Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".

Гомумтөрки, ягъни иң борынгы әдәбият. Ул XII-XIII йөзләргә кадәрге чорны үз эченә ала. Бу дәверне татар әдәбиятына кереш дип тә атарга мөмкин. Бу чорга караган әдәбиятны рун язулы истәлекләр, уйгур язулы истәлекләр, гарәп язулы истәлекләр (Коръән), Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк», ягъни «Төрки телләр сүзлеге» (1072-1074) китабы, Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” (1069), Әхмәд Йүнәкинең “Һибәтел-хәкаик” (“Хакыйкать бүләге”), Әхмәд Ясяви “Диване хикмәт” (шигырьләр утпланмасы), Сөләйман Бакыргани “Бакырга китабы” һәм бу чорның күренекле китабы – Коръән.

Рун, уйгур, бераздан гарәп хәрефләре белән язылган иң борынгы төрки истәлекләр идея-тематикалары, жанрлары һәм эчтәлекләре белән гаять төрле. Алар арасында дини һәм дөньяви әсәрләр дә, чәчмә (проза) һәм тезмә (поэтик) текстлар да, лирик ши­гырьләр һәм зур күләмле поэма-дастаннар да бар. Алар өчен мифологик фикерләү, фольклор белән якынлык хас. Шулай ук төрки табигате, тарихи чынбарлык белән бәйләнеп үзен нык сиздерә. Язмаларның тел-стиле чагыштырмача камил. Бу үзе үк төрки язма әдәбиятының озын тарихлы булуына ишарә ясый. Борынгы истәлекләр арасында Кытай, Һиндстан, Иран телләреннән аерым тәрҗемәләр дә бар. Бу — әби-бабаларыбызның күрше халыклар белән мәдәни багланышларда торуын күрсәтә.

Хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган рун истәлеклә­ ренең күп өлешен эпитафик, ягъни каберташ язмалары тәшкил итә. Болар арасында аеруча төрки хөкемдарлары, гаскәр баш­ лыклары Күлтәгин, Билге каган, Төньюкук хөрмәтенә язылган ядкярләр дикъкатькә лаек. (Аларның һәр өчесе дә VIII гасыр­ ның беренче яртысында вафат була.)

Бу истәлекләрдә төп геройларның кылган эш-гамәлләре, батырлыклары яктыртыла. Сөйләм беренче заттан — үлгән кеше исеменнән башкарыла. Мондый алым соңрак форма­лашкан бәет жанры өчен дә хас. Рун язмаларында көчле, батыр кеше — алып, аның аты акбүз дип бирелә. Алып батырлар, акбүз атка атланып чабулар күп кенә татар фольклор әсәрлә­рендә дә күзәтелә.

Рун язмаларында шигъри юллар, мәкаль-әйтемнәр, тотрык­лы гыйбарәләр (фразеологизмнар да), төрле поэтик чаралар куллану еш очрый. Бу текстта сәнгатьлелекне, эмоциональлекне көчәйтүдә ка­батлау, синтаксик янәшәлек, шигъри һәм чәчмә юлларны кушу алымнары кулланылган.

Мәхмүд Кашгарый сүзлеге. Борынгы төркиләргә мөнәсәбәтле күп кенә мәкаль-әйтемнәр, шигъри текстлар Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк», ягъни «Төрки телләр сүзлеге» җыентыгына (1072-1074) тер­кәлгән. Анда «Болгар — төрки шәһәрләрдән мәшһүр бер кала», «Этил (Итил) — кыпчак илләрендәге бер елганың исеме» һәм башка шундый тарихи-географик мәгълүматлар да бар.

