Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.

Күренекле татар совет язучысы Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Фәез, Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе үз заманы өчең шактый алдынгы карашлы кеше була: өенә газета-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Башта Әхмәт мәдрәсәдә (1911—1915) укый, аннары Уфадагы рус» татар мәктәбендә (1915—1917) һәм революциядән соң, 1917—1921 елларда, татар гимназиясендә (урта мәктәптә) белем ала. Мәктәптә һәм гимназиядә укыган елларында үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен һәм пьесаларын яза. Шундыйлардан берсе — «Матурлык дөньясында» (1920) исемле бер пәрдәлек комедия, Уфа, Оренбург сәхнәләрендә куелып, матбугатта уңай бәя ала һәм соңыннан әдипнең томнарына да кертелә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Ә. Фәйзине Оренбургтагы Шәрекъ институтына укырга җибәрәләр. Шунда ул яшь татар язучылары түгәрәге эшенә актив катнаша, беренче тапкыр М. Җәлил белән очраша һәм дуслаша. Ләкин 1921—1922 еллардагы ачлык афәте Ә. Фәйзигә институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташлап, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була һәм 1924 елга кадәр Төркмәнстан кышлакларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр театр артисты булып йөри. 1924 елда яңадан Уфага кайтып, уку-һөнәр мәктәбендә (патронатта) сигез ай тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1924 елның ахырыннан башлап, Ә. Фәйзи берничә ел Донбасста татар шахтерлары арасында укыту һәм культура-агарту эшләре алып бара. 1928—1930 еллар арасында Ә. Фәйзи Мәскәү, Казан шәһәрләрендә, Татарстанның Арча төбәгендә матбугат һәм мәгариф системасында эшли, ә 1931 елда Мәскәүгә күчеп, шуннан соңгы гомеренең күп өлешен профессиональ язучы сыйфатында башкалада яшәп уздыра. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ә. Фәйзи Мәскәүдәге Әдәбият институтының өченче курсыннан үзе теләп фронтка китә һәм Волхов, Карелия, Дүртенче Украина фронтларында чыккан газеталарда хәрби корреспондент булып хезмәт итә.

Иҗат юлын 1916 елда Тукай, Гафури поэзиясе тәэсирендә шигырьләр язудан башлаган Ә. Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Аның иҗат уңышлары беренче нәүбәттә поэзия жанры белән бәйле. Ул — татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куйган шагыйрь. Ил һәм халык язмышы белән даими янып яшәү, тормыштагы социаль үзгәрешләрнең, яңалыкларның эчке мәгънәсен, юнәлешен нечкә сиземләү шагыйрьгә заман рухын, аның төп иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын дөрес тотып алырга һәм аларны үз әсәрләрендә киң поэтик гомумиләштерүләр белән тасвирларга мөмкинлек бирә. Аның поэзиясе заман сулышын тирән тойган, социаль яңгырашлы, публицистик рухлы сугышчан поэзия булып формалаша. «Яңа жырлар», «Көрәш бара», «Чор турында җыр», «Эзләр», «Давыл җыры», «Дулкыннар ни сөйлиләр?» кебек җыентыкларындагы лирик һәм публицистик шигырьләрендә, «Өермәләр» (1925), «Миллион Зиннәт» (1927), «Флейталар» (1933), «Дала һәм кеше» (1933), «Кара таш ник дәшми» (1940), «Туу сулышы» (1943) кебек поэмалары һәм балладаларында бу хасиятләр бик ачык төсмерләнәләр. Лирик геройның монологы рәвешендә язылып, социалистик тормыш шартларында яңа кеше туу процессы, аның рухи дөньясындагы каршылыклы эволюцияне, көрәш кискенлеген фәлсәфи тирәнлек, эпик киңлек белән, сәнгатьчә үтемле итеп тасвирлаган «Флейталар» поэмасы гомумән татар совет поэзиясенең утызынчы еллардагы мөһим казанышларыннан берсе булып исәпләнә.

Ә. Фәйзи поэзиясендә юмор-сатира да зур урын били. Мондый төр әсәрләрендә ул, карикатура, пародия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдаланып, бюрократлык, кода-кодагыйлык, принципсызлык, мещанлык күренешләреннән усал көлә, фашизм, империализм дөньясын, яңа сугыш ачарга җыенучыларны фаш итә.

