Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.

Романтик поэзия вәкиле. (1880—1926). XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле, талантлы клас­сик әдибе, шагыйре. Шагыйрьнең дә эш-гамәлләре, фикер-мәсләкләре милләт мәнфәгатенә хезмәт итү, татар халкының аң-мәгърифәтен киңәйтүгә омтылудан гыйбарәт.

Рәмиевләрнең нәсел-ыруларының тамыр очы Болгарга ук барып җитеп, аксөяк, татар морзаларына барып тоташа. Татар фамилиясен саклап калган Рәмиевләр башка дингә күчмиләр, шуның өчен түбән катлау кешеләре исәбендә калалар. Мөхәм­мәтсадыйк (Шакир һәм Закирнең әтисе) һәм бабалары буенча кан-кардәш туганнар Лотфулла (Сәгыйт Рәмиевнең әтисе), Габдулла (журналист Исмәгыйль Рәмиевнең әтисе) тырыш, сәләтле кешеләр булып чыга.

Сәгыйт Рәмиевләр —Урал якла­рында туып үскән, яшәгән һәм иҗат иткән шәхес. Ул шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, публицист, тәнкыйтьче, сәясәтче, җәмә­гать эшлеклесе, педагог.

С. Рәмиевнең тормыш сукмаклары катлаулы, яшәеше авыр. Төп чыгышы Эстәрлетамактан булып, атасы ару, тырыш кешеләрдән санала, агач сату белән эш итә, урман эшләтүче байларга ялланып сал да агыза, үз көче белән дөнья күрә. С. Рәмиев Иләк шәһәрендә башлангыч белемне алгач, 1890— 1902 елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Өч класслы рус мәктәбендә белем ала. Мәдрәсәдә укытучы итеп эшкә калдырыла.

С. Рәми­ев — мәгърифәтче, таңчы, үзенең остазы Г. Исхакыйның ка­рашларын уртаклаша. Татар эсерлары фиркасенең органы булган «Таң йолдызы»нда эшли, аның 10 саныннан башлап С. Рәмиев мөхәррирлегендә чыгуы мәгълүм.

С. Рәмиев шигърияткә Берен­че рус инкыйлабы ташкыны белән килеп керә.

Мирасы зур булмаса да, С. Рәмиевкә универсальлек хас: шигырь, хикәя, повесть, драма, комедия, публицистик мәкалә, тәнкый­ди язмалар, тәрҗемә, әдәбият теориясенә, театр һәм музыка сәнгатенә караган хезмәтләр авторы.

С. Рәмиев XX йөз башында татар шигъриятен яңа баскычка күтәрүче, Яңарыш чоры мил­ли әдәбиятын нигезләүче. Шагыйрь — роман­тик поэзия вәкиле. Ул — гыйсъянчылык романтизмы вәкиле. Аның иҗаты модернизм күренеше белән бәйле. С. Рәмиев экспрессионизм, экзистенциализм алымнарына мөрәҗәгать итә.

С. Рәмиев шигъриятләре әдәби-эстетик тамырлары белән Көнчыгыш фәлсәфәсенә, Шәрык классик әдәбиятлары традицияләренә, рус-Европа әдәбиятларына, мәдә­ниятенә барып тоташа. Иҗатның кыйбласы, идеалы — татар халкын тәрәккыяткә, яңарышка алып бару. Аның иҗа­тының идея-эстетик үзенчәлекләре XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы иҗтимагый-сәяси тормыш, мәдәни вазгыять, татар чынбарлыгының бар яктан да яңаруга юл тотуы бил­гели.

С. Рәмиев каләменә XX гасыр башындагы инкыйлаблар, сугышлар, социаль тетрәнүләр, алар алып килгән матди кыен­лыклар, идеологик чикләүләр йогынты ясый. Рус әдәбиятын­нан тәрҗемә шигырьләрендә, оригиналь әсәрләрендә инкый-лаби-социаль мотивлар, иҗтимагый гаделсезлекләргә, социаль һәм милли изүгә, дошмани тирәлеккә нәфрәт, ризасызлык, шәхес иреген чикләгән дини өйрәтмәләргә, кануннарга кар­шылык күрсәтү, дөньяга ләгънәт уку гәүдәләнеп! таба. Шигъ­риятенең шушы хасияте аны гыйсъянчы шагыйрь итә. Анда төшенкелек тә, өметсезлек тә, бәргәләнү дә, сызлану да, чара­сызлык та, ачыну да бар. («Алданган», 1908; «Дөньяга», 1908 һ. б.) Шул ук вакытта С. Рәмиев матурлыкны, гүзәллекне күреп шатлана да, сөенә дә, хозурлана да, аның алдында баш ия һәм тез чүгә. («Син», 1908; «Ул», 1908; «Җәмилә»; «Авыл», 1908 һ. б.). Шагыйрь әсәрләренә хис-кичерешләр күчеше, хәрәкәте, лирик геройның күңел тирбәнешләре хас. Аның герое бер яктан — ярсу йөрәкле, бунтарь, гыйсъянчы, дөньяга «каш җыеручы», ә икенче яктан — матурлык, гүзәл­лекләргә гашыйк, сокланучан, тәэсирләнүчән.

