Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.

Җаек чоры (1905-1907) Кече яшьтән ятим калып, кулдан кулга, өйдән өйгә кү­чеп йөри торгач, 1895 елның кышында Җаекта яшәүче ата­сының сеңлесе Газизә Зәбиро-ва тәрбиясенә алына. Мотый-гыя мәдрәсәсенә йөри баш­лый, мәдрәсә каршындагы рус сыйныфында укый. Мотый­гулла хәзрәттән төрки-татар, гаруз шигырь төзелеше ту­рында белем ала. Мәдрәсәнең, Җаек шәһәренең әдәби мохи-те, әдәби мәҗлесләр, кулъязма журналлар белән таныш булу, «Тәрҗеман» газетасын уку, Көнчыгыш классикасы, Урта гасыр һәм XIX гасыр әдәби­ятлары белән кызыксыну Ту­кайның табигый шагыйрь­лек сәләте ачылуга җирлек әзерли.

XX гасыр башындагы шә­кертләр хәрәкәте, җәдитчелек, Беренче рус инкыйлабы дөнья­га карашын киңәйтә.

Тукайны ул вакытта бар­лыкка килгән, үз сәяси плат­формаларын эшләгән партия, конкрет бер фирка белән бәй­ләп карау кыен. Ул — мәгъри­фәтче, җәдитче, халыкчы, милләтпәрвәр, социалистик идеяләр белән дә мавыккан.

Тукай — реалист шагыйрь.

Тукай — милли шагыйрь, халык шагыйре.

Тукай шигъриятендә Көн­чыгыш поэзиясе, урта гасыр дини-әхлакый, суфичылык, дөньяви әдәбият, XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбиятын­нан килгән традицияләр дә­вам иттерелә. Алар XX гасыр башында Яңарыш юлына бас­кан татар әдәбиятында рус-Европа әдәбиятларының каза­нышлары белән кушыла һәм иҗади үстерелә.

Г. Тукай — Аллаһының бар-лыгына-берлегенә инанган, дин-шәригать кануннарын хөр­мәт иткән, үтәгән шагыйрь.

Аның беренче тәҗрибәләре 1902—1904 елларда языла. Ул Крылов мәсәлләрен тәрҗе­мә итә.

Тукайның матбугатта ба­сылган беренче шигыре «Му­жик йокысы» була. Ул Габ­дулла Тукаев имзасы белән «Фикер» газетасында басыла. «Дустларга бер сүз», «Хөрри­ят хакында» һ. б. әсәрләрендә әдипнең мәгърифәтчелек ка­рашлары белән гражданлык хисләре кушылып китә.

Төп тема һәм мотивлар: уку, гыйлем, мәгърифәт, азат­лык, хөррият, каләм, матбу­гат, фикер хөрлеге. Шагыйрь­не татар милләтенең артталы­гы, наданлыгы, таркаулыгы

борчый, ул бу хәлдән чыгу юллары турында уйлана.

1906 елда язылган «Көз», «Милләтә» һ. б. шигырьлә­рендә милләт мотивы тагын да калку чагыла. Россия эчен­дәге вакыйгалар, сәяси атмо­сфера шагыйрьнең дөньяга карашында борылыш ясауга китерә, аның чынбарлыкка, социаль гаделсезлеккә тән­кыйди мөнәсәбәте тирәнәя. Әсәрләрендәге социаль кон­трастлар, иҗтимагый мотив­ларның көчәюе шагыйрьнең чынбарлыкны гәүдәләндерүдә тәнкыйди реализм баскычы­на борылуы турында сөйли.

«Государственная думага» , «Сорыкортларга», «Пыяла баш», «Алтынга каршы» һ. б. әсәрләре иҗтимагый гадел­сезлеккә, социаль изүгә, капи­тал, байлык алдында тез чүгү­гә каршы нәфрәт, ризасызлык хисләре белән сугарылган. Аннан соң Тукай иҗаты та­тар тормышындагы искелек­не, артталыкны, феодаль тор­гынлыкны, дин исеме белән кәсеп итүче аерым бер азгын, надан руханиларны фаш итә.

Карагруһчыларга, шовинис­тик чыгышларга, патша ха­кимиятенең милли-колони-аль изү сәясәтенә каршы язылган «Китмибез» шигыре Тукай гражданлык позиция- сенең иң биек ноктасы булып тора.

