
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
Нурихан Фәттах ( Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип аталган кечкенә бер татар авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган 1946 елда беренче номерлы Яңавыл татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, В. Ульянов» Ленин исемендәге дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлап чыккач, 1951 елдан 1952 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952—1953 елларда Чистай шә, һәрендә «Сталин байрагы» исемле өлкә газетасы ре, дакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан, яңадан Казанга кайтып, бөтенләе белән профессиональ язучылык эшенә күчә.
Нурихан Фәттах , әдәби иҗат эше белән балачактан кызыксынып, мәктәптә укыганда ук шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Студент елларында ул фольклор экспедицияләрендә катнаша, халык иҗаты әсәрләрен җыя, бик мавыгып халыкның сөйләм үзенчәлекләрен, аның йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм борынгы тарихи риваятьләрен өйрәнә. 1944 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында аның беренче шигырьләре, ә 1948 елда «Безнең хикәяләр» исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре дөнья күрә. Ниһаять, 1955 елда ул үзенең «Сезнеңчә ничек?» исемле беренче романын тәмамлый. Студентлар тормышыннан алып язылган һәм илленче еллар яшьләренең уй-хисләрен, уку һәм хезмәт, мәхәббәт, әхлак мәсьәләләренә карашларын үзенчәлекле итеп чагылдырган бу роман 1956 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга һәм укучылар, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып каршы алына.
Илленче елларның урталарында, Казакъстан далаларында чирәм җирләрне үзләштерү башлангач, Нурихан Фәттах ике ел рәттән берничә ай буе Павлодар өлкәсендәге «Казан» совхозында эшли, Татарстаннан килгән чирәм күтәрүчеләрнең тормыш һәм хезмәтләрен өйрәнә, бер үк вакытта җирле халык— казакъларның тормыш-көнкүреше белән якыннан таныша. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 1962 елда язучының «Бала күңеле далада» исемле зур романы языла. Чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәте белән бәйле рәвештә заманның тормыш һәм әхлак проблемаларын реалистик рухта тасвирлаган бу әсәре һәм аннан соң берничә ел узгач медицина хезмәткәрләре тормышыннан алып иҗат ителгән «Мөдир Саҗидә» повесте белән Нурихан Фәттах үзен татар прозасына үзенчәлекле шигъри бер төс, аһәң алып килгән каләм остасы итеп таныта. Алтмышынчы еллардан башлап язучы үзенең төп игътибарын татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм хәлендәге тарихи жанрга юнәлтә. Ул бөтен энергиясен-дәртен җигеп, татар халкының ерак үткәнен өйрәнергә керешә, археологик экспедицияләргә кушылып, борынгы Болгар хәрабәләрен казуда актив катнаша, сәяхәтләр ясый, гомум төрки һәм татар халкы тарихына кагылышлы фәнни китапларны өйрәнә. Әдипнең «Ител суы ака торур» (1970), «Сызгыра торган уклар» (беренче китап, 1977) романнары, «Кол Гали» (1973) трагедиясе, «Ерак гасырлар авазы» (1976) исемле фәнни хезмәте — әнә шул күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсе. Бу әдәби-тарихи әсәрләрендә автор ерак бабаларыбызның ыруг-кабилә булып яшәү һәм дәүләт булып оешып килү чорларындагы тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, әһәмиятле тарихи вакыйгаларны әдәби чаралар ярдәмендә калку итеп, мавыктыргыч итеп сурәтли һәм уңай геройлары үрнәгендә хәзерге укучыны үз туган җирен, Ү3 туган халкын яратырга, аның тарихын онытмаска өйрәтә.
Нурихан Фәттах балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә Д3 актив эшли. Балалар өчен ул «Тегермәндә», «Өч туган», «Ирек, Алмас Һәм Җәлил», «Безнең бабай» исемле хикәя җыентыклары чыгарды, «Энҗеле үрдәк» исемле пьеса-әкият язды. Соңгысы 1973—1975 елларда Казан театры сәхнәсендә куелып, нәни тамашачыларның мәхәббәтен казанды.
