Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.

Классик язучы, татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Шәриф Камал ( Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) 1884 елның 27 февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (Мордва АССРның Рузаевка районы) Пешлә (Татар Пешләсе) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында алгач, 1896—1900 елларда күрше Ләбеҗә авылындагы кадим мәдрәсәдә укый. Кырыс холыклы, иске Карашлы атасына материаль яктан бәйле булудан котылу өчен, Шәриф Камал шәкерт чагыннан ук үз көнен үзе күрә башлый: җәйләрен Мәскәү—Казан тимер юлында төрле яллы эшләрдә йөри, 1901 елда исә, бер сәүдәгәргә ялланып, Рига шәһәренә китә. Анда берникадәр вакыт торгач, төплерәк б^лем алу нияте белән, башта Төркиягә, аннары Мисырга барылучыга. Ләкин Гатериаль як кысынкы булу сәбәпле, ике елдан кире Россиягә әйләнеп кайта 1903—1904 елларда, Украинадагы күмер шахталарында, Каспий диңгезе дагы балык промыселларында эшли.

1905 елгы революцияне Ш. Камал Петербургта татар мәдрәсәсендә мөгаллим булып каршылый. Шул ук вакытта ул «Нур» исемле беренче татар газетасы редакциясенә корректорлык хезмәтенә урнаша һәм шушы газета битләрендә үзенең тәүге әдәби тәҗрибәләрен — мәгърифәтчелек рухында язылган шигырьләрен һәм публицистик мәкаләләрен бастыра. 1906 елда яшь авторның «Сада» («Аваз») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Революция җиңелеп, илдә реакция чоры башлангач, Ш. Камал , туган авылы Пешләгә кайта һәм 1910 елга кадәр шундагы мәдрәсәдә балалар укыта. Үзенең белемен күтәрү өстендә дә даими эшли, рус әдәбиятын, аерым алганда, М. Горький, А. Чехов иҗатларын тырышып өйрәнә. Шушы чорда (1909) ул проза жанрындагы беренче әсәрен — «Уяну» исемле хикәясен яза һәм аны Оренбургта чыга торган «Шура» журналына җибәрә. Озакламый хикәя басылып та чыга.

1910 елда Ш. Камал , гаиләсен ияртеп, Оренбургка күчеп килә һәм шул елдан алып Бөек Октябрь революциясенә чаклы «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы нәшриятында хисапчы, ә соңга таба редакция хезмәткәре булып эшли.

Ш. Камалның Оренбург чоры зур иҗади активлык белән характерлы. Алты-җиде ел эчендә ул утыздан артык хикәя, дистәләрчә фельетон һәм мәкалә, атаклы «Акчарлаклар» (1914) повестен һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1915) исемле сатирик комедиясен иҗат итә. Шул чор татар җәмгыятенең төрле якларын, бигрәк тә хезмәт кешеләренең (сезонлы эшчеләр, балыкчылар, шахтерлар), интеллигенция вәкилләре тормышын реалистик картиналарда һәм үзенчәлекле образларда тасвирлаган «Акчарлаклар» повесте һәм хикәяләре белән Ш. Камал революциягә кадәрге татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрә. Аның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур. Кеше образларын психологик планда гәүдәләндерү, эмоциональ-лирик моң, аз сүз белән бирелгән тирән мәгънә, композицион җыйнаклык һәм тыгызлык — әдипнең хикәяләренә әнә шул сыйфатлар хас.

Бөек Октябрь революциясен Шәриф Камал Оренбургта каршылый һәм революциянең беренче көннәреннән үк үзенең язучылык каләмен Октябрь казанышларын саклау эшенә багышлый. 1918—1919 елларда ул Оренбургта чыккан «Эшчеләр дөньясы» исемле большевистик газетада, аннары Төркстан фронтының Беренче армиясе политбүлеге органы «Кызыл йолдыз» газетасында эшли һәм языша. 1919 елның көзендә аны Коммунистлар партиясенә член итеп алалар.

