
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
XX йөз башында татар милли әдәбиятының ныклы нигезләрен салган, аның алга үсешендә магистраль юнәлешен билгеләгән язучылар сафында Галимҗан Ибраһимовның үзенә лаек урыны бар.
Ибраһимов әдәбиятка XX йөз башында хезмәт ияләре социаль һәм милли азатлык өчен актив көрәшкә күтәрелгән чорда килә. Ул үзенең олы таланты, күпкырлы иҗаты һәм актив җәмәгать эшчәнлеге белән Октябрьга кадәр үк халык арасында киң популярлык казана.
Ул 1887 елның 12 мартында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында (хәзерге Башкортстан республикасы Авыргазы районында) туган. Әтисе Гыйрфан башта мулла булып, соңыннан аннан баш тарткан, калган гомерен игенчелек эшенә багышлаган, заманының алдынгы карашлы кешесе булган. Ул Галимҗанны да укымышлы һәм җәмгыятькә файдалы кеше итәргә теләгән, аны яшьтән үк мәдрәсәгә биргән.
Ләкин ул вакыттагы татар мәдрәсәләренең күбесе заман таләпләренә җавап бирерлек түгел иде. Талантлы һәм эзләнүчән табигатьле яшь Ибраһимов моны тиз аңлый һәм шәкерт чагында ук искелеккә каршы көрәшкә күтәрелә. Шуның өчен 1906 елда Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсеннән куыла, ә өч елдан Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен ташлап китә. Булачак язучы казакъ далаларында җир сөрә, Дагстан чүлләрендә нугайлар арасында балалар укыта, Урал заводларында эшчеләр белән аралаша.
Г . Ибраһимовның беренче әдәби адымнары нәкъ шул чакларда башлана. Аның беренче әсәре — «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» хикәясе 1907 елда язылган. Бу әсәрне кулъязма хәлендә укыган Ф. Әмирхан яшь авторның талантына шунда ук игътибар итә: «Менә бу — безнең татар әдәбиятының киләчәге! Менә монда талант чаткылары күренеп тора: менә бу безгә әле калын-калын милли романнар да бирәчәк!» — дип ышаныч белдерә.
Ф. Әмирхан бу хикәяне «Әл-ислах» газетасында бастыра. Моннан соң бер-бер артлы Ибраһимовның «Гыйшык корбаннары» (1908), «Яшьләр Хәятыннан бер ләүхә» (1909), «Татар хатыны ниләр күрми» (1910) исемле әсәрләре басылып чыга.
Яшь язучының башлангыч иҗат җимешләре художество ягыннан югары булмасалар да, аларда үз чорының әһәмиятле мәсьәләләре гәүдәләнгән: татар мәдрәсәләрендә укыту-тәрбия эшенең тормыш таләпләренә җавап бирмәве, шәхес азатлыгы, саф мәхәббәт һәм социаль тигезсезлек, 1905 ел революциясе идеалларына турылыклылык, хатын-кыз азатлыгы һ. б. Болар нигездә мәгърифәтчелек позициясеннән килеп яктыртылдылар.
Ибраһимовның язучылык таланты ачылуы, әдәби иҗатының чын-чынлап башлануы татар культурасының бишеге булган Казан шәһәре белән бәйләнгән. Казанга ул 1909 елның ахырында килә, аның теләге университетка укырга керү була. Ләкин ул вакытта инде политик ышанычсыз саналган татар егетенә югары уку йортларының ишекләре ябык иде. Максим Горький кебек, аңа ул университетны тормышның үзендә үтәргә туры килә. Үзлегеннән күп укый, фән нигезләрен, тарих һәм философияне өйрәнә, дөнья әдәбияты классиклары белән таныша.
Ибраһимов милли әдәбиятның бай, прогрессив казанышларына таянды. Әмма шуның белән бергә аның иҗат чыганаклары алдынгы рус һәм Көнбатыш әдәбиятына, Көнчыгышның гуманистик поэзиясенә һәм философиясенә барып тоташа. Моның шулай булуын аның әдәби иҗаты гына түгел, тәнкыйть мәкаләләре һәм фәнни хезмәтләре, аерым алганда, шул чорда язылган «Коръән алладанмы, түгелме?», «Борынгы ислам мәдәнияте», «Европа философы Декарт һәм аның нотыгы» исемле әсәрләре, В. Г . Белинский һәм Т. Г . Шевченко турындагы һәм «Альбом» мөнәсәбәте белән бер-ике сүз», «Хәзерләнә башларга вакыт җитмәдеме?» кебек мәкаләләре раслый.
