Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
DJA_1.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
34.97 Кб
Скачать

I вариант

В2 Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән, чөнки ул безгә азык, кием,торыр урын бирә, һәм без җирдән файдалы казылмалар алабыз.

В3 Кеше тормышы өчен кирәкле бөтен нәрсәне табигатьтән ала, шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк.

В4 Табигать безнең тормышыбызны бизи һәм һәркемгә шатлык китерә.

В5 Урманда кошлар сайрый, чишмәләр ага, зәңгәр күлләр ялтырап ята.

В6 Әмма табигать байлыклары чиксез түгел, шуңа күрә кеше ул байлыкның кадерен белергә, аннан акыллы файдаланырга тиеш.

В7 Туган җирнең табигатен саклау, табигый байлыклардан дөрес файдалану һәр кеше өчен мәҗбүри.

В8 Менә син иртән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың.

В9 Бүлмә кояш нурыннан балкып тора, һәм өйдә тәмле аш исе таралган.

В10 Син шул вакытта “әни” дип әйтәсең, чөнки синең йөрәгең шатлана.

В11 Ана елмайды, чөнки “әни” дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагын да матуррак булып китте.

В12 “Әни” дип әйттеңме, син инде көчле дә, бәхетле дә.

В13 Һәр кеше өчен “әни” сүзе – иң кадерле сүз.

С1 Исәнме, кадерле дустым Марат!

Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Әтиеңә, әниеңә, абыеңа, апаңа миннән сәлам әйт. Сезнең хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Нинди яңалыкларыгыз бар? Минем хәлләрем яхшы. Мәктәптә яхшы укыйм. Имтиханнарга әзерләнәм.

Мин рус теленнән, татар теленнән, математикадан, физикадан, тарихтан имтихан бирәчәкмен. Миңа язмача имтихан бирү ошый. Мин факультативларга йөрим, өстәмә китаплар укыйм, укытучыны тыңлыйм һәм һәрвакыт өй эшләрен әзерлим.

Син нинди китаплар укыйсың? Миңа барысы турында да хат яз.

Җавап көтәм.

Дустың ....

6нчы сентябрь, 2013нче ел

С2 Катя, мин бүген дәресләрдән соң бассейнга барам.

Саша, бүген безнең әдәбият дәресе буламы?

Әнием, мин татар теленнән олимпиадада беренче урын алдым.

Исәнмесез, тамаша ничәдә башлана?

Саша, әйдә, якшәмбе көнне кинога барабыз.

II вариант

В2 Борын заманнан бирле шулай: кеше гомер-гомергә табигать белән көрәшкән, табигатьтән курыккан.

В3 Хәзер табигать үзе кешедән курка.

В4 Соңгы өч йөз илле ел дәвамында хайваннарның алтмыш төре һәм кошларның йөзгә якын төре юкка чыккан.

В5 Кайбер үләннәр, агачлар да юкка чыкканнар.

В6 Үсемлек, хайван, кошларның бетүе – табигать өчен зур югалту.

В7 Шуңа күрә Җирдәге тереклекне сакларга кирәк.

В8 Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле.

В9 Урманнарында төрле агачлар үсә, һәм аю, бүре, бурсык, кызыл тунлы төлкеләр, куркак куяннар яши.

В10 Татарстанның йомшак һавасы иген үстерергә уңайлы.

В11 Болыннарда матур чәчәкләр, шифалы үләннәр үсә.

В12 Чиста табигать - сәламәтлек өчен нигез.

В13 Шуңа күрә аны сакларга, табигый байлыклардан дөрес файдаланырга кирәк.

С1 Исәнме, кадерле дустым Айрат!

Мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Әтиеңә, әниеңә, абыеңа, апаңа, бабаеңа миннән сәлам әйт. Сезнең хәлләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар? Авырмыйсызмы? Минем хәлләрем әйбәт. Имтиханнарга әзерләнәм. Футбол түгәрәгенә йөрим.

Җәйге каникулны күңелле үткәрдем. Мин Анапада, Казанда, Әлмәттә булдым. Җәй көне диңгез буенда ял иттем. Кояшта кызындым, су коендым, экскурсияләргә йөрдем. Казанда универсиада булды, мин дә уеннар карадым. Миңа җәйге ял бик ошады.

Син сәяхәт итәргә, музейларга экскурсияләргә йөрергә яратасыңмы? Кайларда булганың бар? Миңа барысы турында да хат яз. Җавап көтәм.

Дустың ....

13нче сентябрь, 2013нче ел.

С2 Катя, иртәгә татар җыры фестивале башлана.

Әнием, сине туган көнең белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек һәм бәхет телим.

Гафу итегез, сәгать ничә? (Вакыт күпме?)

Айрат Маратович, имтиханнар кайчан башлана?

Айрат, миңа китап табышканың өчен бик зур рәхмәт.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]