Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.

Тормыш юлы. Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә. 1898 елда Г.Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе укучыларына балаларны рус мәдәнияты рухында тәрбияләргә, ягъни аларны руслаштырырга өйрәтә торган була. әмма Г.Исхакый милләтенә тугъры булып кала, ул 1902 елда Ырынбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә эшли башлый. Г.Исхакый университетка керү теләге белән Казанга кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә. 1904нче елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра (Ул 1906 елның 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан Сәгыйть Рәмиев мөхәррире була). 30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы Чистайныкына) ябалар. 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, Архангельск губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. 1908 елның июлендә Петербургка килеп чыга, аннан Төркиягә китә. 1909 елның көзендә яшертен генә Петербургка килә. Кышны башкалада, ә җәйне Финляндиядә үткәреп, көзкөне яңадан Төркиягә килә. 1911 елда ялган паспорт белән Петербургка кайта, ләкин аны тоталар һәм Архангельск губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр.

1913 елның 4 апрелендә азат итәләр, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип Казанга, аннары туган авылына кайтып китә. 1913 елның 22 октябреннән Петербургта "Ил " гәзитен чыгара башлый. Гәзит 1915 елда ябыла. Ләкин 1917 елда, беренче мөмкинчелек килеп чыгу белән, Г.Исхакый аны яңадан чыгара башлый. Апрель аенда Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана. Октябрьдә инкыйлаб булу милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Г.Исхакый 1919 елда чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә төпле газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә. Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Истанбулның Әдернәкапы зыярәтенә күмелә.

Проза әсәрләренә күзәтү. Миләт язмышы.

Татар әдәбиятының иң күренекле каләм әһелләренең берсе булган Гаяз Исхакыйны халкыбызның бай тарихыннан, сүз сәнгате традицияләреннән, үз заманының әдәби мохитеннән аерып карап булмый. Ул борынгы әдәбиятыбыз, XIX йөз язучылары иҗаты белән яхшы таныш була. Шул ук вакытта төрек язучылары әсәрләрен йотлыгып укый, гарәп, фарсы, рус әдәбиятларыннан да хәбәрдар була. Яшьтән үк тормышның төрле якларын, ягъни шатлыгын-хәсрәтен, муллыгын-мохтаҗлыгын, мәрхәмәтен-усаллыгын үз җилкәсендә татыганга, язу өчен мәүзуг (тема) эзләүдә ул аптыра­мый. Шунысы ачык, язар сүзне табу, теманы ачыклау иҗат эшчәнле-генең әле башлангычын гына тәшкил итә. Төп хикмәт күңелдә йөрткәннәреңне ничек итеп язуда. Җәмгыятьнең иҗтимагый, сәяси, икътисади үсеш дәрәҗәсе дә язучының сурәтләү үзенчәлекләрен билгели.

XX йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмәгатьчелекнең төп гамьнәреннән берсе иде. Чөнки бу чорда милләтебезне тәрәкъкый иттерү өчен патша хакимиятен юкка чыгару, барлык халыкларга да ирек таләп итү карашлары өлгереп җитмәгән иде әле. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашларын уздырдылар. Г. Исхакыйның беренче әсәрләре «Кәләпүшче кыз», «Бай углы» романнары мәгърифәтчелек карашлары белән сугарылган була.

«Кәләпүшче кыз». Бу әсәр 1898 елда Казанда языла һәм 1900 елда басылып чыга. Кәримә белән Габдерәшит — шәһәрдәге һөнәрчеләр — кул көчләре белән көн күреп гомер итәләр. Ике балалары да бар, зурысы кыз — Камәр, кечесе малай — Габделәхәт. Тик бәхетле тормыш озакка бар­мый, хатыны белән балаларын ятим калдырып, Габдерәшит үлеп китә. Автор болар турында кыскача мәгълүмат биргәннән соң хикәяләүнең төп өлешенә күчә. Әтисез калган балаларны Кәримә ничек тәрбия кылыр, аларны ничек итеп аякка бастырыр? Укучыны шушы сорауларның җавабы кызыксындыра. Тик утыз ике-утыз өч яшьлек Кәримәнең балаларда әллә ни гаме юк, ул үзе кияүгә чыгарга тели. Ике бала белән ир табу кыенрак. Шуңа күрә малайны булса да өйдән озатырга кирәк дип уйлый ул. Эзли торгач, җае да табыла. Фәхри исемле сәүдәгәр малайны үз карамагына алырга ризалыгын белдерә. Әмма Габдерәшит үлгәндә малайны укытырга кушып ва­сыять әйткән була. Габделәхәт үзе дә укуда тырышлык күрсәтә. Малайның укудагы уңышларына сөенгән мөгаллим ярдәм кулын суза: аны үз исәбенә тагын ике ел укытырга уйлый.

