Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.

Болгар дәүләте 1Х-Х1П йөзләрдә чәчәк аткан төрки төбәк­ләрнең берсе, Идел-Урал буйларында шактый олуг һәм бай мәмләкәт сыйфатында тарихларда дан вә шөһрәтен калдырган. Болгарлар 625 елларда ук Фәруһ хан заманнарында ислам диненә кергәннәр.

Болгарлар ислам мәдәнияте белән Харәзм аша тыгыз бәй­ләнештә торганнар. Аларның икесе арасында даими сәүдә юлы булган һәм бу, кыпчак далалары аша үтеп, ике якның да алга таба үсешен тәэмин иткән. Болгар теркисе белән Харәзм телендә әллә ни аермалык булмыйча, асылда алар икесе дә бер әдәби тел мохитендә яшәгәннәр һәм мәдәният, икътисад мәсьәләләрендә дә араларында каршылык күренмичә, ике ил дә охшашлыклары белән күз алдына киләләр. Бу ике мәмләкәт арасындагы икенче бер сәүдә юлы Иртыш-Чулман буйларыннан, әйләнеч юл аша узган. Монысы күп очракта ышанычлырак булган.

Көнчыгыш Европада Болгар дәүләте алга киткән илләрнең берсе саналган. Монда беренчеләрдән булып корыч кою серлә­ренә төшенгәннәр, һөнәрчелек, төзелеш, сәүдә һәм гыйлем-фән болгарларда зур тизлек белән үскәнлеге тарихый бәяннардан ачык күренә. Гарәп сәяхәтчеләре дә бу хакта язып калдырганнар. . Унынчы гасырга кадәр Болгарда гарәп язмасына нигезләнгән төрки язма үсеш алып, борынгыдан файдаланып киленгән руник язу традицияләрен кысрыклап чыгарган. Болгар илендә мәктәп-мәдрәсәләр системасы ныклап урнашкан, дин галимнәре, мул­лалар җитешкән һәм алар, гарәп сәяхәтчеләренең хәбәрләренә караганда, шәригать һәм башка гыйлемдә яхшы хәбәрдар һәм киң мәгълүматлы булулары белән аерылып торганнар.

1235 елда Болгарга килгән гарәп сәяхәтчесе Мөхәммәд Әбү Габдулла бине Габдеррәхим бине Сөләйман-Гарнати Болгар тарихына кагылышлы хезмәтләре белән билгеле булган галим Ягъкуб бине Ногман Әл-Болгари белән очрашкан һәм аның киң мәгълүматлы булуына сокланган. Ягъкуб бине Ногман Әл-Болгари үзе Болгарда казый хезмәтендә торган, остазы — Әбул-Мәгали Габделмалик бине Габдулла Әл-Җувайни икән. Ул 1163-1164 елларда, һиҗри ел исәбе белән 559 елда вафат булып, Болгарда җирләнгән. Әмма язган тарихый хезмәтләре бүгенге көнгә кадәр яки килеп җитмәгән.

Болгарда риторика һәм дарулар хакында язган хезмәтләре белән танылган галимнәрдән Борһанетдин Ибраһим ибне Йосыф Әл-Болгари яшәгән.Ул үз заманында Сәмәркандинең «Әдәп» дип исемләнгән үгет-нәсыйхәт әсәренә шәрех-аңлатмалар язган, фәлсәфә белән шөгыльләнгән. 1204 елда вафат булган.

XI гасыр башларында Болгарда танылган галим Хуҗа Әхмәт Болгари яшәгән. Ул Солтан Мәхмүд бине Сөбүктәгин Газнәвинең (967-1030) шәкерте булып, «Әҗ-Җамигъ», «Әт-Тарика», «Әл-Фә-ваид» исемле әсәрләре белән Урта Азия һәм Көнчыгыш илләренә үзен таныткан, фәнни әдәбиятта аның исемен фәлсәфә галим­нәре телгә алгалыйлар, аңа таянып фикерләрен белдергәлиләр.

