
- •Максатым:
- •Иске Комазан атамасы каян килеп чыккан?
- •" Сәет бабай " чишмәсе
- •" Мәсер әби " чишмәсе
- •Географик урыны һәм мәйданы.
- •Рельефы.
- •Геологиясе, файдалы казылмалары.
- •Климаты.
- •Сусаклагычлар.
- •Сазлыклар.
- •Туфрагы
- •Үсемлекләр дөньясы
- •Авыл хуҗалыгы.
- •Табигый һәм тарихи истәлекле урыннар.
- •Топонимика.
- •Авылым мәктәбенә
- •Алар - безнең горурлыгыбыз
Авылым мәктәбенә
Туган якның чишмә, инешләре –
Безне үстергән авыл бишекләре.
Яшәр өчен якты нур күрсәткән
Күз алдында мәктәп ишекләре.
Туган илем, туган-үскән авыл,
Укып йөргән авыл мәктәбем.
Онытмастай кыйммәт мизгелләре –
Тирән хатирәсе үткәннең.
Беренче кат чүпрәк "букча" киеп,
Укырга дип килгән елларым.
"А" хәрефен ятлау, сабый дуслар
Бизәп яши гомерем юлларын.
Әти, әни, әби, бабайлардай
Укытучым күңел түремдә.
Классташларымны искә алам
Хөрмәт белән гомер көземдә.
Озак еллар, озын юллар үттем,
Дөрләп янып чабам Һаман да.
Яшәү өчен ялкын чаткыларын
Алдым "букча" кигән заманда.
Безне озаткан мәктәп класслары
Буш булмады гомер-гомергә.
Иң кадерле, изге урын булып
Мәктәп яши безнең күңелдә.
Гомер көзем. Күз карашым сүнә.
Яшим хис-хыялга абынып.
Сабый эзләремне, мәктәп ишекләрен
Гомер буе яшим сагынып.
Гомеремдә кылган изгелекләр
Мәктәбемдә алган орлыктан.
Белем чишмәсенә күзем ачкан,
Юк, мәктәбем, сине онытмам.
Укытучы апа, абыйларым,
Күпләрегез инде киттегез.
Сез изгеләр, бик күп кешеләрне
Белемле, бәхетле иттегез.
Киләчәгең берүк өзелмәсен,
Сиңа бәйле авыл сулышы.
Рухи байлык, гомер өстәячәк
Синең хезмәтеңнең уңышы.
Алар - безнең горурлыгыбыз
Саимә Шәрифуллина - Ленин ордены кавалеры, хезмәт ветераны, сыер савучы.
Вахит Галиев - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, 9 китап авторы, ТРның Журналистлар берлеге әгъзасы, Мамадыш районы Аксакаллар шурасы рәисе.
Әхмәтгаяз Гыйләҗев - техник фәннәр кандидаты, КамПИ доценты. Миңгол Галиев - ТР ның халык артисты, җырчы, педагогика фәннәре кандидаты, КДГПУ доценты.
Мансур Хәсәнов - химия-технология фәннәре кандидаты, доцент, ТР ; Җиңел промышленность министрлыгының Германиядәге илчелек вәкиле.
Гыйлемхан Әгъләмов - Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, механизатор, хезмәт ветераны.
Гарәфетдин Әгъләмов - шагыйрь, 2 китап авторы.
Рамис Галиев - ТРның атказанган врачы
Рашит Галиев - Мамадыш район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире ( 1951- 1994).
Рамил Галиев - Мамадыш шәһәренең баш врач урынбасары.
Рөстәм Галиев - Түбән Кама шәһәренең тудыру йортының баш табибы, поликлиника мөдире.
Вәсил Вагыйзов - Иске Комазан мәктәбе директоры, 1 нче категорияле география укытучысы, халык мәгарифе отличнигы.
Мөхәммәтхаҗип Ибраһимов - 1 нче категорияле физика укытучысы, халык мәгариф отличнигы.
Әнисә Хаҗиева - Мамадыш шәһәре 2 нче номерлы урта мәктәбенең әйдәүче укытучысы.
Салихҗан Вагыйзов - Мамадыш торак-коррекцияләү мәктәбе директоры, 1 нче категорияле укытучы.(1946 - 2005)
Ришат Исмәгыйлов - "Нократ" агрофирмасының генераль директоры. Г;
Фәнүзә Хәсәнова - Мамадыш шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә 1 нче котегорияле укытучы, халык мәгарифе отличнигы.
