
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
Фатих Кәрим – татар поэзиясенең үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәргән, милләтебезнең, аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырган әнә шундый гүзәл затларның берсе. Шагыйрьләр арасында Ф . Кәрим башкаларга караганда да Дим елгасын күбрәк яраткан булса кирәк. Шигъри Дим буеның гүзәл табигате халкыбыз җырларында да мактала:
Димдә тудым, Димдә үстем,
Җиләк җыйдым тугайда…..
Бу җырны Ф . Кәрим дә яратып җырлагандыр.в Бу җыр, әйтерсең, аның үзе турында. Ул, җырда әйтелгәнчә, Дим буендагы Ает авылында туган, тугайларында җиләк җыйган, балык тоткан. Язын Димнең ярларына сыеша алмый котырынып, ташып, яр буйларындагы күлләр белән тоташып киң болыннарны су басуы, су кайтканнан соң тугайларда үлән күпереп үсүе, соңрак шомырт-карлыганнарның чәчкәгә күмелеп утыруы шагыйрьнең күз алдыннан үтә.
Дим буенда хәзер шаулый ташкын
Ярларына кире кайткандыр.
Балалыгым үткән болыннарда
Инде шомырт чәчкә аткандыр.
Яшел хәтфәдәй искиткеч киң тугайлар, хуш ис аңкытып торган гөлчәчәкләр, яр буендагы түгәрәк күлләр булган Дим буе шагыйрь күңеленә гаҗәп бер матурлык, нәфислек бирә һәм аның күңелендә ягымлы шигырьләр тудыра.
Ф . Кәрим заманы өчен дини, укымышлы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдыра. Күп вакыт дөнъя гизеп йөри. Дингә ихлас ышана. Шул темага шигырьләр, поэмалар яза. Үзе гаҗәп дәрәҗәдә ачык һәм киң күңелле була. Яшәп килгән тәртипләрне яратмый, байлыкка кызмый, ярлылыкны да хуп күрми. Ул заманының алдынгы кешесе булып танылган, фәлсәфи фикер йөртергә яраткан. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә. Олы ир туганнары үсә төшү белән кул арасына керә башлаганнар. Берсе кыш укып, җәй буена читтә эшләп кайта, өченчесе байга малайлыкка яллана, аннан соң кара эшче була һәм шунда үпкә чире эләктерә. Ә әтиләре шуннан соң үз эченә бикләнә, бөтен эше мәчеткә барып кайтудан узмый.
Төрек-Балкан сугышы башлангач, мулла бераз үзгәргәндәй була. Яңа тормышны ялганламый, якламый. Революциядән соң өч ел яшәгәч, тома сукыраеп, муллалыктан баш тартмыйча, 1918нче елны тыныч кына дөнья куя.
Әниләре Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. Бөтен өй мәшәкатьләре, йорт эшләре аның җилкәсенә төшкән. Еш чирләгән. Шуңа карамастан, һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Балалары да аның моңлы тавышын тыңларга яратканнар.
Ф . Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе бу хакта болай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…»
Ф . Кәримнең әдәбият белән ныклап кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата- елата , аннан « Сак –Сок бәетен» укыта.
Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф . Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә.
Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортостанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге йортына урнаштырырга өлгерә. Ф . Кәрим монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) .
«Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә.
1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.
Ләкин 1938 нче елда Ф . Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.
1939 нчы елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип кычкыра. Ф . Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып тыңлый…
Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.
… Ә мин калам тынчу таш төрмәдә
Тимер рәшәткәгә баш иям.
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем
Сагынудан сине, Кадриям!…
Бөтен тормыш – көн-төн сыкрап эшләү,
Кәгазь дә юк монда, каләм дә.
Килеп житми анаң, балаларың,
Сагынып язган кайнар сәламнәр.
Сөекле хатыны Кадрия гаделлек эзләп, бер шәһәрдән икенчесенә чаба, иренең гаепсез булуын исбат итү өчен көрәшә. Язучы К. Нәҗми, генерал Я. Чанышев һ.б., шагыйрьне азат итүләрен сорап, югары хөкем һәм тикшерү органнарына хатлар юллыйлар. Сугыш башлангач, Ф . Кәрим үзе дә, фронтка җибәрүләрен сорап, гаризалар яза. Ниһаять, 3 елдан артык вакыт үткәч, 1941 нче елда Ф .Кәримне Казанга кайтарып, яңадан хөкем ясыйлар, һәм 3 нче декабрьдә азат итәләр.
Үзенең төрмәдә какшаган сәламәтлеген ныгытып та өлгерә алмый, берничә атнадан үзе теләп фронтка китә. Ул башта гади солдат булып йөри, аннары хәрби инженерлык училищесын тәмамлый. Укудан соң аны Көнчыгыш Пруссиядә барган сугыш операцияләрендә катнашырга взвод командиры итеп билгелиләр. Антына тугрылыклы булып, «Ватаным өчен» дип, дошманга каршы сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәтә. Сугыш дәвамында 2 тапкыр яралана, ләкин алгы сафтан китми, яңадан сугышка омтыла, дәваланып, тагын көрәшен дәвам итә.