Г. Тукай каләменең матур сыйфатларыннан берсе — ха­лык авыз иҗаты белән бәйлә­неше. Аның гүзәл үрнәклә­рен: мәкаль-әйтемнәрне, идио­маларны, легенда, риваять­ләрне, халык җырларын ша­гыйрь иҗади файдалана, үз әсәрләренең поэтикасын бае­та. «Шүрәле», «Пар ат» һ. б. әсәрләре лирик геройның ту­ган илгә мәхәббәтен лирик-психологик җирлектә ача.

Тукайның беренче әсәрлә­ренең теле, стиле катлаулы. Иске госманлы-төрек, гарәп, фарсы, иске үзбәк һ. б. чит тел алынмалары белән чуар­ланган. Әсәрләре «Бәдәвам», «Кыйссаи Йосыф», «Ярым алма», «Бакырган» һ. б. дини-әхлакый әсәрләр формасына ияреп язылган. Әмма аның әсәрләренең теле зур тизлек белән татарлашу процессы ки­черә.

Г. Тукай Җаек чоры иҗа­тында шигырь, газәл, поэма, ода, элегия, сатира һ. б. жанр­ларга мөрәҗәгать итә.

Казан чоры (1907-1913). Тукай 1907 елның көз ай­ларында солдатка каралу уңае белән Казанга кайта һәм шун­да яшәп кала. Шагыйрь тор­мышы һәм иҗатының Казан чоры башлана. Гомеренең соң­гы көннәренә кадәр аның рухи ярдәмчеләре, якын дуслары бу­лачак Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, С. Сүнчәләйләр бе­лән таныша.

Сатирик «Яшен», «Ялт-Йолт» журналларында, «Әл-ислах» газетасында актив язы­ша. Беренче рус инкыйлабының җиңелү белән тәмамлануы Рос­сиядәге иҗтимагый-сәяси хәл­не кискенләштереп җибәрә, реакция хөкем сөрә башлый. Г. Тукайның иҗаты тирән үз­гәрешләр кичерә. Хис-киче-решләр тирәнлеге, киеренкеле­ге лирик геройның рухи йөзе үзгәрү турында сөйли. Әсәр­ләренең сәнгатьчә матурлыгы калыплаша. Шагыйрьнең ли­рикасында романтик башлан­гыч көчәя. Бу сыйфат аның иҗатына горур шәхес идеясе килеп керү белән бәйле. Ул үз чиратында шагыйрь образын, лирик геройның шагыйрьлек миссиясен яңача аңлауга ките­рә. Бу сыйфат поэзиянең, шагыирьнең татар халкына, мил­ләткә хезмәт итү идеалыннан аерылгысыз була. Шагыйрьлек эше милли азатлык, ирек һәм хаклык өчен көрәш белән үре­лә. Шагыйрь образына роман­тик мөнәсәбәт Пушкин, Лер­монтов, Байроннардан килгән традицияләрне дәвам итүдә күренә («Шагыйрьгә», «Мәх­бүс», «Байроннан», «Шагыйрь» һ. б.).

Тукай бу елларда язылган «Мәхәббәт», «Бер рәсемгә», «Гашыйк» шигырьләрендә эч­керсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәлле­генә дан җырлый. Аның ли­рик герое табигать күренешлә­ренең, пейзаж матурлыгын кү­реп соклана, шатлана, хозурла­на («Җәйге таң хатирәсе»).

Шагыйрь образына нисбәтле Тукайның реакция еллары иҗатында халык, милләт мо­тивы тагын да арта. Халык кичергән авырлыкны, кайгы-хәсрәтне үз йөрәге, күңеле аша үткәрүче лирик герой образы «Сәрләүхәсез»дә үзәккә куела. Милләт, гади кеше өстенә төш­кән тарихи-иҗтимагый авыр­лык, халык һәм шагыйрь үзе кичергән тормыш фаҗигасе «Милли моңнар», «Өметсез­лек», «Көзге җилләр» , «Өзел­гән өмид» шигырьләрендә шартлы, романтик-символик образлар, детальләр, аллего­рик тасвирлар ярдәмендә су­рәтләнә.

