Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
DJA_1.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
34.97 Кб
Скачать

VII вариант

В2 Әгәр спорт белән дус булсаң, сәламәтлегең нык булыр.

В3 Сәламәтлекне кечкенәдән сакларга кирәк.

В4 Саф һавада йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы.

В5 Тәмәке тарту сәламәтлек өчен зыянлы.

В6 Сәламәт буласың килсә, спорт белән шөгыльлән.

В7 Ә сиңа нинди спорт төре ошый?

В8 Балалар, кышкы киемнәрен киеп, урамга чыктылар.

В9 Айгөл бүген ак башлык кигән иде.

В10 Алар төрле кызыклы уеннар: качышлы, әбәкле уйнадылар.

В11 Айгөл әнисе алган яңа күзлеген ватты.

В12 Тәрбияче апа һәм балалар Айгөлне юаттылар.

В13 Хәзер балалар өчен күпчелек әйберләрне Кытайдан алып кайталар.

С1 Исәнме, кадерле дустым Марат!

Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Әтиеңә, әниеңә, абыеңа, апаңа миннән сәлам әйт. Сезнең хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Нинди яңалыкларыгыз бар? Минем хәлләрем яхшы. Мәктәптә яхшы укыйм. Имтиханнарга әзерләнәм.

Мин киләчәктә табиб булырга телим. Әтием - табиб, әнием - укытучы. Туганнарым арасында төрле һөнәр кешеләре бар: юристлар, төзүчеләр, тәрбиячеләр һәм башкалар. Алар миңа тырышып укырга һәм булачак һөнәрне сайлауга җитди карарга киңәш итәләр. Миңа тагын юрист һөнәре ошый.

Ә син киләчәктә кем булырга телисең? Миңа бу турыда хат яз. Җавап көтәм.

Дустың ...

10нчы октябрь, 2013нче ел.

С2 Саша, миңа реферат язар өчен Казан тарихы турында китап кирәк.

Оля, Яшь тамашачы театрында нинди тамаша бара?

Саша, урамга чыкма һәм бал белән кайнар чәй эч.

Коля, сиңа Татарстан Республикасының Милли музеенда булырга кирәк.

Кирилл, вакытыңны бушка уздырма.

ViiIвариант

В2 Табигать – ул синең әйләнә-тирәң.

В3 Кеше үзенә кирәк күп әйберләрне табигатьтән ала.

В4 Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк.

В5 Җир шарында барлык кешеләр табигатьне саклау максаты белән яшиләр.

В6 Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү – һәркемнең изге бурычы.

В7 Кешеләр табигатьне саклау турында кайгырталар.

В8 Яңа ел – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

В9 Алмаз аны бик тиз таныды: Илшат аның авылдашы иде.

В10 Илшат дуслыкны саклый белә иде.

В11 Алар кечкенәдән үк батырлык турында китаплар укырга яраттылар.

В12 Алмаз кечкенәдән үк эшчән егет булып үсте.

В13 “Башта үзең эшлә, аннан соң башкаларны өйрәтерсең,” – дия иде аңа Айтуган бабасы.

С1 Исәнме, кадерле дустым Марат!

Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Әтиеңә, әниеңә, абыеңа, апаңа миннән сәлам әйт. Сезнең хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Нинди яңалыкларыгыз бар? Минем хәлләрем яхшы. Мәктәптә яхшы укыйм. Имтиханнарга әзерләнәм.

Мин дуслык кирәк дип саныйм. Минем дусларым бар. Без дуслар белән бергә кинога һәм театрга йөрибез, чаңгыда һәм тимераякта шуабыз, төрле түгәрәкләргә йөрибез, җырлыйбыз, өй эшләрен эшләргә ярдәм итәбез.

Ә сиңа дусларың укуда ярдәм итәме? Сиңа кайсы фәннәр авыр бирелә? Миңа шул турыда хат яз. Җавап көтәм.

Дустың ...

17нче октябрь, 2013нче ел.

С2 Вадим, сиңа кайсы фәннәр ошый, ә кайсы фәннәр ошамый?

Виталий, син транспортта өлкәннәргә урын бир.

Тупаслык һәм тәртипсезлек кешеләрне бизәми.

Дима, әйдә, шимбә көнне дискотекага бергә барабыз.

Марина Алексеевна, без классны(сыйныфны) җыештырып бетердек.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]