1920—1921 елларда Ш. Камал Оренбургтан ерак булмаган Чебенле авылында коммуна оештыруга катнаша. Соңрак Оренбургка яңадан кайтып, балалар йорты мөдире, укытучылар профсоюзының губерна бүлеге идарәсендә кассир һәм тәэминат бүлеге мөдире була, укытучылар хәзерли торган курсларда дәресләр алып бара, 1924—1925 елларда исә «Юл» (соңрак — «Сабан») исемле газетада башта редколлегия члены, аннары җаваплы редактор хезмәтләрен үти.

1925 елның көзендә Ш. Камал ВКЩб)ның Татарстан өлкә комитеты карамагына җибәрелә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясенең партия бүлеге мөдире итеп билгеләнә, Соңыннан ул Татар мәдәнияте йортында гыйльми секретарь (1928), Главлит хезмәткәре (1929—1932), Татар дәүләт академия театрының әдәбият бүлеге мөдире (1933—1935) вазифаларын башкара. Гомеренең соңгы елларын ул профессиональ язучы булып яши.

Совет чорында Шәриф Камал зур күләмле проза әсәрләре һәм драмалары белән танылды. 1927 елда әдипнең «Таң атканда» исемле романы басылып чыга. «Акчарлаклар» повестеның дәвамы рәвешендә язылган бу әсәрендә автор элек бәхет эзләп йөргән геройларының социалистик революция шартларында зур көрәшләр аша чын дөреслекне һәм бәхетне табу юлына аяк басуларын сурәтли.

1928—1934 еллар арасында Шәриф Камал драматургия жанрына игътибарын юнәлтә. Бу чорда аның бер-бер артлы «Ут» (1928), «Козгыннар оясында» (1929), «Таулар» (1931), «Томан арты» («Габбас Галин», 1934) исемле әсәрләре языла һәм Татар дәүләт академия театрында уңыш белән бара. Бу әсәрләр татар сәхнәсенә эшче образларын, хезмәт ияләренең үз арасыннан үсеп чыккан яңа совет интеллигенциясе вәкилләрен алып менүе һәм шул чор тормышын кискен конфликтларда, сәнгатьчә тирән һәм дөрес итеп чагылдыруы белән әһәмиятле.

Утызынчы елларның ахырында, драма әсәрләре язу белән бергә, әдип үзе-нен совет чоры иҗатындагы иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Матур туганда» исемле романы өстендә бирелеп эшли. Берничә томнан торачак зур элопеянең беренче китабы итеп уйланылган бу роман 1937 елда аерым китап булып басылып чыга һәм шундук татар совет прозасының зур казанышы итеп бәяләнә. Әсәрдә Октябрь революциясе нәтиҗәсендә яңа тормыш туу процессы белән бәйле киеренке вакыйгалар турында сөйләнә һәм шул дәвернең реаль картиналары фонында дистәләрчә тормышчан типлар, харак-терлар бирелә. Соңыннан (1940 елда) автор романның сәхнәләштерелгән ва- риантын да эшли.

1939 — 1940 елларда «Совет әдәбияты» журналында әдипнең «Ныклы адымнар» исемле яңа романы («Матур туганда»ның дәвамы) басыла башлый. Ләкин әсәр тәмамланмый кала. Моңа сугыш комачаулый. Бөек Ватан сугышы башлану белән Ш. Камал үз каләмен фашист илбасарларына каршы юнәлтә: матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр белән чыгышлар ясый, «Март» исемле хикәясен бастыра һәм «Сафура» исемле пьеса яза башлый. Ләкин 1942 елның 22 декабрендә әдип кинәт вафат була.

Шәриф Камал үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән совет халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучы. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа шулай ук Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә, 1939 елда Казан хезмәт ияләре аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар.

Ш. Камал 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Ш. Камал «Матур туганда» романын 1937 елда гына дөньяга чыгара. Тема буенча материалны яхшырак белү өчен, романында күрсәтәчәк Коммуна тормышын өйрәнергә дип, Оренбургтагы Чебенле авы­лына барып кайта.

