Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
40 hadiske sharh.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
1.75 Mб
Скачать

Уртача булу һәм шикледән баш тарту

10عَنْ أَبِي مُحَمَّدٍ الْحَسَنِ بْنِ أَبِي طَالِبٍ ، سِبْطِ رَسُولِ اللَّهِ

وَرَيْحَانَتِهِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا ، قَالَ : حَفِظْتُ مِنْ رَسُولِ اللَّهِ : دَعْ

مَا يَرِيبُكَ إِلَى مَا لا يَرِيبُكَ

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөеклесе һәм оныгы Әбү Мөхәммәт Хәсән бине Гали бине Әбү Талип разыял-лаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай ди-гәнен ишеттем: «Үзеңдә шик уяткан нәрсәне ташла, шик уятмаганына мөрәҗәгать ит».116

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең аз сүзле булып та, үз эченә күп мәгънә туплаган, аның хикмәтенең чагылышы булган хәдисләре исәбенә керә. Бу сүзләргә ул Ислам диненең бер нигезен – һәрвакытта да шикледән баш тартырга һәм шиксез булганына таянырга кирәклеген – салган. Менә шуңа күрә дә, Ибне Һәҗәр Хәйтами: «Әлеге хәдис динең бөек нигезе һәм тәкъвалар таяна торган тәкъ-валыкның асылы булып тора. Ул безне шикләр караңгы-лыгыннан һәм ышаныч нурын каплаучы карашлардан сак-лый», – дип яза.

Хәдисне аңлау

1. Шикледән баш тарту.

Гыйбадәткә, кешеләр белән мөгамәләләргә, никах-лашу кебек хөкемнәргә караган мәсьәләләрдә шикледән баш тарту, гел хәләлгә генә юнәлү мөселманны тәкъва-лыкка илтә. Ә тәкъвалык шайтан вәсвәсәсеннән саклый, ике дөньяда да бәхетле итә. Хәләл нәрсә мөэминнең күңе-лендә бернинди шик тә уятмый. Аның җаны хәләл нәрсәгә ирешкәндә бәхет кичерә. Ә шикле нәрсәгә якынаючы ке-ше тышкы яктан тыныч күренсә дә, аның күңеле борчылу, тангысызлык, шикләнү белән тулган. Әгәр ук кеше шикле нәрсәне даими рәвештә эшләргә гадәтләнсә, ул зур югалту һәм тулысынча һәлакәткә дучар булачак. Чөнки соңыннан ул хәрамны кылырга да җөрьәт итәчәк. Тыюлык янында йөрүче теләсә кайсы мизгелдә аңа кереп китә ала бит.

2. Безгә кадәр яшәгәннәрнең әйткән сүзләре.

Аларның сүзләренә караганда, ул кешеләр шиксез хә-ләл булган нәрсәгә тотынганнар, шикледән баш тарткан-нар, тәкъвалык белән аерылып торганнар.

Әбү Зәр Гыйфари разыяллаһү ганһү әйткән: «Кеше-нең хәрам булыр дип куркып, хәләлнең бер өлешеннән баш тартуы аның тәкъвалыгы турында сөйли».

Үзенең тәкъвалыгы белән аерылып торган Әбү Габ-деррахман Гамри: «Бәндәгә тәкъвалык хас булса, ул шик-сез нәрсә файдасына шикледән баш тарта», – дигән.

Хәссән бине Әбү Синан: «Тәкъвалыктан да җиңел нәрсә юк: синдә берәр нәрсә шик уятса, аннан баш тарт», – дип әйткән. Хәбәр ителгәнчә, Язид бине Зүрәйгъ әти-сенең биш йөз меңлек мирасыннан баш тарткан. Чөнки әтисе җитәкчеләрнең эшләрен алып барган булган. Язид вафат булганчы пальма яфракларыннан чыпта үргән.

Бервакыт Мисвәр бине Мәхрам сату өчен күп итеп ашамлык сатып алган. Ләкин көз көне яңгыр болытлары күргәч, бу аңа ошамаган. Шунда ул: «Мөселманнарга фай-да китерә торган нәрсә миңа ошамыймени?!» – дигән дә, шул товарлардан бернинди керем дә алмаска ант иткән. Бу турыда Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү «Аллаһ сиңа әҗер бирсен!» – дигән.