Әдип татар теленә рус язучылары Б. Житковның хикәя җыентыкларын («Гармонь», 1950; «Кыска хикәяләр», 1955), И. Василенконың «Звезда» («Йолдыз», 1950) повестен, француз классик язучылары В. Гюгоның «Отверженные» («Хокуксызлар», 1954) романын, О. Бальзакның «Отец Горио» романы белән сайланма хикәяләрен («Хикәяләр», 1969), И. Гончаровның «Об-ломов»ын (1960) һәм А. Серафимовичның «Хикәяләр» китабын (1955) тәрҗемә итте. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Н. Фәттахка 1978 елда РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Н. Фәттах—1965 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
35. Г.Бәширов иҗатында милли гореф-гадәтләр. "Туган ягым ~ яшел бишек" әсәренә анализ.
Әдәби җәмәгатьчелек алдында ясаган чыгышларында да, матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләрендә дә Гомәр Бөширов халык иҗаты турында бик еш сүз кузгатты, аның иң җитди уйлары әлеге чыганакка гел-гел әйләнеп кайтты.
Үзенең әдәби иҗатында да Гомәр Бәширов халык авыз иҗатына, фольклор жанрларына һәм мотивларына еш мөрәҗәгать итә. Татар халкының этнографиясен, фольклорын, йолаларын бергә туплаган энциклопедик повесть» дип бәяләнгән «Туган ягым – яшел бишек» повесте аеруча игътибарга лаек.
Биредә әдип халык яшәешенең һәм рухының әхлакый чыганакларын ачыклый, революциягә кадәрге татар авылының тормыш-көнкүрешен, аның борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен, йолаларын киң яктырта. Аерым алганда, татарның бәйрәме Сабан туен, аңа әзерлекне, аның барышын тасвирлау юлы белән автор халкыбызның рухи матурлыгын, күңел җорлыгын, тапкырлыгын, әдәп-әхлагын ача. Әсәрдә аксакал карт Сабан туеның мәгънәсен һәм кадерен бер җөмләгә сыйдырып менә нәрсә ди: «Сабан туена кагылу – ул халыкның җан җирен авырттыру дигән сүз». Чыннан да, Сабан туе – татар халкының көтеп алына торган милли бәйрәме. Әлеге бәйрәм күренешләрен, аның күңелле борчуларын сурәтләүгә Г. Бәширов «Туган ягым – яшел бишек» повестенда тулы бер бүлекне багышлый, укучы күз алдына бәйрәмнең җанлы картинасын тудыра. Хәзерге буын өчен шунысы кызыклы: Элек авылда Сабан туена әзерлек эшләре көннәр язга авышу белән үк башланган, һәр кеше бүләкләр, күчтәнәчләр әзерләгән, планнар корган, көрәш, ярышка әзерләнгән. Иртә таңнан торып, бүләк һәм күчтәнәчләр җыю, «уникешәр бала итәкле зәңгәр, яшел, алсу күлмәк кигән купшы кызлар», «кәләпүшләрен кыңгыр салган мут егетләр», бәйрәмчә киенгән карт һәм карчыклар, гармун тавышы, җыр-музыка—әсәрдә һәр детальне белеп, бәйрәмнең күңелле ыгы-зыгысын шул рәвешле бөртекләп тасвир итү, авыл дөньясын җанлы, образлы күз алдына китерә. Бу хәл бер үк вакытта авторның тормышны, гореф-гадәтләрне яхшы белүен, сәнгатьнең төрле алымнарыннан, фольклордан уңышлы файдалана алуын ассызыклый, иҗат үзенчәлекләрен ача.
