Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.

(1906—1944)

20—30 нчы еллар иҗаты (1919—1941).

Башлангыч дәвер иҗаты үзе ике чорны берләштерә: 1919—1932 елларны үз эченә алган эзләнү чоры һәм 1932— 1941 еллардагы сугыш алды еллары иҗаты.

— Җәлилнең 20 нче еллар башында язылган шигырьләре иҗади тәҗрибәнең җитмәве, мода артыннан куу, сәнгатьчә алымнарның ярлылыгы, стиль чуарлыгы белән характерлана;

— эзләнүләр чорында М. Җәлил көрәш һәм гражданнар сугышы ялкыныннан куәт алган революцион романтизм белән мавыга;

— Җәлилнең ирек өчен көрәшүче батыр образын үзәккә куйган, иҗтимагый тормыш белән нык бәйләнгән башлангыч чор иҗатында хезмәт һәм идея төп кыйммәтләр булып күтә­релә, батырлык культы алга сөрелә; батырларча үлү үлем­сезлек китерә, бәхет көрәшче булудан гыйбарәт дип раслана;

— яшь шагыйрь татар һәм Көнчыгыш әдәбияты тради­цияләрендә үзенә таяныч эзли, ләкин аның иҗатындагы романтика бер мизгелгә сыйган дөньяның фанилыгыннан, чикләнгәнлегеннән сызлану рухында үсми, өзлексез җиңүгә «алып барган» инкыйлаб чакыруы, шигарлары белән бәйләнә («Бәхет», «Кисәк» һ. б.);

— сагышлардан газапланган лирик герой мәхәббәт шатлы­гыннан, сөю ләззәтеннән юану, бәхет табарга омтыла («Васы­ять урынына», «Нигә бирдең җиләк», «Хатирә»);

— 20 нче елларның икенче яртысыннан М. Җәлил көрәш, Ленин, мәхәббәт темаларын яктыртуның, шәхес һәм иҗти­магый көрәш проблемасын хәл итүнең яңа юлларын эзли башлый («Сукачы угълы», «Боз ага», «Котып турында», «Ис­ке Себер җыры» һ. б.);

— эчтәлек һәм форма бердәмлеге лирик-фәлсәфи стильдән, революцион романтизмнан социалистик реализмга, хикмәтле сүз әйтү йолаларына, реалистик поэзия казанышларына йөз тоту, шартлы романтик сурәтлелектән реалистик принцип­ларга күчеш белән характерлана, фикер һәм сурәт яңачалыгы шагыйрьне татар сүз сәнгатенең алгы сафларына чыгара; сугышына чаклы иң җитлеккән, лирика һәм лиро-эпикада үлмәс әсәрләр тудырган чоры булып тора;

М. Җәлилнең 1932—1941 еллар иҗаты Бөек Ватан — шагыйрьнең дөнья барышын, җәмгыять үсешен тирән­рәк аңлый баруы, шәхес буларак камилләшүе фәлсәфи һәм эстетик үзгәрешләргә китерә. Шуңа нисбәттә идеологиягә мөнәсәбәтнең үзгәрүе фәлсәфәнең яңа төсмерләр белән баюы­на этәрә: символик образлар аркылы җәмгыятькә җитлеккән караш сизелә башлый;

— М. Җәлил иҗатында үзгәрәк, башка төсмерле роман­тизмның өстенлек алуы турында сөйләүче хисси башлангыч көчәю — эчке, рухи дөньяга, тойгы-кичерешкә игътибар арту күзгә ташлана, реализм белән романтизмның үзенчәлекле синтезы барлыкка килә;

— эчке дөньяга мөнәсәбәтнең нечкәрүе сүз-сурәт алымна­рының, бизәкләрнең баюына этәрә, шигырьләрдә халык иҗа­тына тоташкан поэтик образлар, киң мәгънәви сыйдырышлы чагыштыру, символлар арта («Безнең сөю», «Язгы юлда», «Сәрби әби», «Ана», «Гөлләрем»);

— сыйфат үзгәреше жанр төрлелегендә дә чагыла: бер-бер артлы шагыйрь рухына, эстетик идеалына якын төшенчәләргә одалар, маршлар, җырлар багышлана, М. Җәлил традицион лирик жанрлардан тыш, дүрт, сигезьюллык миниатюраларда да каләмен сынап карый («Карашларың», «Кич»);

— бу елларда М. Җәлил иҗатында мәхәббәт үзәк темалар­ның берсе буларак күтәрелә («Без аерылдык», «Сөю җыры», «Карашларың», «Күз яшьләрем кипкән инде..»», «Хат та­шучы»).

