Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
40 hadiske sharh.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
1.75 Mб
Скачать

Золымны тыю

23عَنْ أَبِي ذَرٍّ الْغِفَارِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ ، عَنِ النَّبِيِّ فِيمَا يَرْوِيهِ عَنْ رَبِّهِ عَزَّ وَجَلَّ أَنَّهُ قَالَ : يَا عِبَادِي إِنِّي حَرَّمْتُ الظُّلْمَ عَلَى نَفْسِي وَجَعَلْتُهُ بَيْنَكُمْ مُحَرَّمًا فَلا تَظَالَمُوا . يَا عِبَادِي كُلُّكُمْ ضَالٌّ إِلاَّ مَنْ هَدَيْتُهُ ، فَاسْتَهْدُونِي أَهْدِكُمْ . يَا عِبَادِي كُلُّكُمْ جَائِعٌ إِلاَّ مَنْ أَطْعَمْتُهُ ، فَاسْتَطْعِمُونِي أُطْعِمْكُمْ . يَا عِبَادِي كُلُّكُمْ عَارٍ إِلاَّ مَنْ كَسَوْتُهُ ، فَاسْتَكْسُونِي أَكْسِكُمْ . يَا عِبَادِي إِنَّكُمْ تُخْطِئُونَ بِاللَّيْلِ وَالنَّهَارِ ؛ وَأَنَا أَغْفِرُ الذُّنُوبَ جَمِيعًا ، فَاسْتَغْفِرُونِي أَغْفِرْ لَكُمْ . يَا عِبَادِي إِنَّكُمْ لَنْ تَبْلُغُوا ضَرِّي فَتَضُرُّونِي ، وَلَنْ تَبْلُغُوا نَفْعِي فَتَنْفَعُونِي . يَا عِبَادِي لَو أَنَّ أَوَّلَكُمْ وَآخِرَكُمْ وَإِنْسَكُمْ وَجِنَّكُمْ كَانُوا عَلَى أَتْقَى قَلْبِ رَجُلٍ وَاحِدٍ مِنْكُمْ مَا زَادَ ذَلِكَ فِي مُلْكِي شَيْئًا . يَا عِبَادِي لَو أَنَّ أَوَّلَكُمْ وَآخِرَكُمْ وَإِنْسَكُمْ وَجِنَّكُمْ كَانُوا عَلَى أَفْجَرِ قَلْبِ وَاحِدٍ مِنْكُمْ مَا نَقَصَ ذَلِكَ مِنْ مُلْكِي شَيْئًا . يَا عِبَادِي لَوْ أَنَّ أَوَّلَكُمْ وَآخِرَكُمْ وَإِنْسَكُمْ وَجِنَّكُمْ قَامُوا فِي صَعِيدٍ وَاحِدٍ ، فَسَأَلُونِي ، فَأَعْطََيْتُ كُلَّ وَاحِدٍ مَسْأَلَتَهُ مَا نَقَصَ ذَلِكَ مِمَّا عِنْدِي إِلاَّ كَمَا يَنْقُصُ الْمِخْيَطُ إِذَا أُدْخِلَ الْبَحْرَ . يَا عِبَادِي إِنَّمَا هِيَ أَعْمَالُكُمْ أُحْصِيهَا لَكُمْ ثُمَّ أُوَفِّيكُمْ إِيَّاهَا ، فَمَنْ وَجَدَ خَيْرًا فَلْيَحْمَدِ اللَّهَ ، وَمَنْ وَجَدَ غَيْرَ ذَلِكَ فَلا يَلُومَنَّ إِلاَّ نَفْسَهُ

