Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.

Закир Һади (1863—1933) — XX йөз ба­шында әдәбият мәйданына чык­кан язучыларның берсе. Ул 1863 елның 15 мартында элек­ке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан респуб­ликасы Шаран районы) Ярәмкә авылында урта хәлле крестьян семьясында туган. Атасы, иген игү һәм умартачылык белән шө­гыльләнүдән тыш, кыш көннәрендә балалар да укыткан.

3. Һади бала чагын авылда үткәрә, башлангыч белемне ата­сыннан ала. 12—13 яшьләренә житкәч, 1875 елда, Закирны Тымытык мәд­рәсәсенә укырга җибәрәләр. Бу мәдрәсәдә уку-укыту эшләре ту-лысынча схоластикага нигезләнгән булуы өстенә, шәкертләрнең тормыш шартлары да соң чиктә начар була. Мәдрәсәнең мөдәр­рисе шәкертләрне укыту, тәрбияләү эшләренә вакыт «бүлә ал­мый», чөнки айлар буенча кунакка йөрүдән бушамый. Аң-белем-гә омтылган булачак язучы йөрәгенә бу мәдрәсәнең тәртибе, хәл­фәләрнең, хәзрәтнең паразитлыгы бик нык тәэсир итә, һәм аңар­да бу тормышка нәфрәт уяна. Ул соңыннан, яза башлагач, шул тормышны фаш итүгә иҗатында зур урын бирә.

Бу мәдрәсәдә 3. Һадида җылы истәлек калдырган бердәнбер кеше Хөснелгата Муратаев була. Заманына күрә яхшы гына ачык фикерле бу хәлфә Закирны, аз булса да, кайбер фәннәрнең башлангычы белән таныштыра. Бигрәк тә аның шәкертләргә «иҗтиһат итәргә, барлык нәрсәне акыл белән уйлап, тикшереп карап ышанырга, укуны, белем алуны һәр җирдә һәм һәрвакыт­та да дәвам иттерергә кирәк» дигән киңәшләр бирүе әһәмиятле. 3. Һади аның киңәшләрен хәтерендә нык саклый. Соңыннан үзе­нең «Официант» (1905) исемле хикәясендә шәкертләргә яхшы­лык теләүче шундый бер хәлфә образын тудыра.

Ун ел вакытын Тымытык мәдрәсәсендә дини китаплар ятлау­га багышлаганнан соң, 1885 елда 3. Һади, бәхет эзләүче яшь­ләрнең берсе сыйфатында, Нижний Новгород (хәзерге Горький) шәһәренә барып чыга. Анда, бер байның тире дворына кереп, берничә ай эшли. Шунда яшәгәндә, Касим шәһәрендә яңачарак метод белән укыта башлаган бер мәдрәсә бар икән, дип ишетә һәм әлеге мәдрәсәгә барып керә.

Касим шәһәреннән биш-алты километр ары Татар бае исемле авылда яңача укыта торган мөгаллимнәр хәзерләү курслары ачы­ла. 3. Һади, мәдрәсәне ташлап, шул курска керә. Курсны тәмам иткәч, Мулта ' авылына барып, укытучы булып урнаша. Шул көннән башлап ул тормышының иң күп өлешен балалар укыту­га бирә.

Авылда укытучылык эше алып бару белән беррәттән, 3. Һади үзенең белемен күтәрү өстендә дәвамлы эшләп килә. Җәйге ка-нпкул вакытларында шәһәргә барып, хосусый рәвештә аерым укытучыдан русча укый. Шушы ук вакытларда ул иҗат эшенә китеп, хатын-кыз бәхете өчен семьяда тигезлеккә ирешү генә / җитми, аларга җәмгыять эшләренә катнашырлык кеше булып / җитешергә мөмкинлекләр ачарга кирәк, дигән таләпне куя. «Бәхетле кыз» хикәясендә Гайшә, ирексез һәм мәҗбүр ителгән никахтан котылып, хатын-кызга иптәш һәм кеше итеп карый ала торган Габбаска тормышка чыга һәм аның ярдәмендә үзе дә мөгаллимә — укытучы булып җитешә.