Сугыш чоры иҗаты (1941—1944):

М. Җәлилнең бу чор иҗаты шартлы ике өлешкә бүленә: 1941—1942 еллар — фронт лирикасы һәм 1942—1944 еллар­дагы тоткынлык чоры иҗаты («Моабит дәфтәрләре»).

Фронт лирикасы (1941—1942):

— Муса Җәлилнең фронт лирикасына караган шигырь­ләрендә үлем-үлемсезлек төшенчәләре яшәү һәм үлем фәлсә­фәсенең төп терәгенә әверелә;

— яшәүнең төп максаты хакыйкать белән тәңгәлләшә, ә хакыйкать туган илне дошманнардан саклау рухы һәм шуның гамәлгә ашуы белән бәйләп куела, үлемгә фәлсәфи якын килгән әдип моңа кадәр бетү, югалу мәгънәләрендә килгән үлемне мәңгелеккә илтүче чара дип кабул итә;

— Ватан азатлыгы өчен үлем-үлемсезлеккә, үлгәннән соң яшәүгә (халык азатлыгы өчен үлгәннәрне Туган ил бервакытта да онытмас, халык йөрәгендә мәңге яшәр гыйбарәсе шуңа тоташа) юл алу буларак кабул ителә, нәкъ менә шул яссылыкта үлем яшәү белән тигезләшә («Әйдә, җырым», «Чулпанга», «Хуш, акыллым»);

— сугышның беренче көннәрендә язган шигырьләрендә, бөтен совет поэзиясе кебек үк, Җәлил чакыру, өндәү, декла­мация («Дошманга каршы», «Соңгы көрәшкә», «Тупчы ан­ты») белән мавыга, чын күңелдән Туган иленә бирелгәнлеген исбатларга алына;

— чакыру-шигар рухындагы әсәрләр лирик-публицистик характердагы язмаларга («Окоптан хат») урын бирә, соңгысы авторның эчке дөньясын ачкан лирик шигырьләр («Чул­панга», «Хуш, акыллым») белән алмашына;

— Туган ил төшенчәсе туганнары, кадерле кешеләре образ­лары аша төгәлләшә («Әйдә, җырым», «Тупчы анты», «Хуш, акыллым», «Окоптан хат», «Чулпанга»). Шуңа мөнәсәбәттә үлемгә мөнәсәбәт тә үзгәрә, сагыну, шом, кайгы хисләре якын­нарыннан мәңгегә аерылышу эчтәлеге белән кушыла, бу хис­нең дәрәҗәсе мәхәббәтнең илаһи көченә бәйләнә;

— Чулпан йолдыз, таң, гөл, җил, яз, аргамак кебек роман­тик төсмерле образлар яратып кулланыла («Чулпанга», «Хуш, акыллым», «Дуска истәлек» һ. б.). Хронотоп (вакыт һәм урын) таләп иткәнчә, лексикасы үзгәрә, чор таләп иткән сүз­ләргә байый: нәфрәт, кан, ант, үч, усал эт, ут, каска, бәхет кебек образлар бу чор иҗатында ачкыч-гыйбарәләр дәрәҗә­сенә күтәреләләр.

Тоткынлык чоры иҗаты («Моабит дәфтәрләре») (1942—1944):

— тоткынлыкта язылган шигырьләрендә яшәү һәм үлемгә, хакыйкатькә мөнәсәбәт яссылыгыннан фәлсәфи ноктада автор бөтенләй башка югарылыкка күтәрелә, яңа эчтәлек белән байый: үлем коллыктан котылу чарасына әйләнә;

— Җәлил шигырьләрендә идеология хакыйкатеннән тыш, аңа буйсынмаган шәхес хакыйкате аерылып чыгарыла: «әсир кеше — дошман» лозунгы хакимият хакыйкатен, дөресрәге, Сталин уйдырмасын чагылдырса, Җәлил иҗаты үзенең, дус­ларының Ватанга бирелгәнлеген раслауга, «система фикерен» кире кагуга юнәлә, шәхес хакыйкатен «әсир кеше дошман түгел» гыйбарәсе белән бәйләп куя («Кичер, илем», «Дуска», «Ышанма»);

— Туган илгә тугрылыкны раслаган ант һәм ышаныч образлары шагыйрь шәхесе белән Туган ил арасындагы мөнә­сәбәтне ачуда төп чарага әверелә;