Кәримә кызы белән генә кала, димәк, кияү эзләү чарасына керешергә мөмкинлек ачыла. Иргә чыгу ниятен кешеләргә белдерүе була, хатыны үлеп, ике бала белән тол калган кырык-кырык биш яшәр Мифтах исемле берәүдән яучы килеп тә төшә. Биредә Г. Ис­хакый үзен оста психолог итеп күрсәтә. Унбиш яшьлек Камәр һәм аның энесе Габделәхәт, яшүсмерләргә хас булганча, әтиләренең рухына тугрылык сакламаган әниләренә рәнҗиләр. Бу хәл балалар­ның күңеленә тирән җәрәхәт ясый. Шунысы гаҗәп, ана ирле булу бәрабәренә үзенең балаларына битарафлык күрсәтә. Гәрчә хикәядә Камәрнең аянычлы язмышы үзәккә куелса да, укучы сурәтләнгән күңелсез хәл-әхвәлләрдә беренче чиратта аның әнисе Кәримәне гаепли. Камәр — бары тик үзеннән өлкәнрәк, шуңа күрә тәҗрибәлерәк, мәкерлерәк булган кешеләрнең корбаны гына. Мифтах, аның кызы Вәсфибану, мөгаллим кебек уңай кешеләр гәүдәләнсә дә, вакыйга­ларда катнашучыларның күбесе тискәре образлар. Г. Исхакый җәмгыя­тебезне явызлардан арындырырга тели. Кешеләрдә әхлаклылык сыйфатларының өстенлек алуына ирешергә омтыла. Шуңа күрә тискәре образларны чиркангыч итеп гәүдәләндерергә тырыша. Үз кызын бозыклыгы бик күпләргә мәгълүм булган приказчик Вафа янына җибәрүе —Кәримәнең ана буларак җавапсызлыгы. Кәримә күпмедер дәрәҗәдә балалары турында кайгыртырга, алар язмышы өчен борчылырга сәләтле. Кызы югалгач, төннәр буе кайгырып чыгуы, намаз укуы, һичшиксез, аны кызгандырта. Татар хатыннары­на хас сабырлык та бар аңарда. Мифтах күп яклары белән аның элекке иреннән кайтышрак булса да, бер баргач, ир хагын хаклап торуы бу хатынның әхлакый йөзен укучы күз алдында бераз уңай яктан ачып җибәрә. Шул ук вакытта язучы Кәримәнең балалары язмышына салкын каравын тәнкыйть итә.

Ә менә «күп кызларга бәла булган, күп хатыннарга җәфа салган» Вафа образын тудыруда автор кара буяуларны кызганмый. Авылдан килеп, Сәлимов дигән бер сәүдәгәрдә елына дүрт йөз сум хезмәт хакы алып яшәүче бу кибетче бары тик тискәре сыйфатлардан гына тора кебек. Ул — ялганчы, шапырынучы, надан булса да үзен белдекле итеп күрсәтүче. Иң зур начарлыгы—Камәр кебек яклаучысыз калган кызларны харап итүе, аларны бозыклык юлына кертеп җибәрүе, моның өчен вөҗдан газабы кичереп мәшәкатьләнмәве. Шуны ук Бәдри дигән бәндәгә карата да әйтергә мөмкин. Яшь кызларны бозык ирләр өчен аулап йөрүче Зөһрә карчык кебекләр дә укучыда чиркан­гыч хис-тойгылар тудыра.

