Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.

Ә. Еники хикәяләре үзенчәлекле урын алып тора. Үтә гади, гадәти, ләкин шуның белән бергә кешелекле, тирән эчтәлекле, кешеләргә якын, кадерле хәлләрне оста итеп күләм ягыннан кечкенә генә булган әсәрдә бирү, аның тормыш тәҗрибәсеннән килә. Кеше психологиясен аңлап эш итүе аның «затлы нәселдән» булуынан да тора.

Әдипнең иҗат юлын тикшеренүләреннән чыгып, аның хикәяләрен өч төп юнәлешкә бүләргә мөмкин. Беренчесе – сугыш чоры хикәяләре, икенчесе – сугыштан соңгы язылган һәм өченчесе – сатира-юмор хикәяләре.

Әмирхан Еникинең сугыш елларында язылган хи­кәяләре диңгез төбендә озак ятып энҗе бөртеген хәтерләтә.

Ватан сугышы чоры әдәбиятын шул чор белән үтеп киткән, мираска гына калган әдәбият дип уйларга гадәтләнгәнбез. Бигрәк тә сугыш чоры әсәрләре турында сөйләгәндә сугыштагы батырлыкны яки тылдагы шул чор авырлыкларын сурәтләгән әсәрләр дип нәтиҗә ясыйбыз. Ләкин Әмирхан Еникинең хикәяләре бу тема кысаларына сыймый, алар үзенчәлекле бер агым тәшкил итә.

Әмирхан Еники аларда сугыш күренешләрен тасвирлауны максат итеп куелмый. Әдип сугыш белән очрашкан кешене, тереклек­не тасвирлый, сугышның ни дәрәҗәдә кайгы-хәсрәт булуын гәүдәләндерә.

Аның хикәяләрендә яшәү һәм үлем турында, сугыш һәм тереклек турында төрле халәтләр мисалында уйланулар гына бар. Сугыш шартларында кеше кичерешләре, хисләре – менә шулар аның сурәтләү объектлары.

«Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1942), «Ялгыз каз» (1944), «Кунакчыл дошман» (1945) хикәяләре аша без тормышның дәвам итүе, матурлыгы, кыйммәтләре турында беләбез. Шуңа күрә алар бүгенге көн укучысы өчен дә кызыклы.

Сугыштан чор хикәяләрендә дә әдип тормышның матурлыгы, кеше күңеленең серләрен ачарга омтылып, бер-бер артлы «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады?» (1956), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Җиз кыңгырау» (1966) һ.б.ш. хикәяләрен яза. Ләкин сугыштан чор хикәяләре болар белән генә чикләнми әлбәттә. Болары – иң күренеклеләре.

Алтмышынчы, җитмешенче еллар прозасын бизәп торган бу хикәяләрне өч төп өлешкә бүлеп карарага мөмкин. Беренчесе – яшәеш турындагы хикәяләре: «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады?» (1956); икенчесе – рухи матурлык турындагы хикәясенә: «Матурлык» (1964); өченчесе – буыннар эстафетасы, ягъни үткәннәр белән хәзерге бәйләнеш: «Туган туфрак» (1959), «Җиз кыңгырау» (1966) хикәяләре. Бу хикәяләр яшәеш фәлсәфәсе, кешенең рухи матурлыгы, буыннар эстафетасы турында.

Әдипнең «Туган туфрак», «Җиз кыңгырау» хикәяләрендә мәхәббәт, гаилә, туганлык мөнәсәбәтләренең саф­лыгын, изгелеген гәүдәләндерә. Бу тема бигрәк тә бүгенге көндә гаять актуаль.

Ә. Еникинең хикәяләре турында сөйләгәндә аның сатира һәм юморга корылган бертөркем хикәяләре турында да әйтеп үтәргә кирәк. Чөнки сатира һәм юмор белән сугарылган төрләре элек-электән татар кешесенең яраткан әсәрләре рәтендә килгәннәр. Бу өлкәдә дә Ә. Еники саллы хикәяләр иҗат итә.