1910 елда Казанда Ибраһимовның «Яз башы» хикәясе басылып чыга. Бу әсәрне әдипнең иҗат язы дип тә атарга мөмкин.
«Яз башы» татар әдәбиятына чыннан да зур талант килүен белдерде. Ул талантның үзенчәлеге, барыннан да бигрәк, кеше Рухи дөньясына үтеп керү көчендә, аның фикер һәм хис хәрәкәтен бирү, табигать күренешләрен җанландырып сурәтләү осталыгында, әдәбиятның төп коралы булган тел белән оста эш итүендә, аның һәртөрле төсмерләрен нечкә тоя һәм файдалана белүендә күренде.
Ибраһимовның Октябрьгә кадәрге иҗатын ике этапка бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе 1910—1912 елларны эченә ала. Бу чорда язучы үзенең дөньяга карашы белән мәгърифәтчелек позициясендә тора, иҗат принциплары буенча нигездә романтик юнәлештә үсә. Аның чынбарлыкка художниклык мөнәсәбәте явыз тормышны кире кагу, аңа романтик идеалны каршы кую белән характерлы. Бу елларда язылган «Диңгездә», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Сөю — сәгадәт» һ. б. хикәяләрендә изүче явыз чынбарлык белән килешмәгән шәхес образлары сурәтләнә.
Сәнгатьчә эшләнешенә килгәндә исә, бу хикәяләр, язучының иң беренче әсәрләре белән чагыштырганда, тасвирлау чараларының бай булуы, психологик тирәнлек, композиция һәм сюжет камиллеге белән аерылып тора.
Ибраһимовның революциягә кадәрге иҗаты турында сүз барганда, аның романтизм концепциясенә махсус тукталмый мөмкин түгелу чөнки аның югарыда искә алынган хикәяләренә һәм «Яшь йөрәкләр» романына романтизмның катнашы зур.
Ибраһимов романтизмы иҗат концепциясе булу ягыннан гына түгел, социаль юнәлеше белән дә прогрессив күренеш иде. Ул иҗтимагый тормыштан ризасызлыкны, азатлыкка һәм матурлыкка омтылышны чагылдырды. Бу — татар халкының 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә уянган милли аңының, социаль һәм милли изелүгә каршы протестының әдәбиятта гәүдәләнеше иде.
Романтизм татар халкының рухи эволюциясендә зур роль уйнады. Ул милли сүз сәнгате үсешенә этәргеч бирде, әдәбиятның, гомумән сәнгатьнең критицизм, тәнкыйть, кире кату сыйфатын, эмоциональлеген, эстетик тәэсир көчен баетты. Әдип гадәттән тыш характерлар иҗат итте, аларны татар дөньясында хөкем сөргән патриархальлеккә, кадимчелеккә каршы куйды. Аның геройлары яшәмәктәге тәртипләрне кире кагалар, иске тормышның тар кысаларыннан ычкынырга, яңа дөньяга, иреккә чыгарга омтылалар.
«Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә.
Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисең килә»,— ди «Диңгездә» хикәясенең герое.
Ибраһимовның бу чор хикәяләрендә чынбарлык белән шәхес арасындагы каршылык реаль, объектив тормыш ситуацияләрендә түгел, ә геройларның экспрессив хисләрендә, эчке кичерешләрендә, рухи омтылышларында чагыла. Аның геройлары реаль тормышка матурлык, бәхет һәм мәхәббәт идеалларын каршы куялар.
Әмма шуның белән бергә, бигрәк тә 1910—1912 елларда, Ибраһимов тарафыннан романтизм тәҗрибәсенең берьяклы кабул ителүен һәм үстерелүен дә әйтергә кирәк. Моны теоретик планда аның «Татар шагыйрьләре» (1913) китабында, әдәби иҗат практикасында — югарыда әйтелгән хикәяләрдә һәм «Яшь йөрәкләр» (1912) романында күрергә мөмкин.
