Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.

Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар:

— 1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүе совет халкы өчен зур сынауга әйләнә;

— ил сугышчан лагерьга әверелә, халык хуҗалыгы фронт өчен эшли башлый; «Ватан өчен!», «Җиңү өчен!» лозунглары­на сәяси, иҗтимагый, мәдәни тормыш буйсындырыла;

— фронт һәм тыл бердәмлеге җиңүнең хәлиткеч фактор­ларыннан берсе була;

— Татарстаннан 560 мең кеше сугышка алына; 200 дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (М. Җәлил, П. Гаврилов, М. Девятаев, М. Сыртланова, Г. Гафия-туллин һ. б.);

— татар язучыларының күпчелеге фронтка китә; 30 дан артыгы сугыш кырында яисә дошман әсирлегендә һәлак була (М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, К. Басыйров, М. Гаяз, Р. Ильяс, X. Мөҗәй, Д. Фәтхи һ. б.);

— 1942 елдан башлап төрле фронтларда 16 исемдә татарча газета чыга. Аларда Г.Кутуй, А.Шамов, Ә.Ерикәй, Р.Ишмо­рат, Г. Әпсәләмов, И. Гази, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, М. Хөсәен һ. б. әдипләр журналист булып хезмәт итә;

— ВКП(б) ҮКның 1944 ел 9 август карары нигезендә татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тарихи темаларны яктыртуга зур киртә куела.

Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре:

— әдәбиятның агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлавы; төп максат-бурычы: халыкны изге көрәшкә ча­кыру, бердәмлеккә өндәү, җиңүгә ышаныч тәрбияләү, фашизм­га нәфрәт хисе уяту һ. б.;

— әсәрләрнең эчтәлеген билгеләүче пафослар: героик (Ф.Кәрим. Идел егете), романтик (М.Җәлил. Сандугач һәм чишмә), фаҗигале (Ф.Кәрим. Партизан хатыны);

— укучының хис-кичерешләренә йогынты ясау максатын­нан авторлар контраст төсләр белән эш итә: илен саклаучы патриот, тырыш хезмәт кешесе — ачык, якты; фашизм, аның ялчылары кара, төссез буяуларда сурәтләнә;

— сугыш чоры таләпләренә иң тиз яраклашучы төр лири­ка була, һәм анда мондый мотивлар алга чыга:

а) көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. Сугышка, иптәшләр.)

а)илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. Ант; М.Җәлил. Тупчы анты; М.Хөсәен. Туган ил өчен);

б) фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми. Фашизмга үлем!; Ә.Исхак. Канга — кан);

в) туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Ман­нур. Саубуллашу җыры; Г.Кутуй. Озату җыры; К.Нәҗми. Озату);

г) сугышның алдагы елларында шигъриятнең эчтәлеге яңарып, үзәккә фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре куелу (Ш.Мөдәррис. Землянкада; С.Хәким. Хат; Ә. Фәйзи. Фронт юлында);

д) тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми. Хәят апа. Сагыну хаты);

е) поэзиядә поэма һәм баллада жанрлары активлашу (Ф.Кәрим. Гөлсем. Партизан хатыны. Тимер һәм тимерче; К.Нәҗми. Снайпер Мәрдән);

ж) сугышның соңгы чорында җиңү шатлыгы, киләчәк ма­турлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары киңрәк яңгырау (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп; Б.Рәхмәт. Безне көтәләр; Ф.Кәрим. Мин — гуманист; Х.Туфан. Гөлләр инде яфрак яралар);

прозада хикәя, очерк, повесть кебек жанрлар алгы план­га чыгу;

— темалары:

а) халыкның җиңүгә ышанычы, батырлыгы (Ф.Кәрим. Язгы төндә; И.Гази. Алар өчәү иде; Г.Әпсәләмов. Ватан улы);

ә) фашизмның ерткычлыгын фаш итү (Г.Кутуй. Рәссам; И.Гази. Кышкы кичтә; Ф.Кәрим. Разведчик язмалары);