Ә. Фәйзи — күп санлы сәхнә әсәрләре авторы. Иҗатының башлангыч чорында ул нигездә кече күләмле, тормышның агымдагы актуаль мәсьәләләренә багышланган, агитацион эчтәлекле пьесалар язу белән мавыга. Әдипнең лҗат мирасында шундый характердагы ике дистәдән артык пьеса бар. Үз вакытында алар Уфа, Оренбург, Мәскәү, Донбасстагы клуб сәхнәләрендә уцыш белән барганнар һәм массаны яңа рухта тәрбияләү эшендә көчле генә сәнгать чарасы булып хезмәт иткәннәр.

Утызынчы еллардан башлап, Ә. Фәйзинең драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнә төшә. Ул күп кенә комедияләр («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю», «Шәмгун Тавысов» һ. б.), сатирик пьесалар («Төтен», «Түрәкәй»), тарихи-биографик драмалар («Тукай», «Пугачев Казанда») иҗат итә, театр сәнгатенең синтетик төрләрен (музыкаль комедия, опера, балет) үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый. 1939 елны Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче сезонын Н. Җиһановның Ә. Фәйзи либреттосына язылган «Качкын» операсы белән ачып җибәрә. Опера Казан, Мәскәү, Ленинград театрларында гына түгел, Франция, Канада кебек чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш казана. Н. Җиһановның «Җәлил», М. Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары, Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты шулай ук Ә. Фәйзи либреттосына таянып язылганнар. Ватан сугышы чорында әдип композитор Җәүдәт Фәйзи белән иҗади берлектә «Акчарлаклар» исемле музыкаль комедиясен (беренче вариантын) тәмамлый, ә 1947 елда аны театр өчен яңабаштан үзгәртеп эшли.

Сугыштан соңгы елларда Ә. Фәйзи, драматургия өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итеп, әхлак мәсьәләләренә багышланган «Отышлы кияү» (1947), «Күршеләр» (1951), «Сәйдә апа» (1955) комедияләрен һәм «Рәүфә» (1957) исемле психологик драмасын яза.

Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә. Фәйзи Татарстан АССРньщ (1953) һәм РСФСРның (1957) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ә. Фәйзинең сугыштан соңгы иҗатында «Тукай» романы үзенә аерым урын били. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяне әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Шул ук елны роман «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, ә 1952 елны Казанда аерым басма булып чыга. 1956 елда әсәрнең автор тарафыннан төзәтелгән икенче басмасы дөнья күрә. Тиз арада ул русчага тәрҗемә ителеп» берничә тапкыр рус телендә, аннары казакъ, үзбәк һәм болгар телләрендә дә басыла.

Халык шагыйре бөек Тукайның балалык һәм Җаек чоры биографиясен халык тормышы һәм язмышы белән тыгыз бәйләп, олы тарихи вакыйгалар фонында тасвирлаган бу романы өчен Ә. Фәйзи 1958 елда, язучылардан беренче буларак, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Ә. Фәйзи — әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәсендә бай мирас калдырган язучыларның берсе («Әдипнең эрудициясе» җыентыгы, 1973). Ул шулай ук сатирик хикәяләр («Каен себеркесе» җыентыгы, 1958),. киносценарийлар («Тукай», «Тарих рычагы», «Пәйгамбәр Әюп һәм итекче Сафа», «Совет Татарстаны» һ. б.), балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр («Бал корты», «Ак аю», «Тискәре Ишми», «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» Һ. б.) һәм әдәби тәрҗемәләр авторы буларак та билгеле. Аерым алганда, әдип А. Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен (1937), «Братья Разбойники» («Юлбасар туганнар», 1937) поэмасын, Н. Гогольнең «Тарас Бульба» повестен (1953), Т. Шевченко, В. Маяковский, А. Барто һәм башка Шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.

Татарстан китап нәшрияты 1983 елдан әдипнең биш томлык сайланма әсәрләр җыелмасын чыгара башлады.

Ә. Фәйзи 1958 елның 11 августында вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Азучылар союзы члены иде.