Язучы алдында торган бурыч әнә шул берьяклылыкны җиңеп чыгудан, иҗат практикасын реаль тормыш материалы белән сугарудан, романтик алымнарны реалистик чаралар белән якынайту, кушу юлларын табудан гыйбарәт иде һәм, әйтергә кирәк, Ибраһимов иҗат эволюциясенең төп мәгънәсе нәкъ шунда булды да.
Ләкин монда романтизмны түбән, ә реализмны югары баскыч дип, әязучының эволюциясен шул баскычтан бертуктаусыз югарыга таба үрләү итеп аңлау урынлы булмас? Бу үсеш берьяклылыктан әдәби камиллеккә, романтик һәм реалистик чараларның органик берлегенә, романтизм белән реализм синтезына ирешүдән гыйбарәт иде.
Ибраһимов иҗатындагы романтизм күп кенә әдәбият белгечләренең игътибарын җәлеп итсә дә, аңа озак еллар дөрес бәя бирелмәде. Мәсәлән, Г . Газиз бу романтизмны реализмга каршы куйды, реализм романтизм тарафыннан җиңелергә, бетәргә тиеш дип санады. Ә Октябрьдән соң, бигрәк тә егерменче елларда, Ибраһимов иҗатындагы романтизм бөтенләй инкяр ителде. Моңа мәгълүм бер дәрәҗәдә әдипнең үз карашлары да тәэсир итми калмагандыр. 1927 елда, мәсәлән, ул болай дип язган иде:
«Мин — реалист мөхәррир. Беренче әсәремнән хәзергәчә шул мәсләктә бардым. Арада кайбер әсәрләремдә романтизм элементларының бераз куера төшкән урыннары булгалады (реакция чорында), ләкин боларда да төп мөндәриҗә-нигез реализм иде».
Ләкин Ибраһимовның бу сүзләренә тәнкыйть аша карарга кирәк, чөнки ул әдәбият белемендә романтизмга берьяклы, тискәре караш хөкем сөргән чорда әйтелгән; аңа вульгар социологизмның йогынтысы сизелеп тора. Татар әдәбият белемендә романтизмга тарихи караш, аның турында объектив дөрес фикер бары тик соңгы елларда гына урнашты.
Ибраһимов иҗатында романтизм концепциясе беренче тапкыр калку рәвештә «Диңгездә» хикәясендә күренде. Бу әсәрнең идея-эстетик мәгънәсе табигать кочагына китеп, реаль тормышны ләгънәтләү, кешеләр арасындагы гарип мөнәсәбәтләрне тудырган шартларга протест белдерү. Әсәрнең пафосы — кире кагу, инкяр итү. Авторның уңай идеалы мәсьәләсенә килгәндә исә, монда аның романтик берьяклылыгы аеруча күзгә ташлана. Язучының лирик герое тормышның гаделсезлекләрен бетерү юлларын аның үзеннән эзләми һәм кире кагылган чынбарлыкка реаль перспективаны түгел, ә романтик хыялны каршы куя, табигать культын җырлый. Әдипнең «Сөю — сәгадәт» (1912) һәм «Уты сүнгән җәһәннәм» (1911) хикәяләре турында Да шуны ук әйтергә мөмкин.
Бу ике әсәрдә сурәтләнгән геройларга характерлы сыйфат — аларның үзләре яшәгән тормыштан ризасызлыгы. Ул геройларның тормыш юлы төрлечә үткән, ләкин аларның берсе дә аннан канәгать түгел. Шуңа күрә алар җитди борчылу, рухи газап эчендә яшиләр. Шул ук вакытта алар иҗтимагый-практик эшкә, көрәшкә дә сәләтсез.
Язучының бу чордагы иҗат эволюциясе турында сүз барганда, аның тагын ике әсәрен — «Йөз ел элек» (1911), «Карак мулла» (1912) хикәяләрен — читләтеп үтү дөрес булмас иде. Боларда авторның чынбарлыкка романтик мөнәсәбәте сакланса да, ул үзенең геройларын реаль тормыш шартларына куя башлый.