Алар «Чәнечкеле хикәяләр» исеме белән 1962нче елда басылып чыгалар. «Күңелсез мәҗ­лес» (1953), «Күсия ханым» (1953), «Бөке» (1954), «Корытүбәдә» (1956), «Йөри бер кеше» (1958) хикәяләре кеше характерындагы тискәре күренешләрне фаш итүгә корылган.

Җиңү белән рухланып, большевиклар партиясе җитәкчелегендә тайпылышсыз рәвештә коммунизмга барабыз дип ихлас ышанып яшәгән сугыштан соңгы елларда Ә. Еники «Саз чәчәге» повестен (1955) язды. Күп еллардан бирле партия эшендә эшләп йөргән, райкомның икенче секретаре булган Шакир Мостафинны конференциядә кабат үз урынына сайламыйлар. Коммунистларның ышанычын югалту — җитәкче кеше өчен яман хәл. Ләкин «тау ишелә башласа, аны ничек туктатасың?» Әсәр әнә шул сорау белән башлана. Нинди тау, нинди ишелү турында сүз бара, бу кадәр җимерелеп төшүнең сәбәпләре нинди соң? Һәм, повестьның исеменнән күренгәнчә, нинди саз чәчәге турында сүз барачак?

Хатыны Мәрьям һәм кызы авариягә очрап һәлак булганнан соң, Шакир Мостафин моннан өч ел элек үзе сорап икенче районга күчеп килә. Үзен беренче секретарь итеп куймаганнарына хәтере калып, шактый кәефе бозылса да, бу кимсенүләргә кул селтәп, артык ватылмыйча, тынычрак җан белән эшкә керешә. Вакыт үтү белән ялгызлык үзен сиздерә башлый, бу ятим, моңсу тормыштан ул котылырга — өйләнергә була. Менә ул саклык кассасында эшләүче Наҗия исемле кызны очрата. «Барысыннан элек, Наҗия туташ шәһәрчә нәфис кыз иде. Аннан үзен бик сөйкемле итеп тота да белә... Бөтен килеш-килбәтеннән, тотыш-кыланышыннан, шулай ук шактый фасонча киенгән өс-башыннан аның җитеш тормышта, оста кулда пешеп җитешкән кыз булуы әллә каян күзгә бәрелеп тора иде».

Наҗиянең әти-әнисе, чыннан да, ни җитте кешеләр түгел, Байгузиннар дип яхшы исәптә йөргән төпле һәм ныклы бер оя бу. Әтисе Идият абзый озак еллар база директоры булып эшли, әнисе Майпәрвәз ханым — гаять үткер, акыллы һәм уңганлыгы белән райүзәктә дан алган хатын. Аның уңганлыгы аш-суга, өй җыештыруга оста булуда гына түгел әле, аның «ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын» дип башлана торган тулы бер үз «фәлсәфәсе» бар. Наҗияне дә ул ир дигән бәндәне ничек сихерләүнең серләренә төшендереп, бернинди оят киртәләренә сыймаган киңәшләрен тыңларга мәҗбүр итә. Бу сүзләрне баштарак хурланып һәм чирканып тыңлаган Наҗия тора-бара үзе үк аларга күнегә башлый, алай гына да түгел, әнисенең шул «политикасы»н яшәү кагыйдәсе итеп ала. Саф күңелле кыз, ир белән торуны шактый мәкерле исәпләргә корып, иренең эше, абруе турында түгел, ә аннан ничек файдалану турында гына уйлап яши башлый. Әйтерсең лә ул — күрер күзгә матур, нәфис чәчәк — тамырлары белән сазлыкта утырган, сазлык һавасын сулап агуланган чәчәк булып чыга. Мостафинга моның мәгънәсен табигать күренеше дә раслап тора, «юлдан сул якта, сазлыкка әйләнгән бер кечкенә уйсулыкта, күче белән сары чәчәкләр үсеп утыра. Ялгыз, үзләренә бер гаилә булып үсеп утырган бу озын сабаклы һәм бармак бите хәтле кечкенә чәчәкләрнең сары төсе искиткеч ачык, якты иде. Эретеп тамызган гәрәбә тамчысыдай янып торалар иде алар». Халыкта аларны ачык төсенә карап кына түгел, бик зәһәр булганнары өчен «ут чәчәк» дип тә йөртәләр икән. «Менә син аны тотып иснәсәң — төчкертә ул, капсаң — авызны уттай яндыра, ышкысаң — тәнне боза. Алама нәрсә, шуңа күрә мал да ашамый аны».

