Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.

Егерменче еллар — иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә бай булган гаять каршылыклы чор. 1920 елда ТАССР (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы) төзелә. Авто­номия кысаларында гына булса да, үзебезнең дәүләтчелеге-безне торгызу ягыннан бу әһәмиятле вакыйга булып тора.Татар теле дәүләт теле дип игълан ителә, һәм, аны гамәлгә кертү өчен, төрле чаралар күрелә. Татарстанда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә күпсанда газета-журналлар чыга башлый. 1922 елны Татар дәүләт театры оешу да театр сәнгатен һәм драматургияне үстерүгә бер этәргеч була.

1921 елны Идел буендагы ачлык халкыбызга зур фаҗига китерә. Хөкүмәтнең булдыксызлыгы, тиешле чараларны ва­кытында күрмәве аркасында меңнәрчә кеше ачлыктан үлә, ә бик күпләр Урал, Урта Азия, Украина һ.б. якларга күчеп китә. Әнә шулай татар халкының зур тармагы туган төбәгеннән аерыла.

Бу елларда тормышның төрле якларына яңа идеология көчләп диярлек кертелә. Аның нигезендә исә сыйнфый кө­рәшнең алга таба кискенләшә баруы турындагы карашлар, җитәкчеләргә мәдхия уку, үткәнне каралтып күрсәтү һ.б. ята. Дингә һәм дин әһелләренә каршы көрәш дәүләт сәясәте рәве­шендә алып барыла башлый.

1929 елны язуда гарәп графикасы латин графикасы белән алмаштырыла. Бу исә халыкның зур катламын мәдәнияттән читләштерә, әдәби ядкярләрне укуга, өйрәнүгә билгеле бер киртә куя. Болар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә әдәбият-сәнгать үсешендә чагылыш таба.

Егерменче еллар әдәбияты үзенең күптөрле һәм каршы­лыклы булуы белән аерылып тора. Бу чорда, инкыйлабларга кадәр ук танылган әдипләр Г. Ибраһимов, М. Гафури, Г. Ка­мал, Ш. Камал, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, М. Фәйзи һ.б. бергә, яшь авторлар Ш. Усманов, Ь. Такташ, X. Туфан, К. Нәҗми, М. Максуд, Г. Кутуй, Н. Исәнбәт, Ш. Маннур, М. Җәлил һ.б. актив иҗат итә. Татар әдәбияты югалтулар да кичерә: күре­некле әдипләр Дәрдемәнд (Закир Рәмиев (1859—1921), Ф. Әмир­хан (1886—1926), С. Рәмиев (1880—1926), М. Фәйзи (1891— 1928) вафат була.-

Әдәбиятның байтак өлеше чор идеологиясенә буйсынды­рыла. Аерым әсәрләрдә сыйнфый көрәшне мактау, динне хурлау, яңа властьны, аның җитәкчеләрен мактау урын ала. Әмма әдәби үсешнең төп үзенчәлекләрен билгеләгән әдипләр алдагы традицияләргә тугры калып иҗат итә, тормышның төрле якларын реалистик сурәтләргә омтыла. Әдәбияттагы җанлылык әдипләрне төрле оешмаларга берләшергә этәрә. Шундыйлардан «Завод» (1923 ел, оештыруда К. Нәҗми кат­наша), «Часовой» (1923 ел, оештыруда Ш. Усманов башлап йөри), «Октябрь» (1924 ел, оештыручылары Ф. Бурнаш, ТТТ. Ус­манов һ.б.) әдәби күмәкләрен күрсәтеп була. Соңгысы икегә бүленеп, аннан «Сулф» (Сул фронт) дигән оешма аерылып чыга. Әлеге оешмалар билгеле бер әдәби юнәлешкә йөз тота. Арада үткән мирасны, билгеле сурәтләү алымнарын инкарь иткән, күбрәк әсәр формасы белән мавыккан футуризм (Г. Кутуй, Г. Толымбай) һәм, шигырьдә ритмик төзелеш бетәргә тиеш дип, образлылыкка гына игътибар иткән имажинизм (К. Нәҗми) кебек юнәлешләр әдәбият тарихында билгеле бер эз калдыра.

