыйрьләр иҗаты белән бәйләргә мөмкин. Дөрес, диссидентлык бездә иҗтимагый хәрәкәт һәм әдәби мәктәпләр дәрәҗәсендә оешып җитә алмый, ләкин аерым әсәрләрдә, кырысрак эзләнүләрдә мондый мотивлар чагылыш таба. Бер төркем шигырьләрдә метафора-символлар, эзоп теле акта җәмгыятькә, сәяси системага бәя урын ала, кешенең үз-үзен танып белү мәсьәләсе төп проблема буларак күтәрелә, әсәрләрнең үзәгенә «без нигә мондый, тормыштагы гаделсезлеккә мин ничек җавап бирәм?» (А. Яхин) кебек сораулар куелып, тормыш гаделсезлеге тудырган борчылу, үкенү хисе эчтәлеккә үтеп керә. Мәсәлән, үзенең «Сез кая барасыз, йолдызлар?» (1953— 1967) шигырендә X. Туфан битараф йолдыз, җил, кибән, итек кебек символларга күп мәгънәлелек биреп, сәясәт, илдәге тоталитар система образын тудыра:
...Эзне кая, итекне дә хәтта Күреп булмый... Шундый караңгы. Күктәгеләр күрми минем хәлне, Ә мин күрәм, күрәм аларны...
Җемелдәмә, искә төшермә лә!
Ансыз да бит
Хәтердә минем:
Без Казанга: «Сау бул!» — дигән төндә (8)
Син болытлар артында идең, Болытлар артында...
Лирик геройның әрнү хисенә илдәге сәяси вазгыять, утызынчы еллардан үзгәрешсез диярлек калган тәртипләр сәбәп булып килә, болыт образы нәкъ менә шул эчтәлектә әсәр тукымасында урын ала. Юану өлешенең булмавы, сызлануның даими дәвамлылыгы шагыйрьнең киләчәк өчен борчылуын, өметсезлеген искәртә. Шул ук фикерләр С. Батталның 1963 елда язылып та, 1994 елда гына дөнья күргән «Батый ханга ачык хат» әсәрендә дә чагылыш таба. Батый хан образы аша хакимнәргә мөрәҗәгать итеп, лирик герой Сталин, Хрущев чорларын фаш итә, милләтләрне санга сукмау, юкка чыгарырга омтылу сәясәтен алга сөрү өчен сызлана:
Чордашымның кайсын өстен куйыйм?
Бик күренеп тора тыштан ук:
Чиста канлы татар булмаган күк,
Чиста канлы сыңар рус та юк.
Соңрак бу юнәлештә Г. Афзал, Р. Фәйзуллин, М. Әгъләмов, Р. Мингалим, Рәшит Әхмәтҗанов, Зөлфәт һ. б. шагыйрьләр шактый кыю фикерләр белән чыгыш ясыйлар.
Р. Фәйзуллинның «Җилфердәүче керләр җыры» шигырендә керләр символы аша кешеләр тормышына, җил һәм кояш образлары аркылы хакимияткә бәя бирелә. Керләрнең юылуы, күз яшьләрен агызып кибүләре, шулай да өзлексез җил, кояшны мактап җырлаулары аша кешеләрнең яшәеше тергезелә. Лирик геройның борчылуы, сызлануы кешеләрнең бу тормыштагы авыр көнитешләре, кайгы-хәсрәтләрдән еламаслык дәрәҗәгә җитүләре, ләкин шулай да хакимиятне мактап «җырларга» мәҗбүр ителүләре белән бәйләп аңлатыла. Керләр төрле булган кебек үк, кешеләр арасында да төрле милләт, төрле профессия вәкилләре бар, ләкин аларны бер үк төрле тормышта яшәүләре берләштерә:
Без елый белмибез. Авыр булсак та, яшькә бай булсак та, елый белмибез.
Без сансыз күп төрле, ә җырыбыз — бер: Кояш турында гел, Җил турында гел.
«Халык әле кышта яши» шигырейдә исә халык тормышына бәя бирүдә кыш образы ярдәмгә килә. Ассоциатив бәйләнеш аша кышның салкынлыгы, зәмһәрирлеге, авырлыгы кешеләр тормышына күчерелеп, лирик геройның борчылуын тудыра. «Уен» шигырендә яшәеш уен метафорасы аркылы гәүдәләндерелә. С. Хәкимнең «Чәчкәләр» шигырендә исә әлеге вазифа чәчәк метафорик образына йөкләнә:
Никадәрле матур булмасыннар,
Гүзәл булмасыннар чәчкәләр,
Чәчкәләр дә күтәрелеп карый,
Исемнәре белән дәшсәләр...
