Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать
  1. Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.

Эчке үзенчәлекләренә, яшәеш чорына һәм иҗтимагый-социаль шартларга карап, татар әдәбияты тарихын дүрт чорга бүлеп өйрәнәләр:

1. Урта гасыр (ягъни Борынгы һәм Урта гасыр) татар әдә­бияты (төрки чор)

2. XIX гасыр әдәбияты

3. XX гасыр башы әдәбияты.

4. Октябрь революциясеннән (инкыйлабыннан), ягъни 1917 елдан соңгы әдәбият. (Аны элегрәк «Совет чоры әдәбияты» дип йөртәләр иде.)

Хәзерге фәндә, соңгы ике чорны берләштереп, «XX йөз әдә­бияты» дип атау да гамәлгә керә башлады.

Һәр дәвер әдәбияты үз эчендә тагын да кечерәк чорларга бүлеп тикшерелә.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүдә, мондый бүленеш киң таралган:

1. Гомумтөрки, ягъни иң борынгы әдәбият. Ул XII-XIII йөзләргә кадәрге чорны үз эченә ала. Бу дәверне татар әдәбиятына кереш дип тә атарга мөмкин.

2. Болгар чоры әдәбияты. Вакыт ягыннан ул гомумтөрки әдәбият белән шактый керешеп китә.

3. Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII йөз урталарыннан XV гасыр урталарына кадәр).

4. Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV йөз урталары-XVI гасыр).

5. XVII йөз әдәбияты.

6. XVIII гасыр татар әдәбияты.

Борынгы татар әдәбияты суфыйчылык әдәбияты булуы белән аерылып тора. Бу чорда ислам дине идеологиясе әдәбиятның төп юнәлешен тәшкил итә һәм синкретик характерда, ягъни әдәби әсәр эстетик әһәмияткә генә ия булмыйча, шактый киң кулланылышта йөри. Чәчмә һәм тезмә әсәрләр әдәбият җәүһәрләре булулары белән беррәттән, уку әсбаплары, дини-дөньяви дәреслекләр сыйфатында да кулланыла. «Бакырган китабы», Алтын Урда язучысы Насретдин Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы»), Мөслиминең «Тәварихы Болгария»се, Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия»се, Әхмәт Биҗанның «Әнварел-гашыйкыйн» («Гашыйклар нуры») Һ.6., һ.б. әдәби ядкәрләр йөз еллар буена мәдрәсәләрдә шәкертләр өчен дәрес бирүдә файдаланылып киленә. Алар рәтендә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын, Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә»сен, Әхмәт Яссәвинең «Хикмәтләр» китабын, Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек» әсәрен кертеп карамыйча һич мөмкин түгел. Боларның берләре кыз балаларны укытуда файдаланылган булса, икенчеләре ир балаларга дәрес бирүдә алыштыргысыз чыганак саналган. Шул ук вакытта алар дини кичәләрдә уку, йола башкару өчен дә кесә китапчыклары булганнар. Аларда, бер яктан, әдәбилек көчле, икенче яктан, дини-дөньяви гыйлемне дә үзләренә сыйдырганнар. Фән һәм әдәбият бергә кушылу, синкретик бөтен хасыйл итү аркасында ул китап­лар гасырлар буена практик әһәмиятләрен югалтмаганнар, укучыларга эстетик зәвык белән беррәттән, аларга гыйльми мәгълүмат та биреп, аң үсешен тәрбияләү өчен дә хезмәт иткәннәр. (Бүгенге көндә, мөгаен, тарихый романнар гына шундый үзенчәлекне үзләрендә үстерә алганнардыр.)

Борынгы чор, «төрки дәвере»нең икенче бер әһәмияте — шигъриятнең гөрләп чәчәк атуында. Гарузга күчү, бармак үлчәменнән баш тарту, читләшү кискен һәм тизлек белән үсә. Күләмле дастаннар пәйда була. Төрки шигъриятенең беренче пабында суфыйчылык төп юнәлеш буларак шигърияттә куәтләнсә, икенче этапта, я I -ьии Алтын Урда чорында мәхәббәт лирикасына, сөю-сәгадәт дастаннарына, җиңел жанрларга кызыксыну арта, аннан соң, өченче этапта исә, яңадан суфыйчылык үсеш ала. Мәхәббәт, гашыйклар тематикасы да үз көчен югалтып бетерми, соңгы этабы кабаттан суфыйчылыкның күтәрелеп китүе белән кызыклы.

