Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,

Татар әдәбияты классигы — күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 елның 13 январенда яңа стиль белән — 1 январьда) Казанның Яна Бистәсендә мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыштырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фатихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895— 1905) Фатих, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шул чорда уяна башлаган һәм 1905 елгы революция алдыннан киң җәелеп киткән ислахчы шәкертләр хәрәкәте эчендә кайный, аның җитәкчеләреннән берсе була; мәдрәсә тормышындагы схоластик тәртипләрне тәнкыйтьләгән «Мәгариф» һәм «Тәрәкъкый» исемле кулъязма газета-журналлар чыгаруны оештыра. Шәкертлек елларында аның шулай ук РСДРПның Казан комитеты члены С. Н. Гассар (1877—1918), беренче татар большевигы X. Ямашев, Г. Коләхметов кебек революционерлар белән якыннан аралашуы һәм аларның яшерен эшләренә катнашуы да мәгълүм. Болар һәммәсе Ф. Әмирханның иҗтимагый-политик карашлары формалашуына көчле йогынты ясый.Мәдрәсәне тәмамлагач, 1905—1907 елларда, Ф. Әмирхан, гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укып йөри. Аның иҗат эшчәнлеге дә шул чорда башлана. 1906 елны Уральскида чыга торган «Әл-гасрел җәдит» журналында (№ 6) яшь каләмнең беренче басма әсәре —Париж Коммунасының утыз биш еллыгына багышланган «71 нче ел Коммунасы» исемле тәрҗемә очеркы дөнья күрә. 1907 елның январенда ул Мәскәүдә нәшер ителә башлаган беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел әтфаль» («Балалар тәрбиясе») редакциясенә секретарь булып урнаша һәм шул журнал битләрендә фәнни-популяр характердагы берничә мәкалә («Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зил-зилә», «Менделеев» һ. б.), Даниянең мәшһүр балалар язучысы Г.-Х. Андерсенның «Мәхәббәтсез үрдәк баласы», «Гөл агачы һәм әкәм-төкәм» исемле әкиятләрен ирекле тәрҗемә итеп бастыра. Бишенче саныннан соң журнал чыгудан туктагач, 1907 елның җәендә Ф. Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга, һәм ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Әмма халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Ф. Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә.

Демократик яшьләр, шәкертләр мәнфәгатен яклауны үзенә бурыч итеп куйган һәм 1905 елдан бирле җилем басмада яшерен рәвештә чыгарылган «Әльислах» («Реформа») газетасы, 1907 елның октябрендә рәсмиләштерелеп, ачык төстә чыга башлый. Ф. Әмирхан бу газетаның секретаре саналса да, чынлыкта аның фактик редакторы була. Шушы газетаның 1907 елгы 4 санында «Дамелла» имзасы белән Ф. Әмирханның беренче оригиналь әдәби әсәре—«Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясе басыла.

«Әльислах» чоры (1907—1909) Ф. Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Чагыштырмача шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908), «Картайдым» (1909), «Татар кызы» (1909), «Танымаганлыктан таныштык» (1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, «Яшьләр» (1909) драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» (1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, «Әльислах» битләрендә ил һәм татар тормышының төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф. Әмирханны шул чор татар революцион-демократик әдәбиятның алдынгы бер вәкиле итеп таныталар һәм әдип иҗат эшчәнлегенең шуннан соңгы идея юнәлешен билгеләүдә дә хәлиткеч роль уйныйлар. «Әльислах»та эшләгәндә Ф. Әмирхан чорның күренекле шәхесләре — Г. Тукай, Г. Камал белән якынлаша. Г. Тукайның Казанга килгәч, 1907—1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче башлап Ф. Әмирхан җитәкләгән «Әльислах» газетасында дөнья күрәләр. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын беренче дөрес билгеләүче дә Ф. Әмирхан була.

