
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
Татар совет әдәбиятының аксакалы, танылган драматург, шагыйрь, прозаик һәм галим Нәкый Исәнбәт ( Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән—1900 елның 10 январенда) элекке Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1910—1917 елларда әүвәл уфадагы «Хәсәния», аннары Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Февраль революциясеннән соң, кыска сроклы педагогия курсларын тәмамлагач, 1917 елның көзеннән алып 1920 елның җәенә кадәр туган төбәк авыллары (Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы) мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1920—1922 елларда, укытучылык хезмәтеннән аерылмыйча, Уфа Халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында белем ала, аннары яңадан мәктәптәге эшен дәвам иттерә: Мәсәгут педагогия курсларында, Уфадагы урта белем бирү һәм совет-партия мәктәпләрендә, театр училищесъшда тел-әдәбият укыта.
1929 елның ахырларында Н. Исәнбәт Татарстанга күчеп килә һәм 1940 елга кадәр Казандагы сәнгать техникумында, химия-технология институтында һәм рабфагында, кооператив техникумында — укытучы, «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында — эшче (1930—1932) һәм Әтнә районында мәктәпләр буенча методик кабинет мөдире булып эшли. 1940 елдан бирле Н. Исәнбәт — язучы-профессионал сыйфатында әдәби һәм гыйльми иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Н. Исәнбәт әдәбият мәйданына бик иртә килә. Унбер-унике яшьләрендә инде ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында шигырьләре белән таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта басыла башлый: 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» исемле балалар журналында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. 1914—1916 елларда яшь каләм иҗат сәләтен поэма жанрында һәм драматургиядә дә сынап карый — «Әмирхан хәзрәт» исемле комедиясен яза һәм «Аң», «Сөембикә» журналларында «Сукбай», «Укытучы кыз» исемле ике поэмасын һәм шигырьләрен бастыра.
^Н. Исәнбәт Бөек Октябрь революциясен зур иҗади дәрт белән каршылый. Яңа тормыш төзергә керешкән хезмәт кешеләренең эш-гамәлләрен романтик рух, ялкынлы пафос белән тасвирлаган шигъри әсәрләре, актуаль темаларга багышланган мәкаләләре, дини хорафатларны, мещанлык күренешләрен фаш иткән фельетоннары һәм сатирик комедияләре аны егерменче еллар башында ук әдәбиятның төрле жанрларында эшләүче күп кырлы талант иясе итеп таныта. 1925 елда әдипнең революцион шигырьләре тупланган «Чаң» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Әлеге җыентыкта урын алган һәм ирекле хезмәт тантанасын сәнгатьчә чаралар белән көчле, үтемле итеп гәүдәләндергән «Коммуна тимерлегендә» исемле шигыре аңа зур популярлык китерә — заманында бу шигырьне сәхнәләрдән сөйлиләр, мәктәп дәреслекләренә кертәләр. Егерменче-утызынчы елларда һәм аннан соң да Н. Исәнбәт поэзия жанрында даими эшләп килә. Илдәге социализм төзелеше күренешләрен сурәтләгән «Эшче Хафиз» (1920) һәм «Днепрострой» (1932), халык легендасына нигезләп язылган «Түләк батыр» (1939), совет кешеләренең Ватан сугышында җиңүен һәм фашизмның антигуманистик асылын фольклордагы традицион образлар аша гәүдәләндергән «Нужа бабай» (1950) кебек поэмалар һәм мәхәббәт, табигать турындагы күп санлы лирик шигырьләр әдип иҗатының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Язучының аерым лирик шигырьләре («Уракчы кыз», «Син сазыңны уйнадың», «Бормалы су», «Илкәем» һ. б.), көйгә салынып, хәзергәчә халыкның I УЗ җырларыдай җырланып йөри.
Н. Исәнбәтнең нәфис әдәбият өлкәсендәге иң зур уңышлары драматургия белән бәйле. Әле революциягә кадәр үк сәхнә әсәрләре язуда каләм тибрәткәләгән әдип, совет властеның беренче елларыннан башлап, бу жанрга төп игътибарын юнәлтә һәм бер-бер артлы күренекле комедия, драма Һәм трагедияләрен иҗат итә. Ул — утыздан артык сәхнә әсәре авторы.