Бу чор шигъриятендә иң күренекле урынны Һ.. Такташ алып тора. Аның «Урман кызы» (1922),«Җир уллары траге­диясе» (1921), «Ак чәчәкләр» (1927), «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927) һ.б. әсәрләре казаныш буларак кабул ителә. Шагыйрь чор проблемаларына бәйле лирик герой күңелендә туган хис-ки-черешләрне укучыга җиткерүдә шигъри формадагы табыш­лардан, метафора, символ, аллегория, антитеза кебек троплар­дан, объектив һәм субъектив эчтәлеккә хас үзенчәлекләрдән оста файдалана. Һ. Такташ белән янәшәдә X. Туфан, М. Гафу-ри, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, М. Җәлил һ.б. лаеклы урын алып тора.

Прозадагы табышлар Г. Ибраһимов («Кызыл чәчәкләр» (1922),«Алмачуар» (1922),«Казакъ кызы» (1923),«Тирән та­мырлар» (1928), Ш. Усманов («Ил кызы» (1923),«Краском мәхәббәте» (1923), Ш. Камал («Таң атканда» (1926), М. Гафу-ри («Кара йөзләр» (1926),«Шагыйрьнең алтын приискасын-да» (1929) исемнәре белән бәйле. Аларның әсәрләрендә граж­даннар сугышының канлы вакыйгалары, яңа тормыш төзү­дәге каршылыклар, үткәннең аянычлы күренешләре реализм принципларында бирелә, үзара дуслык, милләт бердәмлеге, әхлаклылык һ.б. төп идея автор позициясе буларак чагылыш таба. Бу чорда яңа җәмгыятьтәге мәгънәсез күренешләрне, хакимиятнең булдыксызлыгын турыдан-туры фаш иткән әсәрләр дә языла. Әмма алар, бик тиз әдәби хәрәкәттән алы­нып, «ак таплар» барлыкка китерделәр. Соңгы елларда укучыга килеп ирешкән Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» (1923), Г. Рәхим­нең «Идел» (1922), Ф. Әмирханның «Шәфигулла агай» (1924) кебек әсәрләре 20 нче еллар әдәбиятын бермә-бер баета, аны тема-идея һәм эстетик яктан тулыландыра. Ф. Әмирханның «Шәфигулла агай» хикәясендә яңа җәмгыятьтә торган саен киңрәк урын ала барган мәгънәсез күренешләр тасвирлана. Әсәрнең төп герое Шәфигулла агай, искедән арынып, яңача яшим, башкаларга үрнәк булам дип, хатынына «тал ак» әйтеп, загс аша өйләнә, улына Владимир исеме куша, авылдагы йортын сатып, Мәскәүгә Ленин мавзолеен күрергә бара. Әлеге һәм башка эш-гамәлләре укучыда көлү хисе уятса да, ул җәмгыятьтә җитди итеп кабул ителә һәм шуның белән сати­рик фаш итүгә китерә.

Гомумән, 20 нче еллар әдәбияты, билгеле бер югалтулар аша булса да, гомумкешелек кыйммәтләрендә чагылган асы­лына тугры калып, үсеш-үзгәреш кичерә.

Чит илдә яшәп иҗат иткән Г. Исхакый әсәрләре дә Ок­тябрьдән соңгы татар әдәбиятындагы эзләнүләр киңлеген ту­лырак аңларга ярдәм итә.

Көчле цензура һәм идеологик басым аркасында илдәге әдипләр төрле сурәтләү чаралары, алым-формалар артына яшереп әйткән фикер-карашларны, бигрәк тә милләт язмышы, рус-татар мөнәсәбәте, төрки халыклар дуслыгы турындагы уйлануларны Г. Исхакый «Дулкын эчендә» (1920), «Өйгә таба» (1922), «Көз» (1923), «Локман Хәким» (1923), «Җан Баевич» (1923), «Олуг Мөхәммәд» (1948) Һ. б. ачыктан-ачык һәм үзәк идея буларак сурәтли алды.

Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы герое Шамил Усманов иҗаты бу чор күренешләрен аңларга ярдәм итә.

Ш. Усманов иҗатының проблематикасы шәхес һәм җәмгыять мәсьәләсен көрәш һәм мәхәббәт җирлегендә карый. Бу үзгәреш­ләр реаль тормыш тарафыннан тудырыла. Чөнки нәкъ менә шул вакытларда революцион аскетизм идеясе калкып чыга, матбугат битләрендә гаилә һәм мәхәббәт тирәсендә кызу-кызу бәхәсләр бара. Бу бәхәсләрдә Ш. Усманов та актив катнаша, әлеге мәсьәләләргә багышлап полемик мәкаләләр яза. Бәхәс аның әдәби әсәрләренә дә күчә. «Ил кызы» (1923) һәм «Краском мәхәббәте» (1923) хикәяләре шул хакта сөйлиләр. Бу әсәрләрдә көрәш һәм мәхәббәтнең үза­ра мөнәсәбәтләре, татар хатын-кызының җәмгыятьтәге урыны-мәсьәләләре полемик төстә бирелә һәм аларга төрле-төрле карашлар нигезендә чагылдырыла. «Ил кызы»нда кызыл сугышчылар — Кәбир, Вәли, Хатип, Әхмәт һәм Тәүфикъ — сугыш тынып торган араларда татар кызларының язмышы ту­рында кызып-кызып бәхәсләшәләр. Татар кызларын фәкать «үзенә ир табып, аның белән тыныч гомер итү» хакында уйлау­чы затлар рәвешендә күзаллап, геройлар аларның олы максалар белән яшәмәүләренә пошыналар, «тормышны аңлаган ма­тур җанлы кызлар» турында хыялланалар, һәм бераздан шун­дый кыз белән очрашалар да. Ул — партизанка Рауза. Героиня хикәягә килеп кергәч, алар мәхәббәт романтикасы турында, аның нинди булырга тиешлеге турында уйлана башлыйлар. Бу мәсь­әлә «Краском мәхәббәте» хикәясендә тагын да җитдирәк төстә күтәрелә. Анда без сөю хисен, аның романтикасын ике төрле аңлау белән очрашабыз. «Шагыйрь җанлы, тәмле телле» сугыш­чы Салих «кошлар сайрап торган гөл бакчаларында, көзге төсле тигез диңгез өсләрендә» «зәңгәр күзле, матур йөзле, нечкә билле туташ» белән көймәдә йөргәндә туган мәхәббәтне генә таный, бары шуны гына чын хискә саный. Ә канлы сугыш кы­рында, аныңча, мәхәббәткә урын юк, сугыш булган сөюне дә юкка чыгара.

Салихның бу карашына каршы чыгып, командир Хафиз «үлем арасында, ут эчендә» туган мәхәббәт турында сөйли. Авыр яраланып госпитальдә ятканда ул бер медсестра кызга гашыйк була. Бервакыт артык хискә бирелеп, күңеле йомша­рып китеп, Хафиз үзенең сөйгән кешесе белән «тыныч бер поч­макта, җылы өйдә, гаилә янында» яшәргә теләвен әйтә.

«Ил кызы»ндагы Рауза да яраткан егетенә аның «көрәшкә атылып торган» гайрәтен, «халык хезмәте юлына багышланган» яшьлеген сөю хакында сөйли, халык алдындагы бурычын оны­тып, «рәхәт гомер итәргә» чакыручы хисне кискен рәвештә кире кага. Икенче төрле әйткәндә, һәр ике героиня бары халык азат­лыгы һәм бәхете өчен көрәштә туган мәхәббәтне генә таный, аның кешене тыныч рәхәт тормышка түгел, бәлки авыр көрәшкә рухландыручы көч булуын тели. Ә үзләре алар «туган ватан­ның бәхете өчен көрәшүче ил кызлары» булып алга басалар.