Шундый танылган галимнәрдән икенче бер кеше — Хәмид бине Идрис Әл-Болгари, Болгарда казый хезмәтен үтәп, әле 1106-1107 елларда исән булган, мәдрәсә тотып, шәкертләр тәрбияләгән. Идрис Болгари фәндә Сөләйман бине Дауд Әс-Сувариның остазы булып санала.

Шәех Сөләйман бине Дауд Әс-Сувари фарсы телендә «Бәһ-җәтел-әнвар мин хакыйкатель-әсрар» («Хакыйкать серләренең нурлар яктылыгы») исемле җитмеш бүлектән торган китап язган. Дини мәсьәләләрне һәм суфыйчылык фәлсәфәсен алга сөреп, үгет-нәсыйхәт, мәгънә гыйлеме белән шөгыльләнгән. Шулай ук гарәп телендә «Нүзһәтүл-колүбүл-мәраз» («Авыру күңелләр сөенече») исемле китап язган. Соңыннан аны бераз үзгәртеп, «Зәһрәтүр-рийаз вә нүзһәтүл-колүбүл-мәраз» («Бакча чәчәге, яки авыру күңелләр сөенече») исеме астында эшләгән.

Шәех Сөләйман Әс-Сувари һәр бүлек башында үзенең оста­зына атап мактау сүзләрен әйтә, аның дин галиме буларак өс­тенлеген һәм олуг фикер иясе, киң мәгълүматлы булуын тәк­рарлый, мөдәррисе Идрис Болгари теленнән хәдисләрне сөйли.

Болгарда җитлеккән икенче бер галимнең исеме — Таҗетдин бине Юныс Әл-Болгари. Ул медицина буенча эшләгән һәм аның «Әт-Тирйакыл-кәбир» («Көчле дәвалар») исемле китабын бер­туган Хәсән бине Юныс Әл-Болгари 1220 елда күчереп язып калдырган.

Бу фактлардан чыгып, Болгар төркиләре арасында фән гыйлемнең шактый үсеш алуы хакында азмы-күпме күз алдына китерергә мөмкинлек туа. Әмма тарих бик күп ядкәрләрне саклап кала алмаган, аларның шактые бүгенге көнгә килеп җитмәгән. Шулай да эзләнүләр, тикшеренүләр кирәк, ул вакытта җитәрлек кызыклы мәгълүматлар табылырга мөмкин,

Болгарда әдәбият та зур үсешкә ия булган. Халык китабы дәрәҗәсенә күтәрелгән «Бәдәвам»ны галимнәр болгар чорында язылган дип баралар. Әсәрнең эчтәлеге, теле, мәртәбәле галим­нәрнең дәлилләре моның дөрес булуын раслап тора. «Бәдәвам» поэмасы суфыйчылык юнәлешендә, бозыклыкка һәм мәҗүсилек­кә каршы язылган, һәрдаим Аллаһы Тәгаләгә таянырга өйрәткән әһәмиятле ядкәр. Болгар чорына караган легендалар: авыл тарихлары турындагы легендалар, җирнең яратылышы, Биләр ханнары, Алып батыр, Сак-Сок турындагы легендалараның Болгар чорына бырп тоташуы мәгълүм.

Күп кенә галимнәрнең фикерләренә таянсак, Болгар чорыннан бүгенге көнгә кадәр иткән мәртәбәле әсәрләрнең бер­се — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы («Йосыф кыйссасы», «Йосыф Зөләйха кыйссасы») бүгенге көндә милли горурлыгыбыз санала торган олуг мирасыбыз булып тора.

Кол Галинең тормыш юлы хакында мәгълүматлар сакланмаган диярлек. Ул үзен «Кол Гади» дә «Гали» дә дип атый. Шагыйрьнең туган елы якынча 1183 елга нисбәт ителә.

Кайбер галимнәр күрсәтүенчә, ул Кама (Чулман) буенда, Зәй тамакларында туган. Төпле белем алган. Аның Урта Азия якларында да булуы мәгълүм. «Кыйссаи Йосыф» әсәрен 1212— 1233 еллар аралыгында туган якларында иҗат иткән. Үлеме якынча 30 нчы еллар азагына — 40 нчы еллар башына карый. Әсәрнең төзелеше. Поэма баштагы өч юлы үзара рифмалашкан, Әсәр ничек дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклардан гыйбарәт. Строфаларның схемасы —аааб, вввб, гггб ... рәвешендә. Һәр строфа «имди» («инде» мәгънәсенә якын) сүзенә төгәлләнә. Аның һәр дүртьюллык ахырында кабат­ланып килүе строфаларның үзара бәйләнешен тәэмин итә, әсәрне укуда һәм кабул итүдә билгеле бер ритмик дулкын тудыра.