Әбү Зәр Гыйфәри сүзләре буенча, Пәйгамбәр галәй-һиссәләм Аллаһының түбәндәге сүзләрен тапшырган: «Әй колларым, Мин Үземәдә дә, сезнең арада да гаделсезлекне тыйдым. Шулай булгач, бер-берегезгә золым кылмагыз! Әй колларым, Мин туры юлга керткәннәрдән кала, сез ба-рыгыз да адашкан идегез. Шулай булгач, Миннән туры юлга кертүне сорагыз, Мин сезне шунда юнәлдерермен! Әй колларым, Мин тукланнарганнан кала, барыгыз да ач булачаксыз. Миннән тукландыруны сорагыз, Мин сезне тукландырачакмын! Әй колларым, Мин киендергәннән ка-ла, сез барыгыз да ялангач булачаксыз, Мин сезне киенде-рермен! Әй колларым, чынлыкта сез төнен һәм көнен гө-наһ кыласыз, ә Мин гөнаһларны гафу итәм. Миннән гафу итүне сорагыз! Мин гафу итәрмен! Әй колларым, сез бер-кайчан да Миңа зарар да, файда да китерә алмыйсыз! Әй колларым, әгәр сезнең беренчеләрегез дә, соңгыларыгыз да, кешеләр дә, җеннәр дә сезнең иң тәкъвагызның Мө-хәммәт галәйһиссәләм) йөрәге кебек тәкъва булса, бу Мин ия булган нәрсәгә бернәрсә дә өстәмәс иде! Әй колларым, әгәр сезнең беренчеләрегез дә, соңгыларыгыз да, кешеләр дә, җеннәр дә сезнең иң бозыгыгызның Иблис) йөрәге ке-бек бозык булса, бу Мин ия булган нәрсәдән бернәрсәне дә киметмәс иде! Әй колларым, әгәр сезнең беренчеләре-гез дә, соңгыларыгыз да, кешеләр дә, җеннәр дә бер урын-га басып, Миннән берәр нәрсә сорасалар, Мин һәрберсенә ул сораган нәрсәне бирсәм дә, диңгезгә төшерелгән инә диңгезнең суын күпмегә киметмәсә, бу Миндә булганны шул кадәргә киметер иде! Әй колларым, дөреслектә, бу сезнең Мин хисаплыйсы эшләрегез, аннары Мин сезгә аның өчен җитәрлек әҗер бирәм. Нигъмәткә ирешүче Ал-лаһыны мактасын, бүтән нәрсәгә ирешүче үзеннән башка кешене гаепләмәсен!»400

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге кодси хәдис Исламның бөтен нигезләрен, тар-макларын, әхлак кануннарын үз эченә ала. Бу хәдисне тап-шыручы барлык кешеләр дә Димәшкъта яшәгәннәр. Әх-мәт бине Хәнбәл: «Шамда яшәүчеләр өчен бу хәдистән дә күркәмрәк хәдис юк», – дигән.

Хәдисне аңлау

1. Кодси хәдиснең билгеләмәсе.

Аллаһының сүзләрен үз эченә алган Пәйгамбәребезгә кайчакта Җәбраил галәйһиссәләм аркылы, кайчакта вәхи белән тапшырылып, ул үзе теләгән сүзләр белән сөйләгән хәдис «кодси хәдис» дип атала. Ул башка хәдисләрдән Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең Раббысының сүзләрен рива-ять кылуы белән аерылып тора.

Әлеге билгеләмәдән күренгәнчә, «кодси хәдис» Коръ-ән Кәримнән күп нәрсә белән аерылып тора:

а) Кодси хәдистән аермалы буларак Коръәннең язылу рәвешенә дә, мәгънәсенә дә ирешеп булмый.

б) Эчендә Коръән укылган намаз дөрес булачак, ә хә-дис кодси укылганы дөрес булмаячак

в) Коръәнне танымаучы бәндә кяфер, ә кодси хәдис-нең берәрсен танымаучы – фәсикъ бозык) була.

г) Коръәннең рәвеше дә, сүзләре дә Аллаһыдан. Ә кодси хәдиснең сүзләре Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән, мәгънәсе Аллаһыдан.

д) Коръәнгә госел-тәһарәтле кешеләр генә кагыла ала, ә кодси хәдискә карата мондый шарт юк.

г) Коръәннең мәгънәсен генә тапшырырга ярамый, ә кодси хәдиснең ярый.

ж) Тәһарәтсез кешегә Коръәнне укырга да, үзе белән йөртергә дә ярамый, ә кодси хәдисне – ярый.

з) Коръәннән бер генә хәреф укыган өчен дә ун изге-лек кылган әҗер языла. Ә кодси хәдисне укыган өчен генә әҗер бирелми.

Кодси хәдисләр йөздән артык исәпләнә.