«Матур туганда» — югары таләпкә җавап бирерлек әсәр. Анда кешеләр арасында коммунистик мөнәсәбәтләр тууы, ком­муна тормышын тирә-якка үрнәк итү өчен хосусый милекчелеккә, кулакларга, корткычларга, фетнәчеләргә каршы аяусыз вакыйгалары оста тасвирлана.

Романның исемендә да зур мәгънә бар. Ш. Камал авыллар­да күмәк хуҗалык оештырылуын, социализм төзелүен матур­лыкның тууы дип атый, игътибарны вакыйганың эстетик ягына, кешеләрдә яңа хисләр, яңа мөнәсәбәтләр тәрбияли торган хо­сусиятенә юнәлтә.

Бу романга кадәр күмәк тормыш темасына язылган дүрт күренекле чәчмә әсәрне — К. Нәҗминең «Якты сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр»ын, М. Әмирнең «Агыйдел»ен, «Безнең авыл кешесе»н билгеләп үтәргә мөмкин.

Әгәр «Безнең авыл кешесе»ндә колхозчылар тарафыннан председательлектән төшерелгән кулакның, яңа председательдәй үч алу өчен, язгы чәчү эшенә корткычлык оештыруы фаш ител­сә, ә «Якты сукмак»та, «Кояшлы яңгыр»да, «Агыйдел»дә көрәш колхоз төзү өчен барса һәм колхоз төзелү белән тәмамланса, «Матур туганда» романында күмәк тормыш төзелү алдагы көрәшнең, башы гына итеп бирелә. Беренче өч повесть белән «Матур туганда» романы арасында тематик яктан азмы-күпме уртаклык булса да, теманың яктыртылышы вакыйганың, оештырылышы, образларның үрелеше буенча охшашлык кү­ренми.

«Матур туганда»ның сюжеты: авылда коммуна төзелгәч тә, кулаклар, коммунарларның серен, белеп тору өчен, коммунага һәм партиягә член булып кергән Нәгыймне файда­ланып, коммунаны тарату, Садыйк байдан конфискацияләнгән 80 мең сумлык алтынны кулга төшерү, иске тәртипләрне аякка бастыру максаты белән корткычлык эшен җәелдереп җибәрә­ләр; советларга каршы сугышып йөргән фетнәчеләргә кулларын­нан килгән бөтен ярдәмнәрен күрсәтәләр. Нәгыйм коммуна членнарының берсен икенчесенә каршы кую юлы белән коммунада таркаулык-тудырырга омтыла, Мостафа белән һидият губкомга киткәч, аларны Каюм белән Әхмәткә: «Эшләргә теләмәгәнлектән качып ттеләр...» — дип яманлый; ә һидият һәм Мостафаларга исә Каюм белән Әхмәт турында гайбәт сата: «Алар читтән килгән кешеләр булганлыктан авылны җимерергә генә йөриләр», — ди.

Кулаклар коммунарларның иген һәм яшелчә үстерүенә дә аяк чалырга тырышалар. Хөснулла үз ишләреннән оештырган ком­пания белән берлектә коммунага начар, ташлы җир бүлеп бирмәкче була.. Нәгыйм кулакларның кушуы буенча яшелчәләргә су сиптерүче водокачка насосын вата.

Фетнәчеләр башында Садыйк малае Әмирҗан тоа. Ул гөнаһсыз совет кешеләренә фашистларча террор ясый, отряды белән авылларга төнлә искәрмәстән кереп, коммунистларны, совет активистларын үтереп йөри. Шул рәвешле көрәш катлау­лана.

Коммунарларның язгы чәчүне уңышлы үткәрү хәстәрен кү­рүләре, Нәгыймнең исә «иртәрәк булыр» дигән сылтау белән язгы чәчүгә аяк чалырга, ә эш барышында коммунарлар арасында .каршылык тудырырга, коммунаны җимерергә тырышуы укучыда кызыксынуны көчәйтә.

Конфликтны чишүгә язучы күп урын бирми: кораллы бәре­лештә коммунарлар фетнәчеләрне туздыра, шунда Нәгыйм дә корткыч һәм шпион булуда гаепләнеп кулга алына.