С. Рәмиевкә «Таң вакыты» (1908) шигырьләре татар матбугатында гына түгел, рус дөньясында да танылу алып килә. Шигырьгә тирән иҗтимагый, мил­ли, фәлсәфи мәгънә салынган. Сәнгати яктан һәр ши­гырь — шагыйрь иҗатының таҗы, әдип мира­сында үзенчәлекле, аерым урында торалар. Шигырьенең катлаулы, тирән яшеренгән мәгънәсе бүгенге көнгә кадәр бәхәсле итә.

Мәхәббәт, хатын-кыз, табигать мотивлары: «Ул», 1907; «Син», 1907; «Авыл», 1907 һ. б.) С. Рәмиевнең «Пәйгамбәр» (1909) әсәр­ләрендә авторларның шагыйрьлек миссиясе турындагы уйланулары чагыла. Алар каләм, пәйгамбәр-шагыйрь мотив­лары аркылы гәүдәләнеш ала.

С. Рәмиевнең драма һәм проза әсәрләрендә мәктәп-мәдрәсә, милли мәгариф мәсьәләләре, иҗтимагый-социаль пробле­малар, феминистик (хатын-кыз) мотивлар калку гәүдәләнә.

С. Рәмиевнең Октябрь түнтәреле­шеннән соң тормышлары гыйбрәтле, фаҗигале. Ул ватанында кала, чит илгә китми. Бу якта шагыйрьнең иҗаты сүлпәнәя, әдәби эшчәнлектән чит­ләшә. С. Рәмиев аерым совет органнарында эшләп, яңа шартларда үз урынын табу омтылышы ясап карый. Ул 1926 елда, 46 яшендә үпкә авыруы белән дөньядан китеп бара.

«Таң вакыты» 1905— 1907 еллардагы революциягә шагыйрьләребез зур өметләр багладылар. Аны таң ату белән тиңләү шуннан килә иде. С. Рәмиев «Таң вакыты» шигырендә халык­ның милли-азатлык көрәшенә күтәрелергә вакыт икәнлеген искәртә. С. Рәмиев әлеге шигырьне беренче мәртәбә 1908 елның 2 гыйн­варында Казанда «Шәрекъ клубы»нда әдәбият кичәсендә укый. Шу­нысы кызыклы, ул беренче тапкыр шул ук елның 16 гыйнварында рус телендә басылып чыга1. Татар телендә исә бер елдан соң гына, ягъни 1909 елның 25 гыйнварында «Әльислах» газетасында дөнья күрә.

Шигырьненжанрын автор «мөсәҗҗәгъ нәсер» («рифмалы нәсер») дип билгеләгән. Нәсер гадәттә чәчмә белән языла, анда кешенең тирән уйлары, кичерешләре хискә төреп бирелә. «Таң вакыты» әсәре дә лирик геройның уйлануларына корылган.

Илдә бөек кузгалышлар вакыты (таң вакыты), ләкин татар һаман да йоклый. Лирик герой башка татарлардан уйларга, үткәннәр һәм бүгенгене тәфтишләп төпченергә сәләтле булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә аның күзенә йокы керми. Ләкин ул да урында яткан килеш кенә, ягъни актив хәрәкәткә керешмичә генә уйлый. Татарны йокыдан уяту гамәленә керешер иде, аталардан калган хаталар чабудан тарта. «Хатам тирән, тамыры ерак...» ди лирик герой. Татар куркучан булып калган. Ә «теге, ләгънәт, үсә, зурая, әле һаман да...» «Теге» дигәндә Рәсәй империясе күздә тотылганны аңлау кыен түгел. Татарның хатасы—аның хәлиткеч вакытларда бердәм булмавында, Казан ханлыгының бәйсезлеген юкка чыгаруда татарларның үзләре­нең дә катнашы барлыгында. Боларның тарихын колакка тукыйлар (әмма үзгәртеп, бозып тукыйлар), ләкин төбен тикшерергә кушмый­лар, ди лирик герой. Балалар, ягъни яшь буыннар моны тыңлыйлар, хуш, сөйлә, ди-ди тыңлыйлар, тик сөйләгәннәргә ышанмыйлар, «юк, түгел», диләр. Әйе, Рәсәйнең рәсми хакимияте Казан ханлыгын басып алуны, имеш, татарлар өчен файдалы булды, аларны мәдәни­ятле итүгә китерде, дип аклап килде. Тик ничә гасырлар үтсә дә, яңадан-яңа буыннар болай диюләргә ышанмыйлар.

