Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.

Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Пенза өлкәсе Беднодемьянск районы Аккүл авылында ишле гаиләдә дөнь­яга килә. К.Тинчуринның әтисе Гали — тырыш, урта хәлле крестьян, әнисе Мәхмүдә шактый укымышлы мулла кызы була.

Туган авылыннан ике чакрым ераклыктагы Татар Шалдавычы дигән авыл мәдрәсәсендә укыгач, К.Тинчурин 13 яшендә, бәхет эзләп, Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга ке­рә. Мәдрәсә еллары (1900-1906) яшь егетнең әдәбиятка, сәнгать­кә тартылуында һәм дөньяга карашы киңәюендә әһәмиятле роль уйный.

1905 елгы рус революциясе дулкыннары тәэсирендә укудан ка­нәгать булмаган 82 шәкерт белән берлектә К.Тинчурин да 1906 елның февралендә мәдрәсә стеналарын ташлап чыгып китә. Әлеге шау-шулы вакыйга күп татар газеталарында яктыртыла. Шуннан соң Россия төбәкләре буйлап бәхет эзләү башлана: урман кара­вылчысы булып тору, балалар укыту һәм язу эшендә көч сынап карау. 1906 елда аның тәүге әсәре булган «Моназара» (сүз көрәш­терү, бәхәсләшү) комедиясе языла.

1910 елда ул «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Г.Кариев кебек тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә аның актерлык таланты та­гын да камилләшә. Ул бу чорның иң популяр әдипләре —: Г.Ка­мал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов пьесаларындагы һәм тәрҗемә әсәрләрдәге төп рольләрне башкара. Шуның белән бер­гә К.Тинчурин труппа репертуарын баетуга да зур көч куя: үзен драматург-новатор итеп таныта, татар драматургиясенә яңа тема­лар һәм геройлар алып килә. Бу елларда ул «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1910-1912), «Беренче чәчәкләр» (1913), «Назлы (217) кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Соң­гы сәлам» (1917), «Йосыф-Зөләйха» һ.б. пьесаларын яза. Шу-лардан «Беренче чәчәкләр», «Назлы кияү» һәм «Соңгы сәлам» әсәрләре 1917-1922 елларда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәх­нәләштерелә.

1917 елгы Октябрь борылышыннан соң К.Тинчурин яңа татар совет театрын оештыру эшендә актив катнаша, М.Горький, Г.Ис-хакый, Г.Коләхмәтов пьесаларын сәхнәләштерә. Күренекле сәхнә осталары М.Мутин, С. Айдаров, Г.Кариевны Казанга кайтаруга зур көч куя.

Гражданнар сугышы тәмамланып, тыныч тормыш урнаша баш­лагач, Татарстан хөкүмәте Кәрим Тинчуринга Дәүләт театр труп­пасын оештыру бурычын йөкли. 1922 елның 8 ноябрендә Казанда Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры ачыла, һәм аның баш режиссеры итеп К. Тинчурин билгеләнә. Әлеге театрда К.Тин­чурин белән бергә Б.Тарханов, М.Мутин, З.Солтанов, К.Шамил, Ш.Шамильский, Г.Болгарская, Камал I, Р.Кушловская кебек сәх­нә йолдызлары үз эшчәнлекләрен башлый.

К.Тинчурин чакыруы буенча Оренбургтан татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшен кайта, һәм ике зур та­лантның иҗади дуслыгы башлана.

К.Тинчурин татар профессиональ театрын оештыруда һәм яңа үрләргә күтәрүдә бөтен җанын һәм энергиясен биреп эшли. Авыр һәм җаваплы эштә үзен артист, режиссер, драматург, теоретик Һәм оста җитәкче итеп таныта.

К.Тинчурин әсәрләре жанр ягыннан төрле. Ул калдырган әдә­би мираска күз салсак, шулардай 12 се комедия, 5 есе драма, 4 есе музыкаль драма, 1 се трагедия. 4 әсәре башка авторлар белән бер­лектә эшләнә. Күренгәнчә, К.Тинчурин үзен беренче чиратта ко­медия жанрында оста комедиограф итеп таныта.