Г. Бәшировның икенче бер күләмле әсәре «Җидегән чишмә» романында исә Сабан туена фән-техника заманының карашы чагылдырыла. Биредә инде, теге әсәрдә күренгән бизәлгән атларга, чуклы-чаклы киемнәргә, тальян гармунга, милли гореф-гадәтләргә урын юк дәрәҗәсендә. Төп игътибар хәзерге «техника парадын» сурәтләүгә юнәлтелгөн. Бәйрәмне бу рәвешле тасвирлау фән-техника казанышларына мөкиббән киткән колхоз рәисе Чурмантаев образын тулырак ачу өчен кирәк. Уңышлар, казанышлар артыннан гына куучы бу җитәкчегә табигать, чишмәләр, изгелекләр һәм милли яшәеш ят бер нәрсәгә әверелгән. Ул милли яшәештән, рухтан аерылган. Бу хәл авторны татар дөньясының киләчәге турында борчулы уйларга этәрә.
Ә инде кабат «Туган ягым – яшел бишеюжө әйләнеп кайтсак, аның «Кунак кызлар килде утырмага» исемле бүлегендә әдип татар халкының тагын бер йоласына – каз өмәсен тасвирлауга зур игътибар биреп безне тагын бер мәртәбә ныклык, яшәү чыганагы белән тоташтырып, ялгап ала.
Казлар, элек-электән татар халкы өчен муллык, байлык билгесе булып исәпләнгән. Кыз алу, туй мәҗлесләре дә казсыз узмаган. Киленгә пар каз бирү, каз мамыгыннан яшьләр өчен ястык-түшөк әзерләү мәҗбүри исәпләнгән. Шунлыктан көз көне яше-карты каз өмәләрен көтеп алган, аңа бәйрәмгә әзерләнгән кебек әзерләнгән. Яшьләр өчен әлеге йола сынау булып та әверелгән: өмә вакытыңда аларның осталыгы, җитезлеге, чисталыгы һәм башка сыйфатлары сыналган. Менә шуларны тасвирлап автор әлеге бәйрәмнәрнең тәрбияви әһәмияте зур булганлыгын ача. Бер үк вакытта мондый йолаларны сурәтләгәндә автор ата-бабаларыбызның бер-берсенә дустанә мөнәсәбәтен, эчкерсезлеген, эшчәнлеген, җорлыгын һәм шаянлыгын да калку итеп гәүдәләндерә. Бу хәл бигрәк тә кунак кызга мөнәсәбәттә ачьша. Халкыбызда кунак кызы килүнең дә үз вакыты, тәртибе булган икән. Алар, гадәттә, көзге эш вакытында, мисал өчен, каз өмәләре башлангач килгәннәр. Кунак кызлары килү авыл яшьләре тормышына да үзенчә бер җылылык өргән, аны җанландырып җибәргән.
Бәйрәмчә киенеп, көянтә башларына икешәр каз элеп чишмәгә төшү, егетләр белән сүз көрәштерү, җыр әйтешү, өлкән яшьтәге җиңгиләргә, карт-карчыкларга су ташу, кичен каз итеннән бергәләп бәлеш ашау, аулак өй кебек күркәм гореф-гадәтләрне сурәтләү аша автор халкыбызның рухи байлыгын, шигъри күңеллелеген дә ача. Биредә, безнең өчен тагын бер мөһим нәрсә бар. Күп кенә халык авыз иҗаты әсәрләре, бигрәк тә лирик җырлар, шаян такмаклар әнә шундый бәйрәмнәр вакытында иҗат ителгән. Нәкъ менә шушы хакыйкатьне күздә тотып Тукай да: «Халык зур ул, бөек ул, көчле ул, шагыйрь ул, әдип ул» дип язган. Әйе, өдөп-өхлакка, хезмәткә өйрәнү, егет яки кыз сайлау, танышу һәм аңлашу, иң әһөмиятлесе—дуслык һәм бердәмлек халкыбызга менә шундый өмәләрдән һәм бәйрәмнәрдән килгән.
