
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
Татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы—күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 20 июлендә (яңа стиль белән 1 августта) Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзер Башкортстан АССРның Гафури районы) Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшенә җиткәч, аны авыл мәктәбенә укырга .бирәләр, берничә елдан ул күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе, әнисе үлә, һәм унбер-унике яшьлек шәкертнең мәдрәсә тормышы чиктән тыш авырлаша. Ул тамак ялы өчен баерак шәкертләргә самавыр куеп, ашларын пешереп, китаплар күчереп укырга мәҗбүр була.
1896 елның көзендә М. Гафури, укуын берәр зуррак мәдрәсәдә дәвам иттерү теләге белән, җәяүләп Уфага китә, ләкин, ярлы булуы аркасында, кала мәдрәсәләренең берсенә дә керә алмый. Ике ел чамасы төрле урыннарда кендекче, кара эшче, авыл мәктәбендә мөгаллим булып эшләп йөргәннән соң, Ул ниһаять, 1898 елда Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә («Рәсүлия») барып урнаша.
Мәдрәсәдәге иске схоластик укыту аңа әллә ни зур белем бирми, монда Ул күбрәк үзлегеннән өйрәнә, К. Насыйри, Р. Фәхретдинев, Ф. Кәрими кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләре белән якыннан таныша. Җәйге каникул вакытларында М. Гафури, кышлык акча юнәтү өчен, төрле яллы эшләрдә йөри: кулакларга урак ура, миллионер Яушевларның —торф, Рәмиевләрнең алтын чыгару рудникларында эшли, казакъ арасына китеп, балалар укыта.
М. Гафуринең беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре дә Троицк мәдрәсәсе белән бәйле. 1902 елның язында ул мәдрәсә тәртипләреннән көлеп «Ишан шәкертләренә» дигән сатирик шигырен язып тарата, хәтта шул җирлектә хәлвәләр, карт шәкертләр белән низагка керә. Шул ук 1902 елны, җәен, казакъ арасында йөргәндә, М. Гафури үзенең «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» исемле беренче проза әсәрен, аннары, 1902—1904 еллар арасында, «Вә иннә, мин әш-шигъри ди хикмәти» («Дөрестән дә, шигырьдә хикмәт бар»), «Себер тимер юлы», «Гыйлем», «Яшь гомерем», «Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар» исемле дидактик поэмаларын иҗат итә. Аларда ул, унтугызынчы йөз татар, мәгърифәтчелеге идеяләре рухында, халыкны аң-белемле, мәгърифәтле, һөнәрле булырга өнди, наданлыкка, ялкаулыкка нәфрәтен белдерә. Яшь әдипнең бу әсәрләре тиздән Казанда һәм Оренбургта басылып чыккан беренче җыен» тыкларында урын алалар («Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», Казан, 1904; «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт», Оренбург, 1904; «Яшь гомерем», 1906).
1905 елның августында М. Гафури Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. 1905 елгы октябрь көннәрен ул шунда каршылый һәм халык кузгалышының беренче тәэсире белән үк «Милләтемә шатлык шигыре»н яза һәм аны яңа чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасында бастыра.
Революция елларында шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары, чынбарлыкка мөнәсәбәте революцион демократизм юнәлешендә үсә бара, әсәрләрендә сәяси азатлык, милли тигезлек һәм гражданлык хокуклары өчен көрәш мотивлары көчәя, башлангыч иҗатында өстенлек иткән үгет-нәсихәт, аң-белемгә өндәүләр сүрелеп, тормышны объектив рәвештә критик реализм позицияләреннән торып сурәтләүгә игътибар арта («Бай кеше», «1906 елдан 1907 елга васыять», «Базарга чыктым» шигырьләре, «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» хикәясе һ. б.).
1906 елны М. Гафури Уфаның «Галия» мәдрәсәсенә күчә һәм анда бер ел — рәсми шәкерт, ике ел — ирекле тыңлаучы булып укып йөргәннән соң, 1909—1912 еллар арасында фәкать язу эше белән генә шөгыльләнә. Бу чорда ул бик күп әсәрләр иҗат итә. Казан, Уфа нәшриятларында әдипнең дистәгә якын шигырь китабы, тугыз хикәя җыентыгы, газета-журналларда күп кенә публицистик мәкаләләре басыла.
1912 елның языннан алып 1917 елның октябренәчә М. Гафури Уфада Кәримевләрнең «Шәрекъ» матбагасында корректор булып хезмәт итә.
Реакция һәм империалистик сугыш елларында М . Гафуриның иҗатында пессимистик авазлар, кайгы-хәсрәт мотивлары да яңгырап ала, ләкин бөтен рухы, йөрәге белән хезмәт халкына береккән, аның интересларын гомере буе яклаган шагыйрь үзенең төп иҗат юнәлеше булган реализм принципларыннан беркайчан да читкә тайпылмый. Аның реакция елларында язылган күп кенә әсәрләрендә, бигрәк тә мәсәлләрендә, социаль гаделсезлек фаш ителә, кыю иҗтимагый фикерләр әйтелә. Февраль революциясен шагыйрь «Хөррият иртәсе», «Азатлык хөрмәтенә», «Курыкмагыз!», «Кызыл байрак» кебек азатлык каһарманнарын — эшчеләрне данлаган шигырьләре белән каршылый. Октябрьгә инде ул турыдан-туры пролетариат интересларын җырлаучы шагыйрь-гражданин булып керә.
