Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
DJA_1.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
34.97 Кб
Скачать

V вариант

В2 Ямьле яз көне Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме уза.

В3 Төрле авыллардан, шәһәрләрдән, өлкәләрдән гармунчылар җыела.

В4 Алар арасында балалар да, әби-бабайларда була.

В5 Гармуннар да төрле: тальян гармун да, кыңгыраулы да, зурысы да, кечкенәсе дә бар.

В6 Гармунчылар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап уза.

В7 Алар гармунда уйныйлар, җырлыйлар.

В8 Һәр уку йорты үзенең укучылары белән горурлана.

В9 Безнең мәктәптән дә танылган шәхесләр шактый күп чыккан.

В10 Язучылар, шагыйрьләр, дикторлар, җырчылар, төрле коллективларның җитәкчеләре бар алар арасында.

В11 Бу уку йортын тәмамлаучылар районыбызда, республикабызда төрле тармакларда эшлиләр.

В12 Бүген дә мәктәбебездә 200дән артык укучы белем ала, 40тан артык укытучы эшли.

В13 Алар арасында фән кандидаты, мәгариф отличнигы һәм башка мактаулы дәрәҗәләргә ия кешеләр бар.

С1 Исәнме, кадерле дустым Марат!

Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Әтиеңә, әниеңә, абыеңа, апаңа миннән сәлам әйт. Сезнең хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Нинди яңалыкларыгыз бар? Минем хәлләрем яхшы. Мәктәптә яхшы укыйм. Имтиханнарга әзерләнәм.

Мин спорт белән кызыксынам. Һәрвакыт спорт яңалыклары белән танышып торам. Мин футбол секциясенә йөрим. Шәһәрләр һәм мәктәпләр арасында үткән ярышларда катнашканым бар.

Син чаңгыда һәм тимераякта шуарга яратасыңмы? Буш вакытың булса, нәрсә белән шөгыльләнәсең? Миңа барысы турында да хат яз. Җавап көтәм.

Дустың ...

27нче сентябрь, 2013нче ел.

С2 Алсу Маратовна, безнең мәктәптә танылган татар шагыйре белән очрашу кайчан була?

Катя, Казан тарихы буенча сорауларга җавап бир әле.

Әнием, быел синең кайда ял итәсең килә?

Ринат, син йөзү белән кайчан шөгыльләнә башладың һәм нинди ярышларда катнаштың?

Рөстәм Нургалиевич, Президент булу авырмы?

VI вариант

В2 Бу авылда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның балачагы узган.

В3 Ул Кырлайда түгел, Кушлавыч авылында туган.

В4 Ләкин бик кечкенә вакытында ук ятим калган.

В5 Кырлайда яшәүче Сәгъди абзый аны тәрбиягә алган.

В6 Кечкенә Габдулла Кырлайның киң болыннарында уйнаган, су коенган, балык тоткан.

В7 Г.Тукай бу урманнар турында шигырьләр һәм поэмалар язган.

В8 Казан үзәгендәге билгеле урамнарның берсе – Эсперанто урамы.

В9 Эсперанто – дөньяда иң таралган ясалма телләрнең берсе.

В10 Хәзер дөньяда 20 миллион кеше белә торган бу телне Варшавада яшәүче күз врачы Людвиг Заменгоф уйлап таба.

В11 Ул үзенең шушы тел турындагы “Халыкара тел” исемле китабын Россиядә бастырып чыгара.

В12 Бу телне өйрәнәчәкләренә ышанып, автор китабының соңгы битенә “Эсперанто” дип имза куя.

В13 Соңыннан бу псевдоним әлеге ясалма телне белдерә башлый.

С1 Исәнме, кадерле дустым Марат!

Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Әтиеңә, әниеңә, абыеңа, апаңа миннән сәлам әйт. Сезнең хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Нинди яңалыкларыгыз бар? Минем хәлләрем яхшы. Мәктәптә яхшы укыйм. Имтиханнарга әзерләнәм.

Без компьютер белән искиткеч яхшы дуслар. Мин электрон почта аша дусларым, Мәскәүдә укучы абыем белән аралашам. Мине Контактта табып була.

Син нинди китаплар укыйсың? Сиңа тарихи китаплар ошыймы? Миңа барысы турында да хат яз. Җавап көтәм.

Дустың ....

3нче октябрь, 2013нче ел

С2 Айрат Фоатович, миңа дәрестән 10 минутка алданрак китәргә кирәк.

Айрат, иртәгә татар теленнән контроль булачак, “Татарстан Республикасы” темасы буенча сүзләрне кабатларга кирәк.

Әбием, сине Өлкәннәр көне белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек телим.

Нина Петровна, Муса Җәлил шигырьләрен алырга мөмкинме?

Дусларым, мин тарих буенча район олимпиадасында беренче урын алдым.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]