— Җәлил поэзиясе эчтәлек ягыннан гына түгел, форма җәһәтеннән дә яңа үрләр яулый: шигырьләрен төзүдә төп ком­позицион алымнар булган кабатлаулар, көчәйтүләр хис дәрә­җәсен арттыруга хезмәт итә («Ышанма», «Җырларым» һ. б.);

— интонация үзгәреше үлемгә тыныч мөнәсәбәт тәрбия­ләүгә юнәлтелә («Дуска»), хәтта сүз-сурәт тә шул максатта кулланыла, батырлык культы, илгә тугрылыкны раслау юга­ры стиль, пафос («Җырларым», «Чәчәкләр») аша да үткәрелә;

— иленә тугрылыкны дусларына мөрәҗәгате аша җиткерә, үзе яраткан, үзенә ышанган кешеләргә эндәшү аркылы уку­чыга күңел кичерешләрен чишә;

— ай, кояш, таң, чишмә, гөл, чәчәк, сандугач, яулык, күл­мәк кебек татар шигърияте өчен традицион символик образ­лар Муса Җәлил поэзиясендә, ачкыч сүзләр буларак кулла­нылып, яңа мәгънә төсмерләренә байый, якты хыял, якты гомер, ал таң, акбүз ат, зәңгәр томан, ак дулкыннар кебек төсне белдерүче эпитетлар лирик герой күңеленең матур­лыгын, керсезлеген ачуда терәккә әйләнә;

— «Моабит дәфтәрләре» циклында фаҗигане сурәтләүнең ике төре урын ала: беренчедән, палач балтасы астында газиз гомере өзеләчәген белгән, илендә әсирләр, ягъни дошманнар исемлегендә йөргән шагыйрьнең шәхси фаҗигасе булса, икен­чедән, югары мәдәниятле, акыллы немец халкының фашизм колына әйләнүе, кансыз дөнья җәлладына әверелү трагедия буларак кабул ителә («Алман илендә», «Катыйльгә», «Вәх­шәт», «Бүреләр», «Кол», «Хөкем алдыннан», «Таш капчык»);

— дошманга нәфрәт белән сугарылган әсәрләрдә фашистка бәя бирү һәм лирик геройга үз кичерешләрен тирәнрәк ачу максатыннан катыйль («Катыйльгә»), шакшы куллар, канга туймас Гитлер, фашист этләре («Дошманга каршы»), кызыл күзле, юеш танаулы җәллад («Хөкем алдыннан»), зур борын­лы, ямьсез бакыр күзле («Вәхшәт») кебек кимсетү, тиргәү сүзләре, эпитетлар өстенлек ала;

— мәхәббәт газаплардан җәфа чиккән лирик геройның төрмә авырлыкларыннан, җанын телгәләгән кичерешләреннән юану чарасына әйләнә, юмористик әсәрләр иҗат ителә («Күл­мәк», «Сөю», «Хыял», «Дару», «Хәдичә», «Томаулы гыйшык», «Гашыйк һәм сыер» һ. б.). Ышанма. Темасы: тоткын фаҗигасе.

Эчтәлеге: лирик геройның хаксыз рәнҗетелүгә бәйле әрнү хисе.

Шартлы укучы белән язучы диалогына корылган «Ышан­ма» шигыре «система» белән шәхес хакыйкатен аерып куя. «Ул егылган арып», «Алмаштырган илен», «Муса инде үлгән» гыйбарәләре үзе турында әйтелергә мөмкин булган (ул үз илен яхшы белә) карашларның чагылышы булса, шәхес үз хакый­катен, дөреслекне «син ышанма» эндәш сүзе белән белдерә, яла фикерләрнең хаксыз һәм ашыгыч булуын раслый, ягъни, ялганны кире кагып, хакыйкатьне дәлилли бара: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. «Син ышанма» кебек риторик эндәшне кабатлап, югары интонация аша ярсып-ярсып үзенең тугрылыгын, намусы­ның пакьлеген, керсезлеген исбатлый. Лирик геройның төр­мә авырлыкларыннан җәфалануы вакыйгалы эчтәлекне хасил итсә, мәгънәви-хисси эчтәлекне үз исеменә тап төшүдән курку тойгысы ачып бирә. Шуңа да лирик герой үзенең Туган иле­нә, хатынына тугрылыгы, соңгы канынача көрәшәчәге, ягъни үз хакыйкате турында сөйли, үзенә ышанмаулары өчен бор­чыла, хаксызлыкны батырлык эшләве — бирешмәве белән җиңәргә омтыла, җиңеп үлгән үлем — үлем түгел дип юана, шуннан көч, дәрт ала.