Әсәрдә менә шундый хәтәр бер дөнья тасвирлана. Нигә хәтәр, нигә куркыныч бу фәлсәфә, бу яшәү рәвеше? Беренче карашка кешеләрнең әйбәт, тук, тыныч яшәргә омтылулары табигый. Ләкин бөтен хикмәт шунда — кем хисабына, нинди хак түләп?!

Майпәрвәз ханымның кыйбласы, «иманы» — мәсәлән, заман үзгәрешләренә яраклашып, бары тик үз исәбен генә алга куеп, башкалар җилкәсенә басып өскә үрмәләү. Ул ирен дә «яратмаган да, яратырга тырышып та карамаган. Аңа бары Идиятнең җилкәсе кирәк булган. Шул җилкәгә атланып алгач, Мәйпәрвәз тезгенне тота белгән инде. Бәхетеннән, Идиятебез тезгенне тиз сизә торган шактый йомшак башлы мәхлук булып чыккан». Менә шулай да яшәп була, әйтергә кирәк, шактый чибәр генә, көйле генә тормыш корып яшәп була. Шулай да күңелгә кызыклы бер сорау килә: менә бу «акшарлы битенә елмаю каткан» Майпәрвәз ханым бердәнбер кызын нәкъ үзе дигәнчә яшәтүгә ирешә: Наҗия дә ире белән шактый оста-мәкерле идарә итәргә өйрәнеп җитә. Ә бу ояда тагын ир бала да булса яки бердәнбер балалары кыз түгел, ир бала булса, Майпәрвәз ханым нинди каенана булыр иде дә, улына нинди сабаклар бирер иде икән?

Повестьта төп сурәтләү объекты Шакир Мостафин бит әле. Аның белән нинди хәл була? Өйләнгәннән соң, Шакирның гаилә тормышы шактый көйләнеп китә, ул — кадерле кияү, янында уңган, чибәр Наҗиясе. Мул-уңайлы тормышның нәтиҗәләре Мостафинның эшендә дә бары тик уңай яктан гына күренергә тиеш кебек. Ләкин нигәдер «әнә күпме укылмаган журнал өелде; икешәр-өчәр бите генә укылып ташланган күпме китап җыелды. Күңелле эш түгел иде бу. Юк-юк та, аның моңа эче пошып куя иде». Әмма янында бала кебек үпкәләргә торган, үзенә игътибар таләп итеп торган Наҗия булганда эшләнмәгән эшләр, үтәлмәгән бурычлар икенче планга чигенә бара. Шулай «көйләнеп» китә бу җылы, җыйнак, тыныч, аулак тормыш.

Мостафин эшен бетерер-бетермәс кайтып китәргә дә гадәтләнә, гел Наҗиясен генә уйлап йөри. Ә шулай да тынычлыгын җуя бара. Шундый вакытта ул бөтен акылы, рухы белән Мәрьямен юксына, аңа хатын гына түгел, дус, сердәшче һәм бик акыллы киңәшче булган Мәрьям булсын иде янында. Ире аптырауга төшкәндә, аңа иң кирәкле киңәшне бирә белгән, аның җаны-рухы, хезмәте-намусы турында кайгыртып торган хатыны исән булсын иде. Аның Мәрьяме, чынлап та, күзгә бәрелми торган тыйнак, сабыр һәм түзем кыр чәчәге булгандыр. Менә ул күзләрне камаштырырлык гүзәл белән яши. Тик нәрсәдер югалта бара.