«Ил кызы» һәм «Краском мәхәббәте» хикәяләрен­дә көрәш романтикасы, шул көрәштә туган мәхәббәт романтикасы булып гәүдәләнә. «Гает корбаны» (1924) хикәясендә Ш. Усманов геройның бер халәттән икенчесенә күчүен, ягъни аның рухында, дөньяга карашларында үзгәрешләр хасил булуын күр­сәтергә алына. Хикәянең үзәк герое кызылармеец Хәйрүш агай образында авторның деталь белән оста эш итүче. Мәсәлән, шундый детальләрнең берсе — геройның тышкы кыяфәте. Ул «башына фуражкасының козы­регын артка әйләндереп кигән, биле буылмаган, каешсыз, арык гәүдәле, кәҗә сакаллы, 40—45 яшьләрендәге» кеше. Шушы ки­леш тә — килбәтеннән үк без аның гадәти авыл агае булуын сиземлибез. Патша, армиясендә хезмәт иткәндә динчегә әвере­леп киткән, ул полковой мулла вазифасын да үтәгән икән. Ре­волюциядән соң Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәндә дә бу һөнәрен тарлый алмаган. һәм менә хәзер гает көнендә, башкаларны күндерә алмагач, мәчеттә намаз укырга күршедәге татар авылына берүзе чыгып китә. Шул авылда мулла катнашы белән аклар кулына эләккәч, Хәйрүш абзыйның күп нәрсәгә күзе ачыла. Геройның дөньяга карашларында туган үзгәреш аның түбәндәге сүзләрендә ачык чагыла:

— Хәзрәт, бу нинди эш Соң бу? Мин гомер буе чалма киеп михрап алдында утырган кешене олуглап килдем. Башкалар сезне сүккәндә мин якладым. Сезнең чалма-чапан астында ишерелгән кара җаныгызны күрмәдем. Ярый, хәзрәт. Минем җанымны кыйганга күп шатланма. Канымны иптәшләрем синең истә калдырмаслар!

Кыска гына шушы эпизодта геройның рухында туган үзгә­реш, аның моңа кадәр изге дип санап йөргән нәрсәләрнең чынлыкта бөтенләй башкача булуын аңлавы шактый сиземләрлек итеп бирелгән. Ш. Усмановның гражданнар сугышы темасына багышланган һәм 1927 елны дөнья күргән куп кенә хикәяләрендә («Ай чык­канчы», «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире!», «Зур түрә», «Идел буйлап», «Көчле мандат») үзенчәлекле герой образлары тудырудан бигрәк шул чор тормышының аерым күренешләрен яки эпизодларын күз алдына бастыру өстенлек ала.

Үзе яшәгән давыллы чорны гәүдәләндерү белән бергә Ш. Усманов бу хикәяләрдә әледән-әле революциягә кадәрге чынбарлыкка мөрәҗәгать итә. Монда да аның бары шәхси күргән-кичергәннәренә генә таянып иҗат итүе нык сизелә, Аларның байтагы үткән тормышның күңелсез күренешләрен хәзерге укучы алдында җанландыру нияте белән язылган.. Мо­ның шулай икәнен кайчак автор үзе үк сиздереп үтә. Мисал өчен «Эшче кызы Нина» (1922) исемле хикәягә тукталыйк. Аңа «Иске тормыш күренешләреннән берсе» дигән исем асты би­релгән. «Әптери агай хикәясе» (1925) исә карт эшченең комсомол яшьләргә үткәндәге авыр тормыш турында сөйләве рә­вешендә иҗат ителгән. Бу циклга кергән хикәяләрнең күбесе Ш. Усмановның Гурьевка туку фабрикасында күргәннәренә, нигезләнгән. Гражданнар сугышына багышланган хикәяләрен­дә автор, заманның ашкынулы агышын чагылдырырга теләгән­дәй, хикәяләүне зур тизлек белән алып барырга омтылса, соңгы циклда исә вакыйгалар акрын, талгын ага. Шунлыктан язучы үз хикәяләрендә эшчеләр мохитенең гаҗәп җанлы күренешлә­рен гәүдәләндерүгә ирешә. «Эшче кызы Нина»да, мәсәлән, иске тормышның бер, мизгеле, бер халәте киң план белән күрсәтелә. Безнең алга шыксыз һәм кызыксыз бер дөнья.баса. Аны эшче. яшьләрдән Газиз белән Нинаның бер-берсенә саф мәхәббәте, генә беркадәр яктыртып тора. Шунлыктан авторны да шушы мәхәббәт күбрәк кызыксындыра. Яшь геройлар керсез күңел­ләре һәм саф хисләре белән башка бик күпләрдән өстен тора­лар. Аларның саф мәхәббәтен караңгы тормышта үзенә бер якты маяк итеп күрсәтү хикәянең төп уңышын тәшкил итә. Шушы ук хикәяләү алымы «Әптери агай хикәясе»ндә дә кабат­лана.

