
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
Ике гасыр чигендә Г. Исхакый, Г. Камал, Я. Вәли, М. Казаньга һ. б. әдипләрнең килүе драматургия төрнең инде иҗат мәйданында драматургия ныклы урын ала. Әдәбиятчы галимнәр татар драматургиясенең 1917 елгы Октябрь борылышларына кадәрге тарихын үз эчендә ваграк өч чорга бүлеп карыйлар:
1. 1887—1905 еллар. Аны драматургиянең «мәгърифәтчелек чоры» дип карарга мөмкин.
2. 1906—1911 еллар. Бу чорны драматургиянең «театрлы чоры» дип атап була.
3. 1912—1917 еллар.
1906—1911 еллар. Бу чорны драматургиянең «театрлы чоры» дип атап була.
Драматургиянең аякка басуы, ныгуы өчен сәхнә, театр сәнгате, артист уены кирәк була. «Өй театры» шартларында яшәгән драматургия, ниһаять, 1906 елда рәсми төстә сәхнәгә менә һәм милли профессиональ театр үз тарих битләрен ачып җибәрә. Драматургиянең икенче чоры башлана. 1906—1911 елларда ул, тизләтелгән үсеш юлын алып, дөнья әдәбияты, әдәби-эстетик фикере югарылыгына күтәрелә. Ул тематик яктан тармаклана, тормышка тагын да якыная, заманның актуаль, мөһим иҗтимагый-социаль, милли мәсьәләләре аның йөзен билгели башлый. Иске татар тормышын асылыннан үзгәртеп кору, искелек һәм яңалык тартышы, сыйнфый көрәш проблемалары тагын да калкуланып китә. Алар уку, гыйлем һәм югары әхлак тәрбияләү мәсьәләләре, феминистик мотивлар белән үрелеп бара. Кеше һәм аның яшәешен сәнгатьчә тасвирлауның принциплары, алымнары арта. Г. Исхакый, Г. Камаллар белән беррәттән, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов, Г. Терегулов, Ш. Саттаров, И. Богдановлар бу төрдә актив эшлиләр. Икенче чорда тарихи-инкыйлаби, фәлсәфи драмалар иҗат ителә, комедия жанры аеруча активлаша. Нәкъ шушы вакытта Г. Исхакый үз каләм көчен фаҗига жанрында сыный, ягъни «Зөләйха» трагедиясен яза башлый. Реалистик юнәлештә үскән милли драматургия Г. Исхакый, Г. Коләхмәтов, Г. Камал, Ф. Әмирханнар иҗатында тәнкыйди (социаль) реализм принципларын, алымнарын үзләштерә. Әсәрләрнең идея эчтәлегендәге үзгәрешләр конфликт үзенчәлеген дә билгели: иҗтимагый конфликт — драмалар, комик конфликт комедияләр сюжеты нигезендә ята.