Үзенең образлы фикерләвеңдә Г. Бәширов мәкаль-әйтемнәргө дә еш мөрәҗәгать итә. Ул аларның күп мәгь-нөлелеген, укучыга тәэсир итү көчен яхшы аңлый. Мәкаль һәм әйтемнәрдә халыкның тирән акылы гына чагылып калмый, образлы сөйләм теле дә ачьша бит. Автор тарафыннан киң кулланылган әлеге рухи ачкыч образларны ачуда да уңышлы файдаланыла. Мәсәлән, «Намус» романында Мәүлиха түти Нәфисә турында: «Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар, кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар!» дип, аның төп сыйфатын төгәл итеп бер җөмләдә ачып бирә. Килене Нәфисә турында төрле гайбәт сүзләр йөри башлагач, каенанасы аңа шикләнеп карый һәм «Кеше күңеле—караңгы төн икән шул» дигән халык әйтемен искә төшерә. Әсәрнең башка образларын (мисалга, Хәсби, Зиннәт һ. б.) тудырганда да автор мәкаль һәм әйтемнәрне еш куллана. «Җидегән чишмә» романының тискәре персонажы Ризван Чурмантаев образын ачуда да мәкальләр булыша. Аңа карата халык: «Синең бит, кискән дә кырыккан», «Утырган ботагына балта чаба», «Буш башакның башы югары» кебек мәкальләрне куллана. Биредә әйтергә теләгән фикер ачык һәм төгәл. Ризван Чурмантаев үзе дә мәкаль һәм әйтемнәр белән сөйләшергә ярата. Мондый очракларда афористик жанр ике төрле эш башкара: бердән, Чурмантаев рухи яктан үзе дә ачыла, икенчедән, теге яки бу вакыйгага, геройга аның тарафыннан бәя бирелә. Мисал өчен, Минһаҗ картка булган тискәре мөнәсәбәтен ул түбәндәгечә ача: «Ул картның туны тузган, заманы узган инде». Яисә, икенче бер очракта, чишмәләрне саклау турындагы сөйләшүне өзеп, ул менә нәрсә ди: «Чүбек чәйнәп, май чыкмый».
Үзенең табигатькә булган саксыз мөнәсәбәтен аклап Чурмантаев: «Урман кискәндә йомычка чәчрәми булмый» мәкален искә төшерә. Шушы ук мәкаль «Туган ягым—яшел бишек» повестеңда революцион вакыйгаларны сурәтләү барышында да кулланыла. Ягъни, инкыйлабның корбансыз гына була алмауы. Әлеге повестьта геройларның эчке кичерешләрен, яшәешкә карашларын ачыклаган мәкаль-әйтемнәр дә очрый. Мисалга, сөйгән кызының башка кешегә кияүгә бирелүен бик авыр кичергән Әхәтне автор: «Аңа хәзер ике чабата—бер кием, ике дөнья— бер тиен» дип характерлый.
Мәкаль һәм әйтемнәрнең кайберләре бердәмлеккә, күмәклеккә омтылу идеясен ача. Күмәк көчнең өстенлеген күрсәтергә алынганда автор: «Ил төкерсә, күл була», «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», «Бары бергә—югы уртак» кебек мәкальләргә мөрәҗәгать итә.
Рифмага салынган афористик җөмләләрдә дә халыкның шигъри җанлы булуы күренә.
«Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер», «Борынгыга колак сал, зиһенеңә кертеп кал», «Бүген бертуган, иртәгә әче суган, берсекөнгә эттән туган» һ. б.
Әнә шулай итеп, образларны, вакыйгаларны җанлы, аңлаешлы итеп күз алдына бастыруда язучыга афористик жанрлар ярдәмгә килә, үткәрергә
теләгән идеяләр белән алар табигый үрелеп барып, әсәрнең әһәмиятен, тәэсир итү көчен арттыра, телгә мәхәббәт тәрбияли, укучының тапкырлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Бу нисбәттән язучы фольклорның башка жанрлары— легенда, табышмак, җырларны да уңышлы куллана.