Беренче карашка шигырь матурлык турында кебек, ләкин эзоп теле, киная ярдәмендә С. Хәким кешеләрнең җәмгыятьтә бер-берсенә нисбәтән кешелексезлеге, мәрхәмәтсезлеге турында сүз алып бара. Аның лирик героен кешене шәхес итеп карамаулары борчуга сала.
Г. Афзалның «Язмышлар» әсәрендә кеше гомеренең тормыш итү дәвамында ямьсезлеккә дучар булуы турында бәян ителә, шул ук фикерләр аның «Елмаям уйчан гына», «Гомер китабы» шигырьләрендә дәвам итә, үстерелә. М. Әгълә-мовның «Без — курпылар», «Җил дә җил», И. Юзеевнең «Кылганнар» кебек әсәрләрендә дә җәмгыятьтәге кануннарга, системага бәя урын ала.
Үз-үзен танып белү проблемасына мөнәсәбәттә Г. Афзалның «Чабаклар йөзгән Иделдә», «Бигрәк юаш басып йөрдем җирдә», Р. Фәйзуллинның «Вулканнар бар диңгез төбендә», Г. Зәйнашеваның «Хаклык диңгезен кичәргә!» һ. б. шигырьләрдә лирик геройның икегә бүленүе — үз-үзе белән каршылыкка керүе күренә. Диңгезнең төбендә янартаулар булып та, өстенең тыныч халәттә калуы («Вулканнар бар диңгез төбендә»), күңелендә арыслан ятып та, кулында куян булуы
(10) («Чабаклар йөзгән Иделдә») кебек образ-сурәтләр лирик геройның эчке каршылыгын гәүдәләндерүгә хезмәт итә.
Акны кара диеп мин дә Ялган яклап барыйм микән?.. Болганчык су өсләрендә Тыныч кына агыйм микән?.. Юк, акмаска тыныч кына!.. Ташланырга дулкыннарга!..—
дип яза Г. Зәйнашева.
Эзоп-киная теленең активлашуын галимнәр (Н. Лейдерман, М. Липовецкий) алтмышынчы еллар поэзиясенә хас төп тенденцияләрнең берсе буларак күрсәтәләр. Милли шигърият эзоп теленә моңа кадәр дә даими мөрәҗәгать итеп килә, ләкин өйрәнелә торган дәвердә аның тагын да кискенләшүе, киңрәк һәм кыюрак кулланылуы күзгә ташлана. Җәмгыятьне, рәсми идеологияне кискен тәнкыйть боҗрасына алган эзоп теле шигъриятнең сәнгати яктан камилләшүенә — әсәрләрнең теле катлаулануга, образлылыкның, шартлылыкның көчәюенә сизелерлек йогынты ясый.
Бу елларда эзоп теленең хакыйкать темасы белән бәйләнештә активлашуы юмор-сатирада да үзен нык сиздерә. Алтмышынчы-сиксәненче елларда юмор-сатира өлкәсендә эстафетаны Г. Афзал, 3. Нури, Ф. Шәфигуллин, Ш. Галиев һ. б. ала. Г. Афзалның «Үсмер чагым — яшьлек таңым», «Карчык белән без икәү», «Мыек борам», «Өф-өф итеп», «Әсмабикә җаным, ахирәт», Р. Гаташның «Лирик шаярулар» кебек юмористик шигырьләрендә, бәйләмнәрендә кеше холкындагы кимчелекле яклар, начар сыйфатларны яхшы итеп күрсәтергә омтылган типлар яратып көлү үзәгенә алына. Ш. Галиевнең «Кеше турында кайгырту», «Читтән торып», «Куркыныч аюлар», Г.Афзалның «Галимнәр бәя-нында», «Заман песие», «Чәнечкеле чәчәкләр», «Тәнкыйть сүзе» кебек сатирик әсәрләрендә исә яшәп килүче җәмгыятьтәге бюрократлык, әхлаксызлык, социаль-көнкүреш җитеш-сезлекләре тәнкыйть утына тотыла. Сатирада жанр һәм жанр формаларының, сурәтләү чаралары алымнарының төрлелеге дә күренә: сатирик парча, кечкенә күләмле поэма, үткен памфлет, кинаяле мәсәл, чәнечкеле пародия кебек жанр (11) төрләре, сурәтләү чараларыннан сүз уйнату, омонимия, каламбур рифма яратып кулланыла.