Бу елларда әле 3. Һади да һәртөрле социаль гаделсезлекләрне уку, мәгърифәтле булу белән хәл итәргә мөмкин дигән ка­рашта тора. Ул үзенең шул ышануларын раслау һәм башкалар­ны да укуга кызыктыру өчен, хикәяләрендә кайбер идеаллашты-рылган образлар иҗат итә. «Бәхетле кыз» хикәясендәге Габбас образы — авторның шул ышануларының гәүдәләнеше.

«ҖИҺАНША ХӘЗРӘТ» (1908). Закир Һади әсәрләре арасында күләм ягыннан иң зурысы — «Җиһанша хәзрәт». Монда да иске мәдрәсә тормышы тәнкыйть ителә. Ләкин бу әсәр сурәтләнгән вакыйгаларның катлаулылыгы, образларның тулырак эшләнгән булуы белән аерыла. Үз вакыты­ның тәнкыйте аны шул ягыннан чыгып бәяли. Фатих Әмирхан 1908 елда «Әльислах» газетасында басылган рецензиясендә: «Чын татар тормышыннан алынып язылган әсәр... Ишанлык мәсьәләсе татар матбугатында бик күптәннән бирле язылып кил­сә дә, ул турыда мөкәммәл ' әсәр барлыкка килгәне юк иде әле»,— дип яза.

3. Һади бу әсәрендә алган темасын тулы яктырта. Баш герое­ның тормыш юлын үз чоры өчен характерлы типик шартларда сурәтли. Менә XX йөз башындагы татар, башкорт авыллары кү­ренеше: «Авылның йорт-җирләре төрлечәдер. Бере башкасының

тәмам киреседер: бер йорт зур булса, аның янында башкасы кечектер, бер өй биек булса, башкасы тәбәнәктер, бәгъзеләре дә тәмам җир астындадыр. Өйләрнең күбесе агачтан, бәгъзеләре таштан, бәгъзесе чи кирпечтән салынмыш, бәгъзеләре чыбыктан үреп, тышкы ягыннан балчык белән сыланмыштыр. Түбәләре бәгъзе такта, бәгъзе тимер,, бәгъзе кабык исә дә, күбрәк салам белән ябылмыштыр».

Автор авылның культура дәрәҗәсен дә күз алдына болай бас­тыра: «Муллалары күп, мөдәррисләре, ишан-хәзрәтләре, зур мәдрәсәләре булса да, халык бик надандыр: бер-ике яза белү­че, өч-дүрт исемене язып куючы; болардан башкалары: каз эзе, куян эзе төшерүчеләр, бармаң белән хисап итүчеләр, таяк кирт­ләүчеләрдер».

Менә капитализм шартларында татар һәм башкорт авылы күренеше һәм «культура» дәрәҗәсе. Монда арттырып күрсәтү юк, бу — шул вакыттагы реаль тормыш картинасы.

Халык җилкәсендә яшәүче паразит руханилар,, аларның иң явызы булган ишаннар, Беренче рус революциясеннән соң да үз урыннарында калалар, халыкның аң-белемен күтәрүгә комачау­лык итәләр. Менә шуның өчен дә аларның зарарлы йөзләрен киң күпчелеккә ачып бирү мәсьәләсе күп еллар буенча татар әдәбия­тында һәм вакытлы матбугатта көн тәртибеннән төшми. Мәсә­лән, халык шагыйре Г. Тукайның «Ишан» исемле сатирик шигы­ре һәм «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» исемле поэмасы да шул ук 1908 елда басылып чыга..

Ишан һәм ишанлыкның тарихы суфилыкка (аскетизмга) бәй­ләнгән. Суфилык дөнья тормышына, аның эшләренә бирелмәскә, тик «ахирәт тормышы» һәм алла турында гына уйларга кирәк дигән мистик-дини карашны яклады. Ишаннар асылда өстен сыйныф интересларын яклаучылар иде. Аларның дөньядан кул селтәргә, язмышка буйсынырга димләүләре астында халыкны эксплуататорларга буйсындыру теләге ятты. Патша монархиясе дә бу төркем руханиларның халыкны дин белән агулавыннан файдалана иде. Ишаннар, халыкны эксплуатацияләү исәбенә зур байлык җыйнап, бөтен көчләре белән татар прогрессив культу­расының үсешенә комачаулык итәләр: дин исеменнән һәртөрле яңалыкка,, шулар эчендә рус культурасыннан кереп барган ал­дынгы йогынтыларга каршы көрәшәләр иде. 3. Һади үзенең «Җиһанша хәзрәт» әсәрендә, художник була­рак, шушы руханилар — ишаннарның нинди шартларда җитешү-ләрен, аларның чын йөзләрен, тоткан юлларын, халыкның алар-га мөнәсәбәтен ышандыргыч картиналарда сурәтләп бирде.

Закир Һади иҗат иткән тискәре образлар арасында иң тулы эшләнгәне — Җиһанша хәзрәт. Повестьта аның бала вакытын­нан ук ничек тәрбияләнүе һәм нинди юллар белән сорыкортка әйләнүе күрсәтелә.

Җиһаншаның атасы Дәүләтша — таза тормышлы бер авыл крестьяны. Ул улы Җиһаншаны яшьтән үк муллалыкка хәзерли, «минем улым мулла булыр, яшел чапан киеп йөрер, ул ишектән килеп кергәндә, халык аягүрә торып каршы алыр,, кунак итәр»,— дип сөйләнә һәм Җиһаншада да шундый карашларны тәрбияли. Җиһаншаның авылдагы укытучысы Фатыйма остабикә дә шул ук фикерләрне кабатлый.

Шундый тәрбия нәтиҗәсендә Җиһанша үзсүзле, тискәре хо­лыклы, үзен генә сөюче булып үсә. Соңрак, күрше авыл мәдрә­сәсендә укыганда, аның бу эгоистик сыйфатлары тагын да арта. Чөнки Җиһаншаны «укытучы» һәм «тәрбия итүчеләр» үз интере­сы өчен генә яши торган, шәкертләрне, халыкны белемле итү турында кайгыртасы урында байлык, шөһрәт өчен төрле кыек юлларга керүдән дә тартынмый торган кешеләр була. Җиһанша да шулардай үрнәк ала һәм «кычкырышырга осталыгы илә бә­рабәр ' инсафсызлыгы аркасында хәлфәсеннән дә өстен» булып чыга.

Ниһаять, Җиһанша тирә-яктагы муллалардан да өстен чыгу, үз кулына күбрәк байлык туплау уена килә, шуларга ирешү өчен, Бохарага барып, берничә ел торып укып кайтырга, шул юл белән үзен башкалардан «белемлерәк» итеп күрсәтергә омтыла, һәм ул моңа ирешә дә: Бохарадан кайтып, «атаклы» ишан була, үз тирәсенә мөритләр туплый. Юлына каршы төшкән күрше мә­хәллә муллаларын кайсын юмалап, кайсын куркытып үзенә ка­рата, ә кайсыларын бөтенләй юлыннан алып ташлый. Халыкның караңгылыгыннан файдаланып, төрле ялганнар белән кешеләр­не үзенә буйсындыра.

3. Һади сурәтләгәнчә, Җиһаншаның «ишанлыгы мөдәррисле­генә, мөдәррислеге ишанлыгына ярдәм» итә. Аның мәдрәсәсенә «хәлфәләр күп дип шәкертләр, шәкертләр күп дип хәлфәләр ки­ләләр». Ләкин Җиһанша ишан, «үзенең йорт-җирләренә бик неч­кәләп караса да, мәдрәсә эшләрен бик өстән йөртә... Аның шә-керт җыйнавы, мәдрәсә каравы — җигәр өчен ат, савар өчен сыер, йон өчен куй асраудан аермасы» булмый. Нәтиҗәдә,, аның мәдрәсәсендә кырык-илле яшьләренә җиткән, утыз ел укыган һәм укыткан хәлфәләр дәрес бирсә дә, шәкертләр дөнья тор­мышыннан «хәбәрләре булмаган»бичаралар булып» калалар.