1909 елның җәендә «Әльислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф. Әмирхан фикердәшләре Г. Тукай, Г. Камал җитәкчелегендә 1910 елның мартыннан чыга башлаган «Ялт-йолт» исемле көлке журналында (рәсми редакторы — Әхмәт Урманчиев) актив языша. 1912—1918 елларда исә ул берөзлексез «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1910—1917 еллар арасында Ф. Әмирхан, иҗади эзләнүләрен һәм әдәби-публицистик эшчәнлеген дәвам иттереп, заман тормышының төрле якларын яктырткан «Хәят» (1911) повестен, «Урталыкта» (1912) романын, «Тигезсезләр» (1914) драмасын һәм «Көндезге сәхәр яки рузасызлар» (1911), «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Танс кичәсе» (1914), «Сәмигулла абзый» (1916), «Сәлихҗан кари» (1916) кебек, буржуа-мещан дөньясының тискәре күренешләрен тәнкыйтьләгән көлке һәм сатирик хикәяләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күп санлы мәкаләләре белән катнаша. Әдипнең балалар яратып укый торган «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», «Балалар атавы» исемле хикәяләре дә шул чорда языла. Гомумән, революциягә кадәр Ф. Әмирханның әсәрләре тупланган егермегә якын китабы басылып чыга.

Октябрь революциясеннән соң Ф. Әмирхан үзенең бөтен көчен, язучылык талантын революция казанышларын яклауга, Совет властена чын күңелдән хезмәт итүгә, социалистик эчтәлекле татар культурасын үстерүгә багышлый. 1919 елдан башлап ул «Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталарын чыгарышуда актив катнаша, көндәлек матбугатта социалистик төзелеш, милли культура, интернационализм, Кызыл Армияне ныгыту, әдәбият-сәнгать, уку-укыту мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары белән чыгышлар ясый. Бер үк вакытта педагогик эш тә алып бара: 1923—1925 елларда Казан театр техникумында татар әдәбияты1 укыта, беренче баскыч эш мәктәпләре өчен, карт педагог Г. Рәфыйков белән берлектә, «Ана теле» исемле дәреслек китабы чыгара, терминология комиссиясендә, сүзлекләр, совет хөкүмәте карарларын тәрҗемә итү, редакцияләү Һәм рецензияләүдә якыннан катнаша. Ф. Әмирханның совет чорындагы әдәби әсәрләреннән гражданнар сугышында дошманны җиңеп кайтучы кызылармияче батырларны данлаган «Чәчәкләр китерегез миңа!» (1921) исемле шигъри хикәясен (нәсерен) һәм «Фәтхулла хәзрәт» повестеның сәхнә вариантын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Соңгысы 1922 елның җәендә «Ширкәт» труппасы тарафыннан Казанда спектакль итеп тә куела.

1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Ф. Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә туры килми: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Ф. Әмирхан вафат була.

Хатын-кыз язмышы. 1909—1911 елларда Ф. Әмирхан «Хәят» повестен яза. Сәнгать тарихында шундый бер легенда яши: имештер, бер скульптор үзе ясаган мәрмәр сынга — үсмер кызга гашыйк булган һәм шуның белән илһамланып яшәгән, башка бер хатын-кызны да ярата алмаган. «Хәят» повестен укып чыккач та укучы шундый фикергә килә: юктыр, булмастыр, салкын кан белән язылган образ түгел бу. Ф. Әмирхан моңа яза башлаганда ук гашыйк булган һәм бу гыйшкы аның повесть ахырына таба гел үскән, гел дөрләгән... Ф. Әмирхан хатын-кыз дөньясын яраткан. Клиникада ятканда да Ф. Әмирхан янына кызлар күп килә.

Хәят — Ф. Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп — үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның.

Ф. Әмирхан иҗатында шундый бер үзенчәлек бар: хатын-кыз образлары анда, ничектер, ирләр образына караганда тулы канлырак, җанлырак. Хатын-кыз образлары арасында «урталыкта» торучылар юк диярлек: я алар татар кадими тормышы белән изелгәннәр («Татар кызы», «Яшьләр»дә Хәерниса, «Рәхәт көн»дә Гайниҗамал), яки алар яңалыкка омтылганнар, русның һәм Европаның прогрессив идеяләрен үзләштергәннәр («Танымаганлыктан таныштык»та Разия, «Хәят» повестенда Хәят, «Кадерле минутлар»да Хөршит һ. б.), ләкин татар тормышы аларның бу матур омтылышларын богаулап тора.