Тукай сатирасы шагыйрь­нең реакция еллары иҗатын­да үзенең иң югары ноктасы­на күтәрелә. Сатирик әсәр­ләрнең тематикасы киңәя, көлү объектлары төрлеләнә, сатирик алымнары байый. Иске карашлы, бозык дин әһелләре, иске чынбарлык, ис­ке тип сәүдәгәрләр, үз идеа­лыннан ваз кичкән зыялылар, мораль таркалу кебек социаль күренешләр «Ысулы кадим­че», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш », « Милләтчеләр », «Улмы? — Ул», «Казан вә Кабан арты» һ. б. әсәрләре­нең көлү объекты булып то­ралар.

Шагыйрь поэзиясе чын мәгънәсендә халык рухы белән сугарыла.

1910 елларда Тукайның тор­мыш юлында үзгәрешләр бу­лып ала. Ул Әстерхан, Петер­бургка сәяхәт кыла. Сәламәт­леген ныгыту максаты белән, Казан артында Өчиле авы­лында торып килә. Халык тормышының күңелсез чын­барлыгын күргән шагыйрь иҗатында социаль контраст­лар көчәя. Гади халыкка ли­рик геройның теләктәшлеге, өстен катлауларга нәфрәт хисе «Золым», «Сайфия», «Авыл халкына ни җитми?» кебек әсәрләрендә гәүдәләнә. Гоме­ренең соңгы еллары-айла-рында язылган лирикасында яшәү һәм үлем, гомер йомга­гы, яшәү мәгънәсе, шагыйрь­лек миссиясе хакындагы гамьнәре, фәлсәфи уйланула­ры сагыш, моң төсендә сурәт­ләнә («Үтенеч», «Дошман­нар», «Кыйтга» һ. б. ).

Шагыйрь үз иҗатының кыйбласын билгеләгән милли азатлык, бәйсезлек, кеше бәхе­те өчен көрәш идеалыннан Ка­зан чорында да читкә тайпыл­мый. Шушы идеалның эсте­тик гәүдәләнеше булган X. Ямашевның романтик обра­зы «Хөрмәтле Хөсәен ядкәре», «Янә бер хатирәм» шигырьлә­рендә һәм идеал тотрыклылы-гы, тарихи оптимизм «Татар яшьләре», «Даһигә» әсәрләрен­дә чагыла.

Аңа дини, Коръән һәм ис­лам мәдәниятеннән килгән мо­тивлар да, суфичылык әдә­бияты сыйфатлары да чит тү­гел: «И каләм!», «Алла гыйш-кына», «Тәәссер», «Ана дога­сы» һ. б. әсәрләре.

Г. Тукай Казан чорында ши­гырь, газәл, фәрд, кыйтга, мәд­хия, мәрсия, поэма, әкият-поэма, сатира һ. б. жанрларда иҗат итә.

Милләт язмышы. Габдулла Тукай кыска гомер эчендә, барысы бергә 33 китап бастырып өлгерә. Иң I китабы 1907 нче елның ноябрендә дөнья күреп, ул 48 биттән торган “Тукаев шигырьләре” дигән исемдә 4000 данә бастырыла. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр арасында халык, милләт язмышы турында борчылып та , татарларның үзләренә генә хас сыйфатлары булуына куанып та язылганнары байтак.

Милләт язмышы темасы иң беренччиратта күпсанлы публицистик мәкаләләрендә чагыла. Г.Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, йоклаган гынамы?” мәкаләсенә тукталып үтик.

Мәкалә 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басыла. Анда Г.Тукай мондый фикерләр әйтә: “ Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Борын заманда безнең милләт башка милләтләр белән тигез булган. Әмма башкалар алга киткәннәр, татарлар һушы китеп егылган. Милләтнең күзен ачыйк, әдәбият гөл сулары сибик..., милләтне ашаган Бохара”козгыннарын” куып җибәрик. Безнең милләтнең һушы гына киткән”. Әлеге мәкаләдә турыдан – туры милләт язмышы мәсьәләсе күтәрелгән. Шагыйрь татар милләтенең артталыгы, йокыда булуы өчен борчыла, җаны әрни. Аннан чыгу юлын ул әдәбиятны, мәдәниятны үстерү, тырышу, милләтне “ашаучы козгыннарны” куып җибәрүдә күрә. Шагыйрь татарларны башка милләтләр янәшәсенә куеп карап, аларны уянырга өнди.