Кайбер кешеләр: «Әлеге сүзләр артыклыкның, кирә-геннән артык тәкъвалыкның мисалы», – дип әйтергә мөм-киннәр. Аларга без болай дип җавап бирәбез: хәләлнең чи-ген чыкмас өчен, хәрамнан баш тарту өчен мөселман өм-мәте һәрвакытта да тиешле үрнәккә лаек. Мөселман өммә-тендә кешеләрне шикледән ерагаерга өнди торган сүзләр-гә һәм эшләргә урын булмаса, алар һичшиксез шикле һәм хәрам эшләрне кыю рәвештә эшләр иде.

3. Шикләнү һәм ышаныч арасындагы каршылык.

Шикле ышанычлы нәрсәгә каршы торса, без ышаныч-лысына таянырга, шикледән баш тартырга тиеш.

Шәригатьнең «Шикле ышанычлыны юкка чыгармый» дигән кагыйдәсе нәкъ шул турыда сөйли дә. Мисал итеп тәһарәт алган, ә аннары шул тәһарәте турында шикләнүче кешене китерергә була. Мондый очракта ул тәһарәт алган санала. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا وَجَدَ أَحَدُكُمْ فِي بَطْنِهِ شَيْئًا فَأَشْكَلَ عَلَيْهِ ، أَخَرَجَ مِنْهُ شَيْءٌ

أَمْ لا ، فَلا يَخْرُجَنَّ مِنَ الْمَسْجِدِ حَتَّى يَسْمَعَ صَوْتًا أَوْ يَجِدَ رِيحًا

«Берәрегез эчендә нәрсәдер эчәк газлары) бар икә-нен сизсә, ләкин аның чыкканмы, юкмы икәнен билгеләү авыр булса, аның тавышын ишеткәнче яки исен сизгәнче мәчеттән китмәсен».117

4. Туры юлда булучы шикленең янында туктап кала.

Шикле нәрсәне ачыкларга чакыруыбыз туры юлда бу-лучыларга юнәлгән. Башта хәрам эшне эшләп, аннары бер өлеше шикле булган нәрсәдән баш тартуга килгәндә, мон-дый кешедән хәрам эшне туктатуны таләп итәргә тиешбез. Шуңа күрә дә, Гыйракта яшәүчеләр Ибне Гомәр разыял-лаһү ганһүдән озынборынның каны турында сорагач, ул әйткән: «Алар Хөсәенне үтергәч, миннән озынборынның каны турында сорыйлар. Ә мин Пәйгамбәрнең болай дигә-нен ишеттем: هُمَا رَيْحَانَتَيَّ مِنَ الدُّنْيَا «Бу дөньяда алар Хәсән белән Хөсәен) минем иң кадерлеләрем».

Бер кеше Бишер бине Хәристән өйләнгән, ләкин әни-се аерылырга куша торган кеше турында сорагач ул: «Әле-ге кеше һәрвакытта да, бөтен эштә дә әнисенә буйсына икән, аңа хатыны белән аерылырга гына кала; ул шулай эшләсен. Әгәр әнисенә буйсынып, хатыны белән аерылса, аннары әнисенә барып, аны кыйнарлык булса, аерылма-сын», – дигән.

5. Дөреслек – тынычлык, ялган – шикле.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

فَإِنَّ الصِّدْقَ طُمَأْنِينَةٌ وَإِنَّ الْكَذِبَ رِيبَةٌ

«Дөреслектә, хаклык – тынычлык, ялган – шикле».118

Аның сүзләреннән аңлашылганча, кешенең соравына җавап бирергә яки берәр мәсьәлә буенча фәтва чыгарырга кирәк булса, тулысынча гадел булу тиеш. Мондый очрак-ларда гаделлекнең билгесе – йөрәкнең тынычлыгы, ялган-ның билгесе йөрәкнең шикләнүе, моның белән килешмәве булачак.

6. Әлеге хәдис фикерләүдә һәм тормыштагы эшләрдә безне ышанычка нигезләнергә боера.

7. Хәләл, гадел һәм хакыйкый булган нәрсәләр ты-нычлыкка һәм канәгатьлеккә илтәләр. Ә ялган һәм хәрам шик, тынычсызлык, нәфрәт уята.