Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.

Танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми (Кави Һибәт улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Горький өлкәсенең) Петрякс районы Красный Остров (хәзерге исеме — Кызыл Октябрь) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кавига ике яшь чагында аның әтисе, нужадан качып, бөтен гаиләсе белән читкә чыгып китә. Идел буе, Кырым, Урал шәһәрләрендә, Алтай далаларында сезонлы эшче сыйфатында алты-җиде ел каң-гырап йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1910 елда Актүбә шәһәрендә төпләнеп кала. Кави шунда алты класслы рус-татар мәктәбендә укый. Җәйге айларда, гаиләгә матди яктан булышу өчен, казакъ байларына көтү көтә һәм башка шундый яллы эшләрдә йөри. Мәктәп елларында Кави бик тырышып рус әдәбиятын ейрәнә, Тукай әсәрләрен яратып укый. Шулар тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлап, 1912 елда «Көз» исемле беренче шигырен яза һәм рус шагыйре Кольцовның «Лес» («Урман») дигән шигырен татарчага тәрҗемә итә.

1917 елның башында бер-бер артлы әтисе һәм әнисе вафат булгач, әле уналты яше дә тулмаган Кави ике энесен һәм сеңлесен ияртеп туган авылына кайта. Бөек Октябрь революциясен ул шунда каршы ала, аннары, озак та үтми, Казанга юл тотып, бер ел чамасы төрле эшләрдә эшләп көн күрә.

1918 елны «Эшче» газетасында берничә шигыре басылган Кави, белем дәрәҗәсен күтәрү теләге белән, 1919 елның башында Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендәге педагогия курсларына укырга керә. Шул ук елның августында аны Коммунистлар партиясе сафына кабул итәләр, ә ноябрь яенда ул үзе теләп Кызыл Армиягә языла һәм Беренче атлы армия составында Украинадагы ак бандаларга һәм чит ил интервентларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Гражданнар сугышы тәмамлангач, Киев шәһәрендә хәрби хуҗалык курсларында, соңыннан Мәскәүдәге Югары хәрби-педагогия институтында укый. 1922 елда укуын тәмамлап Казанга кайта һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә политик фәннәр буенча укытучы итеп билгеләнә, ә 1927 елдан башлап шул мәктәпнең комиссары булып эшли. Бер үк вакытта ул 1926—1933 елларда Казан хәрби гарнизонының матбугат органы «Кызылармеец» газетасында җаваплы редактор вазифаларын башкара.

Егерменче елларда К . Нәҗми зур активлык белән әдәби иҗат эшенә керешә. Дөрес, беренче чор әсәрләрендә, бигрәк тә поэзиясендә, ул төрле формалистик алымнар — футуризм, имажинизм концепцияләре белән дә мавыгып ала. Ләкин әдип бу мавыгулардан тиз котыла. «Чыныгу» (1923), «Иң соңгысы» (1924), «Шобага» (1925), «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» (1926), «Таштугайга кайтмыйбыз!» (1928) кебек хикәяләре һәм аеруча хезмәт ияләренең революция, гражданнар сугышы аша социализмга килүен, яңа тормыш төзи башлавын реалистик картиналар һәм образлар аша сурәтләгән «Яр буенда учаклар» (1928), «Якты сукмак» (1929), «Кояшлы яңгыр» (1930) повестьлары белән ул шул чор татар совет язучыларының алдынгы сафына баса.

1932 елдан Кави Нәҗми Татарстан совет Язучылары союзын оештыру комитетына күчерелә һәм «Атака», «Совет әдәбияты» журналларының җаваплы редакторы булып эшли. Татарстан язучыларының беренче съездында (25—29 июль, 1934) ул союз идарәсе председателе итеп сайлана һәм, оешманың җитәкчесе буларак, 1934 елның августында Мәскәүдә узган Бөтенсоюз совет язучыларының беренче съездында татар матур әдәбияты турында зур доклад ясый. Съездда аны СССР Язучылар союзы идарәсенә член итеп сайлыйлар.

Бу чорда әдипнең иҗат активлыгы тагын да көчәя: күп санлы әдәби-публицистик мәкаләләре, яңа хикәяләре басылып чыга, «Булат бабай семьясы» (К. Тинчурин белән бергә, 1933), «Алма бакчасында» (1940) исемле драматик әсәрләре һәм лирик шигырьләре иҗат ителә.

