IiIвариант
В2 Яхшы кешенең дуслары күп була.
В3 Кайбер кешеләр турында: “Ай, аның дуслары күп!” – диләр. Бу – бик зур мактау сүзе.
В4 Һәрвакыт үзе турында гына уйлаган кешене чын дус итү авыр.
В5 Киң күңелле, ярдәмчел кешеләр үзләре яннарына да яхшы кешеләрне җыялар, иптәшләрен үзара таныштыралар, якынайталар.
В6 “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!” – ди халык.
В7 Димәк, бер кешенең йөз дусты була ала. Бу – бик яхшы!
В8 “Икмәк” сүзе “ана” исеме кебек олы сүзләрнең берсе булып санала.
В9 Йортыбызга бәхет алып килгән мактаулы, олы икмәкне хөрмәт итәбезме без?
В10 Беркөнне бер танышым белән иртәнге тыныч, бик матур вакытта Аккош күле янындагы юл буйлап сөйләшә-сөйләшә кайтып барабыз.
В11 Юлда анда-монда ташланган икмәк кисәкләрен күреп тукталдык та телсез калган кебек булдык.
В12 Ташланган ипи өчен безгә бик уңайсыз булды.
В13 Кемнеңдер бу мәрхәмәтсезлеге өчен без дә җаваплы идек шикелле.
С1 Исәнме, якын дустым Айдар!
Синең хатыңны алдым, рәхмәт. Әтиеңә, әниеңә, апаңа кайнар сәламнәремне җибәрәм. Сине туган көнең белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.
Минем туган көнем – 15нче мартта. Мин бу көнне гаиләм һәм дусларым белән бик күңелле бәйрәм итәм. Миңа тагын 8нче Март, 23нче Февраль, Яңа ел бәйрәме, Сабантуй бәйрәмнәре ошый. Кыскасы, мин бәйрәмнәрне бик яратам.
Синең нинди яңалыкларың бар? Имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Кая укырга барырга уйлыйсың? Миңа хат яз. Җавап көтәм.
Дустың ...
20нче сентябрь, 2013нче ел.
С2 Әнием, мин иртәгә Сынлы сәнгать музеена барам.
Хәерле юл, дусларым!
Гафу итегез, Татарстан Республикасының Милли музее Кремль урамында урнашканмы?
Гафу итегез, бер кило алма күпме тора?
Кирилл, миңа бер көнгә тарих дәреслегеңне бирп тор әле.
IV вариант
В2 Рәмзия үз әбисенә чәй әзерләргә булышты.
В3 Ак чәйнектән чынаякларга чәй ясагач, өйгә тәмле ис таралды.
В4 Эш арасында Рәмзия әбисенең яшь чагын күз алдына китерергә тырышты.
В5 Ләкин ул аны берничек тә яшь итеп күрә алмады.
В6 – Әбием, синең яшь чактагы рәсемең юкмы? Күрсәт әле, - диде ул.
В7 – Бар, ник булмасын! – дип, әбисе комод тартмасын ачты да зур гына бер рәсем алды.
В8 Нәүрүз – фарсыча “яңа ел(көн)” дигән сүз.
В9 Нәүрүз 21нче мартта, көн белән төннең озынлыгы тигез вакытта була.
В10 Салкын кыш китеп бара, аның урынына ямьле яз килә.
В11 Тиздән язгы эшләр башланыр.
В12 Басуларда яңа икмәк үсәр, байлык артыр.
В13 Бу бәйрәм авылда аеруча күңелле үтә.
С1 С1 Исәнме, кадерле дустым Айрат!
Мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Әтиеңә, әниеңә, абыеңа, апаңа, бабаңа миннән сәлам әйт. Сезнең хәлләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар? Авырмыйсызмы? Минем хәлләрем әйбәт. Имтиханнарга әзерләнәм. Футбол түгәрәгенә йөрим.
Безнең мәктәбебездә татар шагыйрьләренә багышланган бәйрәмнәр була. Мин Муса Җәлилнең иҗаты белән таныш. Яраткан шагыйрем – А.С. Пушкин. Аның иҗаты миңа серле һәм кызыклы булуы белән ошый.
Ә син нинди татар шагыйрьләрен һәм язучыларын беләсең? Син аларның иҗаты белән танышмы? Миңа барысы турында да хат яз. Җавап көтәм.
Дустың ...
5нче май, 2014нче ел.
С2 Апа,әйдә, татар рәссамнарының картиналары күргәзмәсенә барабыз.
Катя, миңа татар әдәбиятыннан материаллларны электрон почта аша җибәр әле.
Саша, син кайсы спорт төре белән шөгыльләнәсең? Синең бүләкләрең бармы?
Гафу итегез, татар китапларын кайда алырга мөмкин?
Дусларым, бүләкләрегез һәм котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт.