1912 елның маенда Ибраһимов үзенең беренче зур әсәрен — «Яшь йөрәкләр» романын тәмамлый һәм 1913 елның башында бастырып та чыгара.
Әсәрдә иске карашлы, консерватив аталар белән яңача яшәргә, рухи азатлыкка омтылган балалар арасындагы көрәш сурәтләнә. Ул турыда бераз соңрак әдип үзе болай дип язган иде:
«Егерменче гасырның башларынача без борынгыча яшәдек. Хәзер татар уянды. Яшәү юлында яңалыклар эзли башлады. Безнең хәятның хәзерге көннәре — искелек җимерелеп, яңалык мәйдан ала башлаган бер дәвер. Бу дәвердә картраклар борынгы уйны, борынгы хәлләрне сакларга, яшьләр аны ватарга, җимерергә, яңа рәвешчә яшәргә тырышалар. Ике арада көрәш бара, бу көрәш бишенче елдан соң аеруча куәт алды.
«Яшь йөрәкләр» Г. Ибраһимовның иҗат методы, нигездә, романтизм принципларында торган хәлдә, реалистик сурәтләү алымнары белән баюын күрсәткән әсәр. Язучының «Диңгездә», «Сөю-сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәяләрендә чагылган романтизмы монда дәвам итсә дә, җитди үзгәрешләргә дучар була. Бу үзгәрешләр иҗат методында гаять әһәмиятле булган характер мәсьәләсендә, образларны иҗат
итүдә кулланылган сәнгатьчәлек алымнарында ачык чагыла. Ул хикәяләрдә романтик шәхеснең эчке кичерешләре, рухи дөньясы озын бер монолог аркылы ачыла иде. Геройларның эчке кичерешләрен ачуда, аларның рухи дөньясын сурәтләүдә «Яшь йөрәкләр»дә дә эчке монологның роле зур. Әмма романда геройларның чын тормышына, үзара мөнәсә-бәтләренә дә зур урын бирелгән, аларның характер сыйфат- лары табигыйлыкка якын вакыйгалар аша ачылган. Бу хәл язучыны образлар иҗат итүдә яңа алымнар эзләүгә китергән, «Яшь йөрәкләр»дә баштагы хикәяләрдә очрамаган портрет һәм һәртөрле психологик анализ алымнары барлыкка килә. Әсәрдә геройлар яшәгән мохитне, социаль шартлар-ны сурәтләүгә шактый зур урын бирелә. Язучы төп образларны иҗат иткәндә типик һәм шәхси сыйфатларның берлегенә ирешергә тырыша. Кыскасы, «Яшь йөрәкләр» романында романтизм иҗат методы өстенлек итсә дә, ул реализмга хас сурәтләү чаралары белән нык аралаша. «Яшь йөрәкләр» — жанры ягыннан психологик роман. Анда иҗтимагый әһәмиятле мәсьәлә геройларның тирән, психологик кичерешләре аша сурәтләнгән. Әдипнең роман жанрына мөрәҗәгать итүе, бердән, XX гасыр башында матур әдәбият алдында торган бурычларның артуы белән аңлатылса, икенчедән, моңа Ибраһимовның әдәби осталыгы үсүе дә сәбәп булды. Язучының сурәтләү чараларына килгәндә исә әсәрдә иң зур урынны геройлар һәм алар катнашкан вакыйгалар хакында авторның үз сөйләме алып тора.