б) сугыш чоры кешеләренең эчке дөньяларын ачу аша яшәү һәм үлем, бурыч һәм намус, кайгы һәм өмет моти­вын чагылдыру (Ә.Еники. Бала. Ана һәм кыз. Бер генә сә­гатькә);

— нәсер жанрының матур үрнәкләре дөнья күрү (Г.Ку­туй. Сагыну. Без — сталинградчылар);

— сугыш көндәлекләре язылу (Х.Мөҗәй. Сугышчы язма­лары);

драматургиядә халык героизмын, патриотизмын, парти­заннар хәрәкәтен чагылдырган драмалар дөнья күрү (М. Әмир. Партизан Иван; Т.Гыйззәт. Төнге сигнал; Н.Исәнбәт. Мәрь­ям);

— халыкның тылдагы фидакарь хезмәтен сурәтләү (Р. Иш­морат. Кайту; М.Әмир. Гөлҗамал. Миңлекамал);

— тарих һәм заман темасына бәйле олы шәхесләрнең мә­һабәт образлары тудырылу (Н.Исәнбәт. Мулланур Вахитов; М.Гали, Х.Уразиков. Каюм Насыйри);

— ВКП(б) ҮК карарында «Идегәй» дастанына «ханнар-фео-даллар эпосы» дигән дөрес булмаган бәя бирелү һәм аның әдәбият тарихыннан алып ташлануы;

— сугыш чорының, нигездә, халыкның ил азатлыгы өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыгын күрсәтү планында яктырты­луы, шуңа бәйләнешле рәвештә күп геройларның үлемнән курыкмый торган гадәттән тыш шәхесләр итеп күрсәтелүе;

— чынбарлыкның сугышка бәйле күп яклары турында (командирларның булдыксызлыгы, миллионнарча кешенең үтерелүе яисә әсир төшүе, хыянәт күренешләре, бернинди ко­ралсыз сугышка керү һ. б.) язуны тыю.

"Сагыну" нәсерендә совет солдатының Туган илен сөю турындагы тирән кичерешләре һәм батыр көрәше сурәтләнә.Әсәрдә эчке дөнья кичерешләренең үсешен, үзгәрешләрен күрсәтә торган эпизодлар,аерым күренешләр бар.

Солдат озын юл үтә, аның юлы-Сталинградтан Берлинга кадәр... Европаны фашизм тырнагыннан азат итеп баручы солдатның — лирик уйланулары, сагыну тулы йөрәк хисләре укучыга яңа дөнья ача, солдат кичерешләренә күмелеп ул Туган иле белән чит илләр арасындагы аермалыкны тоя.

Нәсердә Г.Кутуй сагыну хисен бирә. Ана баласын сагына... Солдат туган җирен,әти-әнисен сагына. Әсәр

лирик герой исеменнәнсөйләнә. Лирик әсәр булгач геройның хис,кичерешләре бирелә. Әсәрдән солдатның хис-кичерешләре бирелә. Солдат Туган иленең җанга ягымлы елгаларын, хәтфә болынлыктагы салкын чишмәләрен сагына.Аның өчен борынгы Идел, тын Дон, якты Арагва, шигъри Дим буйлары чиксез кадерле, газиз урыннар. Эльбрус шикелле мәһабәт, Кавказ шикелле гүзәл таулар, Аккош күледәй сихри күлләр чит илдә юк, була да алмый. Җиңеп, Европа аша атлаучы совет кешесе газиз иленең ямьле бәйрәмнәрен, аякларын биетә торган хәмерләрен, нечкә билләрен бергә сагына, шуларның барысыда солдатка Туган ил төшенчәсен белдерәләр. Лирик герой шушы хисләрне йөрәгенә туплап, өзелеп эндәшә:' Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!"

Сагыну хисе солдатны дошманнан үч алуга китерә, тизрәк Туган иленә кайту дәртен, кайту ышанычын арттыра.