Иң беренче чиратта, ул күңел сизгерлеген югалта, дөресрәге, шуның белән килешә бара. Чынлап та, ул үзенә кул селтәп, Майпәрвәзләр дөньясына чумып, йотыла бара. Менә аның алдына җайлап кына өй салу мәсьәләсен куялар. Кешенең үзенә өй салып керүе тырышлык, уңганлыкның мисалы кебек, бер караганда. Үз көче белән, хәләл хезмәт куеп башкарылганда бу, чыннан да, шулай. Ләкин хикмәт шунда: өй салуның башлануы гына Мостафинның хезмәтенә зыян китермәслек, аның дәрәҗәсенә күләгә төшермәслек була. Ә дәвамы һәм ахыры шактый гыйбрәтле булып чыга. Беренчедән, кызу эш өстендә колхозлардан чакырып китерелгән дүрт балта остасы сала аның өен. Икенчедән, мәшәкатьсез генә күренгән эш шактый катлаулы булып чыга, Мостафинның исеме, дәрәҗәле урыны шул өен салуга хезмәт итә башлый. Хуҗа үзе дә күп вакытын, әле тегесен, әле монысын эшләп, осталар тирәсендә үткәрә башлый. Ниһаять, өй салынып бетә, ләкин ул инде нигәдер Мостафинга шатлык та, канәгатьлек тә китерми. «Бик әшәке иде аның рухи хәле. Оят та иде аңа, авыр да иде. Кемнәрдер алдында гаепле дә кебек иде».

Авылларда йөргәндә, хатын-кызларның нинди авырлыкларга чыдап, күпме фидакарьлек күрсәтүләрен ул үз күзләре белән күреп йөри. Ми кайнарлык эсседә аларның чәй эчәргә шикәрләре дә юк. «Ә бит аның өендә ике эшсез хатын, аналы-кызлы, потлап варенье кайнаталар, янып-көеп печән чапкан, урак урган апайларга дигән шикәр ниндидер хәрәм юллар белән аның үз өстәленә килә. Ул тик күрмәмешкә, белмәмешкә салына. Я, оятсызлык түгелме инде бу? Һәм менә шушы үзенең җаваплы исеменә, тоткан урынына һич ярамаган хәлне бик яхшы аңлау һәм шул хәл белән килешеп яшәү аның төп бәхетсезлеге иде».

Шушы халәттә интегеп яшәү, үзенең намусы югала баруын тою — Мостафинның эчке фаҗигасе. Ул җинаятьче дип аталып, хөкемгә тартылмаса да үзен югалтты, җан тынычлыгын югалтты. Тагын да яманы шул: ул үзен газаплаган бу каршылыктан чыгарга тырышып та карамады, чөнки ул «ут чәчәге»нә кызыгып сазлыкка-баткаклыкка керде һәм шунда батып калды, шул хәленә ияләште, рухы белән кол хәленә төште. Соңгы вакытта ул агач эшләре артеле председателе булып тора, йортын һәм терлекләрен үзе карый, «һәр көнне эштән кайткач ул, иске телогрейкасын кия дә, тизрәк шулар янына чыга, башы кирәксез уйлардан буш, күңеле йокыга талгандай тыныч». Менә шулай Майпәрвәз сазлыгы тагын бер корбанын йота.

Әсәрдә тасвирланган гыйбрәтле язмыш турында уйланып, нәтиҗәләр ясыйбыз. Тормышта һәркемнең үзе сайлап алган, теләгән һәм омтылган максатлары, яшәү биеклеге була. Биеклек дигәндә дәрәҗәле урын гына күздә тотылмый, әлбәттә. Мостафин, әнә гап-гади колхозчылар каршында басып торганда, үзен гаепле итеп сизә икән (һәм ул, чынлап та, гаепле), бу инде кеше җанының ваклануы, рухи түбәнлек, җимерелү дигән сүз. Элек Мостафин сәләтле, намуслы җитәкче иде, башкалар язмышын кайгыртырлык, зур эшләргә акылы-тәҗ-рибәсе җитәрлек кеше иде. Ул үзе аңлап, күрә торып шул биеклекне югалтты, тауның ишелүе дигәндә Ә.Еники, мөгаен, шуны күздә тота.

