Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
40 hadiske sharh.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
1.75 Mб
Скачать

Аллаһының чикләре һәм тыюлары

29عَنْ أَبِي ثَعْلَبَةَ الْخُشَنِيِّ جُرْثُومِ بْنِ نَاشِرٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ ، عَنْ رَسُولِ اللَّهِ قَالَ : إِنَّ اللَّهَ تَعَالَى فَرَضَ فَرَائِضَ فَلا تُضَيِّعُوهَا ، وَحَدَّ حُدُودًا فَلا تَعْتَدُوهَا ، وَحَرَّمَ أَشْيَاءَ فَلا تَنْتَهِكُوهَا ، وَسَكَتَ عَنْ أَشْيَاءَ رَحْمَةً لَكُمْ غَيْرَ نِسْيَانٍ فَلا تَبْحَثُوا عَنْهَا

Әбү Сәгъләбә Хушәни Җүрсүм бине Нәшир риваять кылуы буенча, Аллаһының Илчесе әйткән: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә кешеләргә дини бурычларны үтәүне йөк-ләгән. Шулай булгач, аларга салкын карамагыз! Чикләр билгеләгән, аларны үтмәгез! Кайбер нәрсәләрне хәрам кылган, аларны эшләмәгез! Үзенең рәхмәте белән, ләкин оныту сәбәпле түгел, кайбер нәрсәләр турында әйтми кал-дырган, аларны эзләмәгез!»494

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис кыска, ләкин тирән мәгънәле хәдисләр исәбенә керә. Кемдер: «Әлеге хәдис кебек диннең нигезлә-рен дә, тармакларын да үз эченә алган хәдис юк. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм Аллаһының хөкемнәрен дүрт өлешкә бүлгән: фарызлар, хәрамнар, чикләр, әйтелмичә калган нәрсәләр», – дигән. Ибне Сәмган: «Әлеге хәдис бе-лән яшәүче кеше әҗер һәм җәзадан котылачак. Чөнки фа-рызны үтәүче хәрамнан тыелучы, чикләр янында туктау-чы, үзеннән яшеренгәннәрне эзләүдән баш тартучы тулы-сынча изгелектә булачак, бөтен дини бурычларын үтәячәк. Шәригать хөкемнәре әлеге хәдистә телгә алынган төрләр-нең чигенә чыкмый», – дип әйткән.

Хәдисне аңлау

1. Дини бурычларны үтәү.

Аллаһ бәндәләренә үтәүне боерган, шул боерык Коръән һәм хәдис белән расланучы гамәлләр, мәсәлән, на-маз, зәкят, ураза, хаҗ, фарыз гамәл була.

Фарыз ике төрле була: беренчесе – фарыз гаен – һәр мөселманга фарыз булган эш. Мәсәлән, намаз, зәкят, ура-за. Икенчесе – фарыз кифая – кайбер мөселманнан шө-гыльләнсә, башкалар өстеннән төшә торган гамәл. Болар-ны беркем дә үтәмәсә, гөнаһ бөтен кешегә дә төшәчәк. Җеназа намазында катнашу, сәламгә җавап бирү, яхшыга өндәү, начарлыктан тыелуны мисал итеп китерергә була.

2. Аллаһының чикләрендә тукталу.

«Чикләр» дигәндә кешеләрне хәрам эшләрдән тыючы билгеле бер җәзалар күз алдында тотыла. Мәсәлән, зина кылу, караклык, хәмер эчү өчен җәза.

Мәккәне яулап алган елны Үсәмә ибне Зәет разыял-лаһү ганһү Бәнү Мәхзүм кавеменнән булган хатын-кызны якларга теләп, Пәйгамбәргә мөрәҗәгать иткән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: أَتَشْفَعُ فِي حَدٍّ مِنْ حُدُودِ اللَّهِ «Аллаһ билгелә-гән җәзага караган эштә син шәфәгать кыласыңмы?» – дип сораган.495

Ул әлеге хатын өчен билгеләнгән җәза – кул кисүне күз алдында тоткан. Бу – Аллаһ Тәгалә билгеләгән җәза, димәк, әлеге җәзаларга бернәрсә өстәргә дә, киметергә дә ярамый. Исерткеч эчкән өчен кырык камчыдан сиксәнгә кадәр артыру рөхсәт ителә. Ләкин Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм дә, Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү да кырык камчы бе-лән генә чикләнгәннәр.

Гомәр разыяллаһү ганһү идарә иткән чорда кешеләр хәмерне күбрәк куллана башлаганнар. Шуңа күрә, җәза һәм тыю йөзеннән күбрәк камчылауга лаеклы булганнар. Ә Гали ибне Әбү Талип: «Катылык та, аннан баш тарту да сөннәткә туры килә», – дигән. Чөнки Пәйгамбәрбез галәй-һиссәләм Гомәр разыяллаһү ганһү үрнәгенә иярергә кушкан: اقْتَدُوا بِاللَّذَيْنِ مِنْ بَعْدِي أَبِي بَكْرٍ وَعُمَرَ «Миннән соң бу-лачак ике кешедән Әбү Бәкер һәм Гомәрдән үрнәк алы-гыз».496عَلَيْكُمْ بِسُنَّتِي وَسُنَّةِ الْخُلَفَاءِ الرَّاشِدِينَ الْمَهْدِيِّينَ «... сезгә ми-нем сөннәтемә һәм туры юлдан бара торган тугры хәли-фәләр сөннәтенә иярергә кирәк...»497

Әлеге кырыслыкны бөтен сәхабәләр дә бердәм хупла-ганнар. Гали разыялаһү ганһү Гомәргә әйткән: «Әй мөэ-миннәрнең әмире, хәмер эчүче акылсыз сүзләр сөйли, акылсыз сүзләр сөйләүче яла яга. Ә Коръәндә яла ягучыга сиксән камчы сугу билгеләнгән:

وَالَّذِينَ يَرْمُونَ الْمُحْصَنَاتِ ثُمَّ لَمْ يَأْتُوا بِأَرْبَعَةِ شُهَدَاءَ فَاجْلِدُوهُمْ

ثَمَانِينَ جَلْدَةً وَلا تَقْبَلُوا لَهُمْ شَهَادَةً أَبَدًا وَأُولَئِكَ هُمُ الْفَاسِقُونَ

«Дүрт шаһит китермичә гыйффәтле хатын-кызга яла ягучыларны сиксән камчы сугу белән җәзалагыз. Беркай-чан да аларның шаһитлекләрен кабул итмәгез. Чөнки алар бозыклар».498

3. Хәрамга якынаюны тыю.

Монда Коръән Кәримдә һәм сөнәттә хәрамны ачык итеп күрсәткән эшләр, мәсәлән, ялган шаһитлек бирү, ятим малын үзләштерү, риба күз алдында тотыла. Аллаһы Тәгалә әйткән:  قُلْ إِنَّمَا حَرَّمَ رَبِّيَ الْفَوَاحِشَ مَا ظَهَرَ مِنْهَا وَمَا بَطَنَ «Әйт: «Дөреслектә, минем Раббым ачык һәм яшерен бозык эш-ләрне хәрам кылды...»499

Ә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

كُلُّ مُسْكِرٍ حَرَامٌ «Һәр исерткеч – хәрам».500

فَإِنَّ دِمَاءَكُمْ وَأَمْوَالَكُمْ وَأَعْرَاضَكُمْ عَلَيْكُمْ حَرَامٌ

«... дөреслектә сезнең гомерегез дә, малыгыз да, наму-сыгыз да сезнең өчен кагылыгыз».501

Әлеге тыелган нәрсәләргә игътибар белән караучы аларның аз икәнен, барысының да җирәнгеч булуын кү-рер. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تُحَرِّمُوا طَيِّبَاتِ مَا أَحَلَّ اللَّهُ لَكُمْ

«Әй имам китергән бәндәләр! Аллаһ сезгә рөхсәт ит-кән яхшы нәрсәләрне тыймагыз...»502

4. Аллаһының бәндәләренә күрсәткән мәрхәмәте.

Аллаһының кайбер нәрсәләр турында әйтми калды-руы, аларны хәләлгә дә, хәрамга дә кертмәве. Аның бән-дәләренә карата күрсәткән рәхмәте һәм мәрхәмәте турын-да сөйли. Кеше мондый гамәлләрне кылса, гөнаһлы бул-мый; баш тартса да, гөнаһ булмый. Әйтми калдыруның сә-бәбе хата да, онытучанлык та түгел, Аллаһ болардан өс-тен. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَمَا كَانَ رَبُّكَ نَسِيًّا «Синең Раб-бың онытмый».503لا يَضِلُّ رَبِّي وَلا يَنْسَى «Минем Раббым ха-таланмый да, онытмый да».504

5. Тикшеренү һәм күп сораулар бирү тыела.

Бәлки сорау бирү һәм тикшерү Пәйгамбәр галәйһис-сәләм яшәгән вакытка гына карагандыр. Чөнки Аллаһ әйт-мәгән нәрсәләр турында сораштыру ул эшнең хәрам кы-лынуына сәбәп була алган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ

«Әй иман китергән бәндәләр! Мәгълүм булса, сезне күңелсезләндерә торган нәрсәләр турында сорамагыз».505

Әлеге хәдиснең хәзерге заманда да гамәлдә булуы мөмкин. Ә тыю дин эшләрендә зарури булмаган тирәнә-юләргә карый. Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән:

ذَرُونِي مَا تَرَكْتُكُمْ ، فَإِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ

بِكَثْرَةِ سُؤَالِهِمْ وَاخْتِلافِهِمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْ

«Мин әйтмәгән нәрсә турында миннән сорамагыз. Дөреслектә, сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәүләре генә һәлак ит-те».506

«Тирәнәюче» дигәндә кирәкмәгән нәрсәне тирәннен тикшерүче яки төрле тармакларны җентекләп өйрәнүче күз алдында тотыла. Габдуллаһ бине Мәсгут: «Беркайчан да тикшермәгез дә, тирәнәймәгез дә. Сезгә булган нәрсәгә тотынырга кирәк», – дип әйткән.

Үзеңә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнү – яшерен гаеб) нәрсәләрне тикшерергә, белергә тырышу ул. Бо-ларны тикшерү һичшиксез икеләнүгә, шикләнүгә ките-рәчәк. Ибне Исхак: «Үзләре ишетмәгән нәрсәләрне кулла-нып, Аллаһ турында да, мәхлуклар турында да фикер йөр-тү тыела. Мәсәлән Аллаһы Тәгалә  وَإِنْ مِنْ شَيْءٍ إِلاَّ يُسَبِّحُ بِحَمْدِهِ «... Аны мактап, Аны данламаган бер нәрсә дә юк»,507 – дип әйткән. «Җансыз нәрсәләр аны ничек данлыйлар?» – дияргә ярамый. Чөнки Аллаһ бу турыда хәбәр иткән һәм Ул моны Үзе теләгәнчә тормышка ашыра», – дип әйткән.

6. Әлеге хәдистә фарыз нәрсәне эшләргә, билгеләнгән чикләрне үтмәскә, хәрамнан тыелырга, Аллаһ Үзенең рәхмәте белән кешеләргә әйтмәгән нәрсәләргә тирәнтен кермәскә боерыла.