Г. Камалның «Бәхетсез егет» (1907) шул чордагы башка күп кенә язучылар иҗатында чагылган яшь буын проблемасы, аның язмышы үзәк урында. 1905 елгы революция нәтиҗәсендә яулап алынган беренче уңышларны дәвам иттерүче актив көрәшчеләр кирәк иде. Г. Камалны да иң элек яшьләр арасында барган хәрәкәт һәм шундагы конфликтлар үзенә тартты. Бер якта яңалыкка мәхәббәт күрсәтеп, мәгънәле хезмәткә хәзерләнгән, укып белем алуны кайгырткан яшьләр — Әхмәт һәм Гайшә Сабитовлар. Алар шул чорның җитди мәсьәләләре турында уйланалар, татар хатын-кызларының авыр хәле, аларның ирләр белән тигез хокукына ирешү һәм балалар тәрбиясе мәсьәләләрен күтәрәләр. Аларга каршы якта исә бөтен яшәешләрен азгынлыкка багышлаган, җәмгыятькә файдалы эштән бөтенләй читләшкән Закир һәм аның дус-ишләре тора. Закирның әтисе дә шундыйлардан булып, теше-тырнагы белән искегә ябышып ята, яңалыкны ишетергә дә теләми. Әнә шундый кешеләр кулында тәрбияләнгән Закир, тормышта зур максатлары булмау аркасында, җиңел юл белән китә, җинаять эшли һәм һәлак була. Закирның шушы хәлгә калу сәбәпләрен аңлатканда, пьесаның ике варианты арасында зур аерма бар, һәм болар драматургның беренче тәҗрибәләреннән соң узган биш-алты ел эчендәге үсешен күрсәтү ягыннан да әһәмиятле. Беренче вариантта: «Закир ниндәй яхшы кешенең баласы иде, начар эшләргә кереште дә ахырда үзен һәлак итте»,— диелә һәм бөтен гаеп аның үзенә генә кайтарып калдырыла, ә соңгы вариантта инде егетне шушы хәлгә төшергән шартлар тирәнрәк ачыла. Закирга атасының юньсез үрнәге, анасының башта ук тәрбия эшенә җавапсыз каравы, укыту эшләренең рәтсез булуы, гомумән тирәлекнең начар тәэсире — барысы да исәпкә алынган. Хәзер инде Закирның атасы «ниндәй яхшы кеше» иде дип макталмый. Киресенчә, ул тискәре тип итеп күрсәтелә; сәүдәм кала дип, улын авыр хәлдән коткару өчен, ул берни эшләми, ә анасы, кешеләрдән авыр сүзләр ишетмәс өчен, үз улының бөтенләй юкка чыгуына да риза. Гомумән Закирга карата аның якыннары арасында сүз кеше язмышы турында түгел, ә бик үк кыйммәте булмаган бер әйбеp яки мал турында барган шикелле генә.
Ләкин автор Закирны яклау ягында тормый. Ул аны катлаулы характер итеп сурәтли, кайгыларын да, шатлык-өметләрен дә, тискәре һәм уңай якларын да күрсәтә,— шуңа күрә аның гыйбрәтле язмышы тамашачыны да кызыксындыра.
Драма Сабитовның халыкка карап әйтелгән шушы сүзләр белән тәмамлана: «Дөньяда баланы бигрәк тә ата-ананың тәрбия кыла белмәве хәрап итә». Әмма бу сүзләр әсәрдән алынган тәэсирне бөтен тулылыгы белән ачып бетерә алмыйлар Чөнки әсәрдә яктыртылган чынбарлык баерак, шуңа күрә укучы һәм тамашачы Закир кебекләрне юлдан яздырган сәбәпләрнең иң олысы — яшәп килгән иҗтимагый шартлар икәненә төшенә.
«Бәхетсез егет» татар драматургиясенең реалистик юнәлеш тә үсүен күрсәткән бер әсәр булды. Моны замандашлары да шулай баяләде: «Кирәк фикер, кирәк зәмин җәһәтеннән бу көнгә кадәр нәшер ителгән театр китапларының иң гүзәле вә иң мөкәммәледер,—дип язды театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрам.—Теле гаять садә вә ләтыйф, вә тасвир итдеге вакыйгасе хәят вә мә гыйшәтемезгә бик якындыр. Әсәр бәгъзе бер сүзләрендә Максим Горькийга тәкълид итдеге хис улынмактадыр».
«Бәхетсез егет» әдәби эшләнеше ягыннан да, сәхнә өчен артист уены өчен материал буларак та бик отышлы. Г. Камал үзе драмага кереш итеп язган «Бер-ике сүз»ендә «Бәхетсез егет»нең яңа вариантын «мәүкыйгы тамашая вәгъзы идәрле дәрәҗәдә итеп язу», ягъни сәхнәгә яраштырып эшләү бурычын куйганын әйтеп үтә. Һәм, чыннан да, әсәр сәхнә үзенчәлекләрен күздә тотып иҗат ителгән. Драманың уңыш казануында моның да, әлбәттә, әһәмияте зур: «Пьесада пәрдәләр бер-берсеннәннән озын вә нә кыска улып, сәхнәнең техникасына тәма-милә муафикъ уларак тәкъсим вә тәртиб улынмышлардыр... Бундан дәхи мөхәррирнең театр гыйльменә әшнәлеге аңлашылмактадыр»,— дип яза «Әл-ислах» газетасы.