Тагын шунысы әһәмиятле: 50 нче елларда барган бер вакыйга мисалында кайсы чор өчен дә бик мөһим булган, гомуми яшәү рәвешенә, кешенең рухи хәленә кагылган мәсьәлә күтәрелә. Бүгенге көндә ул хәтта үткенрәк тә булып, һәркемнең хәленә кагыла торган мәсьәләгә әйләнде. Җәмгыятьнең хәле, беренче чиратта, аның белән кемнәр, ничек идарә итүгә бәйле. Әгәр җитәкчеләр үз өсләренә алган бурычны үтәргә сәләтсез булып чыксалар яки, аннан да яманрагы, аңлы рәвештә үз урыннары, дәрәҗәләре биргән мөмкинлекләрдән явызларча файдалансалар, җәмгыятьнең үсешендә, иҗтимагый тормышта фаҗигаләр башлана. Җәмгыять тормышындагы шушы катлаулы процессның бер чагылышын без Мостафин язмышы мисалында күрәбез. Дөрес, ул — явыз җинаятьче булудан бигрәк, шул җинаятьчел фәлсәфәнең, психологиянең корбаны. Әмма фикерне дәвам иттерсәк, бүгенге көнгә килеп җиткән бәйләнешләрне җиңел табып була. Алай гына да түгел, Ә. Еники 50 нче елларда күтәргән бу мәсьәләне 80 нче елларда башка язучылар тагын да кискенрәк итеп куйдылар: Ринат Мөхәммәдиев «Кенәри — читлек кошы», Аяз Гыйләҗев «Балта кем кулында?» дигән әсәрләрен яздылар. Аларда инде нәкъ безнең заман, бүгенге җәмгыятькә ясалган яралар, фаҗигаләр тасвирлана.

Әмирхан Еникине иҗтимагый вакыйгалар түгел, кеше язмышы, аның рухи дөньясы, күңел дөньясы күбрәк кызыксындыра. Аның геройларын да уңай яки кире герой дип кенә бәяләп булмый, хәтта язучы үзе дә аларга кискен хөкем чыгарырга ашыкмый кебек. Һәрхәлдә, ул аларның хәлен аңлап, кичерешләрен, битараф булмыйча, геройлары өчен үзе дә борчылып тасвирлый. Дөрес, бик гадел, намуслы рәвештә сәбәпләрне дә ачык күрсәтеп, анализлап бирә. Кешеләр язмышында, кабатланмас үзенчәлекләр белән бергә, уртак яклар да була. Бигрәк тә заман нинди, тормыш кай якка таба үзгәрә дигән сорауларга җавап эзләгәндә, уртак сыйфатлар, сәбәпләр ачыла.

Язучы өчен иң кызыклысы, әлбәттә, кеше табигате, аның характеры, психологиясе. Ә Еники һәр әсәрендә үзәккә бер язмышны куеп анализлый. Без дә ул язмышларны, характерларны үзара чагыштырабыз, үзебез өчен дә гыйбрәтләр алып уйланабыз. Мостафин, мәсәлән, акылы белән аңлап, күңеле белән тойса да, йомшак характерлы булуы аркасында шундый хәлдә калды, каршылыклы хәлдән чыга алмады. Чәчәктәй нәфис Наҗиясе белән ул кешеләр алдында горур һәм бәхетле булыр кебек иде, әмма шул ук вакытта берни белми, белергә дә теләми, берни уйламый торган җилбәзәк хатын белән адәм көлкесенә калу, тирән бәхетсезлеккә төшү ихтималын да сизеп яшәде. Таудан түбән тәгәрәү җиңелрәк, аның өчен тырышлык кирәкми, үз хәлең белән килешү, ризалашу җитә. Ләкин ул килешү — чигенү, үз көчсезлегеңне тану дигән сүз. Мостафин, хәтта борчылу чиген дә үтеп, битараф рәвештә, йокымсырап яши башлый. Бу дәрәҗәгә төшкән кеше кемдә дә теләктәшлек уятмый инде. Без моннан гыйбрәтләр генә алабыз.