"Тукай" романына анализ. «Совет Татарстаны язучылары» библиографик белешмәлек авторлары күрсәтүенчә, Әхмәт Фәйзи үзенең «иҗат юлын 1916 елда Тукай, Гафури поэзиясе тәэсирендә» шигырьләр язудан башлый. Ләкин әдәбият мәйданында танылуны Әхмәт Фәйзигә 1920 елда язылган «Матурлык дөньясында» дип исемләнгән бер пәрдәлек комедиясе китерә. Уфа һәм Оренбург, Җаек һәм Казан театрларының сәхнәләрендә һәвәскәр актерлар һәм режиссерлар тарафыннан күп тапкырлар куелган әлеге әсәр әдәбият һәм театр тәнкыйтьчеләренең дә уңай бәясен ала. «Матурлык дөньясында» комедиясен язган чор Әхмәт Фәйзинең иҗади үсешендә аеруча әһәмиятле. Бу елларда Әхмәт Фәйзи Оренбург шәһәрендәге Шәрык институтында укый һәм шунда яшь татар язучылары түгәрәге үткәргән кичәләрнең берсендә Муса Җәлил белән таныша. Аларның Бөек Ватан сугышына кадәр дәвам иткән иҗади дуслыгы татар мәдәниятенә өр-яңа жанрлар — опера һәм балетны бирә. Муса Җәлил тәэсирендә Әхмәт Фәйзи музыкаль комедияләр («Каеннар яфрак ярганда», «Акчарлаклар» Һ.6.), опера һәм балет тамашаларына либреттолар (Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты, М. Мозаффаровның «Зөлхәбирә», сугыштан соң Н. Җиһановның «Җәлил» опералары һ.б.) яза.

Ачлык елларында Төркмәнстанда, Донбасста балалар укытып көн күргән, соңрак армиядә хезмәт иткән Әхмәт Фәйзине 1928 елда Татарстанның Арча кантонына мәдәният эшләре буенча инструктор итеп тәгаенлиләр. Авылда яңа тормыш кору юлыңдагы каршылыклар, яңа җәмгыять кешесенең рухи йөзе - бу мәсьәләләргә Әхмәт Фәйзи 1930 елда Мәскәүгә күчеп киткәч иҗат ителгән әсәрләрендә («Бригада җиңде», «Телефон», «Бурыч», «Учет булу сәбәпле» һ.б.) әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора. Һәм нәкъ Казан арты буйлап командировкаларында ул еш кына Тукай белән шәхсән аралашкан кешеләрне очрата, аларның хатирәләрен язып ала. Әлеге материалларга нигезләнеп Тукай тормышын татар халкы һәм Россия тарихы белән бәйле рәвештә яктырткан күләмле әсәр язу хыялы Әхмәт Фәйзидә Бөек Ватан сугышына кадәр үк туа. Автор берничә омтылыш та ясап карый. Мәсәлән, 1938 елда ул «Тукай Җаекта» драматик поэмасын иҗат итә. Әсәрнең башка исемнәре — «Халык улы» һәм «Талантның һәлакәте» - аның эчтәлеге һәм рухы нинди икәнлегенә ишарә ясыйлар. Биредә Тукай халык мәнфәгатьләре өчен көрәш юлында аяныч язмышка дучар ителгән шәхес буларак сурәтләнә. Бер елдан соң Әхмәт Фәйзинең «Тукай» дип исемләнгән драмасы сәхнәләштерелә. 1939 елда Әхмәт Фәйзи «Тукай» дип исемләнәчәк кинофильм төшерү өчен сценарий иҗат итә «Тукай» сценариен язганда ул «Тукай» драмасын язу тәҗрибәсеннән дә нык файдалана. Бөек Ватан сугышыннан соң Әхмәт Фәйзи әдәбиятта Тукай иҗатын пропагандалау өстендәге эшен, аның образын тудыру өлкәсендәге тәҗрибәләрен тагын да җанландырып җибәрә. 1946 елда Казанда Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә аның доклады зур кызыксыну уята. Әхмәт Фәйзи СССР Язучылар берлегенең милли әдәбиятлар комиссиясендә Тукай әсәрләрен рус һәм башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрә. Ә инде 1947 елда ул «Тукай» романының беренче китабын яза башлый. «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында роман язу, кызыктыргыч эш булу белән бергә, гаять катлаулы һәм җаваплы эш иде. Аны турыдан-туры язарга утырганга кадәр, миңа озак еллар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, аның яшәгән чорын, аның средасын өйрәнергә һәм тикшерергә туры килде, - дип, Әхмәт Фәйзи роман язарга ничек әзерләнгәнен искә ала.- Бу эштә миңа шагыйрьнең үз иҗаты һәм үзе язып калдырган истәлекләреннән тыш, аның чордашларының истәлекләре, шагыйрьнең хатлары, аның турындагы төрле документлар ярдәмгә килделәр. Миңа шагыйрь яшәгән җирдә булырга, ул йөргән юллар белән йөрергә туры килде һәм әле дә мин Тукайның тормыш маршрутлары белән эзмә-эз йөрүемне дәвам итәм». Дөрестән дә, роман өчен «азык» җыю аны язу белән үрелеп бара. Әдип шактый күп вакытын архивларда уздырырга мәҗбүр була, туры килсә, янәдән Казан арты якларына, Тукайның якташлары янына ашыга. Әхмәт Фәйзинең Җәүдәт Фәйзигә Тукай-Кырлай колхозыннан җибәрелгән хатларының берсендә шундый юллар бар: «Мине Сафа бабайның. Аларның җәйге кичләрне нәрсә турында сөйләшеп уздырганнары әйтеп тормый да билгеле кебек...