Революциягә кадәрге эшчеләрнең тормыш-көнкүрешен тәр­бия максатында яктырту белән бергә, Ш. Усманов кайбер оч­ракларда чынбарлыкны һәм геройларны үсеш-яңарыш процес­сында да карарга омтыла. Бу яктан «Таң» (1927) хикәясе игъ­тибарга лаек. Биредә инде фабриканың беренче бөтен дөнья сугышы елларындагы тормышы белән танышабыз. Баштарак «әллә кайда барган сугыш фабрика тормышында еракта күк күкрәү тавышы шикелле генә» сиздерсә, тора-бара күк күкрәү якыная һәм көчәя. Нәтиҗәдә ничектер талгын гына, «йокым­сырап» кына аккан тормышны ул әйтерсең лә йокысыннан «уятып» җибәрә. Аңарда каршылыклар кискенләшә, авырлыклар арта. Яшьләрнең күпләп-күпләп армиягә алынулары, ка­чаклар килү, хуҗаларның эш шартлары турында кайгыртмаулары аркасында фабрикада бәхетсез очракларның туып торуы, фронттагы һәм илдәге хәлләр турында берсеннән-берсе күңел­сезрәк хәбәрләр таралу һ. б. факторлар эшчеләрне гомумән яшәү һәм заман хакында уйландыра башлый. Аларда үз яшәү­ләреннән канәгатьсезлек хисе үсә. Менә шулай тынычлыгын югалткан, болганган бу тормыш революцион идеяләр таралу һәм үсү өчен «уңдырышлы туфракка» әверелә. Ул идеяләрнең эшче­ләр аңына үтеп керүен автор машинист Сөләйман образында шактый төсмерләрлек итеп гәүдәләндерә. Фронттан кыска ялга кайткан Сөләйман кире сугыш кырына «үзгәреп, элеккеге патриот унтер-офицер урынына, сәяси хәзерлекле бер эшче булып» китә. Шулай итеп, бу хикәядә Ш. Усманов тормышны һәм герой рухын революцион үсештә тасвирлау юлында ышанычлы гына адым ясады.

Икенче бер хикәясендә («Митинг», 1927) автор әсәр идеясен көчле конфликт ярдәмендә ачарга тели. Ул харак­терлар бәрелешенә нигезләнмәгән. Анда политик идеяләр һәм карашлар бәрелешеннән туган конфликт бирелә. Ул солдатлар митингысында большевик оратор Хәмзин белән меньшевик ора­тор Герони чыгышларында чагыла. Хәмзин мәгънәсез кан кою­ны кичекмәстән туктатуны таләп итә. Герони исә солдатларны дошманы җиңгәнчегә кадәр сугышырга өнди. Бу митингта ха­лык интересларын яклаучы большевик ораторның логик фикер­ләве ялган идеалларны алга сөрүче меньшевик ораторны, гәр­чә ул телгә бик оста булса да, җиңеп чыгуы күренә.

1921-1922 елларда Идел-Урал буендагы ачлыкка үз мөнәсәбәтен күрсәткән әдипләр арасында һәм аның сәбәпләрен күрсәтү ягыннан һәм сәнгатьчә кыюлыгы буенча Мәхмүт Галәү иҗаты үзгә урын били.

Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) – Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр яза башлаган һәм революциянең беренче көннәреннән үк аны кабул итеп, Совет власте шартларында үзенең хикәяләре һәм романнары белән танылган реалист язучы. Мәхмүт Галәүнең язучылык гомере өч революция дәверенә туры килә. 1905 ел революциясеннән 1917 елга ка­дәр булган дәвер, 1917 елгы ике революция һәм совет еллары, билгеле, язучының тематика­сында, аның геройларының психикасында үзенең чагы­лышын күрсәтми кала алмады. Мәхмүт Галәү, утызынчы еллар башында язган роман­нарында мөмкин кадәр тарихи хакыйкатькә тугры калырга тырыша. Егерменче еллар уртасында Мәхмүт Галәү татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ния­тен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Автор алдан һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Беренче китап революциягә кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр хал­кының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» дип исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. «Сабак» исемле өченче китап рус-япон сугышы һәм 1905 елгы Бе­ренче рус революциясе чоры вакыйгаларына, ә «Өермәләр» исемле соңгы дүртенче том Октябрь революциясе еллары вакыйгаларына нисбәт ителергә тиеш була.

Ләкин эпопеянең беренче ике китабы гына язылып тәмамлана, өченче һәм дүртенче кисәкләрен язарга автор өлгерми кала. Беренче ике кисәге, русчага тәрҗемә ителеп, 1931 һәм 1933 елларда Мәс­кәүдә «Муть» һәм «Мухаджиры» исемнәре белән аерым китап бу­лып басылалар. Татарча оригиналлары исә, шул заманның әдәбият белемендәге вульгар-социологизм тәнкыйтенә дучар булып, автор исән чагында басмага кабул ителмиләр, иң аянычлысы, соңыннан бу оригиналларның кулъязмалары да юкка чыга. Бары тик «Мөһа­җирләр» романыннан гына берничә өзек «Чүлмәк тулгач» исеме белән 1929 елда Мәскәүдә татар телендә басылып чыга.

«Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары, язмышлары никадәр генә катлаулы бул­масын,-вакыт сынавын үтеп, бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар.

«Болганчык еллар» укучыны татар тормышының ерак та­рихына алып китә һәм аның төрле катламнары аша үткәрә. Илдә барган вакыйгалар, соңгарак калып булса да, йомык хәл­дә яшәгән татар авылларына да килеп җитәләр һәм авыл халкын уятып, кузгатып җибәрәләр. Әсәр менә шундый кузгалышлар алдында торган татар авылын тасвирлаудан башлаынп китә.

Рус телен белмәү, язу танымау, башка милләт «кяферләре» белән аралашмаудан бигрәк тә авыл халкы җәфа чигә. Патша самодержавиесенең налоглары, рус булмаган халыкларны төр­лечә кысрыклавы өстенә авылда властьны үз кулларында тот­кан мулла-мөәзиннәр, ярым-йорты гармоталы старосталар да авыл халкының тәнендә сөлек булып яшиләр. Татар авылы ме­нә шулай үз законнары белән, үз казанында кайнап тыныч кына яши бирә. Ләкин бу беренче карашка хына шулай күре­нә. Басу капкасыннан авылга керүгә кайгысы-шатлыгы, моң-зары, бөтен гореф-гадәтләре, ата-бабадан калган йолалары, үт­кәне һәм бүгенгесе белән кешеләр тормышы ачыла башлый.

Язучы тормыш күренешләрен кабарынкы итеп, бер зур ва­кыйга тирәсенә туплап бирә.

«Болганчык еллар» романы үзәгенә XIX гасырның сиксә­ненче елларындагы ачлык фаҗигасе алынган. Бу табигать ка­засы авылдагы дин пәрдәсе белән капланып яткан каршылык­ларны өскә тартып чыгара. Ялангачланып калган авыл фонында мулла-мөәзиннәрнең комсызлыгы, бай куштаннарныңлыгы « мөселман агай-энегә ярдәмле булырга тиешлек» фәлсә­фәсеннән арынып, шәрә килеш кала. Моңа кадәр астыртын гы­на эшләнгән явызлык, законсызлык, ярлы крестьянны талау ачыктан-ачык эшләнәбашлый.