Һәр юл, нигездә, 12шәр, ә һәр строфа 48 иҗектән тора. Әсәрдәге дүртьюллыклар саны меңнән артып китә.

Поэма керештән (анда Алла, Мөхәммәд пәйгамбәр, беренче хәлифләр мактала), төп өлеш һәм бетемнән («Хатимә»дән) тора.

Әсәрнең төп өлеше 18 «фасыл»дан, ягъни бүлектән тора. Аларның һәммәсе исемләнгән: I — Йосыфның төше; II — Йосыф коесының сыйфатлары; V — Зөләйха турында хикәят; XVIII — Йосыфның вафаты.

Эчтәлеге. Кәнган дигән илдә 12 углы белән Ягъкуб пәйгамбәр яши. Йосыф — аның унберенче һәм иң яраткан баласы. Моңа Йосыфның агалары бик көнләшә. Алар аны, сәхрәгә алып чыгып, коега салалар һәм бераздан Мисыр сәүдәгәре Малик ибне Дәгыйр дигән кешегә юк кына бәягә сатып җибәрәләр.

Йосыф кол хәлендә Мисырда яши башлый. Аның матур­лыгы кешеләрне таң калдыра.

Бишенче бүлектә әсәргә Зөләйха килеп керә. Ул — Мәгъриб патшасы Тәймусның гүзәл кызы. Төшендә Йосыфка гашыйк була. Егетне Мисыр хөкемдары дип белеп, аңа кияүгә бара. Чынлыкта исә кызның «ире» башка кеше булып чыга.

Бераздан Зөләйха Малик ибне Дәгыйрдән Йосыфны сатып ала. Аңа мәхәббәтен белдерә. Әмма егет сабыр итәргә куша. Йосыф нахак бәла аркасында зинданга эләгә.

Шактый вакыт үткәч, зирәклеге аркасында Йосыф төр­мәдән азат ителә. Мисыр хөкемдары була. Гаделлек белән идарә итә. Зөләйхага өйләнә. 12 уллары була. Йосыф агаларының гөнаһларын кичерә. Ягъкуб үзенең бөтен гаиләсе белән Мисыр­га күчеп килә. 70 елга сузылган аерылышу газабыннан соң ата белән угыл очраша.

Әсәр төп каһарманнарның (геройларның) үлеме белән төгәл­ләнә.

Кыйссаи Йосыф» төзелеше, жанр табигате белән лиро-эпик характердагы поэмаларны, романнарны хәтерләтә. Аны икенче төрле био­график әсәр дип тә атарга мөмкин. Чөнки анда әсәрнең башыннан ахырына кадәр Йосыф язмышы гәүдәләнә.

Вакыйга балигълык яшенә якынаеп килүче Йосыфның төш күрүе белән башланып китә. Бу төш әтисе янында бәхетле, имин тормыш кичерүче үсмернең гомер юлын бөтенләй икенче якка борып җибәрә. Язмыш төп геройны төрлечә сыный. Төрле шартларга куелу Йосыфның ниндилеген, асылын ныграк кү­рергә, аңларга ярдәм итә.

Кол Гали Йосыф мисалында идеал кеше образын тудырырга омтыла. Бу максатка ирешүдә төп каһарманның мәгълүм пәй­гамбәр булуы да авторга иҗади мөмкинлек тудыра. Пәйгамбәр кем ул? Иң беренче чиратта, ул — алдан күрүче, тирән фикер­ләүче, башкаларга юл күрсәтүче үрнәк кеше; матур сыйфатлар­га, эш-гамәлләргә ия булган мөхтәрәм инсан (хөрмәтле зат). Йосыф та әсәрдә нәкъ әнә шул рәвештә тасвирлана. Алланың берлегенә һәм барлыгына, ислам диненең хаклыгына ышану— аның төп сыйфаты. Автор өчен Алла, илаһият — көч-кодрәт, гаделлек, шәфкать иясе.