2. Аллаһ Үзенә гаделсезлекне тыйган.

Әлеге хәдистән ачык күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә Үзе-нә бәндәләренә карата гаделсез булуны тыйган.

Аллаһы Тәгалә янә әйткән:  وَمَا أَنَا بِظَلاَّمٍ لِلْعَبِيدِ «Мин Үз колларыма золым итүче түгел».401إِنَّ اللَّهَ لا يَظْلِمُ النَّاسَ شَيْئًا «Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә карата бер эштә дә гадел-сез түгел».402إِنَّ اللَّهَ لا يَظْلِمُ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ «Дөреслектә, Аллаһ беркемне дә тузан бөртеге кадәр дә рәнҗетми».403

3. Бәндәләргә гаделсезлек күрсәтүне тыю.

Аллаһы Тәгалә бәндәләренә бер-берсенә карата га-делсез булуны тыйган. Гаделсезлек ике төрле була:

Беренчесе: җанның үз-үзенә карата гаделсезлеге. Аның иң бөек чагылышы – күпаллалык ширек). Аллаһы Тәгалә әйткән:  إِنَّ الشِّرْكَ لَظُلْمٌ عَظِيمٌ «... дөреслектә, ширек – иң зур гаделсезлек!»404

Ширек китерүче кеше мәхлукны Аллаһ дәрәҗәсенә күтәрә, аңа Аллаһ белән беррәттән гыйбадәт кыла.

Ширеккә караган гаделсезлектән соң икенче урында итәгатьсезлек, кечкенә һәм зур гөнаһлар кылу тора. Чөнки бу – җанга караган гаделсезлек, ул аны ике дөньяда да җә-зага һәм һәлакәткә илтә.

Икенчесе: башкаларга карата гаделсезлек күрсәтү. Пәйгамбәр галәйһиссәләм күп хәдисендә гаделсезлекнең тыелган булуы турында сөйли һәм кешеләрне моның бе-лән кисәтә. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ الظُّلْمَ ظُلُمَاتٌ يَوْمَ الْقِيَامَةِ «Дөреслектә, гаделсезлек Кыямәт көнендә куе караңгылык булачак».405

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ اللَّهَ لَيُمْلِي لِلظَّالِمِ حَتَّى إِذَا أَخَذَهُ لَمْ يُفْلِتْهُ

«Аллаһы Тәгалә гаделсез кешенең вакытын кичекте-реп тора, әмма Ул аны эләктереп алганнан соң бүтән җи-бәрми», – дигән дә түбәндәге аятьне укыган:

وَكَذَلِكَ أَخْذُ رَبِّكَ إِذَا أَخَذَ الْقُرَى وَهِيَ ظَالِمَةٌ إِنَّ أَخْذَهُ أَلِيمٌ شَدِيدٌ

«Раббыңның гаделсезлек күрсәткән авыл кешеләренә газабы шундый. Дөреслектә, Аллаһының тотуы газаплы һәм каты!»406

Һичшиксез, Исламның төп максаты – кешеләр ара-сында гаделлек урнаштыру. Идарә итү эше гаделлеккә ни-гезләнергә тиеш. Гаделсезлек халыклар таркалуның, мәдә-ниятләр җимерелүнең сәбәбе була. Инде Аллаһының газа-бына дучар итүе турында әйтеп торасы да юк.

4. Аллаһыга ихтыяҗ.

Файда алу һәм зарарлы нәрсәләрдән саклану өчен бө-тен кешеләр дә Аллаһыга мохтаҗ. Алар шулай ук Аның һидаятенә, дөньяда ризык бирүенә, Ахирәттә гафу итүенә ихтыяҗ кичерәләр. Бәндәнең хакыйкый халәте өч рәвештә чагыла:

1. Аллаһыга дога кылуда. Чөнки Аллаһы Тәгалә бән-дәләр Үзенә мохтаҗлыкларын таныганны, ике дөнья ха-җәтләрен, шул исәптән ашау-эчү, кием-салым, һидәят һәм гафу сораганны ярата.

2. Һидәятне сорауда.

3. Аллаһыга тулысынча буйсынуда. Бу Ул тыйганнан тыелуда, Ул боерганны үтәүдә чагыла.