60 нчы еллар татар әдәбиятына вакыйга булып килеп кергән, бәхәсләр һәм каршылыклы фикерләр уяткан әсәр — «Рәшә» повесте булды. Ни өчен бәхәслеме? Чөнки совет әдәбиятының төп герое тик уңай герой гына булырга тиеш дигән карашка күнеккән идек. Әмирхан Еники менә шул мәҗбүрияткә буйсынмыйча, җәмгыять үзе тудырган типны мәйданга чыгарды. Бу әсәр уңай һәм кире геройлар конфликты турында түгел, ә катлаулы, каршылыклы күңел дөньясы, кешенең шактый яшерен дә, серле дә булган эчке дөньясы турында. Бәхеткә омтылып та бәхетсезлеккә дучар булган язмыш турында. Ә. Еники Зөфәр Сабитов язмышын гына түгел, шундый язмышларны тудырган җирлекне дә анализлый.

Иҗат үзенчәлегенә хас булганча, әдип-рәссам Зөфәр турында да аны беркем күрмәгәнчә, аңламаганча, читтән карап түгел, аның күңел түренә үтеп, иң яшерен уйларын, теләкләрен сиземләп яза. Күп очракта ул үзе Зөфәр булып сөйли, тормышны һәм кешеләрне дә Зөфәр булып күрә, бәяли. Башка чор. Характер да бүтән. Әмма «Саз чәчәге»ндәге Шакир Мостафин-ныкыдай гаять гыйбрәтле һәм уйландыра торган язмыш. Автор аның нәтиҗәсен алдан ук искәртеп тә куя кебек — әсәрнең исеме бик мәгънәле. Рәшә ул — табигать күренеше, коры далада алдалап уйнаклаган эссе шәүлә; матур җемелдәп, ымсындырып торган, әмма барып җитүгә бушлыкка әйләнә торган һава дулкыны.

Әсәрнең башлануы да хикмәтле — тугызынчы май таңында, Җиңү көнендә Зөфәр төш күрә. Буш, тын, чиксез дала буйлап каядыр бара, имеш. Аны берөзлексез кояш яндыра-көйдерә. Очы-кырые күренмәгән үлек даланы үтеп чыгуга, ул ниндидер могҗизалы дөньяга барып җитәчәк һәм бәхетен дә шунда табачак. Берәүгә дә әйтмичә, берәүне дә ияртмичә ялгызы гына чыгып китүе дә шуның өчен, имеш.

Менә шулай, киләчәгенә бара торган юлга да Зөфәр ялгызы гына чыга. Аның үзе өчен генә корып куйган фәлсәфәсе бар: бәхетле булу өчен башкалардан өстен, көчле булырга кирәк. Бик ачык күз алдына китергән, төшендәге зәңгәр күл кебек үзенә чакырып торган киләчәге, шул киләчәккә алып барачак яшерен юлы бар. Ныклы исәп-хисапка корылган, беркем белмәгән һәм белергә дә тиеш булмаган планнары бар. Иң башта ул бу сугыштан, көн саен меңнәрчә адәм баласын йотып торган бу гарасаттан котылып калырга тиеш. Нәкъ шул максат белән ул хәрби заводның тәэминат бүлегенә урнаша, һәр адымын үлчәп атлый, сүзен уйлап сөйли, завод өчен, чынлап та, кирәкле кешегә әйләнә. Сугыш елларын шулай исән-имин үткәреп җибәрә. Дөрес, ул кешеләрнең аны сәламләү түгел, бөтенләй күрмәмешкә салышуларын, астыртын бер дошманлык белән артыннан карап калуларын сизеп-тоеп яши. Тап-таза яшь кешегә кайгы-хәсрәткә баткан, ачлыктан, салкыннан интеккән кешеләр арасында көн итүе җиңел булмый. Ләкин аның фәлсәфәсе нык: исән калу факты үзе генә дә (нинди хисапка булса да) кешегә «Бәхетлемен!» дип әйтергә хокук бирәчәк. «Исән калган баш ничек яшәр — ә ул моның серен белә инде: бәхет — үзең теләгәнчә яшәү, бәхет — матди һәм рухи бәйсезлек ул. Бәс, шулай икән, Зөфәр дә киләчәк тормышын үзе теләгәнчә бәйсез, иркен, мул итеп корып җибәрергә тиеш».

