Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.

(1900—1931)

Иҗатының беренче чорына (1916—1922) хас үзенчәлекләр:

— романтик сурәтләү, бунтарьлык рухы өстенлек итү;

— дини-мифологик, символик образларның үзәктә торуы һәм шулар аша җир тормышын, яшәү мәгънәсен аңларга ом­тылу («Газраиллар», «Күктән сөрелгәннәр», «Янар таулар», «Җир уллары трагедиясе»);

— мәхәббәттә янучы лирик герой («Урман кызы», «Таң кызы», «Зәңгәр күзләр»);

— гомумкешелек кыйммәтләрен яклавы, фәлсәфи эчтәлек («Мәңгелек әкият»).

Иҗатының икенче чорына (1923—1931) хас үзенчәлекләр:

— реалистик сурәтләү өстенлек итү;

— гыйсъянчы лирик герой («Такташ үлде», «Син дә үл инде», «Әйдә, энем»);

— чынбарлыкка, яңа җәмгыятькә бәя, мөнәсәбәт бирелү («Болай... гади җыр гына», «Ак чәчәкләр», «Мокамай»);

— объектив һәм субъектив эчтәлек, форма яңалыгы, иҗти­магый тормыштагы социаль-психологик каршылыклар («Ки­ләчәккә хатлар», «Бүгенге матурлык»);

— яшьлек, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләренә мөрәҗәгать итү («Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Югалган матурлык»);

— халыкчанлык, тел бизәкләре байлыгы, юмор («Нәни раз-бойник»);

— еш кына романтизм белән реализм үрелеп килү; сөй­ләм шигыренең уңышлы формаларын табу.

Мәхәббәт тәүбәсе. Жанры. Поэма, лиро-эпик әсәр: тормышчан вакыйга күренешләр бирелә; геройларның хис-ки-черешләре киң урын ала. Сюжет-композициясе.

Экспозиция — егет белән кызның танышу һәм яратышулары; Төенләнеш — яшьләр арасындагы якынлык­тан соң, егетнең кызны ташлап китүе; Хәрәкәт үстерелеше — кызның хат язуы, сөйгәнен көтүе, авырлы булуы, егетнең би­тарафлыгы; Кульминация — Зөбәйдәнең, бала табып, Ана булуы һәм әти кешенең баласын күрергә ки­лүе; Чишелеш — яшьләрнең үзара аңлашып ка­вышулары. Поэма лирик геройның яшьлек, мәхәббәт турындагы фикерләре белән башлана. Алар яшьлек хисе һәм картлык акылы рәвешен­дәге каршылыкта бирелә. Төп өлештә Зө­бәйдәнең гыйшкы, аның сәбәпләре ачыла, бераздан мәхәббәт шатлыгы хәсрәт белән алышына: кызны сөйгән егете алдый, Зөбәй­дәнең юануы булып өмет тулы хат язуы тора. Хәсрәтеннән арыну өчен, айның ялгызлыгы турында уйлый, ачулы җилне искә төшерә. Әсәр яшьләрнең кавышу күренеше белән тә­мамлана. Темасы. Мәхәббәт һәм җаваплылык. Проблемалары.

— «Мәхәббәт» төшенчәсен аңлау, ярату хи­сенең зурлыгы, матурлыгы;

— «ирекле сөю»гә караш;

— бәхетле гаиләнең нигезе;

— шәхес иреге һәм бер-берең алдында җавап­лылык;

— Ана булу хокукын һәм вазифасын үтәү.

Идеясе. Яшьлек ялгышларыннан сакланыгыз; кеше­гә ышаныч, көч бирә торган, аның тормышын ямьле һәм мәгънәле итә торган ярату хисен югалтмагыз; «ирекле сөю» ул вакытлы күңел ачуга гына нигезләнә; үзара ышанычка, хис­ләр сафлыгына, җаваплылыкка нигезләнгән гаилә генә бәхетле була.

Төп образлар. Зөбәйдә — матур кыз, комсомолка; рухи дөньясы хис-кичерешләргә бай; Мәхмүткә гашыйк була; мәхәббәтенең җавапсыз икән­леген тойса да, ярату хисенә бирелеп алдана; ихтыяр көченә ия, туачак бала каршында җаваплылыгын аңлый.

Мәхмүт — наборщик булып эшли, җыелыш­ларда доклад сөйли, театрга йөри; йомшак характерлы, мәхәббәт сынавын үтә алмый, «ирекле сөю» тарафдары; эчке каршылыгын җиңеп, ана һәм бала каршындагы җаваплы­лыгын аңлауга килщ. Лирик герой — бай тормыш тәҗрибәсе бар, әлегәчә яшьлек дәртен җуймаган, әмма акы­лын йөрәгенә башлык иткән; тормыштан ямь табып, кеше бәхетен кайгыртып яши; вакый­галарны бергә тоташтыра, аның хис-киче-решләрендә күренешләргә һәм геройларның эш-гамәлләренә бәя бирелә.

Сәнгатьчә эшләнеше.

— Сюжет-композициясе, фикер ачыклыгы, образларның эшләнеше гаять уңышлы;

— традицион сурәтләү чараларын киң файда­лана (җил, ай образлары, антитеза, янәшәлек һ. б.);

— яшьлек, мәхәббәт, Ана турындагы юллары шигъри табыш булып тора;

— теле матур, эмоциональ-тәэсирле, интона­цион яңгырашлы; метафора («тәңкә карлар»), чагыштыру («мәхәббәт тә нәфис чәчәк ке­бек»), сынландыру («ә ай күктә һаман сүге­неп йөри») һәм башкаларның муллыгы поэ­маны тагын да баета.