Раиф Сафин — Мамадыш ПМК - 2 башлыгы, ТРның атказанган төзүчесе.
Дүсил Касыймов - ТРның халык артисты, Г.Камал исемендәге театр ; .артисты.
Зөбәрҗәт Шәймәрданова - Чаллы шәһәрендә әйдәүче стоматолог Гомәрхан Шәймарданов - КамАЗ заводының баш инженеры. Фирая Абдуллина - Биектау районы Яңа Мәмдәл мәктәбе уку- укыту бүлеге мөдире.
Илдар Шәймарданов - Яр Чаллы Сәламәтлек Саклау бүлеге баш табибының 1 нче урынбасары.
Рафис Галиев- КамАЗ заводының 1 корпус башлыгы.
Сәвия Ибранимова - "РФның гомумбелем почетлы хезмәткәре" күкрәк билгесе иясе.
Миннас Харисов - Алабуга шәһәрендә Суд приставы.
Гарифҗан Вагыйзов - Уфа шәһәренең экономик куркынычсызлык идарәсе директоры.
Миннегаян Мөхәммәтҗанов - Урман хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, Алабуга урман хуҗалыгының Менделеевск хуҗалыгының баш урманчысы, шәһәр Советы депутаты.
Әгъмәл Мөхәммәтҗанов - Зәй урман хуҗалыгының баш урманчысы.
Маннур Хәсәнов - ТРның экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама территориаль идарәсе белгече.
Резидә Гарәфетдинова - Бөгелмә шәһәренең 4нче номерлы мәктәбе уку- укыту бүлеге мөдире, әйдәүче укытучы.
Сәкинә Әхмәтшина - Коммунистик хезмәт ударнигы, терлекче, хезмәт ветераны. (1938-2000)
Җырларымны сиңа багышлыйм,
Мактау сүзем синең хакында;
Сулышларым сәлам булып кайтсын,
Туган-үскән авылым халкына, - бу шигырь юлларын Вахит ага Галиев - шагыйрь (5 китап авторы), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - үзенең туганнан-туган энесе Мингол Галиевка багышланган дисәк, һич ялгыш булмас.
Әйе, бүгенге көндә авылдашыбыз Мингол абый Казанда яшәп –
иҗат итсә дә, күңеле белән ул һәрвакыт туган авылында –
Иске Комазанда. еш кына безнең авылга кунакка кайтуы, халкыбызның Сабантуй бәйрәмнәрен онытмавы, туган-тумачаларының хәлен белеп йөрүе, авылдашларына бәйрәм сәламы юллавы, үзенең шәкертләре белән бергәләп басу-кырларда, мәдәният, йортларында чыгыш ясавы, мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрүе, яшь талантларны барлавы шул турыда сөйли. Баш-аягы белән -педагогика һәм иҗат эшенә чумган Мингол абый каян шулай вакыт таба соң? Минемчә, сәбәп вакытны табу - тапмауда түгел, ә мәхәббәттә. Туган җиргә, туган нигезгә, нәсел-нәсәбәте дәвам :|ткән туган-тумачаларга, авылдашларга мәхәббәт йөртә аны. "Моңсыз, көйсез тормышны, гомумән, күз алдына да китерә алмыйм", - ди Мингол Галиев һәм түбәндәге шигъри юлларны көйгә сала:
Бабайлар моңыннан башка-
туган җир ятим бит ул!!!
Көйсез-моңсыз үткән көннәр-
яшәлмәгән көн бит ул!!!
Бүгенге көндә Татарстанның халык артисты, җырчы Мингол Галиевны белмәгән, искиткеч моңлы тавышына сокланмаган кеше юктыр. Юкка гына аны "моң солтаны" дип атамыйлар. Борынгыдан килгән әби-бабайларның моңын дәвам итә ул. Төбе-тамырлары белән җиргә береккән гап-гади авыл кешесенең моңын үзендә йөртә күренекле якташыбыз. Нәселләрдә җырга-моңга гашыйклар күп Галиевларның. Мингол абыйның Салих атлы абыйсы, җырчы булу өстенә, оста гармунчы да булган. Ике туган абыйсы Вахит ага Галиев, 75 яшь тутыруга карамастан, һаман да сәхнәдә: татар халык көйләре белән бергә үзе язган җырларны да башкара. Мингол абыйның әтисе Вагыйз бабайның сеңлесе Зәйтүнә әбинең оныклары Салих һәм Вакыйф Садыйковлар да һәвәскәр җырчылар буларак,
район күләмендә танылып өлгерделәр. Бәйрәм вакытларында безне, авылдашларын, оста башкарылган җырлары белән сөендерәләр.