Бөек Ватан сугышы елларында К . Нәҗми Татарстан радио комитетында эшли (һәм үзенең бөтен иҗат сәләтен фашизмны җиңү эшенә багышлый. Әдип совет кешеләренең тылдагы һәм фронттагы батырлыгын, ватандарлык хисләрен әдәби образларда чагылдырган «Хәят апа» (1941), «Сагыну хаты» И 942), «Снайпер Мәрдән» (1943), «Фәридә» (1943—Л 944) кебек поэмаларын һәм күп санлы патриотик шигырьләрен яза. Аның бу еллардагы публицистик мәкаләләре һәм очерклары да, сугышчан партиялелек рухы белән сугарылган булып, совет кешеләрендә патриотизм хисе тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйныйлар.

Сугыштан соң, 1948 елда, Кави Нәҗми үзенең озак һәм күп көч салып эшләгән төп әсәрен — «Язгы җилләр» исемле тарихи-революцион романын тәмамлый. «Язгы җилләр» — зур тарихи вакыйгаләрне эченә алган күп геройлы һәм күп планлы әсәр. Әдип анда татар халкының бөек революцион үзгәрешләр чорындагы тарихи юлын, татар эшчеләренең сыйнфый аңы уянуын Һәм башка халыкларның пролетариаты белән бергә самодержавиегә каршы революцион көрәш мәйданына аяк басуын һәм җиңүгә ирешүен җанлы итеп тасвирлый. Сәнгатьчә яңгырашы һәм идея эчтәлеге белән интернациональ рухлы, образлары һәм сурәтләү чаралары белән милли үзенчәлекле бу роман, 1949 елда китап булып басылып чыгу белән, укучылар арасында киң популярлык казана һәм, тиз арада рус теленә тәрҗемә ителеп, автор иҗатының гына түгел, гомумән шул чор татар совет прозасының күренекле әсәрләреннән берсе буларак, 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Роман украин, казакъ, эстон, чуваш, мари, әзәрбайҗан, болгар, словак, чех, немец, уйгур һ. б. телләргә дә тәрҗемә ителә.

Кави Нәҗминең әдәби мирасы бай һәм күпкырлы. Ул татар совет балалар әдәбиятын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Нәниләр һәм мәктәп яшендәге балаларга адреслап ул ике дистәгә якын шигъри китап яза («Күңелле көннәр», «Сабан туе», «Ун бәпкә», «Китап фабрикасында», «Таныш машина», «Яңа йортта», «Казанга кайту», «Бәхетчеләр илендә» һ. б.).

К . Нәҗми тәрҗемәсендә татар телендә А. Блокның «Двенадцать» («Уникәү», Казан, 1920) поэмасы, И. Уткинның шигъри җыентыгы («Шигырьләр», Казан, 1928), С. Маршакның балалар өчен язган күп кенә әсәрләре («Мистер Твистер», 1934; «Фронт почтасы», 1946 һ. б.) һәм башка рус классик һәм совет шагыйрьләренең аерым/игигйрьләре басылып чыга.

К . Нәҗми — гомере буе язучылык1 хезмәтен иҗтимагый-политик һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип. Ул өч тапкыр (1947, 1951 һәм 1955 елларда) Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайлана, КПССның өлкә комитеты пленумы члены була, 1951—1957 елларда Тынычлык яклаучыларның Татарстан республика комитеты председателе вазифаларын үти. Иҗтимагый эшчәнлеге һәм татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» һәм «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкли.

Кави Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

«Язгы җилләр». Романдагы вакыйгаларның төп өлеше 1905—1907 еллар­дагы Беренче рус революциясе белән 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясе арасында Казан пролетариаты алып барган революцион көрәш тарихына карый. Бу әсәрдә татар халкының революцион аңы үсүе, егерменче йөз башы җәм­гыятенең катлаулы сыйнфый каршылыклары, татар һәм рус пролетариатының патша самодержавиесенә һәм буржуазиягә итеп каршы бер сафта торып көрәшүе үзәк проблемалар алына.