Романның язылуында һәм аның шундый сыйфатлы килеп чыгуында Тукай якташларының өлеше зур булуын Әхмәт Фәйзи беркайчан да яшерми. Шул ук вакытта әсәрнең әдәби иҗат җимеше, Әхмәт Фәйзи осталыгы җимеше булуын да онытырга ярамый. Аның жанрын тәнкыйтьчеләр тарихи-биографик роман дип билгелиләр. Бу атама үзе үк әсәрнең үзенчәлекләрен шәрехләргә ярдәм итә: Әхмәт Фәйзи планлаштырганча, романда ике яссылык - XIX йөз ахыры - XX йөз башындагы иҗти-магый-сәяси чуалышларда татар халкының язмышы һәм шул халыкның бөек талантының фаҗигале тормыш юлы бербөтен итеп ачылырга тиеш була. Әхмәт Фәйзинең архивында, роман язу өчен тупланган материаллар арасында, туачак әсәрнең тәүге сызмалары саклана. Аларның берсен романның 1984 елгы басмасына искәрмәләрне әзерләүчеләр Н. Юзеев һәм Әхмәт Фәйзинең туганы Зәйнәп Фәйзиева түбәндәгечә бирә:

«Төп этаплар:

I. Уяну (1890 - 1905)

Татарлар арасында мәгърифәтчелек. К. Насыйри. Беренче язучылар.

Тукайның Җаек чоры.

II. Яшен яктысы (1905)

Шәкертләр. «Әльислах». Аларга рус студентларының йогынтысы. Ямашев, Сәйфетдинов, Сәгыев.

Язучылар: Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Камал, Г. Колахметов.

Оренбург: Рәмиев, Ф. Кәрими.

III. Столыпин реакциясе (1906-1913)

С. Рәмиев, И. Бикчурин, Дәрдмәнд» (Фәйзи Ә. Әсәрләр. Биш томда. Т.П.: Тукай: Роман. - Казан: Татар, китап нәшр., 1984. - Б.529.).

Бу - язылачак әсәрнең бер кисәгенең генә схемасы, әмма китерелгән өзектән үк романның башында Тукай биографиясен кәгазьгә төшерү теләге генә түгел, бәлки чор һәм милләт тормышының үзенчәлекле елъязмасын тудыру нияте торганлыгы күренә. Бу фикерне Заһид Шәйхелисламов та раслый. «Ә. Фәйзи яза башлаган әсәрен зур халык эпопеясе итәргә теләгән. Ул шагыйрь һәм милләт язмышын бербөтен итеп алып, «халык гомере -синең гомерең» идеясен халык тормышы аша тарихи чын, реаль картиналарда, каршылыклар эчендә сурәтли», дип ассызыклый галим. Романның әлеге сыйфаты композициядә дә, образлар системасында да, сюжет вакыйгаларын сайлауда һәм аларның тасвирлау ысулларында да чагылыш таба.