Ул — объектив хикәя кылу. Ибраһимов геройларының үткән тормышын аларның үзләре искә төшерүе, хәтердән үткәрүләре аша түгел, бәлки, чигенеш ясап, авторның хикәя кылуы юлы белән бирә. Образлар иҗат итүдә әсәрдә еш очраган чараларның бер- се — геройларның уйларын һәм тойгыларын тасвирлау юлы белән сурәтләү алымы. Бу алым әсәрдә рухи дөньясы азмы-күпме күрсәтелгән һәрбер образны иҗат итүдә кулланылган. Ул гадәттә геройларның сөйләм характеристикасы, хәрәкәтне сурәтләү, аңлатма бирү һәм башка төрле әдәби алымнар белән аралашып бара. Шушы алым белән язучының образга мөнәсәбәте дә күрсәтелә. Сәнгатьлелек чарасы буларак портретның роле зур. Геройларның психологик портретын, аларның тышкы кыя-фәтен рухи дөньясына тыгыз бәйләп сурәтләүдә Ибраһимов Л.Толстой традицияләрен дәвам иттерә. Портретта геройның рухи халәтенең аерым бер вакыттагы анык чагылышы түгел, ә холык-фигыленең даими төп сыйфаты әйтелә. Ул гадәттә портретның әһәмиятле бер деталендә чагыла. Ибра-һимов кешенең күз карашына аеруча игътибар бирә. Җәләш, Сабир, Зыя һәм Мәрьям характерларының сыйфаты, мәсәлән, аларның күз карашларында гәүдәләнә. Образлар иҗат иткәндә Г. Ибраһимов каһарманнарның холык-фигыльләрен үзләреннән ачтыру алымын киң куллана. Ул монда аларның үз сөйләменнән оста файдалана. Бу — татар прозасында аңа кадәр М. Акъегет, 3. Бигиев, Г. Исхакый әсәрләрендә кулланылган алым. Сөйләм характеристикасы әсәрдә эш һәм хәрәкәтләр белән турыдан-туры бәйләнгән образларны иҗат итүдә урынлы кулланыла, ә рухи дөнья белән яшәүче геройларның характерын ачуда ул чагыштырмача сирәк очрый. Геройларның эчке дөньясын, аларның психологик кичерешләрен ачуда эчке монологның — күңел монологы-ның роле зур. Бу әдәби алым романда барыннан да бигрәк Зыя белән Мәрьям образларын иҗат итүдә кулланыла. Бу табигый да. Чөнки алар — хис кешеләре, рухи кичерешләр белән яши торган шәхесләр. Шуның өстенә алар — әсәрнең идея-эстетик мәгънәсен гәүдәләндергән үзәк образлар да. Аларның уйлары һәм тойгылары аша еш кына авторның үзенең уңай идеаллары әйтелә. Ибраһимов геройлары аеруча авыр хәлләргә калган, җитди сынаулар алдына куелган вакытта күңел монологына мөрәҗәгать итүчән булалар. Андый чакта аларның психологиясе, эчке дөньясы гадәттәгегә караганда тулырак, тирәнрәк ачыла. Ә тискәре образларны характерлау өчен әдип күңел моноло-гын сирәк куллана. Фәхри образын иҗат итүдә ул, мәсәлән, бөтенләй юк. Аның эчке дөньясы күрсәтелми. Бу геройны рухи тормыштан мәхрүм итүдә үк авторның аны тәнкыйтьләве, кире кагуы сизелә. Әсәрдә геройларның характерларын, эчке дөньясын ачуда уңышлы кулланылган чараларның тагын берсе — төш. Г. Ибраһимов аны геройларның билгеле бер психологик хәлен тирәнрәк күрсәтү өчен файдалана. Алар кешенең тормышында яңа гына булып үткән бер вакыйганы, шул вакыйганың герой психологиясенә ясаган тәэсирен аңлаталар. Төшләр еш кына геройларның зур сынау, хәлиткеч вакыйга алдыннан булган эчке кичерешләрен күрсәтәләр. Мондый очракта алар геройның рухи дөньясын ачып кына калмыйлар, алдагы вакыйгаларның нинди юнәлештә булачагын да хәбәр итәләр. Әсәр Мәрьямнең төш күрүе белән башланып китә Л.Н. Толстойның «Анна Каренина»сында Аннаның беренче төшендә дә шулай ук героиняның язмышына ишарә ясала. «Яшь йөрәкләр»дәге Мәрьям төше дә шундый вазифаны үти. Ниһаять, геройларның эчке дөньясын ачуда пейзажның роле зур. Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»дә табигать күренешләренең гүзәл тасвирларын бирде. Алар авторга геройларның күңелендә теге яки бу халәтне тудыруга хезмәт итә. Әсәрдә пейзаж геройларның эчке кичерешләренә янәшә яки капма-каршы куеп сурәтләнә. Һәр ике очракта да ул аларның эчке дөньясын тирәнрәк ачарга ярдәм итә. Г.Ибраһимов әсәрләрендә табигать тасвирлары баш геройларның язмышына һәм әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга язучы тарафыннан бирелгән әхлакый-фәлсәфи шәрехләү рәвешендә дә килергә мөмкин. Мәсәлән, «Яшь йөрәкләр»нең эпилогындагы пейзаж. Биредә табигать күренешләре Зыяның туганнары һәм дусларының эчке кичерешләре, авторның үз фәлсәфи уйланулары белән аралаштырып сурәтләнгән. Ул Зыя кебек сәләтле шәхесләрне һәлакәткә дучар иткән тормыштан ризасызлыкны чагылдыра. Бу пейзажда шул чорның социаль тәртипләренә читләтелгән протест яңгырый.