Шулай итеп, Ш. Камал коммунистларның, коммунарларның төрле юнәлештәге көрәшен бер-берседә үреп һәм катлауландырып үстерә, аның нәтиҗәләрен, конфликтның чишеле­шен исә аерым-аерым зур аралыклар аша түгел, ә берьюлы берсен икенчесенә бәйле рәвештә күрсәтә.

Романда язучы төп игътибарын уңай геройларга бирә, аларның якты киләчәк Өчен армый-талмый эшләүләрен, матур уй­лар белән яшәүләрен, һәртөрле каршылыкларга каршы үз-үз-ләрен аямый көрәшүләрен аерым җылылык һәм тирән мәхәббәт белән сурәтли. Монда аеруча зур урынны Каюм, Мостафа һәм Мәдинә образлары тота. Алар — сюжетның, көрәшнең үзәгендә торучы фигуралар.

Каюмның образ буларак бирелеше кызыклы. Аның инди­видуаль ягы шактый тулы ачыла. Ул гаделсезлек алдында, «Таң аткандаадагы Шәрәфи кебек, кинәт дөрләп кабынып китүчән, җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә һәм гаделлек алдында исә сабы .табигатьле кеше. Ләкин ул башка бик күп яклары белән Шәрә­фидән аерыла. Ул һәрбер мәсьәләгә җитди карый, ләкин еш кына йә интуициясенә, яисә китаплардан алган белеменә генә таяна; мәсьәләнең практик ягың йә күздән бөтенләй төшерә, яисә тиешенчә исәпкә алмый, шунлыктан еш кына ялгыша. Губком работнигы Фәтхи авызыннан характерлый.

Партоешма җитәкчесе Мостафа да — үзенчәлекле образ. Аның көче җитәкчелек эшен демократик принципка, күпчелек фикеренә таянып алып баруында. Ул һәркемгә үз фикерен әйтергә, үзара тәнкыйтьне җәелдерергә, хакыйкатьне дөрес аң­ларга мөмкинлек тудыра. Мәдинә һәм Сәлахиләргә ясалган һөҗүм турында башта ни дип әйтергә дә белми йөргән комму­нарларның соңга таба ачык, төпле фикергә килүләре бары тик Мостафаның дөрес җитәкчелеге — җыелыш үткәрүе, мәсьәләне уртага салып тикшерүе, һәркемнән ул мәсьәлә буенча белгәнен сөйләтүе, үзенең дә фикер алышуда дөрес юнәлеш бирүе арка­сында гына була.

Нәгыймне партиядән һәм коммунадан чыгару, язгы кыр эш­ләрен башлау кебек мәсьәләләрне дә Мостафа нәкъ менә шушы. формада уртага салып чишә. Ул бервакытта да үзенең фикерен кешегә ирексезләп такмый.

Ш. Камал сурәтләвендә Мостафа югарыдан директива кө­теп, шартлар таләп иткәнне читләп, яки күрми үтүче секретарь түгел. Ул — җитәкчелек эшен иҗади рәвештә алып бара тор­ган кеше.

Шәриф Камал партия җитәкчеләренең һәм, гомумән, коммунистларның җитештерүдә гадиләр шикелле үк эшләүләрен эш белән пропаганда ясау дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли. Әдип­нең Мостафаны «Күтәрелгән чирәм»дәге Давыдовның тын да алмый җир сөрүе үрнәгендә күрсәтергә теләве сизелә.

Мәдинә образында язучы ихтирам белән җавап бирүче, мә­хәббәт хисләрен югары бәяли белүче, авырлыкларга түзә алучы хатын-кыз характерын гәүдәләндерә.

Мәдинә Нуретдинга ирексездән кияүгә бирелсә дә, гаилә тормышында үз язмышыннан ризасызлык сиздерми.

Язучының карашынча, әгәр берәү сиңа даими рәвештә кеше­леклелек күрсәтә, сине ихтирам итә икән, синдә дә аңа карата шундый кешелеклелек һәм ихтирам йә теләк, йә бурыч рәве­шендә туа, яки туарга тиеш. Нуретдин Мәдинәгә карата кеше­лекле мөгамәләдә була, яхшылык күрсәтә, намуслы хезмәт белән көн күрә. Бу хәл Мәдинәгә нык йогынты ясый. Аңарда иренә карата ихтирам һәм якынлык хисе уята.