Мәхмүд Кашгарый сүзлеге — зур күләмле китап (600 бит­тән артык). Анда 9 мең тирәсе төрки сүзгә һәм сүзтезмәгә аңлатма бирелгән, мисал (иллюстрация) рәвешендә 300дән артык мәкаль һәм әйтем, 165 дүртьюллык, 68 икеюллык шигъ­ри строфа теркәлгән. Китап гарәп язуы белән гарәп телендә язылган. Әмма төрки сүзләр, сүзтезмәләр, мәкаль һәм әйтемнәр, шигъри юллар башта оригиналда, аннан гарәпчәгә тәрҗемә итеп бирелгәннәр.

Сүзлектәге мәкаль-әйтемнәрдә тормыш-көнкүреш һәм кеше эшчәнлегенең төрле тармаклары, яшәеш тәҗрибәсе гәүдәләнеш тапкан. Аларның күпчелеге шул килеш тә, теге яки бу дәрә­җәдә үзгәрешләр алып та хәзерге төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә кулланылуын дәвам итә.

Мәхмүд Кашгарый китабындагы шигырьләр арасында та­рихи һәм лирик җырлар, дастаннардан өзекләр, мәдхия-мәрсияләр (ягъни мактау шигырьләре), мәхәббәт һәм табигать лирикасы үрнәкләре бар. Ал арда зифа буй — тал, матур йөз — тулган ай («тулун аен йөзе»), күз яше яңгыр, елга, диңгез белән чагыштырыла, кешенең кычкыруы бүре улавы белән тиңләнә. Табигать дөньясы белән бәйләнешле бу төр сурәтләр, гомумән, татар сүз сәнгате өчен хас.

Китаптагы дүртьюллыкларның күпчелеге төрки, шул исәп­тән татар шигърияте өчен хас булган 7шәр иҗекле юллардан гыйбарәт. Арада 8әр иҗеклеләре дә очрый. Рифмалашу, ни­гездә, аааб, аааа рәвешендә.

Котадгу белек” (1069). «котлы булсын», «котлыйм» сүз­ләренннән алынган, «кот» сүзе «бәхет», «игелек», «яхшылык» мәгънәләрен белде­рә. Әсәр атамасында да ул шул мәгънәләрен саклый. «Адгу» — «әдгү», «изге», «игелекле» сүзләренең борынгы варианты. «Белек» (билик) элеккеге телдә «белем», «китап», «белем (акыл) тупламы» кебек мәгънәләрне белдергән. Шуларга мөнә­сәбәттә «Котадгу белек» исемен төрлечә аңлаталар. «Изге бәхет китабы», «Бәхетле-игелекле итүче белемнәр (китап, туплам)», «Бәхет китабы». 1983 елда Мәскәүдә «Котадгу белек»нең русча басмасы чыкты. Анда әсәрнең исемен «Благодатное знание» дип тәрҗемә иткәннәр.

«Котадгу белек»нең авторы — Йосыф Баласагунлы. Ул бу әсәрен хәзерге Көнбатыш Кытайдагы Кашгар каласында иҗат итә. Биредә элек Караханыйлар дигән зур төрки дәүләтнең башкаласы урнашкан була.

«Котадгу белек» — зур күләмле шигъри поэма. Ул, нигездә, үзара рифмалашучы икеюллык строфалардан төзелгән. Ал ар­ның саны 6722 гә җитә.

Акыл-тәҗрибә, хис-тойгы тупланган һәр юлы һәм һәр строфасы афоризм, хикмәтле сүз кебек яңгырый. Һиндстанлыларда «Махабхарата», грекларда «Илиада» һәм «Одиссея», фарсыларда «Шаһ-намә», Көнчыгыш славяннарда «Игорь полкы турында җыр», гарәпләрдә «Мең дә бер кичә», итальяннарда «Илаһи комедия» нинди урын тотса, «Котадгу белек»нең төрки рухи дөньясын­дагы урыны да шундый ук. Аны төрки ядкярләрнең шаһы, авторын төрки әдипләренең даһи остазы дип атарга мөмкин.