Игътибар итегез әле: бу теләк-омтылыш бүген кемгә дә булса «чит» яки «сер»ме соң? Киресенчә, без шушы хакта ачыктан-ачык сөйлибез, аны уртак максат итеп куябыз. Күрәсең, бөтен хикмәт тә максатларның, күңелләрнең ачык, бәхет-шатлыкларның уртак булуындадыр. Зур хакыйкать шулдыр. Әсәрдә рухи бергәлекнең нинди зур көч икәнлегенә бик матур дәлил дә бар. «Юньләп исемнәре дә билгеле булмаган, болай карап торырга йолкыш кына күренгән дүрт артист халыкны нишләтте? Гаҗәеп бит бу, гаҗәеп! Халык гүя ач булуын, ялангач булуын, нинди авыр михнәттә яшәвен онытты; елады, көлде ул, һәм иң гаҗәбе — тирән рухи бер канәгатьләнү алып, гүя эчләренә тагы да зур сабырлык, чыдамлык, батырлык җыеп таралды ул!» Ягылмаган, ярым караңгы клубта Рәшидә җырлаган халык җырлары «зур халыкның гүя барлык йөрәк зарын, саф вөҗданын, авыр хезмәтен, кара бәхетен, якты өметен, кырларны-яланнарны, тауларны-урманнарны, санду-гач-былбылларны — барысын бергә җыйган, бергә үргән, бер киң дәрьяга әверелдергән иде».

Чынлап та, халык язмышы — шундый каршылыклы дөнья, әмма бербөтен дөнья. Шуннан аерылып, үзең генә югары күтәрелеп, ялгызың гына бәхетле булып булмыйдыр. Бүгенге көннең миллионнар, миллиардлар белән эш йөртә торган шкуарлары бар. Матди байлык белән акылын җуймаганнары, аңын томаламаганнары бер фикерне кабатлыйлар: үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле итеп тою өчен, үз әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең дә бәхетле булуы кирәк, диләр.

Икенче яктан караганда, кешенең үз шәхси тормышы, үз дөньясы, үз бәхете дә булырга тиеш, кешенең шуңа омтылырга хакы бар бит әле. Шуңа күрәдер Ә. Еники Зөфәрне халыкка, җәмгыятькә каршы куеп, җинаятьче итеп түгел, ә үзенең максатларына тайпылмыйча бара торган, көчле ихтыярлы, акыллы кеше итеп тасвирлый. Характер сыйфатларын аерым гына санап чыксак, әнә шундый уңай персонаж күз алдына килә. Һәрхәлдә, Зөфәр — бәхетле булырга лаек, бәхеткә омтылган һәм, күп тырышлыклар куеп, үзе теләгән бәхетенә барып җиткән кеше. Шулай да нигә канәгатьлек, җан тынычлыгы, шатлык-куаныч китермәде соң әле аңа бу бәхете?