Әхмәт Фәйзи романның төзелешен Тукайның тормыш сәхифәләреннән чыгып билгели. Нил Юзеев күзәтүләренә караганда: «Шагыйрьнең тормышын Ә. Фәйзи өч чорга бүлеп карый. Беренче чор - 1886-1996 еллар, Габдулланың ятимлектә үткән балачагы. Икенче чорга ул Тукайның шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе булып өлгергән Җаек чорын (1896-1907) ала. Өченче чорда -шагыйрьнең Казан чорын (1907-1913) күздә тота. Өч чорның һәркайсын ул аерым китаплар итеп язарга планлаштыра. Беренчесенә «Үги еллар», икенчесенә «Тынгысыз Җаек», өченчесенә «Казан өстендә яшен» дигән исемнәр дә куя. Әмма ул олы ниятен тормышка ашырып бетерә алмый: соңгы өлеше - Казан чоры язылырга өлгермичә кала»

Өлештән өлешкә, бүлекчәдән бүлекчәгә безнең күз алдыннан Шәхес һәм Талант эволюциясе үтә. Әхмәт Фәйзи хронологик тәртипне сакларга тырыша, ә роман кысаларыннан читтә калган, шул ук вакытта Тукай шәхесен аңлау өчен ачкыч булып торган-хәлләрне, мәсәлән, шагыйрьнең әнисе үлеме белән бәйле вакыйгаларны хатирәләр рәвешендә бирә. Бу очракта автор кичерешләрне кечкенә Тукай күзлегеннән сурәтли һәм шуның белән аларның эмоциональ киеренкелеген тагын да көчәйтә.

..Романның төрле сюжет сызыкларын үзенә җыйнаучы төп үзәк - Тукай образы авторны һәртөрле читкә авышулардан саклап-кисәтеп тора. Автор аны игътибар үзәгеннән ычкындырмаска тырыша, Габдулланың тормышын бала чагыннан башлап егет булып җиткән елларына кадәр җентекләп күзәтә бара, ни рәвешле «кечкенә Апуштан зуп-зур Тукай» тууының катлаулы юлын ача». Талантның үсү процессында халыкның ролен күрсәткән урыннар романның төп кыйммәтен тәшкил итә дә инде. Яңа Бистәдә һәм Казан артында яшәүчеләргә хас гаделлекнең, шәфкатьлелекнең, язмыш тарафыннан кыерсытылган булуларына карамастан, киләчәккә якты өметләр баглап яшәвенең Тукай холкына үтеп керүе романда төгәл сайланган вакыйгалар аша күрсәтелә.

Әхмәт Фәйзи үзенең иҗат юлын Тукайдан илһам алып башлый. Гомеренең иң зур хезмәтенең - «Тукай» романының үзәгенә бөек шагыйрьне куя. Хәтта вафатына 2 тәүлек калгач, 1958 елның 8 нче августында язылган соңгы шигырен дә ул Тукайга багышлый:

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере,-

Тик син үзен, халык йөрәгеннән,

Халык мәхәббәте – синең исемең,

Халык гомере – синең гомерең..

Әлеге сүзләрне Тукайга гына түгел Әхмәт Фәйзинең үзенә карата да әйтергә мөмкин. Гомумән, ике әдипне бик күп нәрсә якынлаштыра. «Ятимлек ачысын татыды», «мулдан бирелгән талант ярдәмендә тормышның өске катламнарына күтәрелде», «халык үткән сынауларны кичте», «бик иртә якты дөньяны калдырып китте», «күпме изге ниятләре тормышка ашмый калды» кебек сүзләр Габдулла Тукайның да, Әхмәт Фәйзинең дә биографиясендә очрыйлар. Халкыбыз Әхмәт Фәйзи иҗаты турында сүз чыкканда иң башта Тукайны искә ала. Ә Тукайның үзен Әхмәт Фәйзинең үлемсез романы аша күз алдына китерә.