Әсәрдә шул чор авылының бик ачык аерылып торган өч катлавы бирелә. Аларның беренчесе һәм бик тулы сурәтләнгәне – югары катлау. Шәмси мулла, аның хатыны Әсма, Сабирҗан мөәзин, Фәйзулла ста­роста, Гыймади һәм башка куштаннар халыкның канын эчүче сөлеккә әверелгәннәр. Бу – авылда үзенә бер утрау булып, аерылып яшәгән төркем. Аларның тормышы, үзара мөнәсәбәт­ләре зур осталык белән сурәтләнгән.

Икенче катлау – урта хәлле крестьяннар. Аларның Вафа кебекләре куштаннар рәтенә күтәрелү турында хыяллана, кү­бесе (Йосыф, Әкрәм карый, Сәлим һ. б.) үз тормышыннан ка­нәгать булып, тыныч кына яши бирә.

Өченче катлау – ярлы крестьяннар. Менә шушы ярлы ха­лык белән авылның сөлекләре арасында тартыш бара. Әсма, Сабирҗан, Гыймади, Фәйзуллалар бу тартышта байлыкларын тагын да арттыру, моның өчен игенченең соңгы аршин җирен, соңгы атын һәм балаларның соңгы сыныгын тартып алу ягын карасалар, ярлы крестьян өчен бу тартыш – яшәү белән үлем көрәше.

Язучы әсәр геройлары белән ашыкмыйча, бик җентекләп та­ныштыра. Аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре гаять катлау­лы, тормыш юллары да чуалып, бәйләнешеп беткән, һәркайсының үз йөзе, үз характеры бар. Әсәрдә вакыйгалар өч геройның язмышына бәйләп бирелгән. Ләкин бу өч кешенең язмышын сурәтләү генә булып калмыйча, гомумиләштереп, социаль кат­лауларны күрсәтү дәрәҗәсенә күтәрелгән. Язучы тормышны тарихи планда, киң күләмдә күрсәтергә алынганлыктан, ул ае­рым характерлар аркылы бөтен бер халыкның язмышын хә­рәкәттә, үсештә ачарга тырыша.

Мәүлә Колы авылында гаделлеге, саф акылы белән халык ихтирамын казанган Миңлебай дигән кеше булган. Вакыйгалар шушы картның өч оныгын өч якка алып китә. Характеры белән власть сөючән, үзсүзле, явыз анасына охшаган Вафа авыл авыл куштаннары белән арлашу, алар арасына керү турында хыяллана. Шәмси мулла белән Сабирҗанның корган җәтмәсен җиңел генә үтеп чыгып булмый. Вафа макса­тына ирешү өчен түбәнлекләрнең барысын да эшләргә сәләтле энесен башка чыгарганда яхшы әйберне үзенә алып, туган эне­сен талап калудан да, байда, дворник булып эшләгәндә, асрау­лар, приказчикларның юк кына гаепләрен дә байга әләкләп, акча җыюдан да, ачлар, балалар өлешен үзенә үзләштерүдән дә – берсеннән дә тайчанмый. Мәкерле, хәйләкәр Вафаны. авыл куштаннары үзараларына алалар.

Вафаның энеса Сафа исә, үз кул көче белән яхшы тормыш корырга хыяллана. «Сафа, чыннан да, абыйсының капма-каршысы иде. Юаш холыклы бу эчкерсез егеткә үз кирәгеңне генә чамалау, хәйлә дигән нәрсәләр бөтенлән хас түгел иде. Әгәр дә Сафа бер-бер эшкә бирелсә, чын күңеленнән озакка бирелә. Абыйсы белән әнисеннән ул мин-минлекле, комсыз, булмавы бе­лән аерылып тора иде». Бу хәл әнисе һәм абыйсы белән Сафа арасында конфликт тууга сәбәп була. Каршылык башта семья эчендә Сафаның кемгә өйләнүе мәсьәләсендә генә барса, ачлык елларында ул тагын да кискенләшә: халыкның авыр хәлен Ва­фа үзенә зур табыш алу өчен файдаланса, Сафа, киресенчә, ур­та хәлле крестьяннан ярлылар рәтенә кала.

