
- •Имам ән-Нәвәвинең аңлатмасы
- •Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
- •Эшләр нияткә карап бәяләнә
- •Булмаганлыгы турында
- •Җиңеллектә булу һәм авырлыклар тудырмау
- •Яхшы һәм хәләл нәрсә генә кабул була
- •Уртача булу һәм шикледән баш тарту
- •Файдалы нәрсәләр белән шөгыльләнү
- •Иман һәм Ислам буенча кардәшлек
- •Мөселман гомеренең кагылгысызлыгы
- •Яхшы сүз сөйләү, кунакны һәм күршене хөрмәтләү
- •Ачуланма, җәннәтле булырсың
- •Бөтен эшне яхшы эшләргә кирәк
- •Тәкъвалык һәм күркәм әхлак
- •Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүе һәм саклавы
- •Тугры булу истикамә) һәм иман
- •Һәр яхшы эш – садака
- •Золымны тыю
- •Аллаһының рәхмәтенең киңлеге
- •Кешеләрне үзара дуслаштыру
- •Яхшылык һәм гөнаһ
- •Аллаһының чикләре һәм тыюлары
- •Дөньядан баш тартуның асылы һәм нәтиҗәләре
- •Исламда зарарны бетерү
- •Исламда мәхкәмә эшләрен башкаруның нигезләре
- •Начар эшне бетерү – мөселманның бурычы
- •Исламда кардәшлек
- •Яхшылыкның асылы турында
- •Аллаһы Тәгаләнең гаделлеге һәм рәхмәте
- •Аллаһыга якынаю чаралары
- •Авырлыкларны бетерү
- •Бу дөньяны Ахирәткә ирешү өчен куллану
- •Шәригатьне үтәү – иманның нигезе
- •Аллаһының гафу итүенең киңлеге
Бу дөньяны Ахирәткә ирешү өчен куллану
39عَنِ ابْنِ عُمَرَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا قَالَ : أَخَذَ رَسُولُ اللَّهِ
بِمَنْكِبَيَّ فَقَالَ : كُنْ فِي الدُّنْيَا كَأَنَّكَ غَرِيبٌ أَوْ عَابِرُ سَبِيلٍ
Габдуллаһ бине Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе мине җилкәмнән тотты да болай диде: «Бу дөньяда чит җир кешесе яки мосафир ке-бек бул».860
Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү еш кына: «Кичкә кадәр яшәсәң, иртәнгә кадәр яшәвеңне көтмә, иртәнгә кадәр яшәсең, кичкә кадәр яшәвеңне көтмә. Сәламәтлегеңнән авырган вакытта кирәк булачак нәрсәне ал. Яшәвеңнән үлемең өчен кирәкле нәрсәне ал!» – дип әйтә торган бул-ган.
Хәдиснең әһәмияте
Бу – үз эченә күп файдалы нәрсә, вәгазьләр туплаган бик әһәмиятле хәдис. Ул кешене бу дөньяга зур ниятләр багъламаска өйрәтә. Чөнки мөэмин аны үзенең даими яшәү урыны итеп карарга, аңа омтылырга тиеш түгел. Ләкин ул сәфәргә бөтен кирәк-яракны әзерләүче мосафир кебек яшәргә, байлык та, балалар да булышмаячак, Кыя-мәт көненә һәрвакытта да әзер булырга тиеш.
Хәдисне аңлау
1. Пәйгамбәр галәйһиссәләм – тәрбияче.
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм сәхабәләре өчен укытучы һәм тәрбияче булган. Аның тәрбия ысуллары әлеге өлкәдә эшләүче хәзерге заман галимнәрен соклан-дыруын дәвам итә. Ул һәр уңайлы форсатны кулланган, аларга мисаллар китергән, аларның таләпләренә һәм акыл-ларына туры килә торган вәгазьләр сөйләгән. Болай эшлә-гәндә ул башкаларга яхшы үрнәк күрсәткән, аларга карата сабыр булган, аларны кайгырткан.
Әлеге хәдистә риваять кылынганча, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм Габдуллаһ бине Гомәрне җилкәсеннән тотып аның игътибарын үзе өйрәтергә теләгән гыйлемгә юнәл-дерергә тырышкан.
Ибне Һәҗәр Хәйтами разыяллаһү ганһү Пәйгамбәр-нең сабагына игътибар биргән һәм болай дигән: «Әлеге хәдистә укытучы яки вәгазьләүченең укыткан вакытта шә-кертнең берәр әгъзасына тиеп алуы турында сөйләнелә. Бу турыда Ибне Мәсгут: «Аллаһының Илчесе миңа тәшәһ-һүдне намазның беренче ике рәкәгатеннән соң һәм ахы-рында әйтелә торган сүзләр) өйрәткәндә үзенең учлары белән минем учымны тотып торды», – дигән. Бу кеше бе-лән якынрак булу аның игътибарын кайбер нәрсәләргә юнәлдерү өчен эшләнелә. Чөнки болай эшләгән кеше га-дәттә аны онытмый. Моннан тыш, күңел тарткан кешегә карата гына болай эшлиләр. Димәк, Пәйгамбәр Ибне Го-мәргә һәм Ибне Мәсгуткә карата мәхәббәт хис иткән».