Драматург буларак, Н. Исәнбәт «һиҗрәт» (1923) исемле сатирик комедиясе белән таныла. Гражданнар сугышы вакытында Кызыл Армиядән качып барган милли буржуа вәкилләренең мораль һәм сәяси банкротлыкка төшүләрен көлкеле ситуацияләрдә оста итеп күрсәткән бу әсәр 1923 елда Уфа театрында һәм икенче елны Казандагы татар театры сәхнәсендә куела башлый. Шуннан соң иҗат ителгән «Культур Шәңгәрәй» (1925), «Пикүләй Шәрәфи» (1927), «Портфель» (1929) исемле сатирик комедияләрендә дә автор нэп чорындагы төрле тискәре типларның тулы бер төркемен сәхнәгә чыгарып бастыра. Н. Исәнбәтнең сатирик комедияләре тормыш материалының, куелган лроблемаларының актуальлеге һәм характерлар бәрелешендәге яңалыклары белән шул чор татар сәхнә әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып торалар.
Нәкый Исәнбәт драматургиясе жанр ягыннан булсын, тематик яктан булсын, ифрат бай иҗат. Иң беренче чиратта, ул — комедия остасы. Аның тапкыр сүзле, юморга бай, гаделлек юлында теләсә нинди авырлыкларны да көр күңел белән җиңеп чыга торган мәшһүр фольклор герое Хуҗа Насретдин турындагы комедиясе («Хуҗа Насретдин», 1939) татар сәхнәсендә дистәләрчә еллардан бирле зур уңыш белән бара (ике меңнән артык спектакль). Әдип, гомумән, фольклор материалларыннан үзенең әдәби иҗатында бик еш файдалана. Аның «Җирән Чичән белән Карачәч сылу» (1942), «Кырлай егете» (1968), «Хәйләкәр Дәлилә яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә» (1978) кебек комедияләре дә халык риваятьләренә нигезләп язылганнар.
Утызынчы еллардан башлап Нәкый Исәнбәт ил-халык язмышына бәйле вакыйгаларны, масштаблы геройларны һәм тарихи шәхесләрне гәүдәләндерү юнәлешендә зур иҗади активлык күрсәтә. Революциягә кадәрге крестьян тормышын һәм андагы фаҗигале күренешләрне калку итеп сурәтләгән «Миркәй белән Айсылу» (1936) драмасы, Борынгы Римдагы коллар восстаниесенә багышланган «Спартак» (1940) трагедиясе, буржуаз татар милләтчеләрен фаш итүне максат итеп куйган «Болак арты республикасы» (1940) сатирик комедиясе, беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы «Гөлҗамал» (1943), бөек революционер Мулланур Вахитовның халык азатлыгы өчен героик көрәшен сәнгатьчә гәүдәләндергән «Мулланур Вахитов» (1946) һәм, ниһаять, үлемсез шагыйрь Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгын матур әдәбиятта беренчеләрдән булып чагылдырган «Муса Җәлил» (1956) исемле тарихи-биографик драма һәм трагедияләре белән әдип татар совет сәхнә әдәбияты үсешенә үзеннән сизелерлек өлеш кертә. Бер үк вакытта драматург заман тематикасын да читтә калдырмый. Бүгенге социалистик җәмгыятьтә шәхеснең урыны һәм роле мәсьәләләрен, кешеләр арасындагы катлаулы әхлакый-этик проблемаларны үзәккә куйган «Рәйхан» (1949), «Гүзәл» (1950), «Зифа» (1954) кебек пьесалар әнә шундыйлардан. Образларының тормышчан һәм җанлы булуы, сурәтләү чараларының байлыгы, сюжетның төгәллеге һәм кызыклылыгы белән •әдипнең бу төр пьесаларыннан аеруча «Зифа» комедиясе зур уңыш казанды.
Нәкый Исәнбәт — татар халкының тел, әдәбият хәзинәләрен җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләүче күренекле галим дә. Аның тарафыннан әзерләнгән һәм кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган өч томлык «Татар халык мәкальләре», илле мең берәмлектән торган фразеологик сүзлек, күләмле «Татар халык табышмаклары» һәм балалар фольклоры җыентыклары үзләренең тулылыгы-киңлеге, авторның һәр жанрга биргән гыйльми-тарихи аңлатмалары белән татар халкы авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып санала. Өч томлык «Татар халык мәкальләре» китабы өчен әдип-галимгә 1968 елда Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Нәкый Исәнбәт татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихы, татар теле һәм стилистикасына караган күп санлы башка фәнни хезмәтләре белән дә билгеле. Ул шулай ук балалар әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. Аның башлыча фольклор материаллары нигезендә язылган «Куян маҗаралары», «Ни өчен ни булган, яки утыз ялган», Мырауҗан агай хәйләсе», «Нәниләр шатлана», «Балалар дөньясы» кебек китаплары нәниләр арасында яратып укылалар.