Алтмышынчы-җитмешенче еллар татар поэзиясендә элитар стильнең ике юнәлешне колачлавы күренә: салмак лирика һәм шаушулы эстрада лирикасы.
Алтмышынчы елларда милли шигърияттәге яңарыш үзенә бер дәрт белән иҗатка килеп кергән Р. Фәйзуллиннар буыны белән дә бәйләнә, бу чор шау-шулы поэзиянең алга чыгуы, шигырьнең сәхнәгә менүе белән характерлана. Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Роберт Әхмәтҗанов, Рәшит Әхмәтҗанов, Р. Гатауллин, Р. Мингалим, Г. Рәхим кебек шагыйрьләр шигырь төзелешендә традицион кысаларга сыеша алмаган фикерләрне укучыга җиткерүдә яңа формалар тәкъдим итәләр, аналитик, фәлсәфи фикерләү калыбының үрнәген бирергә омтылалар. Авангард поэзия традицияләрен яңартып, шигъри калып һәм эчтәлектә яңалыкка омтылалар. Алар татар поэзиясендәге торгынлыкка, илленче елларның публицистик рух белән сугарылган вәгазьчелегенә каршы чыгалар, сурәтле фикерләүгә, метафора, символ, шартлы образ, алымнарга, ирекле шигырь, интонацион шигырь, ак шигырь кебек жанр формаларына мөрәҗәгать итәләр. Лирик герой белән җәмгыять каршылыгы иҗтимагый мотивлаша, сәяси яссылыкка күчерелеп, идеологиягә, хакимияткә бәя бирүгә юнәлтелә, шуңа бәйләп лирик герой тормыш-яшәеш, яшәү кануннарының камиллеге, кеше гомеренең кыйммәте турында сүз башлый, әсәрләр фәлсәфи уйланулар белән баетыла. Бу буын, бердән, С. Рәмиев, Дәрдемәнд иҗаты традицияләрен яңартса, икенче яктан, милли шигърияткә рус поэзиясенең йогынтысы көчәя. В. Маяковский, С. Есенин, А. Ахматова традицияләрен яңарткан Э. Межелайтис, Л. Мартынов, Б. Слуцкий, А. Вознесенский, И. Драч, Е. Евтушенко, О. Сулейменов, Р. Рождественский, Б. Ахмадулина кебек «шаулы эстрада» вәкилләре иҗаты яңа буын шагыйрьләр тарафыннан яратып кабул ителә, билгеле дәрәҗәдә үрнәк-өлгегә әверелә. Бу әдипләрдән татар шагыйрьләре тормыш-чынбарлыкны гәүдәләндерүнең яңа принципларын, сурәтләү чараларын төрләндерүгә өйрәнәләр, алар ирешкән казанышларны милли сүз сәнгатенә иҗади рәвештә кертеп җибәрергә омтылалар. Иҗатларының башлангыч чорында алтмышынчы еллар буыны шәкел өлкәсендә тәҗ-(12) рибәләр ясау белән мавыга. Бу тенденция, беренчеләрдән булып, Р. Фәйзуллин шигъриятендә аваз сала. Яңарыш күнегелгән калып-өлгеләрне кире кагарга омтылыш белән генә чикләнеп калмыйча, эчтәлек ягына да күчеп, иҗтимагый мәсьәләләрне калкытып куюда, фәлсәфәгә тирәнрәк үтеп керергә омтылуда сизелә. Мәсәлән, Р. Фәйзуллинны кыска шигырьләр остасы итеп таныткан «Нюанслар иле» исемле беренче шигырьләр бәйләмендәге 1, 2, 3 юллык парчаларда көтелмәгән сынландырулар, янәшәлекләр, хисси борылышлар пәйда була:
Кыны тулы кан. Тышында чәчәк сурәте.
(«Тарих»)
Кесә тулы елан мөгезе.