Язучы бу романы белән татар әдәбиятында психологик анализ чараларының күп кенә төрләренә (күңел монологы, төшләр, монолог-хат, психологик портрет, лирик пейзаж һ. б.) тулы хокук бирде. «Яшь йөрәкләр» милли әдәбиятта роман-тизмның күп кенә уңай сыйфатларын урнаштырды.
Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы. Г. Ибраһимов әдәби иҗатында икенче күтәрелеш чоры 1912 ел ахырларыннан башлана. Бу чорда язучының, сәяси карашлары үсешенә бәйле рәвештә, иҗатында да җитди үзгәрешләр, яңа сыйфатлар барлыкка килә. Алар реалистик элементларның ныгуы, тирәнәюе белән бәйләнгән. Монда Киев вакыйгаларының роле зур була. Язучы хәзер үзенең әсәрләрендә социаль мәсьәләләрне күтәрә башлый, «тормыш төбендә» яшәүчеләрнең образларын сурәтләүгә борылыш ясый. «Карт ялчы», «Көтүчеләр» хикәяләре—шуның ачык мисаллары. Ул әсәрләрдә иҗтимагый азатлык, түбән катлау кешеләре өчен бәхетле тормыш мәсьәләсе куела, хезмәт халкын социаль гаделлеккә алып чыгу юллары эзләнелә. Ә социаль һәм милли азатлык өчен революцион көрәш юлына баскан каһарманнарның образларын Ибраһимов «Безнең көннәр» романында бирде. Бу әсәрне язучы иҗатындагы икенче этапның югары ноктасы дип санарга кирәк. Аның басыла башлап та патша хакимияте тарафыннан тыелуы, конфискацияләнүе юкка гына түгел иде. Чөнки ул 1905 ел инкыйлабын, патша Россиясенең колониаль системасына каршы татарларның көрәшен күрсәтүгә багышлана. Ә яңа инкыйлабый күтәрелеш елларында патша хакимияте өчен бу хәтәр нәрсә иде.
«Безнең көннәр» романы бары тик 1917 ел инкыйлабын-нан соң гына дөнья күрә алды. Әдип аның 1920 елда бер-нинди үзгәрешсез, 1914 елда ничек язылган булса, шул хәлендә басылып чыгуына басым ясап әйтте.
Г. Ибраһимовның шушы чорда иҗат ителгән тагын ике әсәрен күрсәтеп үтәргә кирәк. Алар «Табигать балалары» һәм «Мәрхүмнең дәфтәреннән» хикәяләре. «Табигать балалары»нда крестьян егете Хафиз болында печән өмәсендә авылның иң атаклы печән чабучысын җиңеп чыга һәм нәтиҗәдә аның чибәр кызын — үзенең сөйгәнен алу бәхетенә ирешә. Шушы гади генә сюжет язучыга табигать кочагында чыныгып үскән хезмәт баһадирларының рухи дөньясын тирән итеп, бөтен матурлыгы белән күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Беренче карауда гади генә булып күренгән җир улларының искиткеч бай рухи дөньясы, саф әхлак йөзе укучыда көчле тәэсир калдыра. «Табигать балалары» туган җиргә мәхәббәт тәрбияли, хезмәт кешесенә дан җырлый, яшәү шатлыгын раслый. Ул — Г. Ибраһимов иҗатында ерактан ялтырап торган, беркайчан да тутыкмас мәрҗәннәрнең берсе. Ә «Мәрхүмнең дәфтәреннән» хикәясендә әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле мәсьәләсе куела. Аны язучының ул чордагы идея-эстетик программасы дип санарга мөмкин.