Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.

Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни ( Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Россиянең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Саба районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924-1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый: 1927-1930 еллар арасында Казанда чыккан «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналлары битләрендә яшь авторның дистәләгән романтик рухтагы лирик шигырьләре дөнья күрә. Каләмен әдәбиятның башка жанрларында да сынап карый: Казан шәһәре һәм халкы тормышыннан очфклар, репортажлар бастыра, «Луиза», «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән поэмаларын, «Көрәш кызы», «Усаллар» исемле беренче тәҗрибә драмаларын яза.

1929-1933 елларда Ф. Хөсни Казан финанс-икътисад институтында укый. Институтны тәмамлагач, армиягә алынып, 1935 елның ахырына кадәр Казандагы Беренче укчы дивизиянең махсус батальонында — элемтәче, соңыннан дивизия газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Казандагы газета редакцияләрендә эшли, үзхәбәрче сыйфатында авылларда күп йөри, күмәкләшү гарасатын кичерә торган авыл халкының ыгы-зыгылы көнкүреше, уй-хисләре белән якыннан таныша. Боларның һәммәсе аның тормыш тәҗрибәсен арттыра, иҗатына яңа темалар, яңа төсмерләр өсти, каләменең чарлана-шомара баруына ярдәм итә. Бу елларда ул бигрәк тә хикәя жанрында актив эшли. 1934-1941 еллар арасында язучының хикәяләре, новеллалары тупланган дүрт җыентыгы басылып чыга. Мәшһүр татар ар-тисты-гармунчысы Фәйзулла Туишевның биографик материалларына нигезләнеп язылган, маҗаралы сюжетка корылган «Гармунчы» повесте (1939) һәм гаилә төзү, әхлак мәсьәләләрен яктырткан «Урманда» комедиясе дә (1938) әдипнең сугышка кадәрге иҗат эволюциясендә үзенчәлекле урын тоталар. Соңгысы, 1938-1939 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, матбугатта уңышлы спектакль буларак бәяләнә.

Ватан сугышы чорында Ф. Хөсни , барлык язучылар кебек, каләм көчен фашизмга каршы көрәшкә юнәлтә. Ул Көньяк фронтында татар телендә чыга торган «Сталин байрагы» исемле газета редакциясендә берникадәр вакыт командировкада булып кайта. Ватан сугышы темасы, совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы фидакарь батырлыклары теге яки бу формада^әдипнең шул еллардагы күп кенә әсәрләрендә чагыла. Болар арасында «Йөзек кашы» исемле повесте (1942) аеруча игътибарга лаеклы. Әсәрдә сугышка кадәрге бик ерак хәлләр турында сөйлЭнсә дә, үзенең эчке рухы белән повесть сугыш вакыты өчен дә актуаль яңгырашлы әхлакый проблемаларны — олы мәхәббәт, күңел сафлыгы, намуслылык, тугрылык шикелле изге хисләрнең кешенең рухи дөньясында һәм реаль эш-хәрәкәтләрендә чагылу нечкәлекләрен гаҗәеп эмоциональ күтәренкелектә, тәэсирле итеп сурәтләве белән укучыны җәлеп итә. Әсәрнең композицион яктан җыйнак, романтик аһәңле, лирик яңгырашлы вакыйгалар нигезенә корылган булуы, теле-стилендә халыкчан сурәтләү чараларының, романтик, лирик һәм юмористик бизәкләрнең муллыгы, каһарманнары кичергән хис-тойгыларның тормышчан табигыйлеге бу әсәргә тиз арада киң популярлык китерә. Повестьның үз заманында рус, үзбәк, казакъ һ.б. телләргә тәрҗемә ителүе дә шул хакта сөйли.

Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф. Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — «Җәй башы» (1950), «Авыл өстендә йолдызлар» (1953), «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1962), «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» (1968), «Мәйдан» (1970), «Алтын эзләүчеләр» (1973), «Без яшь идек» (1975), «Картая белмәс картлык» (1977) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. Катлаулы тормыш мәйданында төрле язмыш кичергән кешеләрнең эчке дөньясына тирән үтеп кереп, аларның көнкүрешен, уй-хыялларын, шатлык-кайгыларын, өмет-теләкләрен заманның тарихи-иҗтимагый вакыйгалары фонында үз каләменә хас психологик нечкәлек белән сәнгатьчә гәүдәләндергән бу әсәрләр илленче-җитмешенче еллардагы татар прозасының җитди казанышлары исемлегендә лаеклы урын биләп торалар. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм шул исемдәге китапка кергән бер төркем сайланма хикәяләре өчен Ф. Хөсни 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ф. Хөснинең иҗат мирасында әдәби жанрлардан драматургия, әдәби тәнкыйть, публицистика, мемуар төрләре дә күренекле урын тота. Тормышта үз кыйблаларын югалткан, көндәлек көнкүреш ыгы-зыгысына, мәшәкатьләренә кереп баткан кеше типларының рухи ярлылыгын гәүдәләндергән «Еллар һәм юллар» (1956), туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр яктылыгында кешенең намусы, вөҗданы каршында җаваплылыгы кебек әхлакый проблемаларны кискен итеп куйган «Бертуган Таһировлар» (1965) драмалары үз вакытында, Татар дәүләт академия театрында куелып, тамашачылар тарафыннан җылы каршы алыналар.

Әдипнең матбугат битләрендә даими басылып килгән тәнкыйди-публицистик мәкаләләрендә исә үз заманының төрле иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләре яктыртыла, татар әдәбияты һәм сәнгатенең үсеш тенденцияләре, әдәби жанрлар, аларның үзара багланышы, традицияләр, әдәби форма, язучы осталыгы, иҗат психологиясе һ.б. турында фикерләре бәян ителә. Бу төр мәкаләләр әдипнең «Уйланулар» (1961), «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» (1974) һәм «Карурманга керәм» (1985) исемле җыентыкларында урын ала.

Фатих Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, «Казан утлары» журналы редколлегиясендә әгъза булып тора. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь Революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.

Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Ф. Хөсни — 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

«Җәяүле кеше сукмагы» романы (1945—1957) Бөек Ок­тябрь социалистик революциясенә кадәр һәм революция чорын­да татар авылларында барган катлаулы социаль процессларны сурәтли, изүчеләр дөньясын җимергән яңа кешеләр тууы турын­да сөйли. Вакыйгаларның киң социаль фонда баруы, кешеләр­нең интим дөньяларын социаль мөнәсәбәтләр 'белән тыгыз бәй­ләнештә карау Ф. Хөсни иҗатында беренче тапкыр шушы ро­манда күренде. Ул революциягә кадәрге татар крестьянының газаплы тормышын, аңарда гаделсез тәртипләргә каршы про­тестның көчәюен, үз горурлыгын таптатмаска тырышуын, тор­мышның дәһшәтле сынауларын намус белән үтүен, кыен һәм борылмалы юллардан бәхеткә килүен реалистик тасвирлады. Укучы күз алдыннан геройның бала чагы, яшьлеге, мәхәббәте, революциягә кадәрге татар авылларындагы җанлы тормыш картиналары, изүчеләрнең халыкны җәберләүләре, империалис­тик сугышның рәхимсезлеге һәм революциянең йөрәкләрне җил-кендергеч саф җиле үтә. Сәфәргали характерының үсеше, фор­малашуы шушы фонда бара. Әсәрнең эмоциональ һәм ышан­дыру көче төп образ — Сәфәргали белән билгеләнә. Характер эволюциясенең эзлеклелегенә зур әһәмият бирелә. Геройның капиталистик җәмгыятькә карщы көрәшче булып әверелү про­цессы сәнгатьчә детальләр белән нигезләнгән. '

«Җәяүле кеше сукмагы» романы Ф. Хөсни иҗатында зур адым, татар совет әдәбиятының олы бер казанышы дип билге­ләп үтелде. Әсәр төзеклеге, пөхтәлеге һәм җыйнаклыгы белән аерылып тора. Аның нигезенә шактый уңышлы композицион * алым салынган. Герой бер урыннан икенче урынга күчеп йөри, күп кешеләр белән очраша, шул очрашулар 'тезмәсе аша төрле тормыш хәлләре, төрле социаЛй катлаулар күрсәтелә.

Характерның эчке көрәше, эчке каршылыклары белән, би­релүе — Сәфәргали образының тормышчанлыгын билгели тор­ган фактор. Образның бөтенлеге, гармониясе шәхси бәхет белән халык бәхете тойгыларының бердәмлегендә.

Илленче-алтмышынчы елларда язылган күләмле әсәрләрен­дә Ф. Хөсни әхлак проблемаларын алгы планга куеп сурәтли, язучының эстетик-әхлакый критерийлары һәм таләпләре тагын да ачыклана төшә.