Йосыфтагы хәлиткеч сыйфатларның берсе — тугрылык. Ул — Аллага, намусына, атасына һәм әйткән сүзенә тугрылыклы.

Сабырлык — төп геройның табигатен, һәр эш-гамәлен бизи торган янә бер күркәм сыйфат. Автор сабырлыкны кешеләрнең инсанлыгын (кешелеклелеген) сынаучы бер биз­мән (үлчәм) рәвешендә дә карый. Ни өчен, мәсәлән, Зөләйха мәхәббәттә дәвамлы газапларга дучар була? Чөнки ул, Йосыф киңәшен тотмыйча, сабырсызлык кыла. Бары тик михнәтләр кичерү генә аңа үз хаталарын аңларга, алардан котылырга ярдәм итә.

Автор фикеренчә, идеаль кешенең тышкы кыяфәте эчке дөньясы белән туры килергә тиеш. Ягъни ике арада ярашу, гармония булу шарт. Шуңа күрә ул Йосыфның искиткеч гүзәл, нурлы булуына басым ясый. Төп геройның матурлыгы — эчке, илаһи гүзәллекнең тышкы гәүдәләнеше ул.

Кыскасы, Йосыф образында авторның кеше турында күзал­лаулары, уй-кичерешләре шактый тулы гәүдәләнеш таба. Кеше идеалына мөнәсәбәттә Кол Гали күп төрле мөһим мәсьәләләрне яктырта. Инде аларның кайберләре (кеше һәм Алла, тугры­лык, ата һәм бала һ. б.) хакында сүз булды. Хәзер исә шул идея-проблемаларның янә бер-икесен атап китик.

Гомумтөрки әдәбияттагы «Котадгу бел ек» һәм кайбер баш­ка ядкярләрдә үзәк мәсьәләләрнең берсе булган хөкемдар проб­лемасы Кол Гали әсәрендә дә гәүдәләнеш тапкан. Ул Йосыф образы белән тыгыз бәйләнештә, дөресрәге, аның эш-гамәле аркылы яктыртыла.

Поэманың төп каһарманы, әкият-дастаннардагы кебек, төр­ле кыенлыклар, сынаулар аша зирәклеге, алдан күрүчәнлеге ярдәмендә хакимияткә (властька) килә. Кол Гали фикеренчә, ил белән Йосыф кебек һәрьяктан камил затлар идарә итәргә тиеш.

Автор кешеләрне табигатьнең һәм яшәешнең зур байлыгы дип саный. Йосыф кебек затларны һәм, гомумән, кешеләрне рәнҗетергә ярамый. Һәр кеше, кем генә булмасын (хәтта Ягъ­куб кебек пәйгамбәр булса да), үз гамәле өчен үзе җавап бирә, игелек — игелек булып, яманлык яманлык рәвешендә, иртә­ме-соңмы, барыбер кабат үзеңә кайта.

Кол Гали фикеренчә, бәхетле тормышның нигезе — бердәм­лектә, татулыкта, иминлектә һәм кешелекле мөнәсәбәттә. Йосыф, Зөләйха белән гаилә корып, балалар үстерә, туганнары белән уртак тел таба, әтисе белән кавышса, илдә гадел тәртип­ләр урнаштыра. Әсәр, гәрчә ул төп каһарманнарның үлеме белән төгәлләнсә дә, оптимистик, тормышчан рухлы. Йосыф үлеме табигый күренеш буларак кабул ителә. Чөнки бу каһар­ман үзенә бирелгән гомерне намус белән, кешеләргә файдалы, игелекле итеп үткәргән. Шуңа күрә ул халык хәтерендә мәң­гелеккә уелган.