Хатын-кыз азатлыгы, богауланган мәхәббәт турындагы әсәрләренең тәмамлануы да гадәттән тыш үзенчәлекле: «Татар кызы» нәсерендәге бичара җанлы курчакны Биктимергә көчләп кияүгә биргәч, символик кара көч ихахайлап көлә: «— Ха, ха, ха! Татар кызын тереләй күмделәр бит!»

Шул урында Ф. Әмирхан бөтен мөселманлык кануннарына, патриархаль тормыш нигезләренә протест белдерә.

Бу аятьнең шәрехен Ф. Әмирхан әсәрләренең яңа басмасында болай аңлаталар: гарәпләрдә мәҗүсилек вакытында артык кыз бала туса, аны тере килеш кайнар комга күмеп үтерү йоласы булган. Гарәпләр ислам дине кабул иткәннән соң, Мөхәммәд пәйгамбәр әлеге аятьләре белән бу йоланы тыйган.

Ф. Әмирхан, хикәясен язганда, шушы йоланы күздә тоткан (Әсәрләр, 1 нче том, 1984, 427 нче бит, комментарийлар бирүче Ф. Ибраһимова.).

Моннан күренгәнчә, Ф. Әмирхан бер татар кызы язмышы турында гына сүз алып бармый, аның әсәрендә бөтен Шәрекъ хатын-кызларының фаҗигале язмышы тасвирлана.

«Хәят» повесте да Фатих Әмирханча күтәренке стильдә протест белән тәмамлана: Хәят үзенең язмышына риза була һәм кияве Салихны хыялында европача тәрбияләнгән бер егет дип күз алдына китергәч (моның хыял гына икәнен Хәят белә инде, бичара), «мендәренә барып капланды да:

— Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде! — диенде.

Бу теләк кызлык вакытының иң ахыргы вә шуның белән бергә иң куәтле теләге иде». Хәят язмышының иң югары ноктасын язучы әнә шулай соңгы абзацка күчергән. Бөтен повесть шушы соңгы җөмләгә таянган да калган!

Әдип сатирасы. Ф. Әмирхан талантының характерлы тагын бер ягы – аның көчле сатира остасы булуы. Язучының “Фәтхулла хәзрәт” повесте үз иҗатында гына түгел, бәлки бөтен татар әдәбиятындагы иң яхшы сатирик әсәрләрдән берсе булып тора. Әдәбиятчыларның бердәм фикеренчә, “Фәтхулла хәзрәт” повестенда Ф. Әмирхан, татар җәмгыятендә феодализм калдыкларын фаш итеп, искелеккә зур удар ясады. Н. Вәлиев үз тикшеренүләрендә тагын да ары китә: “автор һәм герой” проблемасы аша күзәтеп, язучының героена мөнәсәбәтен өйрәнә. Бу җәһәттән, Н. Вәлиев Ф. Әмирханның искелектән көлүе усал да, шул ук вакытта күңелле дә көлү булмыйча, “күз яшьләре үтәли көлү” икәнлеген билгели. Бу урында Фәтхулла хәзрәтне язучының “Габделбасыйр гыйшкы” исемле хикәясендәге Габделбасыйр образы белән бәйләнештә карау уңышлы булыр иде. Габделбасыйр, иң иске тип мәдрәсәләрнең берсендә “укып” ятучы шәкерт, үзе бер тапкыр да күрмәгән, белмәгән кызга гыйшык тота. Хыялдагы очрашулар, сөйләшүләр Габделбасыйрның хәлен көлке дә, аяныч та итеп күрсәтәләр. Буш куык хыяллар белән генә яшәүгә дучар ителгән шәкертнең кызганыч бер җан иясе икәнлеген дә шәрехли язучы. Габделбасыйр да – иске мәдрәсә корбаны, шәхесе сындырылган, акылы томаланган рухи гарип адәмнәрнең берсе. Ул да котылгысыз рәвештә Фәтхулла хәзрәткә әйләнеп бара. Менә ни өчен дә Ф. Әмирхан андый типларның мескенлеген, чарасызлыгын сатира утына алса да, аларны кеше буларак кызгана да әле. Язучыны борчый, ачындыра торган, аның игътибарын җәлеп итәргә мәҗбүр иткән зур темаларның берсе иде бу . Шуңа күрә язучының сатирасы да “күз яшьләре аша” көлү, кешелекле көлү булып чыга. Шул рәвешчә, Н. Вәлиев, Ф. Әмирхан поэтикасының яңа сыйфатларын ачып, укучының игътибарын язучы иҗатындагы күләгәдәрәк кала килгән якларга юнәлтә: Әмирхан геройларының рухи тормышына үтеп кереп, кызыклы фактларны ача, образлар дөньясының үзенчәлеген күрсәтә.