Аеруча Октябрь революциясеннән соңгы елларда драматург иҗатында комедия жанрына күчешне күзәтергә мөмкин. Аның «Ио-сыф-Зөләйха» (1918), «Сакла, шартламасын!» (1918), «Казан сөл­гесе» (1922), «Американ» (1923), «Җилкәнсезләр» (1926), «Хик­мәтле доклад» (1928) комедияләре халык көлүе рухында иҗат ите­лә. Аларга бәйрәмчә җиңеллек, хәрәкәтчәнлек, фарс һәм воде­виль алымнары, анекдотик сюжет һәм ситуацияләр хас. Әлеге ко­медияләр һәм тагын «Җилкуарлар», «Нәни абый» комедияләре шул елларда КТинчурин режиссерлыгында «Сәйяр» труппасы (1926 ел­дан Татар дәүләт академия театры) артистлары тарафыннан сәхнә­гә куела.

К.Тинчурин, М.Фәйзи традицияләрен дәвам итеп, яңа милли театрга халык сәнгатен алып керә. «Зәңгәр шәл» (1926), «Казан сөлгесе (1922), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Ил» (1927), «Кан-(218) дыр буе» (1930) исемле пьесаларын язып, популяр музыкаль драма жанрының үсешенә зур өлеш кертә. «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кан­дыр буе» кебек атаклы әсәрләрдәге җырлар К.Тинчурин белән С.Сәйдәшевнең бердәм иҗат җимеше булып тора.

Утызынчы елларда драматург совет чынбарлыгын чагылдыр­ган «Корыч орчык» (1930) (Ф.С.-Казанлы белән берлектә), «Удар­никлар бәйрәме» (1933), «Алар өчәү иде» (1935) кебек пьесалар яза. Бу пьесаларның барысы да диярлек үз вакытында профессио­наль артистлар тарафыннан сәхнәгә куела. Аларның күпчелегенә Кәрим Тинчурин режиссерлык итә.

К.Тинчурин—талантлы драматург кына түгел, үзенә генә хас стиль белән иҗат ителгән хикәя остасы да. Ул бу жанрда аеруча 1914—1918 елларда, ягъни илдәге гаять катлаулы, каршылыклы чор­да иҗат итә. Тирән драматизм белән сугарылган «Хәкимҗан агай» (1916), «Искәндәр» (1917), сатирик эчтәлекле «Юбилей», «Ак чир-бик» хикәяләрендә, мөһим тарихи вакыйгаларны үз эченә алган автобиографик характердагы «Мәрҗәннәр» (1935-1937) әсәрен­дә дә К. Тинчурин үзен сюжет кору, калку образлар тудыру остасы итеп таныта.

Театр өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен К.Тинчуринга 1926 ел­да «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелә.

Утызынчы еллар уртасында көчәеп киткән шәхес культы җил­ләре, кызганыч, К.Тинчурин кебек олуг шәхесне дә аяп узмый. Иҗатының һәм театр эшчөнлегенең нәкъ чәчәк аткан чорында — 50 яше тулган көннәрдә—ул кулга алына. Хаксызга «халык дош­маны», «милләтче» дип гаепләнеп, 1938 елның 15 ноябрендә суд-сыз-нисез атыла. Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, 1955 елда К.Тинчурин шәхесе дә аклана, иҗаты халыкка кайтары­ла. Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелә. Театр сәхнәләренә аның әсәрләре кабаттан менә һәм зур популярлык казана.

К.Тинчурин 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

"Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ. ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.

Тамаша залында әкрен генә ут сүнә. Үзенең дирижер таякчыгын тотып, оркестр каршына Салих Сәйдәшев баса. Композитор оркестрантлар белән мөлаем генә исәнләшә дә дирижер таякчыгын күтәрә. Залга гаҗәеп музыка яңгырый. Сәхнәдә сабан туе күренеше бара. Авыл халкы сабан туена хәзерләнә. Кызлар һәм егетләр барысы да бик шат, ул шатлыкны шахтадан кунакка кайткан Булат тагын да ямьләндерә, нур өстенә нур өсти. Ләкин Булат белән Мәйсәрә өстенә кара болыт ябырыла. Ишан Мәйсәрәне мәҗбүри рәвештә бишенче хатынлыкка ала, ә Булат, Мәйсәрәнең абыйсы Җиһаншаны үтереп, качкыннар янына качарга мәҗбүр була. Әсәрдә халык традиөияләре белән шул чорның социаль мәсьәләлре күтәрелә.