
- •Имам ән-Нәвәвинең аңлатмасы
- •Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
- •Эшләр нияткә карап бәяләнә
- •Булмаганлыгы турында
- •Җиңеллектә булу һәм авырлыклар тудырмау
- •Яхшы һәм хәләл нәрсә генә кабул була
- •Уртача булу һәм шикледән баш тарту
- •Файдалы нәрсәләр белән шөгыльләнү
- •Иман һәм Ислам буенча кардәшлек
- •Мөселман гомеренең кагылгысызлыгы
- •Яхшы сүз сөйләү, кунакны һәм күршене хөрмәтләү
- •Ачуланма, җәннәтле булырсың
- •Бөтен эшне яхшы эшләргә кирәк
- •Тәкъвалык һәм күркәм әхлак
- •Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүе һәм саклавы
- •Тугры булу истикамә) һәм иман
- •Һәр яхшы эш – садака
- •Золымны тыю
- •Аллаһының рәхмәтенең киңлеге
- •Кешеләрне үзара дуслаштыру
- •Яхшылык һәм гөнаһ
- •Аллаһының чикләре һәм тыюлары
- •Дөньядан баш тартуның асылы һәм нәтиҗәләре
- •Исламда зарарны бетерү
- •Исламда мәхкәмә эшләрен башкаруның нигезләре
- •Начар эшне бетерү – мөселманның бурычы
- •Исламда кардәшлек
- •Яхшылыкның асылы турында
- •Аллаһы Тәгаләнең гаделлеге һәм рәхмәте
- •Аллаһыга якынаю чаралары
- •Авырлыкларны бетерү
- •Бу дөньяны Ахирәткә ирешү өчен куллану
- •Шәригатьне үтәү – иманның нигезе
- •Аллаһының гафу итүенең киңлеге
Иман һәм Ислам буенча кардәшлек
12عَنْ أَبِي حَمْزَةَ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ خَادِمِ رَسُولِ اللَّهِ
قَالَ : لا يُؤْمِنُ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِ
Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең ялчысы Әбү Хәмзә Әнәс бине Мәлик тапшыруынча, Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм әйткән: «Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, бе-регез дә иманлы булмаячак».125
Ягъни, иманы камил булмаячак.
Хәдиснең әһәмияте
Үз вакытында Мәгъриб мәликиләренең имамы булган Әбү Мөхәммәт Габдуллаһ бине Әбү Зәйд әйткән: «Бөтен яхшы әхлак сыйфатларының чыганагы дүрт хәдистән гый-барәт. Беренчесе: Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең
مَنْ كَانَ يُؤْمِنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَصْمُتْ
«Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше яхшы сүз әйтсен яки эндәшмәсен!» дигән сүзе.
Икенчесе: مِنْ حُسْنِ إِسْلامِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لا يَعْنِيهِ «Кешенең Исламны дөрес тотуының билгесе – аның үзенә кагылма-ган нәрсәдән баш тартуы».
Өченчесе: لا تَغْضَبْ «Ачуланма!»
لا يُؤْمِنَ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِ
«Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, берегез дә иманлы булмаячак».
Бәлки шуңа күрә дә, имам Нәвави әлеге дүрт хәдисне үзенең «Кырыгына» керткәндер.
Хәдисне аңлау
1. Мөселман өммәтенең бердәмлеге.
Исламның максатларының берсе – кешеләрнең сөю һәм дуслык белән яшәүләре, кешенең гомуми мәнфәгать-ләрне кайгыртуы. Моның ярдәмендә гаделлек хөкем сөрә, кешеләр күңеленә тынычлык урнаша. Әмма болар җәмгы-ятьнең һәр әгъзасы үзенә теләгәнне башкаларга да телә-гәндә генә тормышка ашачак. Шуңа күрә, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм мондый теләкне иман белән бәйли, «иман-ның бер үзлеге» дип атый.
2. Камил иман.
Иманның нигезе йөрәкнең ышануы, аның Аллаһы Тә-галәгә буйсынуы, фәрештәләргә, Язуларга, пәйгамбәрләр-гә, Кыямәт көненә, тәкъдиргә ышану белән тормышка ашырыла. Ул башка бернәрсәгә дә бәйле түгел. Әлеге хә-дистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңлатуынча, кеше башка-ларга да иминлек, яхшы тормыш, Аллаһының нигъмәт би-рүен теләмәсә, йомшак, нәфрәттән ерак булмаса, иманның тамырлары йөрәктә урнашмаячак. Иман үзе камиллеккә ирешмәячәк. Мондый камиллеккә ирешергә түбәндәге нәрсәләр булыша:
а) Хәләл нигъмәтләргә һәм дини бурычларны үтәүгә килгәндә, мөселман үзенә теләгәнне башкаларга да теләр-гә, үзе яратмаган начар һәм гөнаһлы нәрсәләрне теләмәскә тиеш.
Мөгаз сүзләре буенча, ул бервакыт Пәйгамбәр галәй-һиссәләмнән иманның кайсы чагылышы иң яхшысы бу-луы турында сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَأَنْ تُحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ ، وَتَكْرَهَ لَهُمْ مَا تَكْرَهُ لِنَفْسِكَ
«... башкаларга да үзеңә теләгәнне теләвең, үзеңә те-ләмәгәнне теләмәвең».126
б) кардәше дини бурычын үтәгәндә хата җибәрсә яки диндә кимчелек кылса, мөселман аны төзәтергә тырышыр-га тиеш.