Сурәтләнгән чорга хас нечкә детальләрне дә оста белеп яз­ган әдип әсәрнең сюжет сызыкларын һәм шулар ярдәмендә төп образларны революцион көрәш вакыйгалары белән тыгыз бәйли. Мостафа, Гәрәй, Нәсимә, Саимә кебек эшчеләрнең һәм эшче хатын-кызларның иң уңай сыйфатлары революцион вакыйгаларда ачыла. Зур тарихи чорны, шул чорның иҗтимагый-политик тормышын һәм революцион хәрәкәт тарихын озак еллар дәвамында игътибар белән өйрәнү язучыны илдәге төрле милләт хезмәт ияләренең туганнарча дуслыгын дөрес чагылдыруга китергән. Романда халыклар дуслыгы идеясе һәм аның дөрес чагылышы революцион хәрәкәт белән аерылгысыз бәй­ләнгән. Тормышның нәкъ үзендәгечә, революцион хәрәкәт төр­ле милләт хезмәт ияләренең үзара берләшү ноктасы һәм алар арасындагы дуслыкның җимерелмәс нигезе итеп бирелә.

Романдагы вакыйгалар 1891 елгы ачлык күренешләрен су­рәтләү белән башланып китәләр.

Тигәнәле исемле караңгы татар авылында да ачлык хөкем сөрә. Авыл кырларының пейзажы ярлы игенчеләр өстенә кил­гән бу зур бәламе күрсәтеп тора. Корылык һәм ачлык күренешләре үзләренең дәһ­шәтле дөреслекләре белән тетрәтә. Ачлыктан һәм җирсезлектән җәфа чиккән Мостафа гаиләсе дә, бәхет эзләп, ач үлемнән котылу өмете белән, шәһәргә кү­чеп китә. Ләкин шәһәр дә рәтле тормыш бирә алмый. Эшләп алган акча гаиләне ачлы-туклы туендырып барырга да җитми. Әгере шикелле чит ил капиталистлары мастерскойларындамы, яки үсеп килүче татар буржуазиясе кулына күчкән фабрика ардамы булсын, бер караңгыдан икенчесенә кадәр — җәфалый торган эш. Байтак ирләр утыз белән кырык арасында үләләр. Төрле газапларга чыдап картайганнарын да ач үлем генә көтә. Ә эштән куылганнарга алмашка бөлгән авыллардан меңнәрчә ачлар килеп тора. Кая карама — ярлылык, авыр тормыш; кайгы-хәсрәт. Бары тик «бистә өстендә ыңгырашып, сыкрап улаучы гудокларның гына бу хәлгә исләре китми. Алар берәүне дә кызганмыйлар, берәүнең дә күз яшенә ышанмыйлар. Алар, фәкать меңнәрчә кешеләрнең беләк көченнән, маңгай, тирен­ нән тупланган табышны ишәйтү турында гына кайгырткан ке­ бек, арта баручы комсызлык белән үкерәләр.

Мостафаның шәһәрдә яшәгәндәге беренче еллары «барына шөкер ит, югына сабыр ит», «иелгән башны кылыч кисмәс», «язмыштан узмыш юк» кебек «законнар» белән билгеләнгән әле. Шушы юлдан аз гына тайпылулардан да курка ул. Аның тормышы да әле бер эздән ага: иртән алтыда — мастерской, кичке тугызда — фатир, получка көннәрендә — трактир. Аның ат-сыер алу исәбе белән, бераз акча хәстәрләп, авылга кайту турындагы хыялларын да чынбарлык җимереп ташлый. Мостафа әле бу тормыштан чыгу юлын эзләүдән һәм уйланулар­дан да ерак тора.

Ләкин аның аңында инде иске тормышны җимерергә кирәк­леге турындагы яңа уйлар өчен җирлек хәзерләнеп килә. За­бастовка вакытында большевикларның сөйләгән сүзләре Мос­тафада капиталистик дөньяга каршы ачу утын тагын да ныг­рак кабызып җибәрәләр. Кол булып үлүгә караганда, азатлык: өчен көрәшеп үлү мең тапкыр яхшырак, дип уйлый башлый Мостафа.