«Сәйяр» театр труппасы 1917 елның 17 (30) мартында Г . Кариев бенефисына Казанның Зур драма театры бинасында (хәзер В. Качалов исемендәге рус театры) Г . Исхакыйның « Зөләйха » әсәре буенча куелган спектакль күрсәтә.
“Зөләйха” трагедиясенең язылу тарихы. Әсәр 1907 нче елда Чистай төрмәсендә, икенче мәртәбә 1911 нче елда Истамбулда Кандиледә языла. 1912 нче елның гыйнвар башында Петербургта язылып бетә. Беренче мәртәбә Казанда 1917 нче елның 17 нче мартында сәхнәгә куела. 1918 нче елда Мәскәүдә Г.Исхакый аны үз нәширлегендә бастырып чыгара. Димәк, язылып беткәннән соң биш ел үткәч кенә сәхнәгә куела, басылуга алты елдан соң гына ирешә. Мондый тоткарлыкка цензура сәбәпче була. Петербургта татарча яхшы белүче Смирнов дигән карагруһчы цензор татар әдәби әсәрләре басылуына, драма әсәрләренең сәхнәгә куелуына бөтен мөмкинлекләр белән кртәләр куя. “Русларны начар күрсәтә, хөкүмәткә каршы котырта”, - дип бәяли ул. Октябрь инкыйлабыннан соң да “Зөләйха” безнең сәхнәдә озак яшәми. Русларга каршы юнәлдерелгән, ислам динен пропагандалаган әсәр дип, репертуардан төшерелә. “Зөләйха”га “реакцион әсәр” дигән тамга сугыла.
Әсәрнең үзенчәлекләре:
- XX гасыр башы милли драматургиясендә сирәк очрый торган фаҗига жанрында язылган;
- XIX гасыр урталарындагы татарларны көчләп чукындыру вакыйгаларын, рус дәүләтенең милли-колониаль изү сәясәтен тасвирлый;
- әсәрнең нигезендә татар халкының яшәеше, язмышы белән бәйле зур иҗтимагый-милли мәгънәгә ия булган, чишелә алмаслык трагик конфликт ята. Үз халкына, ислам диненә җаны-тәне белән бирелгән Зөләйха берүзе патша хакимиятенә, аның чиновникларына, жандармериясенә, христианнарга һәм башка "өстен көчләргә" каршы көрәшкә күтәрелә;
- үзәк герой - көчле, нык ихтыярлы, энергияле, сабыр, үз идеалына соңгы сулышына кадәр тугрылыклы;
- әсәр Зөләйханың үлеме белән тәмамлана, әмма хакыйкать һәм дөреслек өчен корбан булганга, геройның үлеме үкенечле түгел, киресенчә, соклану хисе уята, милли азатлык өчен көрәшкә өнди;
- трагедия татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тасвирлый;
- стиле ислам дине мифологиясенә, фәлсәфәсенә, пәгамбәрләр тарихына, христиан дине атрибутларына мөрәҗәгать итү кебек романтик алымнарга бай.
Чукындырылган, моның белән килешмәгән өчен тугыз ай монастырьда ябып яткырылган, иреннән, газиз балаларыннан аерылып, көч белән урыс мужигына хатын ителгән, ләкин рухы белән татар хатыны булып калган, кяфер ирен үтереп, егерме биш ел каторгада интеккән Зөләйханың язмышы — ул татар халкы чиккән газапларның бер чаткысы, бер гыйбарәсе. Шул кадәрле рәнҗетелердәй нинди гаебе булган соң Зөләйханың?