Язучының Вафа белән Сафаны бер төрле, шартларга куеп тасвирлавы кызыклы. Ачлык елны Вафа шәһәргә китеп двоник булып урнаша һәм, хезмәтеннән үз максатына яраклы файдаланып, баеп китә. Сафа да дворник булып яллана. Ләкин хәйләсез, эчкерсез табигатьле Сафа гаиләсен туйдыры лык та акча эшли алмый.

Туганнарның өченчесе – Таҗи. Ятимлектә, үги әни типке­сендә ул тормышның ямьсез ягый гына күреп, кешеләрнең рәхимсезлегенә генә ышанып, үч җыеп үсә. Егет булып җиткәч, күргән кыеннарының, рәнҗетүләренең ачуын ала башлый. Байларның малын урлавы, аларга төрлечә зыян китерүе – бу тормышка каршы аның баш күтәрүе була. Ул, ниһаять, Мәүлә Колыдан китеп югала, озак вакытлар эшчеләр арасында, шахталарда эшләп йөри. Анда да үз бәхетен тапмагач, туган авылына кайтып, шунда яши башлый. Баш бирмәс характеры, һәр­вакыт ярлылар яклы булуы белән ул үз тирәсенә ярлы кресть­яннарны тарта, ә байларга курку салып тора.

Романда Таҗиның тормышың күрсәтүгә аз урын бирелгән. Ләкин аның һәр әйткән сүзе характерын ачуга юнәлдерелгән;. кыска гына эпизодларда үз-үзен тотуын, авыл халкының, аерым кешеләрнең аңа мөнәсәбәтен күрсәтү аша автор Таҗиның ро­манда тоткан урынын билгеләргә тырышкан.

Язучының бик яратып сурәтләгән тагын образы – Саҗидә. Зур кара күзләре очкын чәчеп торган зифа буйлы бу кыз эштә ирләр белән рәттән торып эшләрлек батыр, уңган. Үзен берәүгә дә кимсетергә бирмәслек үткен, чая. Апалары ке­бек, язмышына буйсынып, кул кушырып утырмый, бәхетен кем китереп бирер дип тә көтеп тормый. Үз хыялы, киләчәге өчен үзе көрәшә. Кыю, тәвәккәл Саҗидә авыр вакытларында ап­тырап калмый. Аның бай табигатьле, талантлы булуы эш вакытында да, күңел ачканда да күренә, һәркайда ул беренче, бө­тен тирәдә башлап йөрүче. Авыл халкы аңа яратып, сокланып карый. «Ирдәүкә» кушаматы да аның башкисәр холкына ятышып тора.

Саҗидәнең, характеры тагын бер яклап сынала. Балалары булмасын аңлагач, ул Сафаны икенче мәртәбә өйләндерергә күндерә. Үзенә көндәшен дә үзе сайлап ала.

Язучының характерлар эзләүдәге осталыгы эпизодик образ­ларда да күренә. Романда алар байтак. Ләкин аларның күзгә генә чагылып киткәннәре дә истә кала. Моның сәбәбе – язучы­ның индивидуаль үзенчәлекләрне тотып ала белүеңдә. Ул геройларның башкалар белән уртак булган сыйфатларын күрсәтеп тор­мый, ә аның үзенә генә хас сәерлеген тасвирлый. Моның ачык мисалы – Йосыф карт.

«Болганчык еллар» романы, ачлыктан исән чыккан авылның тернәкләнеп килүен күреәтү белән тәмамлана. Авыл, авырудан соң хәл алган кеше кебек, икенче сулыш ала, байлар белән ярлылар арасында ачлык елны кискенләшкән көрәш тә йом­шарган кебек була. Ләкин бу – давыл алдындагы тынлык кына. Язучы укучыны яңа вакыйгага, яңа давылга әзерли.