Әлбәттә, автор, начар күңелле кешеләр корбаны итеп карап, Камәрне аклау юлыннан китми. Үги атасының кызы Васфибануның, әхлаклы, саф кыз буларак, Камәргә каршы планда сурәтләнүе шул турыда сөйли. Вафа кебек кабәхәтнең тцсма теллеләнүен мәхәббәт итеп кабул күрүе — Камәрнең фаҗигасе. 'Әнә өч-дүрт яшькә кечерәк Вәсфибану да Вафа кебекләрнең икейөзлелеген аңлый. Камәр дә һәр елмаеп караучыга ышанып бетәргә тиеш түгел иде. Өйдәге иләмсез күңелсезлекләр белән башы миңгерәгән унбиш яшьлек Камәр, кызганычка каршы, Вафаның сүзләреннән иләс-миләс килә, үзенең күңел бушлыгына дәва тапкандай була. Бары тик хис колы гына булу, язмышы турында сүз барганда акыл белән эш итмәү Камәрне һәлакәткә илтә.

Хатын-кыз язмышы мәсьәләсен Г. Исхакый эзлекле күтәрде, аның яңадан-яңа катламна­рын ачып салды. Ул шуны яхшы аңлап эш итте: илнең киләчәге матур, өметле булсын өчен беренче нәүбәттә хатын-кыз чын-чынлап бәхетле булырга тиеш.

«Бай углы». Дөрес башланмаган тормыш юлы, әлбәттә, яхшылыкка илтми. Бу хакыйкать Г. Исхакый әсәрләрендә еш раслана. Язучы карашынча, дини тәрбиядән, милләтнең гореф-гадәтләреннән, шул ук вакытта дөньяви белемнән мәхрүм кешенең бәхет өмет итәргә нигезе юк. Без моны «Бай углы» романында ачык күрәбез.

Фатих бай һәм Сәгыйдә бикә, яшь булуларына карамастан, шәһәрдә иң бай һәм абруйлы кешеләрдән саналалар. Әмма икесе дә укый-яза белми, надан калган. Ләкин байлыклары аларга шөһрәт өсти, белем ягының сай булуы сату-алу эшләрен җайлап алып барырга әллә ни комачауламый. Фатих бай хәтта Мәскәү сәүдәгәрләре белән эш йөртә.

Шулай да наданлык дигән затсыз нәрсә, сизелер-сизелмәс кенә җаен табып, бу гаиләгә үзенең хәтәрен сала тора. Сәгыйдә бикәнең бәбәй табу вакыты җитә. Өйгә кендекче әбиләр, өшкерүче карчык­лар җыела. Ләкин берничә көн буена азаплануына карамастан, бәбәй һаман да тумый. Хатынның хәле авырайганнан-авырая бара. Бер чара да калмагач, акушер марҗаны чакырырга мәҗбүр булалар. Акушер хатын, үз эшен фәнни һәм гамәли яктан бик яхшы белүе сәбәпле, Сәгыйдә бикәнең ансат кына бәбәй табуына ирешә. Шулай итеп, Г. Исхакый әсәрнең беренче битләрендә үк гыйлемнең өстенлеген раслый, төш юраудан, төрле им-том итүләрдән ары уза алмаган карчыкларны тәнкыйть итә. Сәхилә карчык кебек укый-яза белмәгән, шуңа карамастан аң-белемлеләрне өнәмәгән кешеләргә карата Г. Исхакый аяусыз. Нәкъ менә шундый кешеләр милләтебезне һәлакәткә алып бара дип исәпли ул. Вакыйгаларның үсешен сурәтләгәндә шуны күрсәтеп бирүне төп максаты итә.