Төн. Окоп. Сугыш азга булса да, тынып калган. Күпне күргән соры шинель кигән солдат автоматын янына куеп, окоп почмагына утырган. Йөзендә уйчанлык һәм тирән сагыну. Кәгазь кисәкләрен үзе теккән куен дәфтәрен тезенә куйган да нидер яза. Вак яңгыр сибәләүче көзге җил дә, авыр сугыштан соң күз-керфекләренә эленгән арыганлык та аны туктата алмый. Ул ут эчендә дә, төннәрен йокламыйча, армый-талмый иҗат итә.
Сугыш елларында Ф . Кәрим 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 чәчмә әсәр, 5 пәрдәле драма, җырлар иҗат итеп калдыра. « Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьлары проза әсәрләре арасында аеруча әһәмиятле урынны алып тора. Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.
Ф . Кәримнең кызы Адага язган хаты:
“Кызчыгым, Ада, кадерлем!
Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм сеңелең Ләйләгә сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле. Син, Адочка, бар кйчеңне җыеп, яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның – Туган илебезне саклаучыларның балалары «отлично»га һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларыңның киңәшләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә.
Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.
Бик каты кочаклап үбеп калам. Әтиең Фатих.”
Бу хат шагыйрьнең нечкә хисле икәнлегенә дәлил. Ул баларын соңгы тапкыр сугышка китәр алдыннан күрә. Шул көннәрдә сабыйлар соңгы тапкыр ата иркәләвен татыйлар. Ләкин аңа балаларын яңадан күрергә насыйп булмый. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, 1945 нче елның 19 нчы февралендә командованиенең әһәмиятле боерыгын үтәгәндә Кйнчыгыш Пруссиядә һәлак була.
Шулай үлде Ватан улы
Сугыш барган кырларда;
Бик биеккэ, зәңгәр күккә
Күтәрербез җырларда.
Ф . Кәримгә сугыш дәвамында хәрби батырлыгы өчен күп тапкырлар рәхмәт белдерелә. Кызыл йолдыз ордены, берничә медаль белән бүләкләнә. Соңгы батырлыгы өчен аңа, үлгәннән соң, икенче орден – «Беренче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бирелә.
Ф . Кәримнең кабере ерак җирдә, Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Туганнар каберлегенә күмелә, монументта мәңгелэштерелә.
Туган ил, азат аналар, бәхетле балалар өчен җаннарын кызганмый көрәшкән солдатның батырлыклар, сөйгәннәренә булган олы мәхәббәте сугыш вакытында язылган яңадан-яңа әсәрләрендә чагыла. Күп шигырьләрендә туган якларын, Дим буйларын, Идел буйларын өзелеп сагынуы турында сөйли. Моңаю, туган якны, сөекле иптәшен сагыну белән бергә сабырлыкка өнди.
Ф . Кәрим балалар өчен дә төрле жанрдагы әсәрләр – шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган. «Гармунчы аю белән җырчы маймыл», «Пионерка Гөлчәчәккә хат», «Үлем уены», «Гөлсем» һ.б. – балалар әдәбиятының гүзәл үрнәкләре.
Ф . Кәримнең шигырьләренә композиторларыбыз көйләр дә язган. «Яз җитә», «Күбәләк», «Кемгә сөйлим серләремне», «Кайтыр әткәң», «Кала яшьлек», «Син еракта», «Аның дәфтәреннән» - шундыйлардан.
Татар шагыйре Гали Хуҗиевның Ф .Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле поэмасында әйтелгәнчә:
Син үлмәдең, дустым!
Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең.
Синең гомерең – илең өчен яну,
Ә җырларың – гомер чәчәгең.
Безнең йөрәктәге ялкынлану
Бу синең дә җирдә яшәвең.
Ф. Кәрим әсәрен «Разведчик язмалары» дип атаса да, ул — гади язмалардан гына гыйбарәт түгел, бәлки чын мәгънәсендә әдәби әсәр. Вакыйгалар авторның үз кичергәннәренә нигезләнә. Сюжет җепләре разведчикларның бик әһәмиятле бурычны үтәүләре тирәсенә туплана. Алар икәү: Акморат исемле төрекмән егете һәм хикәяләүче — Дим буенда туып үскән татар вәкиле. «Мин» Акморатка зур хөрмәт белән карый. Егетләрнең батырлыгын тасвирлау игътибар үзәгендә торса да, автор илебез кешеләренең ватанпәрвәрлеген күрсәтүне, фашистларның ерткычлыгын ачып бирүне дә үзенең бурычы итеп саный.
«Разведчик язмаларынгы вакыйгалар дошман тылында хәрәкәтт итүче ике разведчик күргән хәлләр белән чикләнә. Әмма автор өчен разведканың ничек барышы түгел, бәлки әсәрнең тви проблемасын — фашизм, варварлык, ерткычлыкны һәм чын кешелеклелекие ачу өчен кирәк булган күренешләр һәм эпизодлар әһәмиятле. Разведчиклар, үз җаннарын үлем куркынычы астына куеп, яшь баланы фашистлардан коткарып калалар. Аларның, бу изге батырлыгы повестьның гомуми эчтәлеге белән символик мәгънә ала: яшь җан иясе коткарып калына. Совет солдатының гуманистик күңеле социалистик җәмгыятебезнең бөек гуманистик сыйфаты буларак гәүдәләнә.