Нәкый Исәнбәт А. Пушкинның «Бахчисарайский фонтан» («Бакчасарай фонтаны», 1937), «Полтава» (1937) поэмаларын, «Каменный гость» («Таш үнак», 1937) трагедиясен, Мольерның «Тартюф»ын (1937), Шекспирның Гамлет»ы белән «Король Лир»ын (1947), А. Грибоедовның «Горе от ума» «Акыллылык бәласе», 1947) комедиясен татар теленә тәрҗемә итте.
Татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәт Ленин ордены (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1969), Халыклар Дуслыгы (1980) орденнары белән бүләкләнде һәм 1957 елда — Татарстан АССРның, ә 1959 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.
“Зифа”. 1954 елда язылган «Зифа» үзенең сәнгатьчә эшләнеше, проблематикасының яңалыгы белән Н. Исәнбәт комедияләре арасында аерым урын тота. «Зифа» бүгенге тормышка туры килеп тора.Беренче карашка әсәрдә матур гына тормыш алып баручы ир белән хатынның бозылышуы гына тасвирланадыр сыман. Сәбәп — арага керергә теләүче җилбәзәк кыз. Әмма Н. Исәнбәт мәсьәләне болай тар планда гына хәл итми. Бу конфликтны тудырган сәбәпләрне ачу, яшәү формаларын фаш итү, ягъни җитди мораль-этик мәсьәләләрне күтәрү монда беренче планда тора. Шуңа күрә, Зифа һәм Айдар Чураевлар гаиләсеннән тыш, драматург башка персонажларга да киң урын бирә. Монда бер яктан — кешенең мораль кыйммәтләре, икенче яктан —яңа шартларга яраклашырга омтылучыларның үзара, конфликтка керә.
Чураевлар квартирасы. Зифа өй эшләре белән мәшгуль: ире Айдарның конкурска бирелергә тиешле хезмәтенең сызымнарын сыза. Көтмәгәндә бер кызның Айдарны сорап телефон шылтыратуы, табылган хат кисәге (әсәрдәге беренче интригалар) Зифаны уйга калдыра. Соңарып кайткан иренең төчеләнүләре, «копировальныш бүлектә» эшләүче Эсмиральда исемле кызны мактап телгә алуы аны тәмам шиккә төшерә.
Конкурска бирелергә тиешле эш белән кызыксынып,. Айдарның туганы Бикәмәт, архитекторлар конторасы мөдире Илдархан Балтаев һәм аның хатыны Әйшә дә Чураевларга киләләр, «базынчак» Эсмиральда да алар-га керә. Ул Айдар белән Сочи ягына барырга хыяллана. Чукрак Бикәмәт карт аңа «гашыйк» була. Эсмираль-даның апасы Кәләмзә дә, бер эш табып, Чураевларга жилә. Сихер, гайбәт белән Айдарны 'Зифадан аерып, сеңелесен кияүле итәргә йөри бу хатын... Айдарның аумакайлыгы Зифаны соңгы чиккә җиткерә. Чураевлар квартирасы икегә бүленә. Мөдир Балтаев кабинетында татулашу турындагы сөйләшүләр дә уңай нәтиҗә бирми.
Конкурс көне килеп җитә. Әмма Айдарның эшләтеп бетерү өчен Эсмиральдага тапшырган проекты югала. Соңыннан мәгълүм булганча, проект, очраклы рәвештә табылып, Зифа тарафыннан рәткә китерелгән һәм конкурска тапшырылган икән. Проект бүләк ала. Кәләмзәнең сөйдерү турындагы киңәшләре дә, «модалы» киемнәр дә Эсмиральдага ярдәм итми. Кемнең кем булуы ачыклана. Комедиянең финалы уңай хәл ителә. Зифа белән Айдар, ялгыш юлга керә башлауларын аңлап, яңадан бергә кушылалар. Тискәре типлар көлкегә кала, җиңелә.
Бу төп вакыйгаларга Кәләмзәнең Байкәмәтне «яратуы», Бикәмәтнең Эсмиральданы «сөюе» гаять көлке рәвештә килеп үрелә. Драматург әлеге «сөешүләренең көлке булуын ныграк ачу өчен яшь архитектор Алмас Биккулов һәм Биллүр мәхәббәтен сурәтли.
Бүгенге тормышта яшәү терәге бер Эсмиральда гына түгел, ди драматург. Тормыш Айдар белән Зифа кебек кешеләр характерында да та- мыр җәяргә мөмкин. Кәләмзәнең им-том, сихер-мәкерлекләре, архитекторлар конторасы мөдире Балтаевның икейөзлелеге – болар барысы да бүгенге яшәү формаларына да туры килә, һәм алар әсәрдә ышандырырлык төстә фаш ителә.