Мәгълүм булганча, урыс патшаларының татар мәмләкәтләренә элек-электән күзе кызып йөргән. X—XII йөзләрдә урыс кенәзләренең һәм юлбасарларының Хәзәр, Болгар җирләренә һөҗүм ясаулары билгеле. Менә, ниһаять, алар күптән хыялланган һәм омтылган максатларына ирешәләр: татар мәмләкәтләре юк ителә, халкы коллыкка төшерелә.
Элек-электән татарлар яши торган төбәкләргә күпләп руслар күчеп утыртыла башлый. Чиркәүләр, монастырьлар төзелә. Уңдырышлы татар җирләре тартып алына. Көчләп чукындыру, урыслаштыру башлана.
Әмма мең еллык тарихы, үз дәүләтчелеге булган, бай мәдәни һәм рухи культурага ия халыклар милли-колониаль изелүгә каршы чыга, үз диннәрен һәм телен саклап калырга тырыша.
Драмадан күренгәнчә, әлбәттә, Зөләйханың бер гаебе дә юк. Беренче нәүбәттә, ул — урысларның кансызлыгы, нәфеслеге корбаны гына. Зөләйханың авыр язмышы, хәтта, авырлыкның иң зурысы дип әйтергә була, — татар халкы кичергәннең бер чаткысы. Кырда үсеп утыручы ялгыз башак кебек, көзге ачы җил иркенә дучар ителеп, төрле якка сыгыла ул, әмма сынарлык дәрәҗәгә җитсә дә, үз-үзен саклап кала ала.
Зөләйханың күз алдында яраткан ире Сәлимҗанны руслар кыйнап үтерә. Ул моңа үч итеп, һич вөҗдан газабы кичермичә, үзенә дип әзерләгән агуны Петрга бирә. Үзен җәзалаучының үлеме аңа җиңеллек китерә. Әйе, Зөләйха гөнаһ кылды, ул зур җавапка тартылачак. Әмма бу бичара татар хатыны теләсә нинди мәхшәрләр кичерергә дә әзер, чөнки христиан чолганышындагы «ирек» аңа төрмәдәгедән мең өлеш авыррак. Зинданда ул кыйналса, мыскыл ителсә, суктырылса да, күңелен бернинди киртәләр дә били алмый. Зөләйха биш вакыт намазын да укый, теләгәнчә уразасын да тота.
Мин Зөләйханың Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгына, намуслы, көчле рухлы булуына, туган халкын шулкадәр көчле яратуына сокланмый кала алмадым. Аның өчен кешеләр ике төргә генә бүленәләр: халкына, диненә тугры халык — дус, ә кешенең хисләре белән исәпләшмәүчеләр — дошман. Бу карашыннан Зөләйха улына карата да кире чигенми. Йөрәгенең бер өлеше булса да, үзенең рухыннан ераклашкан Захарны ул баласы итеп карамый. Үз рухында булганда гына ул аңа кадерле. Анасы үләр алдыннан гына Захарның үз диненә кайтуы олы гаделлек булып кабул ителә. Анасына бу гамәл зур шатлык китерә.
Зөләйханың Аллага тугрылыгы аның васыятендә дә күренә: «Мине татар зиратына күмегез, әби-бабаларыгыз белән бергә буласым килә. Мине рус зиратына җирләмәгез», — ди ул балаларына. Зур җәфалар кичереп, иманына хыянәт итмәгән Зөләйханың оҗмахка керәчәге шиксез. Әлеге фикер әсәрнең ахырында да яктыртыла. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы автор хыяллары нәтиҗәсендә генә барлыкка килмәгән. Ул бу золымнарны тормышта да күргән, күп ишеткәндер. Драма сизгер рух, оста каләм белән язылган һәм безне үткәндәге тарихыбыз белән бәйләүче бер хәзинә булып тора.