Хиссияте миллия” мәкаләсе шулай ук 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басылган. “... Бәхетсез мәдрәсәләребез укытучы битлеге кигән мөдәррисләр кулында. Шәкертләр үзләрен наданлык урманына кертеп адаштырганнарын аңладылар. Алар шул мөдәррисләрдән котылырга тырышачаклар, үзләренең милләт эчендә кадерле затлар икәнлекләрен аңлатачаклар. Милләт белемле, халык файдасын үзенекеннән өстен тотучыларга мохтаҗ. Моның юлы – уку, ягъни халыкка хезмәт итү. Үзебезгә кирәк кадәр динебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнгәч, руслар кайда укыса, шунда укырга кирәк”

Бу мәкаләдә Г.Тукайны борчыган иң мөһим мәсьәләнең берсе – татарларда укыту системасының артталыгы. Ул милли мәгариф язмышы темасын күтәрә, аны алга җибәрү юлларын күрсәтә. Мөдәррисләрнең наданлыгы һәм җавапсызлыгы мәдрәсәләрдә укыту дәрәҗәсенең артталыгына китерә ди шагыйрь. Шулай да моннан чыгу юлы бар: шәкертләр уянган, алар дөреснең яманны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүенә ышаналар.

Исемнәребез хакында” мәкаләсе үз заманында никадәр актуаль булса, бүгенге тормышыбызда да иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак яңгырый.

“... Бала язмышы әти – әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Әмма бездә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Бу балага дини эчтәлекле гарәп исемнәре кушуда чагыла. Ә үзебезнең милли исемнәребез юкка чыга бара. Аларны кире кайтарыйк, гарәп теленнән дә матур мәгьнәле исемнәр сайлыйк. Тәрбиябез милли дә, дини дә булсын”.

Г.Тукай үз мәкаләсендә татар гаиләләрендә дини эчтәлекле, шәхескә туры килмәгән исемнәр таралуга борчыла, исемне җисеменә туры китереп кушу кирәклеген ассызыклый. Исем кушу – тәрбиянең бер өлеше, ә тәрбия ул – милләт язмышының нигезе. Димәк, мәкаләнең темасы – милләт язмышы.

Г.Тукай публицистикасының төп темасы – милләт язмышы. Тукай татар милләтен алдынгы итеп күрергә тели.

Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр... Габдулла Тукай үз бәхетен дә тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

дип яза “Милләткә” дигән шигырендә Тукай. Бу юллардан күренгәнчә, автор татар милләте өчен янып көя, аның белән бергә “чәчәк ата”, милләтебез кытлык кичергәндә, ул да авырый.

Чынлап та, Тукайның бар уе милләттә, халыкта булды. Ул – милли шагыйрь. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да битараф калмый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.

Китмибез” дигән шигыренә анализ.

«Китмибез» шигыре 1907 елда язылган. Бу шигырь политик лириканың үрнәге булып тора. Мәгълүм булганча, Россия импе­риясенә кергән рус булмаган халыклар икеләтә изү астында яшә­гәннәр. Эдономик изүдән тыш патша хөкүмәте аларның диннәрен, милли хисләрен мәсхәрә иткән, кимсетеп караган. Дәүләт Дума­сында бу турыда сүз чыккач, кара фикерле патша чиновниклары мөселманнарга «әгәр Россия тәртипләре ошамаса, Төркиягә ките­гез» дип белдерәләр. Трибун шагыйрь буларак, әлбәттә, Тукай мондый оятсызлыкка дәшмичә кала алмый. Аның политик зирәк­леге бу шигырьдә аерата ачык сизелә. Тукай бу шигырендә ирекле Россия дәүләте төзү татар һәм рус хезмәт ияләренең уртак лозунгысы икәнлеген әйтә. Төркия җиренә китәргә өндәү, ша­гыйрь фикереңчә, «булмас эш», моңа өндәүчеләр — «кара йөз­ләр». «Хәзинәне талаучылар», «ач мужиктан соң кисәкне тартка-лаучы»лар, казаклар гаскәре һәм камчылар теләсә кайсы капита­листик илдә бар, ди шагыйрь. Алардан качып котылып булмый. Шуңа күрә төп максат — ирекле республика төзү, уртак Ватанда уртак язмыш белән яшәү. Бу шигырен Тукай русча сүзләр белән тәмамлый. Шуның белән шигырьнең кемнәргә адресланганлыгы да ачыла: бу — патша хөкүмәтенә, аның кара фикерле министр­ларына, чиновникларына җавап. Бөек рус халкы белән татар халкының Ватаны, язмышының уртак булу мәсьәләсен Тукай бу шигы­рендә әйтә.