Совет чорында М. Гафури иҗаты яңа темалар белән байый. Совет патриотизмы, халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт аның иҗатында үзәк урыннарны ала. Шул ук вакытта ул хезмәт халкының революциягә кадәрге тормышын яңа, социалистик реализм позицияләреннән торып сурәтләгән әсәрләр, башлыча проза әсәрләре язуга да күп көч сала. «Эшче» (1920) исемле поэма, балалар өчен язылган «Ялчы» (1921), «Безнең әйберләрне сатканда» (1927) хикәяләре, атаклы «Кара йөзләр» (1926) повесте, «Тормыш баскычлары» (1927), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) кебек автобиографик характердагы күләмле проза әсәрләре егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле казанышлары булып тәкъдир ителәләр.
М. Гафури драматургиядә дә каләм көчен сынап карый. Аның социалистик тормыш шартларында «аталар һәм балалар» проблемасын яктырткан һәм егерменче еллардагы авыл хуҗалыгы коммуналары тормышын сурәтләгән «Кызыл йолдыз» пьесасы үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты оештырган конкурста беренче дәрәҗә премия белән бүләкләнә.
Октябрь революциясеннән соң М. Гафури 1928 елга кадәр типографиядә, Уфада чыккан газета-журнал редакцияләрендә эшли, аннары профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. 1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә Башкорстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.
1034 елда М. Гафури, СССР Язучылар союзына алынып, Башкортстан язучыларының беренче съездында (1934) союз идарәсенә член итеп сайлана.
М.Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат булды.
Совет чорында М . Гафуриның әсәрләре татар, башкорт, рус һәм башка телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган. 1954—1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты том-к әсәрләр җыелмасы һәм 1980—1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде.
«Ярлылар, яки Өйдәш хатын» әсәре. Бу чорда гади халкының изелүнең бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган образлар Мәҗит Гафури хикәяләрендә бигрәк тә калку сурәтләнделәр. «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» (1907) әсәррендә гади халык темасы үзәккә алынып, язучының проза өлкәсендәге иҗат принциплары билгеләнде.
1907 елда язылып, 1909 елда дөнья күргән «Ярлылар, яки өйдәш хатын» хикәясендә фәкыйрь тормыштан качып, авылдан шәһәргә килгән ярлыларның бәхетсез язмышы тасвирлана. Биредә заман шартлары тудырган кырыс реализм хөкем сөрә: ире ташлап киткән Җәмилә күрше ярлы йортта ачлыктан, мохтаҗлыктан, суыктан җәфа чигеп вафат була. Җәмиләне сыендырган өйдәге Бәдриҗамал да, ире үлгәч, кабаттан кайчандыр үзләре ташлап китәргә мәҗбүр булган авылына – бәхетсезлек, кара тормыш эченә сәфәр чыга.
Повестьтагы үзәк эстетик проблема — изелүче сыйныф вәкилләренең эш сөючәнлеген, саф күңеллелеген, бер-берсенә ихлас ярдәм итәргә хәзер булуларын, кешелеклелеген изүчеләрнең бер-берсен күрә алмауга корылган бүрелек әхлагына капма-каршы кую. Чын кеше турындагы үзенең идеалын язучы хезмәт ияләре арасында, аларның эчкерсезлегендә, рухи матурлыгында, байлыкка табынучылардан мораль өстен булуларында күрә һәм таба. Әсәрнең кыйммәте — гаделсезлек дөньясына, аның ерткычлык мораленә кискен протест белдерүдә һәм гади хезмәт кешесенең саф күңеленә дан җырлауда.
Мәҗит Гафуриның ярлылары өметсез фәкыйрьлек, ачлык, салкын тырнагы астында бер-берсенә тагын да якынрак сыенырга, тормыш итәргә үзләрендә көч табалар.
«Кара йөзләр»не Мәҗит Гафури 1923 нче елда ук яза башлаган. Бу вакытта, билгеле, әдәбият дөньясында төрле юнәлешләр күзәтелә. Алар арасында төрле модернизм уйдырмалары, Пролеткульт космизмы һ.б. Һәм бу вакытта М. Гафури саф реалистик әсәр язуы үзенчәлекле.
«Кара йөзләр» – шул чордагы татар әдәбияты өчен тулы мәгънәсендә күләмле һәм беренче психологик әсәр дә. Закир һәм Галимә – әсәрнең төп геройлары – нечкә психологизм белән сурәтләнгәннәр. Аларның җәмәгать кануннарына каршы чыгулары – аларның көчләрен сурәтли. Әмма алар нинди дә булса баһадирлар сыман бирелмиләр, аларның көчләре – рухи дөньяларында. Ахун хәзрәт рөхсәте белән аларны бөтен авыл халкы алдына мәсхәрә итәргә чыгаралар. Ике гашыйкның яшьлеген, матурлыгын, мәхәббәтен, вөҗданын хурлау, таптау, пычрату башлана. Шушы күренеш – әсәрнең кульминацион ноктасы, Бу күренеш вакытында геройларның рухи дөньялары аеруча тирән сурәтләнгән.
Галимә белән Закир – бер гаепсезгә әнә шундый кыргыйлык хөкеменә очраган кызганыч корбаннар. Аларның кичә генә булган өмет һәм мәхәббәтләре тиз арада хур ителә, кешелекләре ерткычларча таптала. Автор раслый: мондый очракта шәхес үзен саклый да, кызгандыра да алмый.
Галимә шул чынбарлыкны сизә: ул инде үзенең хурлыгына ышана, шул хурлыктан аралап алу мөмкин түгеллеген, түбәнгә ташланган бер мәхлүк икәнлеген белгән, һичкайчан да инде кичәге тыныч, матур тормышына һәм кайнар мәхәббәтенә кире әйләнеп кайта алмаячагын аңлаган кебек. Һәм М. Гафури моңа ышандыра.
Шулай итеп, М. Гафури гади кешене тасвирлаганда аларны тирән психологизм белән тасвирлый.