(«Яшь чак»)
Автор беренчесендә киң сыйдырышлы, капма-каршы мәгънәле кан һәм чәчәк метафоралары аша илдәге яшәү рәвешенә, аның ялганга, тышкы ясалмалылыкка корылган булуына басым ясаса, икенчесендә яшь чакның матурлыгына, романтиклыгына, хыяллар белән тулылыгына ишарәли. Берьюллыкның нигезендә шул чор поэзиясе өчен мәгънәле күренеш – халыкның мифологик аңына, фикерләү үзенчәлекләренә таяну ята. Анимистик чорда ук туган ышану буенча, аждаһага елына бер тапкыр төнге уникедә мөгез чыга, ул бик тиз төшә, шуңа тап булган кеше һәр тарафтан бәхетле була. Әлеге шигырьнең нигезендә дә шул хыялый ышану ята: кыю яшьлек өчен булдырмаган, башкарып чыга алмаган эш юк.
Тәнкыйть үз вакытында мондый әсәрләре өчен Р. Фәйзуллинны традицион шигырь калыбын җимерүдә, япон поэзиясе үрнәкләрен — хокку жанры мотивларын — милли шигърияттә яңартуда гаепләсә дә, әлеге шигъри экспериментларның сүз сәнгатен сурәтле фикерләү ягыннан баетудагы роле зур була. Р. Гаташның «Европада татар шагыйрьләре», Р. Фәйзуллинның «Башны салларга салып...», «Җаныңның ваклыгын...» кебек шигырьләрендә, «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», Р. Харисның «Рәссам», Р. Мингалимнең «Күк астында» поэмаларында эчтәлек һәм форма бирелешендә (13) «шаулы эстрада» мотивлары үзен сиздерә, элитар стиль калыплаша.
Шул ук вакытта 70-80нче елларда ачык күренгән салмаклылыкка омтылыш тенденциясе бу буын шагыйрьләр иҗатына да тәэсир ясый, сыйфат үзгәрешенә алып килә: тышкы ярсу кими, алар да «тыныч лириклар» эзләнүләренә якынлашалар. «Шигъри экспериментлар» белән мавыккан Р. Фәйзуллин да 8-7 калыбын үз итә. Дөрес, беренче булып бу юлга Г. Рәхим чыга; хис-кичерешләр дөньясына үз юлын табып, сабыр лиризмга, төгәл ритмикага өстенлек бирә башлый. «Сандугач», «Оныттың бугай», «Уйнагыз, гармуннар», «Моңлы уй», «Сагышланма» кебек шигырьләрендә мәхәббәт, яшьлек, гомер агышы, кеше һәм табигать кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйланулар урын ала. Шушы ук үзгәреш Р. Мингалим, Р. Гаташ, Р. Харис һ. б. иҗатларында да күзәтелә.
С. Хәким, X. Туфан, Г. Афзал, Ш. Галиев кебек «салмак лирика» вәкилләре иҗатында да эзләнүләр рухы үзен сиздерә. Алар иҗатына эчке уйлану, лиризм, поэтик экспериментлар белән мавыгу түгел, ә гади һәм традицион шигъри сөйләмгә өстенлек бирү хас; «салмак лирика» вәкилләрен сүз сәнгатенең үткәненә, бигрәк тә халык җыры, Тукай традицияләренә таяну, әхлакый яңаруга омтылыш якынлаштыра. Бу юнәлештә ике тенденция ачык чагылыш таба: бердән, социаль, иҗтимагый, шәхси каршылыклар сәяси яссылыкта хәл ителми, икенчедән, консерватизм пафосы – үткән традицияләрне саклап, буыннарга җиткерү теләге көчәя. Алар шигъриятендә еш кына традицион әхлаклы авыл яшәеше шәһәр тормышыннан өстенрәк куела. 70 нче елларда мәйданга килгән Зөлфәт, Р. Вәлиев, Ф. Сафин, К. Сибгатуллин, Р. Миңнуллин, Ф. Яруллин, М. Галиев, Ә. Гадел, X. Әюпов, Л. Шагыйрьҗан, Э. Шәрифуллина кебек шагыйрьләр дә шул традицияләрне дәвам итә. Поэзиянең аһәңен, самими яңгырашын саклау, халык язмышын, тормыш күренешләрен яңача яңгырату теләге, җыйнак композициягә омтылып!, лиризм, сурәтлелек чараларының байлыгы аларны элгәреләргә якынайта.