Баланы кеше, шәхес итеп тәрбияләү гаять зур хезмәт, тырышлык сорый. Без нинди дә булса эшне башлаганда күпмедер дәрәҗәдә ахыргы максатны күз алдына китерәбез. Өй салырга керешкәндә аның ничә бүлмәле булырга тиешлеге, аларның ничек урнашачагы, биеклеге, киңлеге кебек нәрсәләрне якынча гына булса да чама тартып куябыз. Баланы тәрбия кыла башлаганда да ата-ана аны балигъ булгач нинди кеше итеп күрергә теләвен ачыкларга һәм бөтен юнәлеш бирү эше шушы ахыр нәтиҗәгә килүгә тупланырга тиеш. Әлбәттә, үсә-үсә, баланың теге яки бу якка сәләте ачылып китүен исәпкә алып, булачак шәхесне тәрбияләү максатына үзгәрешләр дә керергә мөмкин. Бу эш Фатих бай өендә ничек оештырылган соң? Дөресен әйткәндә, берничек тә оештырылмаган. Кәрим (балага шулай дип исем кушалар) рәхәттә яши. Күрәсең, ата-ана баланы юмарт, рәхимле, киң күңелле, намуслы, хөрмәтле, кадерле, газиз, асыл зат итеп күрергә тели. Гарәп теленнән алынган Кәрим исеменең дә әнә шундый әйбәт мәгънәләре бар. Ата-ана «бер генә баламыз, рәхәт үссен» дип, аның ашау-эчүен тәмле, кием-салымын затлы итүне кайгырта. Янәсе, шулай итсәң, ата-ана өстендәге бурыч үтәлә. Ләкин теләк бер, ә аңа тайпылмыйча бару бөтенләй икенче нәрсә. Биредә баланың аңын, эчке дөньясын, кешеләр белән аралашу күнекмәләрен үзең теләгәнчә тәрбияләүдә эзлекле эш таләп ителә. Ә болар үзләре тәрбия кыла белмиләр, җитмәсә, моның никадәр һәлакәтле адым икәнен аңламыйча, балага иптәшкә аңардан шактый олырак яшьтәге Фәхри исемле бер урам малаен гаиләләренә алалар. Мәктәп-мәдрәсә күрмәгән әлеге унөч-ундүрт яшьләрдәге үксез үсмер Кәримгә нинди тәрбия бирә соң? Әлбәттә, үзе белгәнне өйрәтә. Ә аның бөтен белгәне урлашу, тәмәке тарту, аракы эчү, башка бозыклыклар. Бала исә башта мондый ярамаган эшләргә керешергә теләми, тартыша. бала, табигый рәвештә, начар адымны атларга карыша, тиеш булмаган гамәлдән читтә калырга тырыша. Әмма аның янында үзеннән өлкәнрәк кеше бар, бала өчен аның абруе зур. Фәхри аны кызыктыра, алай да булмаса, оялта, ничек итсә итә, үз үрнәгенә иярүенә ирешә. Ихтыяр көче бик йомшак булган бала озак тартыша алмый. Тора-бара ул хәмердән һәм тәмәкедән башка яши алмас дәрәҗәгә җитеп бозыла. Әхлаксыз хатын-кызлар белән мавыгып китә. Унсигез яше тулгач, аны өйләндереп карыйлар, шуннан соң рәтләнмәсме, тәүфикъланмасмы, дип өмет итәләр. Ләкин өйләнгәннең беренче көннәреннән үк, әллә кайларда йөреп, исерек хәлендә төн уртасында кайта башлый.

Ата-аналарының баланы дөрес юлга кертеп җибәрү мөмкин­лекләре була. Алар аны бик әйбәт мәктәпкә урнаштыралар. Ул инде укырга-язарга өйрәнә, дога, намаз укырга керешә. Әмма үзләре дә надан ата-ана, Сәхилә кебек томана карчыкларның сүзе белән, Кәримне әлеге иҗтиһадлы, затлы тормыштан аералар. Автор, шул рәвешле, малайның һәлакәткә килүенең төп сәбәбе итеп белемсез-лекне һәм тәрбиясезлекне күрсәтә. Бу бәхетсезлек Кәримнең бик иртә үлеме һәм әтисе Фатих байның бөлүе белән тәмамлана. Язучы ата кешенең байлыгыннан мәхрүм калуының сәбәпләрен санап та бирә: гыйлемне кадерләмәве, дөнья белән кызыксынмавы, бала тәрбияләүдәге хәбәрсезлеге, байлык артыннан гына кууы, исәп-хисап алып бара белмәве—менә шулар аяныч нәтиҗәгә китерә аны.