Ф. Әмирханның “Шәфигулла агай” әсәре яңа җәмгыять шартларында шәхеснең тизлек белән рухи бөлгенлеккә төшә баруын, идеологик кысаларның кешене ничек итеп гади бер шөрепкә әйләндерүен, миңгерәүләтүен сәнгатьчә югары дәрәҗәдә сурәтли . Шул яклары белән повесть XX гасырның 20 нче елларында гына түгел, гомумән совет әдәбияты тарихында иң көчле сатирик әсәрләрдән санала.

"Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ. Сатира өлкәсендә аеруча тирән эз калдырган әсәрләрдән берсе һәм мөгаен беренчесе сыйфатында Ф. Әмир­ханның «Фәтхулла хәзрәт» (1910) повестен атау зарур. Әдип биредә гаять тә үзенчәлекле алым куллана: вакыйгалар 1950нче елда бара һәм үзәктә 42 ел элек үлгән хәзрәтне терелтү, шуңа мөнәсәбәттә күзәтелә торган хәл-тамашалар бәян ителә. Мон­дый ысул әдипкә искелек һәм яңалыкның тартышын бөтен бар­лыгына ачып, кадимчелек тарафдарларының мескен, көлке, бер үк вакытта күңел кайтаргыч асылларын фаш итәргә мөмкинлек бирә. Менә бер якта – Фәтхулла хәзрәт һәм ул табынган, инан­ган яшәү рәвеше, ә икенче тарафта – цивилизация юлыннан ис­келек тарафдары аңлап та, төшенеп тә бетә алмый торган мәртәбәләргә ирешкән татар тормышы. Фәтхулла хәзрәт үзен бик тәкъва итеп саный, ә инде бозык гамәлләр кыла икән, монысы, аның расла­вынча, бары тик «шайтан котырыгы» нәтиҗәсе генә. Шундый омтылышлары өчен аны «Бозыкларны төзәтү җәмгыяте»нең хөке­менә дә тарталар. Җәза бирелүдән фәкать улы – аны терелткән доктор Әхмәт әфәнде генә коткарып кала. Фәтхулла хәзрәт белән аның улы Әхмәт әфәнде мөнәсәбәтен тасвирлау гасыр башындагы «аталар һәм балалар» проблемасын күзәтергә дә мөмкинлек бирә.

Ф. Әмирхан кадим тормышның рухи корбаны булган хатын-кыз мәсьәләсен дә күтәрә. Доктор Әхмәт Фәтхулла хәзрәт белән бер заманда яшәгән Миңсылу исемле хатынны терелтә. Искечә яшәү кануннары белән акылы томаланган, уйлау, анализ ясау сәләтен югалтып, тәмам анахронизмга әверелгән Миңсылу яңа заман хатын-кызлары Ләйлә, Нәфисәләр белән булган әңгәмәләр, бәхәсләр вакытында һәрдаим көлке, гротеск дәрәҗәсенә күтәрелгән мәзәк сыйфатлары белән генә ачыла. Язучының «Татар кызы» хикәясендә героиняның Кара көч, ягъни иске тормыш тарафыннан җанлы курчакка әверелүе драматик аспекттан чы­гып каралса, «Фәтхулла хәзрәт»тә бу тема сатирик планда бәян ителә. Шуңа да әдип иске типларның кыланмышларын, эш-гамәлләрен «акчасыз комедия» дип атый.