Әлбәттә, соңгы юлны «хата ул өмид рәсми хакимияттән» дип аңларга урын кала. С. Рәмиев шигырь язылган 1907 елда барысын да үз исеме белән атый алмый иде. Әсәрдә сүз татар халкының авыр язмышы, фаҗигале тарихы турында бара, шагыйрь, милләтнең киләчәге турында кайгыртып, көрәшкә чыга.

Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) (1859—1921). XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле, талантлы клас­сик әдибе, шагыйре. Шагыйрьнең дә эш-гамәлләре, фикер-мәсләкләре милләт мәнфәгатенә хезмәт итү, татар халкының аң-мәгърифәтен киңәйтүгә омтылудан гыйбарәт.

Рәмиевләрнең нәсел-ыруларының тамыр очы Болгарга ук барып җитеп, аксөяк, татар морзаларына барып тоташа. Татар фамилиясен саклап калган Рәмиевләр башка дингә күчмиләр, шуның өчен түбән катлау кешеләре исәбендә калалар. Мөхәм­мәтсадыйк (Шакир һәм Закирнең әтисе) һәм бабалары буенча кан-кардәш туганнар Лотфулла (Сәгыйт Рәмиевнең әтисе), Габдулла (журналист Исмәгыйль Рәмиевнең әтисе) тырыш, сәләтле кешеләр булып чыга.

Закир Рәмиев —Урал ягында туып үскән, яшәгән һәм иҗат иткән шәхесләр. Дәр­демәнд — күп санлы алтын приискалары хуҗасы, алтынчы, сәнагатьче (промышленник), югары сыйныф катлавы вәкиле, шагыйрь, матбагачы, нашир, иҗтимагый-сәяси эшлекле. «Ва­кыт» (1906—1918), «Шура» (1908—1918) газета-журналла-рының спонсоры, иганәче.

3. Закир Рәмиев Оренбург губер насының Эстәрлетамак өязендәге Җиргән авылында туа. Атасы Мөхәммәтсадыйк алтын приискалары ачу нияте белән Орски ягындагы Юлык авылына күчеп утыра. Анда сәүдә эшен җайга сала, вакытлар үтү белән, күп санлы алтын приискалары хуҗасына әверелә. Дәрдемәнд башта өйдә белем ала, аннан абыйсы белән Моллакай авылында укуларын дәвам иттерәләр. Закир 1880— 1881 елларда Төркиядә яши (Истанбулда), укытучылар яллап төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус телләрен белә.

3. Рәмиев — мәгърифәтче, либераль карашлы;

Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) иҗат эше белән Төркиядән кайткач, 1881 елларда шөгыльләнә башлый, иҗат активлыгы 1905—1907 елларга туры килә.

Дәрдемәнд нең әдәби мирасы тыйнак. Аның сәнгати дөньясы жанр байлыгы белән аерылып тормый: шигырь, хикәя, робагый шәкелендә язылган дүртьюллыклар.

6. Дәрдемәнд XX йөз башында татар шигъриятен яңа баскычка күтәрүче, Яңарыш чоры мил­ли әдәбиятын нигезләүче. Шагыйрь — роман­тик поэзия вәкиле. Дәрде­мәнд — фәлсәфи романтизмы вәкиле. Аның иҗаты модернизм күренеше белән бәйле. Дәрдемәнд үз әсәрләрендә символизм алымнарына мөрәҗәгать итә.

Дәрдемәнд шигърияте әдәби-эстетик тамырлары белән Көнчыгыш фәлсәфәсенә, Шәрык классик әдәбиятлары традицияләренә, рус-Европа әдәбиятларына, мәдә­ниятенә барып тоташа. Иҗатының кыйбласы, идеалы — татар халкын тәрәккыяткә, яңарышка алып бару. Аның иҗа­тының идея-эстетик үзенчәлекләрен XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы иҗтимагый-сәяси тормыш, мәдәни вазгыять, татар чынбарлыгының бар яктан да яңаруга юл тотуы бил­гели.

Дәрдемәнднең шигърияте заманның даулы, көнкадак, вакытлы проблемаларыннан читтә тора. Анда яшәешнең нигез принциплары, галәм гаме, кеше-шәхес ният-омтылыш-лары, хис-кичереш нечкәлекләре, күңел, табигать матурлык­лары чагыла. Шигырьләрендә серлелек, билгесезлек, кешелек җәмгыятенә, кешегә киләчәк бәхетсезлекне, язмышның ко­тылгысызлыгын тоемлау, сиземләү, борчылу, кайгыру, моң кебек сыйфатлар күзәтелә: «Каләмгә хитаб», 1906; «Кораб», 1908; «Без», 1908; «Хәят», 1908; «Җәй үтте» һ. б. Лирик герое фәлсәфи уйлануларда, сагышлы, гамь чигүче, тыйнак, сабыр. Әсәрләренә затлылык, нәфислек, югары художество­лылык, камил стиль, зәвыклылык хас.

Беренче тәҗрибәләре күпкә иртәрәк иҗат ителсә дә, Дәрдемәндкә «Кораб» (1908) шигыре татар матбугатында гына түгел, рус дөньясында да танылу алып килә.

Дәрдемәнд шигъриятенең үзәгендә яткан яшәү һәм үлем, тәкъдир, язмыш, гомер агышы, вакыт, кеше, пространство, яшәүнең фанилыгы («Без», 1908; «Бүзләрем маналмадым», 1908; «Хәят», 1908; һ. б.) туган якны, Ватанны сагыну, туган телне олылау, изгеләштерү («Видагъ, «Әгәр барсаң, саба җил», «Туган-үскән җир» һ. б.) кебек мотивлар ята.

Мәхәббәт, хатын-кыз, табигать мотивлары: «Рәсем», 1908; «Аның янында», «Җәй үтте», «Яз», «Көлемсерәп көн башланды» һ. б., Дәрдемәндтәге «Каләм­гә хитаб» (1906) әсәр­ендә авторның шагыйрьлек миссиясе турындагы уйланулары чагыла.

Дәрдемәнднең Октябрь түнтәреле­шеннән соң тормышы гыйбрәтле, фаҗигале.. Дәрдемәнд 1921 елда, салкын тиюдән үпкәсе шешеп, 62 яшендә вафат була.

Көнчыгыш классик поэзиясенә хас хикмәт лирикасы традицияләре тотрыклырак рациональ башлангыч сизедә . Дәрдмәнд «акыл-хирыс» («мысль-страсть») концепциясенә күбрәк басым ясый. Аның шигырьләрендәге эмоциональлек, хисси башлангыч сурәтләрнең шигъри нечкәлеге, пөхтәлеге, символик , аллегорик һәм афористик рәсемлелек белән тудырыла. Шагыйрь үз фәлсәфи һәм әхлакый карашларын, шул рухтагы үгет-нәсихәтләрен гаять нечкәртелгән сурәтләргә, символ-кинаяләргә, афоризмнарга яшереп бирү юлын аайлый. Аңарда хикмәтле сүз, акыл» әхлак үгете шәрә дидактик шигырь булып түгел, ә «ишарә пафосы» һәм «яшерелгән лирииа» кебек традицион алымнар ярдәмендә сурәтләнә. Бу алымнарның төрләре һәм диапазоннары Дәрдмәнд поэзиясендә байтак. Шул сәбәпле андагы хикмәт мотивлары да сурәтләрнең төрле структурасында гәүдәләнә. Аларны иң гади, туры формаларыннан алып бик тирән яшеренгән символик формаларына кадәр очратырга мөмкин:

Югарыга ташны аткан җүләрләр

Үз аңкау башларын тишеп үләрләр.

Тишек тапсаң сиңа япкан ишектә—

Үзеңнең ертык аузыңнан көләрләр.

(«Беренче апрельдә зыярәт портретын җибәргән «дустыма», 1910)

Шагыйрь үзе үк, бу шигырен «Аталар сүзе» дип искәртүе белән, аның халык телендәге гыйбрәтле, хикмәтле сүзләрдән — афоризмнардан торуын әйткән. Бу мисалда билгеле мәкаль-әйтемнәрне нигез итеп алган һәм үгет-нәсихәтен бик туры итеп чагылдырган хикмәт поэзиясе үрнәген күрәбез. Шул рухта шагыйрь гаять дәрәҗәдә кыска, үткен, төгәл һәм халыкчан булган шигъри афоризмнар — хикмәтләр иҗат -итте:

Күңлемнең әзрәк кенә кинәсе бар,

Телемнең дә зәһәр очлы инәсе бар.

Дәрдмәнд поэзиясендә бик тирәнгә, эчкә яшерелгән, ягъни символик , шартлы сурәтләр артында торган хикмәтле, гыйбрәтле фикер-киңәшләр аз түгел. Хәтта аларның шиберләрендәге символиканың нәрсәгә ишарә икәнлеген төгәл белүе дә читенләшә (мәсәлән, «Яз чәчәге», «Җәй үтте» һ. б. шигырьләр). Мондый очракларда шагыйрь еш кына табигать сурәтләренә мөрәҗәгать итә һәм аларга яшерелгән символикага артык субъектив төсмер бирә.