Г. Тукай үз вакытында: «Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле ю бәһале мирастыр... Халык җырлары—халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер», дип язган иде. Г. Бәширов та җырларны «Халыкның музыкаль талантының мәңгелек шаһитләре, онытылмас ядкарьләре» дип атый (Г. Бәширов «Буген дә, иртәгә дә». Казан, Тат. кит. нәшр. 1974 ел.), бу юнәлештә зур гына хезмәт тә калдыра, ул 1939 елда А. Шамов белән берлектә «Халык җырлары» исемле җыентык төзеп бастыра.
Үз иҗатында халык җырларын әдип төрле максатларда файдалана. Мәсәлән, «Җидегән чишмә»дә әлеге мирас геройларның күңел дөньясын, моң-сагышларын ачуда уңышлы файдаланыла. Тол хатын Язилә җырын китерик:
Бакчаларда ак күбәләк
Серен сөйли гөлләргә.
Ул серен сөйли гөлләргә,
Мин сөйләрмен кемнәргә?
Дим гүзәле Шәүрәгә булган хисләрен, сүз белән әйтеп бирә алмаган мәхәббәтен Гайнан җыр аша җиткерә:
Алларым да син инде,
Гөлләрем дә син инде;
Ялкыннарын үзең бирдең
Суларын да сип инде.
«Туган ягым—яшел бишек» повестеңда сөйгәненнән аерылган Әхәт кичерешләрен бирүдә шулай ук халык җырлары ярдәмгә килә:
Йөгереп төштем су буена, Кереп киттем таллыкка; Егеттән егет ким түгел, Кимсетәләр мал юкка.
Егетнең рухи халәтен бирүдә дә җыр уңышлы кулланылган. Фәкыйрь тормыш ачысы, күңел газабы әсәрдәге җырда түбәндәгечә ачыла:
Эчем яна, эчем яна Беләмен ник янганын, Сөйгәнемне ятка бирмим, Күрмим ятка калганын.
Повестьта яшьли ятим калып, күп борчу-хәсрәтләр кичергән Әхмәт образы бар. Әлеге геройның күңеле бай икәнен ачу максатыннан автор шулай ук халык җырларына мөрәҗәгать итә:
Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк, Иртө генә торам, кырга чыгам Аланнарга чыксам, җир җиләк. Ак куяннар эзли, тал тапмый.
Эчләремдә генә утлар яна, Өйләргә дә керәм, тышка чыгам, Нигә сыкрый икән бу йөрәк? Ятим башкайларым ямь тапмый.
«Без кем идек» мәкаләсендә Г. Бәширов үзе дә әлеге герой турында: «Аның җырлары, егет үзе ярлы булса да, күңеле бай икәнен күрсәтергә ярдәм итә» дип язды.
Моңсу лирик җырлар белән беррәттән автор әсәрләрендә шаян җырларга да мөрәҗәгать итә. «Туган ягым—яшел бишек» повестенда, мәсәлән, Сәхипҗамалның шаянлыгы, шуклыгы җырларында да чагыла: Тук-тук тукран, Тукылдатып утырам. Тизрәк яучы җибәрмәсен Ябышып чыгам, чукынган.
Кичке уен барышында, аулак өйләрендә җырланган җырлар тәрбияви яктан да әһәмиятле булганнар. Чөнки, кешесенә карап, мактау, көлү, чеметеп алу рухында башкарылган җырлар әхлак, хезмәт һ. б. яктан тәрбияләү бурычын да үтәгәннәр.
Гомумән, җырлар Г. Бәширов әсәрләренең теленә музыкаль яңгыраш бирә, моңсулык яки шаян рух өсти.