Шәриф Камал тигез мәхәббәтне аеруча зурлый, гаиләнең тигез мәхәббәткә нигезләнүен тулы һәм зур бәхеткә саный; Нуретдин үлеп, берничә ел үткәч, Мәдинә белән Фәтхи ара­сында туган хис-мөнәсәбәтләр үрнәгендә шундый мәхәббәтне тирән дулкынландырырлык итеп сурәтли.

Мәдинә образ буларак бик күп яклары белән истә кала. Ул искелекне, кешене кимсетү һәм изү күренешләрен дошман күрә, бөтен күңеле белән яңалыкны яклый. Мәдинәнең һәрбер хәрәкәте диярлек аның үз бәясен аңлап, совет гражданкасы һәм коммуна члены булуына горурланып яшәвен күрсәтеп тора. Аның кешеләр үте­рүдә яманаты чыккан ерткыч Нокта Вәли һөҗүмен кире кай­таруы, Вәлине хәленнән яздыруы укучыны тирән дулкынлан­дырырлык һәм ышандырырлык итеп тасвирланган.

Мәдинә интеллектуаль яктан — үз фикерле булуы, хәтта бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә белүе ягыннан да нык кына ае­рыла. Мисал өчен Вәлине үтерүчене хөкем итү җыелышы кар­тинасын алырга мөмкин. Җыелышта Шихрай да, Каюм белән Мостафа да Вәлине, җинаять очын яшерү өчен, Нәгыйм үтергән дип матур-матур чыгышлар ясыйлар, ләкин аларңың чы-гышларыннан Нәгыйм үз гаебен җиңеләйтерлек урыннар таба. Мәдинә исә дәлилләргә шундый оста нигезләнеп сөйли, Вәлине үтерүче кеше Нәгыйм икәнлекне шулкадәр оста исбат итә ки, аның бу чыгышы дусларында гына түгел, дошманнарында да көчле тәэсир калдыра. .

Нәгыймне «коммунада калдырырга» дип тәкъдим ясаган Ха­ликъ Мәдинә чыгышыннан соң тәкъдимен кире ала һәм Нә­гыймнең начар кеше булуын тагын да ныграк аңлавы турында белдерү ясый.

Соңыннан Нәгыйм үзе дә Хөснуллага: «Җыелышта мине иң нык бәрүче кеше шул Мәдинә»,— дип әрнеп сөйли.

Шул рәвешчә, Шәриф Камал Мәдинәне алдынгы хатын-кызларның уртак кичерешләрен, уртак язмышын чагылдыручы типик образ дәрәҗәсенә күтәрә. Кыскасы, Мәдинә татар совет әдәбиятында иң нык эшләнгән яңа тип хатын-кыз образларьь ның берсе саналырга хаклы.

«Матур туганда»ның халык тарафыннан яратылып укылуы очраклы-хәл түгел.

Сәнгатьчә көченең нигезе әсәрнең тормышчанлыгында, типик ситуация һәм типик характерлар иҗатитүендә. Монда бернәрсә дә шик удырмый, вакыйгалар да, эпизодлар да, хәтта вак-төяк детальләр дә — бөтенесе дә ышандыра.

«Матур туганда» романында каршылыклар көрәшенең кон­трастлык белән күрсәтелүе аерым бер төс ала. Ул — әсәрнең сәнгатьчә үзенчәлеген тәшкил итә. Монда төп вкыйга үзе дә, күп кенә эпизодлар һәм хәтта детальләр дә каршылыклар көрә­шенең контраст буяулар сурәтеннән тора.

Романда эпизод һәм чигенешләр, детальләр һәм пейзажлар композицион яктан бик төгәл эшкәртелгәннәр. Алар үзара ты­гыз бәйләнә, бер-берсен йә ачыклый, йә тулыландыра, яки кө­чәйтә, яисә вакыйга агышына аерым бер төс, эффект һәм матурлык өсти.