Бу чорның өченче бер үзенчәлеге дидактик эчтәлектә булуы белән бәйле. Кешене үгет-нәсыйхәт бирү аша бәхетле итәргә омтылу гына түгел, бәлки, беренче чиратта, аң-белем бирүгә юнәлеш тоту, икенчедән, кулланылыш өлкәсен киңәйтү максатыннан чыгып шулай эшләнелгән.

«Төрки дәвере»нең тагын бер әһәмиятле ягы шунда: тарихый әсәрләр әдәбият кануннарына буйсындырылып эшләнгән. Монда без һич тә сюжет кору хакында сүз алып бармыйбыз, бәлки әдәби уйдырманы, формаларны да авторларның оста файдалануларын күздә тотабыз. Бу да язучыларның синкретик формаларга омты­лулары хакында сөйли.

Бишенче үзенчәлек барлык төрки авторларның бер әдәби телдә язарга теләүләрендә чагыла. Харәзм теркисе1 белән чыгтай теркисе татар әдәбиятында гүяки үзара ярышалар. Әле берсе алга чыга, әле икенчесе. Әмма төрки телнең асылында Харәзм теркисе ятканлыктан һәм аның кыпчак элементын нигез итеп алуы сәбәпле татар әдипләре күп очракта шушы әдәби телдә язуны өстенрәк са­наганнар. Гарәпләр өчен ничек Мисыр диалекты әдәби тел булып киткән, төрле гарәп дәүләтләрендә яшәүче язучылар да ничек аңардан әдәби әсәрләрен язганда файдаланганнар һәм кулланганнар, төрки кавеме дә, үзләренең төрле дәүләтләргә таркалып яшәүләренә карамастан, шулай ук уртак бер әдәби телгә, Харәзм теркисенә тартылганнар.

Бу чорның татар укучысы башка төрки әдәбиятлар белән дә нык кызык­сынган, аларны халык арасына таратуда укымышлылар зур роль уйнаган, теге яки бу гомумбилгеле шагыйрьгә ияреп язарга омтылган. Моны алтынчы үзенчәлек дип билгеләргә мөмкин. Шуның аркасында татарлар арасына «Алты бармак», «Мөхәммәдия», «Әнварел-гашыйкыйн» кебек әсәрләр үтеп кергәннәр һәм тиз арада таралыш тапканнар. Бу чор әдәбият үсеше асылда яраклаштыру юлы белән алып барыла. Халык иҗаты әсәрләре шагыйрь һәм язучылар та­рафыннан «яңартылган» шикелле, гарәп һәм фарсы әдәби ядкәрләре нәзыйрә формасында төркиләштерелә, төрки халыкларга атап языла. Моның Алтын Урда чорында тагын да активлашуын күрәбез. Сәбәбе шунда ки, татар халкы бу дәвердә гомумислам мәдәниятенең төп вәкилләреннән берсенә әверелә. Бу «вәкиллек»не ныгыту өчен ислам мәдәниятенең үзенчәлеген тәшкил иткән әдәби һәм фәнни әсәрләргә иярү, яраклаштыру алымы белән якын килү, аларны нәзыйрә жанры кысаларында халыкка җиткерү эше киң җәелдерелә. Бу дәвернең әдипләре һәммәсе дә диярлек яраклаштыру алымнарына таянып иҗат итүне әдәби кредолары итеп алалар. Борынгы әдәбиятыбызның җиденче үзенчәлеге—гарәп-фарсы әдәбиятларына хас жанрлар (кыйсса, дастан, кыйтга, газәл, касыйдә, хикәят, риваять, кысалы кыйсса һ.б.) төрки-татар әдәбиятларының төп жанрларына әверелә.

Борынгы татар әдәбиятында ул төркичелек һәм суфыйчылык белән характерлана.