Кәримнең хатыны Бәдрия — Зәй суы буендагы бер авылдан, Кыям атлы тегермәнче кызы. Әдәпле, инсафлы, укырга-язарга өйрәнгән, динле, намазын укый. Чибәрлеге дә бар. Шушы фәрештә кебек кыз азып-тузып йөрүче Кәримгә хатын була. Татар хатын-кызларына хас булганча, сабырлык күрсәтеп, Бәдрия ире төзәлмәсме дип өметләнә, аның төн урталарында кайтуын намаз укый-укый көтә. Ләкин тегесе, сәрхушләнеп кайтуы җитмәгән, Бәдрияне ямьсез сүзләр белән сүгә, хәтта аңа кул күтәрә. Кайнанасы Сәгыйдә бикә дә киленне әрләү өчен җай гына эзләп тора. Хәтта Кәримгә икенче хатын алып бирү нияте белән йөри. Фатих байның бөлүе, Кәримнең җинаять юлына басып төрмәгә эләгүе һәм шунда үлеп калуы вакыйгаларны икенче якка борып җибәрә. Бәдрия үзенең уңганлыгы, тырышлыгы белән гаиләне матди яктан тәэмин итүче булып әверелә. Улы Рифгатьне дә дөрес тәрбияли, укыта. Нәтиҗәдә Рифгать мәктәп бетергән, дин таныган, дөньяви белемгә ия булган, русча да укыган егет булып үсә. Рифгатькә унсигез яшь тулганда, тегермәнче бабасы Кыям абзый үлеп китә, аңардан Бәдрия белән оныгына утыз биш мең тәңкә акча, тегермән һәм биш йөз дисәтинә җир кала. Рифгать, икътисад гыйлемен яхшы өйрәнеп, бу байлыкны арттырганнан-арттыра бара. Бабасы Фатихның кеше кулына киткән өйләрен, кибетләрен дә үзенә кайтара. Бик чибәр, әдәпле, укымышлы кызга өйләнә. Шул рәвешле, Г. Исхакый бер әсәр кысасында ике ир баланың— Кәрим белән Рифгатьнең—бала вакыттан алып балигъ булганчыга кадәрге тормыш юлларын күздән кичерә һәм аларның капма-каршы холык ияләре булуларының тамырларын сәнгатьчә сурәтләп бирә. Ул халкыбызны белемле, инсафлы, эш рәтен белүче, таза нигезгә корылган тормышлы итеп күрергә тели. Язучының каләмен хәрәкәткә китергән максат менә шул.

Татар әдәбияты егерменче йөзгә шактый тәҗрибә туплап килде. Жанр төрлелеге, сәнгатьчә сурәтләү чараларының камилләшә төшүе, күтәрелгән мәсьәләләрнең тирәнәя һәм җитдиләнә баруы шулай әйтергә мөмкинлек бирә. Сүз сәнгатебез өчен гадәти булып әве­релгән аң-белемлелекнең әһәмияте, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору, хатын-кыз азатлыгы, әхлакыйлык кебек мәүзугларны күтәрүнең һәм сәнгатьчә хәл итүнең дәрәҗәсе үсте. Шул ук вакытта җәмгыятьтәге хәл-әхвәлләрне тирәнрәк, фәнни казанышларга таянып сурәтләү, Көнчыгыш әдәбиятлары белән элек-электән килгән бәйләнешләрне саклаган хәлдә Көнбатыш халыклары сүз сәнгатенә дә игътибар итү, алардагы казанышларны иҗади файдалану әдипләре­без әсәрләренең җитди сыйфат үзгәрешләрен тәэмин итте. Әлбәттә, бу яңа дәвернең юл башында Г. Исхакый торды. Аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (бетү, юкка чыгу), «Теләнче кыз», «Тормышмы бу?», «Мулла бабай», «Сөннәтче бабай» кебек роман һәм хикәяләре, шул турыда сөйли. Боларда автор татар милләте язмышын яктырта, социаль тигезлек өчен көрәшнең әһәмиятен һәм кирәклеген нигезли. Иске белән яңаның тартышы әсәрләрендә гәүдәләнгән төп каршы­лыкны тәшкил итә. Ул аны сәнгать чаралары ярдәмендә сурәтләп бирә.