Беренчедән, ул һаман да, сугыш беткәч тә, кешеләрдән кур-кып-сакланып, булган байлыгын да кеше күзеннән яшереп яшәргә мәҗбүр. Сизә бит ул: күршеләре дә, хезмәттәшләре дә аңа кырын карыйлар. Кемне өйгә кертергә, кунакка чакырырга, кем белән аралашырга — барысын да кат-кат уйларга тиеш ул. «Исәп белән торырга кирәк... Әйе, бары тик исәп белән, исәп белән, исәп белән, кадалып киткере!» Әсәр ахырында Зөфәр әнә шундый халәттә кала. Рәшә булып кала аның бәхет дигәне! Җанны яндыра-көйдерә торган исәп-хисап колына әйләнде Зөфәр, ә нинди акыллы, көчле кеше иде ул. Күрәсең, акылның да, нинди максатка хезмәт итүгә карап, төрлесе була.

Зөфәрнең менә шул бик ныклы исәп-хисапка корылган акылы ялгышты; аның тормышын матурлык белән тутырачак, бәхетен бөтенәйтәчәк Рәшидәгә булган мәхәббәтен дә шул исәп-хисаплар аркасында корбан итте, үзен шуңа мәҗбүр итеп ялгышты. Үзен аңларлык, теләктәш булырлык кешеләрдән читләшә торгач, ул әйтерсең төшендә күргән ялангач далага килеп чыкты. Югыйсә Зөфәр ничек ярата иде. «Шушындый гүзәл, ак хыяллы, нечкә, пакь җанлы бер хатынның якын, ышанычлы кешесе булу аны ничектер үз күз алдында үстереп җибәрә, күңелен әйбәт бер горурлык белән тутыра иде. Алай гына да түгел, бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан гына килергә мөмкин булган аеруча тирән, олы бер бәхет кичергән кебек тә була иде ул».

Менә шундый бриллиант кисәгедәй нур чәчеп торган, матур хыяллары булган Рәшидә аннан баш тартты. Югыйсә бит Зөфәр, болай өстән караганда, әйбәт кеше иде, кирәксә, үзен гел уңай яктан гына күрсәтә дә белә иде. Шуның белән бергә, ул гаять сак кеше дә иде, аңа үзенең уй-теләкләрен күңеле булганчы ачыласы килгән чакларда да йомык-бикле булып калды. «Акыл искиткеч уяу аңарда!» Менә шул салкын акыл ахыр чиктә аңа артистка Рәшидәгә өйләнү дөрес булмас, «Юк инде, артистка белән башың бәйләнә күрмәсен!» дип аның күңелен бикләп куя. Дөрес, ул Рәшидәгә, аны югалта баруын сизгәч, өйләнергә тәкъдимен әйтә, ләкин Зөфәрнең ике төрле дөнья белән яшәвеннән, аны аңлый алмаудан гаҗиз булган Рәшидә аның бу канатсыз бәхетеннән баш тарта. Ул иркен дөньядагы хөр бәхеткә, ак хыяллар һәм зәңгәр биеклекләр белән үлчәнә торган бәхеткә генә табына. «Әйе, гыйбрәт бу... Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар — шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!»

Менә нинди катлаулы икән ул бәхетне аңлау. Зөфәр һич икеләнүсез, бик төгәл исәп белән барды бәхетенә. Тик бәхетле була алмаячак ул. Бик дәрәҗәле, төшемле эш урыны да, Зөфәренә «Хуҗам!» дигәндәй күндәмлек белән генә карап торган Гамбәр туташ та аны бәхетле итмәячәк. Зөфәр — акыллы кеше, аңлый ул моны.

Әсәрнең көче шунда: бу язмыш турында, аның сәбәпләре-нәтиҗәләре турында кабат-кабат уйланасың. Нәкъ Такташ әйткәнчә, акыл белән йөрәк сугышканда, кайсы хаклы икәнен ялгышмыйча, хаталанмыйча билгеләү гаҗәеп авыр мәсьәлә икән. Бер нәрсә ачык — дөнья исәп-хисапка гына корылса, күңелдә бушлык хасил була, төзәтеп булмаслык хаталар ясала икән. Табигатьтә дә, кеше җанында-рухында да гармония булса гына, матурлык, иминлек саклана, акыл белән йөрәкнең килешеп яшәве — бәхетле булуның төп шарты. Хак шулай бу.