2. Бу дөньяның узып китәчәге һәм Ахирәтнең мәңге-леге.
Дөньяда кеше Аллаһ теләгән кадәр вакыт кына яши ала, шуннан соң иртәме-соңмы барыбер үлә. Аллаһы Тә-галә әйткән: كُلُّ نَفْسٍ ذَائِقَةُ الْمَوْتِ «Һәм җан үлемне татыя-чак...»861 إِنَّكَ مَيِّتٌ وَإِنَّهُمْ مَيِّتُونَ «Дөреслектә, син дә үләчәк-сең, алар да үләчәкләр».862
Кеше әҗәле кайчан җитәчәген белми. Аллаһы Тәгалә әйткән: وَمَا تَدْرِي نَفْسٌ مَاذَا تَكْسِبُ غَدًا وَمَا تَدْرِي نَفْسٌ بِأَيِّ أَرْضٍ تَمُوتُ «Кеше үзе белән иртәгә нәрсә буласын белми; кеше кайсы җирдә үләсен дә белми».863
Кеше күпме генә яшәсә дә, бу дөнья бетәчәк. Бу – без һәр көн, һәр төн күрә торган, һәр сәгать, мизгел сизә тор-ган хакыйкать. Шуннан соң кешене даими, үзгәрешсез, мәңгелек Ахирәт көтеп тора. Аллаһы Тәгалә кешеләрне кабердән чыгаргач һәм хисап өчен җыйгач, аларны яки киңлеге күкләр һәм җиргә тигез булган, тәкъвалар өчен әзерләнгән җәннәткә, яки ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган, кяферләр өчен әзерләнгән җәһәннәмгә кертәчәк.
Акыллы мөэмин бу дөнья белән сукыраймый, аңа өметләр багъламый, уңышны Ахирәттә җыю өчен дөнь-яны иген кыры итә, Сираттан үтү чарасы ясый. Пәйгам-бәрләр кешеләрнең игътибарларын шул хакыйкатькә юнәлдерәләр. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә сүзләре буенча, фиргавеннең гаиләсеннән булган мөэмин болай дигән:
يَا قَوْمِ إِنَّمَا هَذِهِ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا مَتَاعٌ وَإِنَّ الآخِرَةَ هِيَ دَارُ الْقَرَارِ
«Әй халкым! Бу дөнья вакытлыча куллану өчен генә бирелә. Ә Ахирәт мәңгелек яшәү урыны булачак».864
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
مَا لِي وَلِلدُّنْيَا ، مَا أَنَا فِي الدُّنْيَا إِلاَّ كَرَاكِبٍ اسْتَظَلَّ تَحْتَ شَجَرَةٍ ثُمَّ رَاحَ وَتَرَكَهَا
«Минем бу дөньяда ни эшем бар? Бу дөньяда мин көндез ял итү өчен агач күләгәсенә тукталучы, ә аннары аны ташлап китүче мосафирга тиң».
3. Бу дөньяда Ахирәт өчен кичү һәм юл итеп куллану.
Дөньяда мөэмин чит җир кешесе яки мосафир кебек яши. Ул аңа өметләнми, аның зиннәтләренә кызыкмый, алданмый. Ул үзенә бәйле булуга, аның өчен тырышлык-лар куюга лаек түгел. Чөнки ул мәңге яшәү өчен түгел, ә күчеп китәр өчен генә яратылган. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا إِلاَّ مَتَاعُ الْغُرُورِ
«... Дөнья тормышы – вакытлыча шатлык кына ул».865
Бу дөньяда мосафир кебек яшәүче һәрвакытта да туган ягына омтыла, якыннарын сагына. Чит җирдә күпме генә яшәмәсен, аның йөрәге һәрвакытта да ул җир белән саубуллашырга омтыла. Шуңа күрә, ул анда бернәрсә дә төзелми, ләкин үз илендә ләззәтләнәчәк кирәк-яраклар җыя. Аллаһы Тәгалә әйткән:
فَمَا مَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا فِي الآخِرَةِ إِلاَّ قَلِيلٌ
«Бу дөньяның ләззәте Ахирәтнеке белән чагыштыр-ганда бик кечкенә».866 وَإِنَّ الآخِرَةَ هِيَ دَارُ الْقَرَارِ «... Ахирәт мәңгелек яшәү урыны булачак».867
Хәсән Басри: «Мөэмин бу дөнья түбәнсетүләреннән курыкмаучы, аның шөһрәтләренә омтылмаучы мосафирга тиң: кешеләрнең үз тормышлары, аның – үзенеке», – дигән. Ибне Рәҗәп: «Аллаһ Адәм галәйһиссәләмне ярат-кач, аны хатыны белән җәннәттә яшәткән. Аннары аларны аннан куып чыгарган. Әмма аларга тугры балалары монда әйләнеп кайтырлар дип вәгъдә иткән. Шуңа күрә, мөэмин һәрвакытта да үзенең беренче ватанын сагына», – дип әйт-кән. Мөэмин дөньяның Ахирәткә ирешергә мөмкин бул-ган нәрсәләрен генә куллана. Аллаһы Тәгалә әйткән:
الَّذِي خَلَقَ الْمَوْتَ وَالْحَيَاةَ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلاً
«Ул үлемне һәм яшәүне сезнең гамәлләре буенча кайсыгыз яхшырак икәнне сынау өчен яраткан».868
Ул үзенә дөрес юл күрсәтүче дусларны гына сайлый Аллаһы Тәгалә әйткән: الأَخِلاَّءُ يَوْمَئِذٍ بَعْضُهُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ إِلاَّ الْمُتَّقِينَ «Тәкъвалардан кала дуслар бу көнне бер-берсенә дошман булалар».869
Чүлдән баручы мосафир кебек, ул караклардан һәм юлбасарлардан саклана. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَيَوْمَ يَعَضُّ الظَّالِمُ عَلَى يَدَيْهِ يَقُولُ يَا لَيْتَنِي اتَّخَذْتُ مَعَ
الرَّسُولِ سَبِيلاً . يَا وَيْلَتَى لَيْتَنِي لَمْ أَتَّخِذْ فُلانًا خَلِيلاً
«Ул Көнне залим кулларын тешләп: «Их мин юлны Пәйгамбәр белән сайлаган булсам! Миңа кайгы! Их, фә-лән кешене үземә дус итеп сайламаган булсам! Ул Коръән иңгәннән соң мине аннан читләштерде!» – диячәк. Шай-тан һәрвакытта да кешене ярдәмсез калыра».870
Мосафир сәфәре өчен, ә мөэмин Ахирәт өчен кирәк-ярак туплый. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَتَزَوَّدُوا فَإِنَّ خَيْرَ الزَّادِ التَّقْوَى وَاتَّقُونِ يَا أُولِي الأَلْبَابِ
«Юлга кирәк-ярак туплагыз! Ә иң яхшы кирәк-ярак – тәкъвалык. Шулай булгач, Миннән куркыгыз, әй акыл ияләре!»871
4. Ибне Гомәр разыяллаһү ганһүне вәгазьләү.
Габдуллаһ бине Гомәр бине Хәттап разыяллаһү ган-һүмә бөтен йөрәге белән Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең вә-газен аңлаган, акылы белән аңа ирешкән. Аннан соң үзе дә башкалар өчен гыйлем чыганагына әверелгән. Ул үзе дә бу дөньяга зур өметләр багъламаска, иртәгә кадәр яшәсә – кичне көтмәскә, кичәк кадәр яшәсә – иртәне көтмәскә, әҗәл иртәрәк җитәр дип хисапларга өйрәтә. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
اغْتَنِمْ خَمْسًا قَبْلَ خَمْسٍ : شَبَابَكَ قَبْلَ هَرَمِكَ وَصِحَّتَكَ قَبْلَ سَقَمِكَ
وَغِنَاءَكَ قَبْلَ فَقْرِكَ وَفَرَاغَكَ قَبْلَ شَغْلِكَ وَحَيَاتَكَ قَبْلَ مَوْتِكَ
«Икенче биш нәрсә белән очрашканчы биш нәрсәне куллан: картлыгың килгәнче яшлегеңне, авыру килгәнче сәламәтлегеңне, мохтаҗлык килгәнче байлыгыңны, мәш-гуль вакыт җиткәнче буш вакытыңны, үлемең килгәнче яшәвеңне куллан».872
5. Мөселман изгелек кылырга ашыгырга, гыйбадәткә зур игътибар бирергә, моңа салкын карамаска, киләчәктә кылырмын дип өметләнмәскә тиеш. Чөнки ул үзенә күпме вакыт бирелгәнен белми.
6. Мөселман һәр форсатны кулланырга, аларны җи-бәрмәскә тиеш.
7. Әлеге хәдис бу дөньядан читләшүгә, аның белән мәшгульлектән баш тартырга чакыра. Әмма бу барлык га-мәлдән, омтылыштан, тырышлык куюдан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Бары тик аңа бәйле булмаска, аның белән Ахирәт исәбенә шөгыльләнмәскә кирәк.
8. Мөселман изгелек кылуга бөтен көчен куярга, ях-шылыкларга игътибар итәргә, Аллаһының газабыннан сак-ланырга, тырышлык күрсәтергә тиеш.
9. Максатыннан читләштермәсен, комачауламасын өчен мөселманны начар кешеләр белән дуслашудан сак-ланырга кирәк.
10. Җанның ихтияҗын канәгатьләндерү һәм файда алу өчен дөнья эшләре белән шөгыльләнергә кирәк. Әмма мөселман боларның барысын да Ахирәт эшләренә буый-сындыра.
11. Мондый хәдисләр урталыкта булырга ярдәм итә.