Әлбәттә, халкыбызның туй мәҗлесләре җырсыз гына узмый. Үзара макташу җыры, кыз елату, кыз озату, кызның чәчен үрү, кызга чишмә юлын күрсәтү кебек махсус җырлар, аерым йолаларны сурәтләү аша автор аларны мәңгеләштерү өчен дә зур эш башкарган.
Җырлар турында сөйләгән вакытта «Җидегән чишмә» романының үзәген тәшкил иткән «Җидегән чишмә» җырына аерым тукталмый мөмкин түгел. «Чишмә моңы ничек җыр булды?» мәкаләсендә («Азат хатын». 1980, 5 сан) автор әлеге шигыре турында түбәндәгечә язган иде: «Минем уемча, бу җырда халыкның чишмәләргә, шулар аша табигатькә булган кайнар мәхәббәте халык җырларыңцагыча гади дә, тирән мәгънәле дә, моңлы да булып яңгырарга тиеш иде». Автор үз теләгенә иреште. Сара Садыйкова тарафыннан көй язылгач әлеге әсәр халык җырлары белән бер дәрәҗәгә күтәрелде:
Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак, Чылтыр-чылтыр ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк ямансу.
Г. Бәширов һәм халык аерылгысыз. Авторның әсәрләре һәм халык иҗаты бер-берсен тулыландырып та яши. Фольклор әсәрләре автор иҗатына үзенчәлекле төс, халыкчанлык бирсә, әдипнең әсәрләре халык авыз иҗатын, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калырга ярдәм итә. Халык мирасын иҗади файдалану ахыр чиктә Г. Бәшировны тел остасы һәм талантлы язучы итеп таныткан факторларның берсенә әверелә. Бүгенге яшь әдипләр өчен бу олуг иҗат чын мәктәп, якты үрнәк булып тора.
Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә әллә нинди мавыктыргыч сюжет юк.Малай безгә үз авылында булып үткән ,үзе кичергән вакыйгалар ,үз авылының кешеләре ,яшьтәшләре турында сөйли .Г.Бәширов повестен халык иҗаты,гореф-гадәтләре, йолалары энциклопедиясе белән тиңләштереп була.
Әсәр халкымның күңел байлыгын бөтен тулылыгы белән җыйнап биргән.Автор бервакытта да нәрсәнедер эшләмәскә дигән сүзләрне кулланмый.Укучы үзе нәтиҗә ясый.
Повестьның төзелешенә килсәк,ул малай исеменнән сөйләнә,ниндидер аерым вакыйгага нигезләнгән сюжет юк. Ул үзенең хәтерендә уелып калганнарны бәян итә:ничек бар,шулай сөйли.
Әсәр укучыларга бик җиңел укылуы белән ошый.Күңелдә уелып калырлык вакыйгалар да шактый. Автор үз авылының кешеләрен үзгәртмичә,үз исемнәре белән бирә. Бу хәл повестьның ышандыру көчен арттыра.
Вакыйгаларның урыны -Г.Бәшировның туган авылы Яңа Сала.Автор менә шушы авыл халкының тормышын,яшәү рәвешен,рухи дөньясын күрсәтергә омтылган.Бер авыл мисалында бит әле ул!Мондый тулылык Г.Бәшировның фольклор галиме булуыннан да киләдер.