Йосыф Баласагунлы фикеренчә, гаделлек, дәүләт, игелекле­лек, акыл, зирәклек һәм сакчыллык кебек төшенчәләр чын идарәчелекнең нигезен тәшкил итә. Бу сыйфатлар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Аларны үзара ялгаучы төп үзәк — кеше, аның эш-гамәле, рухи дөньясы. Шуңа күрә поэмада кешене тасвирлауга, кешелеклелек төшенчәләрен җырлауга гаять зур урын бирелгән. Авторның идеалы — белемле, укы­мышлы, гадел, киң күңелле, сабыр, тәрбияле, әхлаклы кеше. «Белем һәм акыл,— ди Йосыф Баласагунлы,— кешене кеше итә, әгәр бу сыйфатлар юк икән, ул — хайван мисалында». Икенче бер урында шагыйрь болай яза: «Кеше булу өчен, киң күңеллелек һәм кешелеклелек кирәк».

Автор белем, һөнәр, гаилә, мәхәббәт, үзара аралашу һ.б. шундый төшенчәләрне төрле яктан яктырта. Еш кына уңай һәм тискәре сыйфатларны капма-каршы куеп тасвирлый:

Йосыф Баласагунлы эчүчелек, икейөзлелек, ялганчылык, комсызлык, әрсезлек, ялкаулык һәм башка шундый сыйфат­ларны аеруча кискен тәнкыйтьли, ал арның «кешелеккә» дош­ман икәнлеген күрсәтә. «Кем шәраб эчә,— ди ул,— акылын җуеп, ахмакка әверелә. Андый кешедән бәхет тә, игелек тә кача». («Ничә килмәгү эш исерсә килер...»)

«Котадгу белек»тә без вәзир, гаскәр башлыгы, илче, ша­гыйрь, галим, игенче, сәүдәгәр, һөнәрче, табиб һәм җәмгы­ятьтәге кайбер башка һөнәр ияләренә куелган әхлакый таләп­ләр белән дә очрашабыз. Игенчеләр, ди автор, иң кирәкле һәм иң файдалы кешеләр. Чөнки алар бөтен җан иясен туендыра­лар. Шуңа күрә аларга хөрмәт белән карарга кирәк. Шунысы мөһим: Йосыф Баласагунлы әсәрендәге бу мотив ХУП йөз татар шагыйре Мәүла Колый иҗатында да дәвам иттерелә. Анда иген игүчеләр иң изге, иң саваплы кешеләр рәвешендә тасвирлана.

Йосыф Баласагунлы шагыйрьләрне диңгез төбенә чумып энҗе чыгаручылар белән тиңли.

Бу әсәр үзенең табигате һәм эчтәлеге белән тормыш дәрес­леге кебек. Анда, төрки һәм кайбер башка халыкларның рухи мирасына нигезләнеп, укучыларга әхлакый сабак бирелә. Поэ­ма — әдәбият тарихы өчен генә түгел, борынгы төркиләрнең фәлсәфи һәм педагогик карашларын, тормыш-көнкүрешләрен, җәмгыять төзелешен, телен өйрәнүдә дә мөһим чыганак. Ул үзеннән соңгы төрки, шул исәптән татар әдәбиятына да көчле йогынты ясады. Моны без Кол Гали, Котб, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Акмулла һәм башка авторлар мисалында ачык күрәбез.

«Котадгу белек»тә «Белем — зур байлык, аның хәтта өле­шен дә бернинди оста карак та урлый алмый» дигән юллар бар. Утыз Имәни (1754—1834) өчен дә «данәш», ягъни белем, гыйлем —кешенең иң зур хәзинәсе, «гәүһәре»:

Йосыф Баласагунлыда чал чәчне аккош (ку) төсе белән чагыштыру бар. Шушындый ук сурәт «Идегәй»дә дә очрый.

Татар фольклорында ла “Котадгу белек”тән алынган хикмәтле сүзләр, мәкальләр бар.