Әсәрдә авторның уй-ниятләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүдә, төп каһарманнан кала, Зөләйха да зур урын тота. Аларның әдәби бирелешендә билгеле бер охшашлык та бар. Зөләйха да, Йосыф кебек, искиткеч гүзәл. «Тулган айдай балкыр иде аның йөзе» сурәтен автор ал арның һәр икесенә карата да куллана. Зөләйха да — әтисенең яраткан баласы. Ул да төш күрә. Бу төш һәм Йосыфның, һәм Зөләйханың гомер юлларын икенче якка борып җибәрә: аталарыннан аера, кайгы-шатлыкларга ду­чар итә. Әмма Йосыф акыл, сабырлык белән эш йөртә. Зөләйха исә — хис-тойгы кешесе.

Кол Гали каһарманнарны тасвирлаганда әкият-дастаннарга, борынгы төрки әдәбиятка хас булган гадәттән тыш арттыру, сыйфат-күренешләрне иң югары ноктага күтәреп сурәтләү ысу­лын яратып куллана. Әсәрдә сыйфатны сан аша тасвирлау, саннар символикасыннан файдалану ёш очрый. Төп каһарман 72 тел белә, аның көче «40 ирнең» куәтеннән артык. Ата белән угыл 70 ел аерым торалар һ. б.

«Кыйссаи Йосыф»та төш күрү һәм аларны юрау гаять күп. Мифологик ышанулар нигезендә төш киләчәкне, язмышны ал­дан күрү чарасы итеп каралган. Автор төш күрүне әдәби чара буларак та файдаланган. Йосыфның төш күрүе, юравы, мәсә­лән, аның алдан күрүчәнлеген, зирәклеген ачуга ярдәм итә.

Романтик рухлы «Кыйссаи Йосыф» үзенең табигате белән чынбарлык һәм хыялый күренешләрнең кушылмасын — син­тезын хәтерләтә. Күп кенә борынгы ядкярләрдәге кебек, Кол Гали әсәрендә дә хайваннарның телгә килү алымы кулла­нылган.

Автор капма-каршы кую, ягъни антитеза ысулына да еш мөрәҗәгать итә. Ул киң планда да, аерым строфа, шигырь юлы кысаларында да башкарыла.

«Кыйссаи Йосыф»та да, рун язмаларында һәм «Котадгу белек»тәге кебек, кеше җанын кошка охшату бар. Ягъкубның үлеме болай тасвирлана: Изге тәннән аерылды газиз җаны,— Кошка охшап, оҗмах таба очар имди.

Кыскасы, Кол Гали поэмасы — үзенең идея-проблема-тикасы, поэтикасы һәм тел-сурәтләү чаралары белән гаять кызыклы һәм тормышчан әсәр.

Кол Гали үз әсәренең кыйммәтен үзе дә яхшы аңлый. «Кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклесе, ялыкмыйча тың татлысы», - ди ул Йосыф сюжеты хакында. Әсәр халыкта әкият-дастаннар рәвешендә яшәгән, мәктәп- мәдрәсәләрдә уку әсбабы буларак та өйрәнелгән. Аның күп төрле нөсхәләре, вариантлары барлыкка килгән. Махсус көй­ләргә укылуы, җырлануы да мәгълүм. Китапның халкыбызда тугрылык, сабырлык, әдәплелек, оптимизм кебек күркәм сый­фатлар тәрбияләүдә дә әһәмияте зур.

Кол Гали поэмасының шифалы тәэсирен без Котб, Мөхәм­мәдьяр кебек Урта гасыр каләм әһелләрендә, Кандалый, Тукай һәм Дәрдемәнд кебек соңгы чор әдипләрендә дә күзәтә алабыз. Мәсәлән, Г. Кандалый берничә әсәрен «Кыйссаи Йосыф» стро­фалары үрнәгендә иҗат итә. Кол Гали поэмасының төп каһар­маннары — аның өчен үрнәк, өлге.

Татар язма телен үстерүдә һәм баетуда да «Кыйссаи Йосыф» әсәренең әһәмияте зур булу бәхәссез.

Кол Гали поэмасына мөнәсәбәттә театр, музыка, рәсем сән­гате әсәрләре дә туды һәм туа тора (Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе, Бакый Урманче рәсемнәре һ. б.). Казан шәһә­ренең бер урамы Кол Гали исемен йөртә.

«Кыйссаи Йосыф» төрек, үзбәк, башкорт, казакъ һәм башка төрки әдәбиятларга да билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясаган.