Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин бине Фәхретдин бине Сәйфетдин 1858нче (төрле чыганакларда төрлечә бирелә) елның 4 январенда (яңа стиль белән 17 январь­да) элекке Самара губернасы Бөгелмә өязенә караган Кичу Чаты авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Беренче дәресләрне укымышлы әтисе һәм әнисен­нән алганнан соң, 7 яшендә мәдрәсәгә керә, башта үз авылында, аннары Түбән Чыршылыда укый. Һәр нәрсә белән кызыксынучан шәкерт югарырак сыйныф­ларда китап күчереп язу белән шөгыль­ләнә һәм үз заманы өчен бай гына китапханә булдыра. Риза Фәх­ретдин яшь вакытта ук Мәрҗани йогынтысында була, аның әсәр­ләрен җентекләп өйрәнә, 1886нчы елда Казанга барып, мәшһүр галим белән очрашып сөйләшү бәхетенә ирешә, бу очрашу аның кү­ңелендә җуелмас эз калдыра.

Ш. Мәрҗанинең фәлсәфи фикерләре, алдынгы карашлары яшь шәкертнең иҗади эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Мәдрә­сәсен тәмамлап, балалар укыта башлагач, Р. Фәхретдин Мәрҗа­нинең алдынгы ысулларын куллана, тәрбия эшендә бай тәҗрибә туплый. Укыту эшчәнлеге белән беррәттән, Р. Фәхретдин фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкәләләр яза, татар халкының рухи тормышына караган язма чыганакларны җыя, тәр­типкә сала. 1887-1888нче елларда яшь галимнең бер-бер артлы балалар тәрбиясе, гарәп теле грамматикасы, мирас бүлү мәсьәләсендә шәригать кануннары, әхлак тәрбиясе турында татар һәм гарәп телләрендә дүрт китабы дөнья күрә.

1887нче елда 28 яшьлек Ризаэтдин Фәхретдин имамлыкка имтихан тота, күрше авылда мулла вазифасын намус белән башкара, шул рәвешле тирә-юнь халкы арасында ихтирам казана. 1891нче елда аны Өфегә Диния нәзарәтенә казый сыйфатында эшкә чакыралар, ул ризалаша, шул ук елны Өфегә күчеп килә. Биредә эшләү аңа фән белән шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр ача, ул Диния нәзарәте архивында тупланган чыганакларны өйрәнү, күчермәләрен эшләү белән мәшгуль була. Шул эш нәтиҗәсендә ике томнан, унбиш кисәктән торган «Асар» («Эзләр») исемле био-библиографик хез­мәт барлыкка килә. Бу хезмәттә борынгы Болгар чорыннан баш­лап, XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык мәшһүр тарихи шәхес турында кыйммәтле мәгълүматлар бирелә. Язучы шунда ук тарихи, әдәби һәм дини мәсьәләләргә кагылышлы тәнкыйть фикерләрен дә белдереп бара. Әлеге әсәрнең рухи мәдәниятебез тарихын өйрәнүгә керткән өлеше гаять зур. Анда Р. Фәхретдинов, Һ. Салихов, Ш. Зәки, М. Акмулла, К. Насыйри, Ш. Мәрҗани кебек бөек шәхесләр турында иң беренче булып язып чыга.

Шул ук чорда Риза казый әдәби әсәрләр дә иҗат итә: 1899нчы елда аның «Сәлимә яки гыйффәт», 1903нче елда «Әсма яки гамәл вә җәза» повестьлары басылып чыга. Әлеге әсәрләр, йомшак яклары булуга карамастан, әдәбият мәйданында яңа туып килгән повесть һәм романнарыбызның беренче карлыгачларыннан булдылар.

«Әсма яки гамәл вә җәза» әсәренең сюжеты катлаулы түгел: анда Иран баеның кызы Сәлимә белән бер татар шәкертенең Иделдә сәяхәт вакытында күрешеп аңлашу, дуслашу мөнәсәбәтләре тасвирлана. Сюжет кечкенә булса да, әсәрдә язучы заманының күпсанлы актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыга: мәдрәсәләрдә бирелгән гыйлемнәрнең җитәрлек булмавы, яңача укыту ысулының әһәмияте, татар хатын-кызларын укымышлы һәм иҗтимагый актив итеп тәрбияләү ки­рәклеге, татар милләтенең артта калуының сәбәпләре, гаиләдә бала тәрбиясе, фән, әдәбият, тарих, этнография, культура һ.б. мәсьәләләре.

«Әсма яки гамәл вә җәза» әсәрендә Р. Фәхретдин, «Ни чәчсәң – шуны урырсың» дигән халык мәкаленә нигезләнеп, һәр эшнең бер нәтиҗәсе – я татлы җимеше, я ачы җәзасы булмый калмый дигән фикер үткәрә. Әсәрдәге каршылык искелек белән яңалык, явызлык белән яхшылыкның бәрелешенә нигезләнгән. Искелек тарафдарлары, яңалыкка комачау итүче Хикмәт хаҗи, Бикбулат мулла, мөрид Мусалар, җинаятьче хатыннар Хәмидә һәм Зәйнүш үзләренең кылган явызлыклары өчен әсәр соңында төрле бәхетсезлекләргә дучар ителәләр, ә алдынгы карашлы Габбас мулла һәм аның гыйффәтле кызы Әсма, төрле авырлыкларны җиңеп чыгып, бәхет-сәгадәткә ирешәләр.

Өфедә эшләү дәверендә Риза Фәхретдин тәрбия темасына кагы­лышлы «Әдәби тәгълим», «Гаилә», «Нәсихәт», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле бала», «Тәрбияле хатын» китапларын нәшер итә. Ае­рым шәхесләргә багышланган «Мәшһүр хатыннар», «Ибне Рөшд» («Мәшһүр ирләр» сериясе), ислам дине мәсьәләләрен яктырткан күп кенә хезмәтләрен яза. Аларның кайберләре 1917нче елга кадәр бик күп мәртәбәләр басылып, татар халкының рухи хәзинәсендәге кыйммәтле асылташларга әвереләләр.

Риза Фәхретдиннең тормышы 1906нчы елдан соң кискен үзгәрә. Аны – даны бөтен ислам дөньясына танылган галим һәм дин эшлеклесен – атаклы миллионерлар бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләр Оренбург шәһәренә чакыралар. 47 яшьлек Ризаэтдин, казыйлыгын ташлап, тулысынча иҗат һәм тәгълим-тәрбия эшенә чума. Башта «Вакыт» газетасында языша, халык иҗатына караган мәкаләләр бастыра. Бай фәнни һәм педагогик тәҗрибә туплаган галим шул ук вакытта үзенең мөгаллимлек эшчәнлеген дә яңартып җибәрә. Берничә ел дәвамында татар халкының атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли, аны юлга салуга көч куя. Шул ук ва­кытта, 1908нче елның гыйнвареннан башлап ун ел буена айга ике мәртәбә чыгып килгән иҗтимагый-педагогик һәм әдәби-публицистик «Шура» журналының баш мөхәррире булып эшли, аның төп язучысы була. Бу журнал күтәргән мәсьәләләрнең актуальлеге һәм тематикасының киңлеге белән аерылып тора. Аның беренче саныннан башлап соңгы санга кадәр дәвам иткән бүлекләре тү­бәндәгедән гыйбарәт: 1. Мәшһүр адәмнәр вә олуг Хәдисәләр (ва­кыйгалар); 2. Мәкаләләр; 3. Диннәр хакында нәзарият; 4. Дини мәсьәләләр; 5. Тәрбия вә тәгьлим; 6. Сәламәтлекне саклау; 7. Ар­хеология; 8. Әдәбият; 9. Шигырьләр; 10. Хикәяләр; 11. Тән­кыйть; 12. Хат һәм хәбәрләр; 13. Булган вакыйгалар;14. Көлкеле әдәби парчалар; 15. Табышмаклар һ.б.лар.

«Шура» журналында дөньяның алдынгы карашлы галимнәре, фәлсәфәчеләре, әдипләре турында язып, аларның фикерләренә бәя биреп, Риза Фәхретдин-мөхәррир бар көчен, белемен, оештыру сәләтен халыкны агарту эшенә сарыф итә, ә журналны татар эн­циклопедиясе дәрәҗәсенә җиткерә. «Шура» журналы битләрендә күпкырлы галимнең төрле темаларга багышланган җиде йөздән артык мәкаләсе дөнья күрә. Моның өстенә, Оренбург чорында (1906-1918) рухи-мәдәни тормышның төрле өлкәләренә караган «Гакыйдәт», «Әһлегыял», «Мөхәммәд», «Мәшһүр ирләр», «Ибне Гарәбшаһ», «Имам Газали», «Ибне Тәймия», «Гыйбадәте нисван», «Җәвамигуль кәлим шәрхе», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Ибне Батутаның Дәште-Кыпчакка сәяхәте», «Ибне Фазланның Болгарга килүе» кебек бик күп китаплары басылып чыга.

Р. Фәхретдиннең тирән кызыксынган һәм җитди шөгыльләнгән өлкәләре гаять күп. Ул тарих, фәлсәфә, педагогика, әдәбият, тел белеме, сәнгать, география, этнография, археология, археография, эпитафия, хокук белеме, астрономия, фольклор, дин тарихы һ.б. фәннәр буенча кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән. Татар иҗти­магый фикере һәм мәдәнияте тарихында Риза Фәхретдин фәнни белемнәрне, әдәбият һәм мәдәният тарихын, фәлсәфә һәм тарих, дөньяви фәннәр һәм мәгърифәтне халык арасында таратучы һәм рационалистик карашларны алга сөрүче галим буларак танылган. Ул гыйлем һәм мәгърифәт өйрәнүне шул чорның җәмгыять тор­мышында хөкем сөргән барлык явызлыклардан котылуда бер­дәнбер юл дип саный.

Шундый киң колачлы галим, әлбәттә, Өфе, Казан, Оренбург гыйльми даирәләре белән генә чикләнә алмый. Ул рус академиклары-шәркыятьчеләре А.Н. Самойлович, В.В. Бартольд, И.Ю. Крачковский белән, чит мәмләкәтләрнең күп кенә галимнәре белән таныш була, иҗади элемтә тота, дөньяның бик күп илләреннән аңа хат-хәбәрләр килеп тора.

1917нче елның маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенрәсәй мөсел­маннар корылтаенда Р. Фәхретдинне яңадан Диния нәзарәтенә казый итеп сайлыйлар. Ул 1918нче елда Оренбургтан Өфе шәһәренә күчә. Бераз казый булып эшләгәч, мөфти вазифасын башкаручы итеп, ә 1922нче елдан мөфти итеп билгеләнә. Ул бу хезмәтенә тиешле эш сәгатьләрен бирсә дә, калган бөтен вакытын фәнгә багышлый, архивта, тарихи хезмәтләре өстендә эшләвен дәвам итә. Бик күп чыганакларны өйрәнеп, Риза Фәхретдин «Болгар тарихы» исемле күләмле хезмәтен яза, кызганычка каршы, аның беренче кисәге безнең көннәргә килеп җитмичә, юкка чыга.

Дин гыйлеме, теология өлкәсендәге хезмәтләреннән «Гакаид», «Мөхәммәд» (1909), «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» (1914), «Җәвамигуль кәлим шәрехе» (1916) кебек китапларын атап үтәргә кирәк. Соңгысы бүгенге хәрефләр белән дә басылып чыкты. Бу ифрат кыйммәтле фәлсәфи хезмәттә бик күп җитди дини, иҗти­магый, әхлакый, педагогик һ.б. мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Ул монда халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче, кыю, батыр хезмәт, җәмәгать эшлеклесе булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын куя. Баланы дөрес тәрбияләү ата-ананың изге бурычы икәнен әйтү белән бергә, моның җәмәгатьчелек эше икәнен да кат-кат искәртә. Р.Фәхретдин бу хезмәтендә милли йолаларны саклау, аларга бә­рәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсен дә күтәрә. Әйтергә кирәк, эшчәнлегенең бөтен өлкәләрендә, барлык баскыч-тармакларында да, Риза Фәхретдин галим-мәгърифәтче, халык мәгарифе тарафдары булып калды.