Язучы Мостафаның революцион көрәш юлына басуын нәкъ шул-рәвештә ачып бирә. Ул Мостафа характерының үзгәрүен ышандыргыч күренешләрдә тасвирлый. Башта сыйнфый көрәш­кә шикләнеп кенә караган, аннан бер читтә калырга тырыш­тан Мостафа, Андрей Петрович, Алексей Халявин, Хәсән Айвазов кебек большевиклар йогынтысында, революцион көрәшкә көннән-көн ныграк якынлаша. Рус эшчеләре арасында ул үзе­нең сыйныфташ туганнарын таба, татар эшчеләренә дә, рус һәм башка милләт эшчеләре белән бер сафта торып, капита­лизмга каршы көрәшкә күтәрелергә кирәклеген аңлый. Чын­барлык үзе аны табигый рәвештә шушы бердәнбер юлга — революцион көрәш, юлыма китерә. Мостафа инде, күпмегә төшсә дә, шушы юлдан аерылмаячак...

Романда Мостафаның улы Гәрәй образының характеры формалашуга зур урын бирелгән. Тормыш үзе аны кечкенәдән үк революцион көрәшкә китерә. Наборщик Шакирдан татар­ча, дусы Гриша Соколовтан русча укырга өйрәнгәч, ул татар большевиклары газетасы «Урал» белән, рус телендә басылган листовкалар белән таныша башлый.

«Язгы җилләр»дә Алексей Халявип һәм Хәсән Айвазов ке­бек революционер образлары да шактый оста күрсәтелә. Алар — массаларны социалистик революциягә алып килүче больше­виклар партиясе вәкилләре, киң күңелле, сыйныфташ дуслары­ на һәрвакыт чын күңелдән ярдәмгә килергә әзер кешеләр.

Язучы үзенең әсәрендә пролетариат хатын-кызлары образ­ларын да сурәтли. Шулардай, мәсәлән, Нәсимә, Саимә, Ксения, Серафима, Раушанә — тормыш тәҗрибәләре ягыннан да, ха­рактерлары белән дә төрле типтагы кешеләр. Ләкин аларны азатлык өчен көрәш бергә туплый. Алар — ирләренең, туган­нарының һәм якыннарының авыр көрәшләрендә турылыклы ярдәмчеләр. Үзләре дә актив көрәшчеләр. Бу образлар зур художестволылык белән, үзендә массачыл күренешкә әверелү потенциясе булган көчләрнең вәкилләре буларак сурәтләнделәр.

Бигрәк тә Нәсимә образы характерлы. Нәсимә, шәригать, һәм ислам «законнарыннан» да, төрле гайбәтләрдән дә курык­мыйча, үзенең тормышын подпольеда көрәшүче большевик Хә­сән Айвазов белән бәйли. Билгеле, яраткан иренең һәрвакыт полициядән яшеренеп йөрүләре дә, тыныч гаилә тормышының, булмавы да Нәсимә өчен бик авыр. Ләкин аның Хәсәнгә бул­ган иң якты, иң җылы тойгыларына бернәрсә дә кер кундыра алмый.

Нәсимәнең Хәсәнгә булган мәхәббәте аның революцион кө­рәш юлына басуында да гаять әһәмиятле урын тота. Револю­ционерлар белән аралашып, Нәсимә, үзенең абыйсы Мостафа белән бергә, азатлык өчен авыр көрәш алып баручылар сафына баса. Татар кызы, тарихта беренче мәртәбә, революцион көрәш­кә катнашып кына, үзен кеше итеп сизә.

Роман авторы Октябрь алдындагы Казан тормышының бик күп якларын сурәтли. Ул төрле социаль катлауларның револю­ция алды елларындагы тормышын бирә. Романда революцио­нерларның, гади эшчеләрнең, ярлы крестьяннарның тормышы һәм көрәше чагыла, татар буржуазиясенең пычрак йөзе фаш ителә, кискен сатирик сурәтләү чаралары белән динчеләр, фаб­рикантлар һәм аларның балалары күрсәтелә.

Әсәрдә сурәтләнгән буржуазия вәкилләре арасында бигрәк тә Юныс бай образы нык эшләнгән. Эре сәүдәгәр һәм фабри­кант Юныс Вәлишин үзенең байлыгын үстерү юлында бернин­ди пычраклыклар алдында да тукталып калмый. Ул эшчеләр­нең каршылыгын сындыру өчен төрле чаралар куллана, поли­циядән, провокаторлардан, буржуаз милләтчеләрдән файдала­на. Вәлишин, милләт турында кайгырткан булып, милләт бер­леге, культура турында акыл сатарга ярата, үзен либерал итеп күрсәтергә тырыша. Болар бары да аның кешелексезлеге, намуссызлыгы белән бик тигез аралашалар.