Язучы халыкның гасырлар буена җыелып килгән рухи байлыгын йола-бәйрәмнәрендә дә,гореф-гадәтләрендә дә ,кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләрендә дә,гаилә мисалында да күрсәтә.Мәсәлән,автор татар халкының бәйрәмнәре турында яратып яза.Болар:Сабантуй,Каз өмәсе,Тула өмәсе,киндер тукмаклау,урак уру,чәчүгә,печәнгә төшү,яңгыр боткасы һ.б.Бу бәйрәм-өмәләрдә халыкның уңганлыгы,җорлыгы,таланты ачыла.Бу бәйрәм-өмәләр вакытында егетләр-кызлар бер-берсе белән танышканнар,күзәткәннәр,соңыннан оя корганнар.Халыкның үзенә генә хас йолалары урын тапкан.Алар бик күп булган:туй үткәрү,балага исем кушу,аулак өйләр,кунак кыз килү,ат саклаулар.Болар кеше тормышындагы онытылмаслык вакыйгалар.Ат саклауларны гына алсак та,нинди генә әкият-риваятьләрне ишетмиләр монда малайлар!Һәрбер гаиләдә балаларны олыларга хөрмәт белән карарга өйрәткәннәр.Моны алар үгет-нәсыйхәт юлы белән түгел,шәхси эшләре белән күрсәткәннәр.Мәсәлән,тәмәке тартма,дип әйтәсе урынга:”Шомыртлар чәчәк ата,кошлар сайрап тора.Ә Шәяхмәт шуларның бөтенесенә сасы төтен җибәрә.Тьфу”,-ди.Гомәрнең әтисе Бәшир абзый бервакытта да тик утырмый,ул һаман эштә.Балалары да аңа охшарга тырышалар.Бәшир абзый аларның укуы белән дә кызыксына.Кычкырып китаплар укыта,китаплар алып кайта.Гаиләдә кечеләрнең олыларны хөрмәтләү ,рәхмәт әйтә белүләренә игътибар ителгән.Табынга утыргач,ашка иң беренче булып өлкән кеше сузылган.Һәр эшләгән эш өчен рәхмәт әйтүгә басым ясалган.Әтисе үләр алдыннан Гомәрне чакырып,бирәчәкләрен түләргә әйтеп калдыруы,улын нәсел шәҗәрәсе белән таныштыруы-буыннар бәйләнешенең гүзәл үрнәге. Һөнәрле кешеләр күз алдында булганнар.Аларга һәркем хөрмәт белән караган.Яшьләр алардан үрнәк алганнар.Шулай ук укымышлы кешеләрне дә хөрмәт иткәннәр.Моны Гомәр үз җилкәсендә татый.Матур итеп хат яза белүе аның иптәшләре ,авыл халкы арасында авторитеты күтәрелүгә китерә.Халык талантларга соклану белдергән.Ятим Әхмәтнең җырлавы һәркемне сокландырган.Һәр авылның үз “артистлары”булган:скрипкада,гармунда уйнаганнар,моңлы итеп җырлаганнар,әкиятләр сөйләгәннәр,мәкаль-әйтемнәрне оста,урынлы кулланганнар.
Авыл халкы уңмаган,булдыксыз,юньсез кешеләрне яратмаган,аларга карата үзенең ризасызлыгын белдергән.Мәсәлән,акчасы күп дип,Әркәнәй карчыкны үтереп чыгу авыл халкында нәфрәт уяткан.Үзенә ошамаган,ямьсез эш кылучыларны ,үлгәч,зиратка да күмдермәгән.
Тормыш авыр булса да,авыл халкы үз күңелен күтәрергә тырышкан.Гасырлардан килгән борынгы йолаларга тугры калган.Солдатка алынучы яшьләрне зурлап озатып калган,саубуллашу чәенә чакырган.Ә аракыга ,эчүчеләргә карата авыл халкының үз карашы булган.Гомәрнең әтисе Бәшир абзый үз келәтендә кибет ачучыга аракы кертүне катгый тыйган.
Кешеләр арасында бер-берсенә мәрхәмәтле булу күренешләренә дә зур урын бирелгән.Әсәрдә егет-кызларның Фазуллага карашы-шуның ачык мисалы.Васыять әйтүләр дә дулкынландыргыч итеп бирелә.Бәшир абзыйның Гомәргә ,Мәрьямбикәнең сеңлесенә васыять әйтүләре калган кешеләргә читкә китәргә ирек бирми.
Әсәрдә гыйбрәт алырлык вакыйгалар,үрнәк алырлык геройлар бик күп.Алар барысы да кешенең рухын тәрбияләүгә ,күңелен бизәүгә корылганнар.