в) Ул үзе дә кардәшенә карата гадел булырга, аның хакларын үтәргә, үзе башкалардан көткән гаделлекне баш-каларга карата да кулланырга тиеш.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
فَمَنْ أَحَبَّ أَنْ يُزَحْزَحَ عَنِ النَّارِ وَيُدْخَلَ الْجَنَّةَ ، فَلْتَأْتِهِ مَنِيَّتُهُ وَهُوَ يُؤْمِنَ
بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ . وَلْيَأْتِ إِلَى النَّاسِ الَّذِي يُحِبُّ أَنْ يُؤْتَى إِلَيْهِ
«Үзен уттан саклауларын һәм җәннәткә кертүләрен теләүче үлгән көнендә Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ыша-нучы булсын, кешеләр үзенә нинди мөнәсәбәттә булула-рын теләсә, үзе дә аларга шундый мөнәсәбәттә булсын».127
3. Мөселманның киң күңеллелеге һәм кешелелеклеге.
Әйткәнебезчә, мөселманның иманы камил булуның билгесе – аның үзенә теләгән нигъмәтләрне башкаларга да теләве генә түгел, үзе сөйләмәгәннәрне башкаларга да теләмәве. Мәсәлән, ул кяфернең Ислам кабул итүен тели, киләчәктә дә аның кяфер, бозык булып калуын теләми.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَأَحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ تَكُنْ مُسْلِمًا «... кешеләргә дә үзеңә теләгәнне телә һәм син мөселман булырсың».128
Шуңа күрә дә, Аллаһыдан кяферләрне туры юлга бас-тыруны сорау яхшы санала.
4. Яхшы эшләрдә ярышу – иман билгесе.
Кемдә булса яхшы эшләрдә, күркәм сыйфатларда бер кешедән өстенрәк булса, ул Аллаһыдан аны куып җитүен сорый ала. Бу иманның ким булуы яки хөсетлек турында сөйләми. Киресенчә, иманның камиллеген күрсәтә. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән: وَفِي ذَلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ «... моңа омтылуда бер-берсе белән ярышсыннар».129
5. Үрнәк дәүләт – иман нәтиҗәләренең берсе.
Иманның эчкерсезлеген һәм Исламның дөрес икәнен күрсәтү өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләм һәр кешене баш-каларга яхшылык теләргә чакыра. Моны тормышка ашыру нәтиҗәсендә үрнәк дәүләт төзеләчәк. Чөнки һәр кеше башкаларга үзендә булган нигъмәтләрне теләсә, ул аларга яхшылыклар эшләячәк, рәнҗетүдән сакланачак. Бу очрак-та кешеләр дә аны яратачаклар, шулай ярдәм итәчәкләр, рәнҗетүдән сакланачаклар. Нәтиҗәдә, кешеләр арасында мәхәббәт булачак, золым юкка чыгачак. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм әйткән:
تَرَى الْمُؤْمِنِينَ فِي تَرَاحُمِهِمْ وَتَوَادِّهِمْ وَتَعَاطُفِهِمْ كَمَثَلِ الْجَسَدِ
إِذَا اشْتَكَى عُضْوًا تَدَاعَى لَهُ سَائِرُ جَسَدِهِ بِالسَّهَرِ وَالْحُمَّى
«Күргәнеңчә, мәрхәмәт, мәхәббәт һәм кызгану күрсә-түләрендә мөэминнәр бер тәнгә тиң: аның берәр әгъзасы авырта башласа, башка әгъзалар да йокысызлык һәм биз-гәк белән җавап бирәчәк».130
Шул вакытта Аллаһы Тәгалә мөэминнәр җәмгыятен бу дөньяда данга, хөрмәткә, хакимлеккә китерәчәк, ә Ахи-рәттә аларны күркәм әҗер көтеп торачак.
6. Имансыз җәмгыять җирәнгеч җәмгыять санала.
Кешеләр күңелендә иман кимесә, үзенең камиллеген югалтса, җаннар башкаларга да яхшылык теләмәсә, моның урынына көнчелек һәм ялганга омтылу барлыкка киләчәк. Мондый очракта җәмгыятьтә үз-үзеңне ярату хөкем сөрә-чәк, кешеләр адәм сурәтендәге бүреләргә әвереләчәк, әх-лакый такалу килеп чыгачак. Мондый өммәткә Аллаһы-ның түбәндәге сүзләре генә туры киләчәк:
أَمْوَاتٌ غَيْرُ أَحْيَاءٍ وَمَا يَشْعُرُونَ أَيَّانَ يُبْعَثُونَ
«Алар потлар) тере түгел, үле, алар кайчан тергезелә-чәкләрен белмиләр».131
7. Әлеге хәдистә сөйләнелгән нәрсәләр:
а) Ул кешеләр күңелен берләшүгә һәм хезмәт итүгә чакыра. Чөнки бу – Исламның иң әһәмиятле максатларның берсе.
б) Хөсетлек иманның камиллеге белән бергә була ал-маганга күрә, ул хөсетлеккә нәфрәт тудыра. Чөнки көнче кеше кемнең дә булса нигъмәттә үзеннән өстен булуын, тигез булуын теләми, хәтта кайчакта әлеге нигъмәттән мәхрум булуын тели.
в) Иман арта да, кими дә ала. Артуга – итәгать итү, кимүгә гөнаһлар кылу илтә.