Җыр димәктән, Мингол Галиевның кызы Роза да җыр белән дус.Моннан берничә ел элек авыл мәдәният өорты сәхнәсендә чыгыш ясаган Роза Галиеваны авылдашларыбыз көчле алкышларга күмде.
Музыка кеше күңеленә искиткеч дәрәҗәдә көчле тәэсир итә. Аның йогынтысы бишек көеннән башлана. Ана моңы - бишек җыры.Музыка, җыр, моң белән тәрбияләнгән бала начар кеше булып үсми. “Көйләп Коръән укыган, бәетләр, мәнәҗәтләр әйткән әнием Миңсылуның моңлы авазы бүген дә күңелемдә чыңлый. Гаҗәеп көчле тәэсиргә ия моңлы кеше авазын бернинди дә музыка уен коралы алыштыра алмый",-ди Мингол абый, үзенең сагышлы хисләре белән уртаклашып. Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Галиевлар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килгәндә, әтисе инде фронтта була. Вагыйз абыйга малае- Минголны күрергә насыйп булмый, ул фронтта ятып кала. Моңлылыкның башы, бәлки, әнә шул ятимлектәдер. Уртак ятимлеккә дучар булган апалар, әбиләр еш кына Миңсылу апа өенә җыелалар, ул әйткән мөнәҗәтләрне тыңлыйлар. Мингол да ара-тирә кушылып китә. Ерак бабаларыннан, әнисеннән килгән моңга-җырга гашыйклык әнә шулай җыр дөньясына алып килә. "Бу бала җырчы булыр" дип инанган күршеләре -Үскәч кем буласың?"- дип сорыйлар. "Укытучы булам",- дип җавап бирә малай, тыйнак кына елмаеп.
Мөгаллимлек эшчәнлеге мәктәптә җыр дәресләре укытудан башланган Мингол Галиев, "моң, җыр, музыка-яшьләргә рухи тәрбия бирүдә иң көчле чара" икәнен аңлаган хәлдә, 1977 нче елда КДПИ кың музыка факультетына эшкә килә. Менә чирек гасыр инде ул татар яшьләрен өйрәнә, алар арасыннан сәләтлеләрне барлый, ача. Шундый максат белән Иске Комазанга да еш кайта ул. Әле дә хәтеремдә, узган ел, сыйныфларга кереп, Һәр укучыны аерым-аерым тыңлап, киңәшләр биреп, көннәр буе мәктәбебездә булган иде Мингол абый.
Әйе, дистәләгән медицина хезмәткәрләре, икътисад белгечләре белән беррәттән шулкадәр сандагы укытучы һөнәренә гашыйк кешеләр дә дәвам итә Галиевлар нәселеннән. Киләчәк буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән педагоглар династиясенең башында, билгеле инде, педагогика фәннәре кандидаты, КДПУ доценты Мингол Вагыйзович Галиев тора. "Мин укучыларым чыгышыннан, үзем җырлауга караганда, күбрәк ләзәтләнәм. Алар танылса, ихлас сөенәм. Эшемне дәвам итәрдәй укучылар калсын, дип тырышам",- ди укытучы-остаз. Ул, кая чакырсалар, шунда бара. Гел юлда. Җыелган халыкны рухи азыксыз калдырырга хакым юк, дип саный. Үзенә күрә бер тыйнаклык белән җырын суза, мөнәҗәтен көйли. Мөнәҗәт дигәннән, авылдашлары белән очрашу кичәләрендә Мингол абый, әнисенең якты истәлегенә багышлап, балачак хатирәләрен яңартып, хәтер сандыгындагы мөнәҗәтләрен барлый, тыңлаучылар хөкеменә тапшыра. Дистәләгән китаплар авторы М.Галиев "Күңелем түзми моңланмыйча" дигән мөнәҗәтләр җыентыгын чыгара. Казанда "Моң" студиясе ачу теләге белән яши.
Җырчы буларак, якташыбыз Сара Садыйкованы, Фәхри Ңасретдиновны, Габдулла Рәхимкуловны үзенең остазлары итеп саный һәм аларның иҗаты каршында түбәнчелек белән баш ия. С.Садыйкованың юбилей көннәрендә, туган авылы Иске Комазанга кайтып, композиторның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган очрашу - кичә оештырырга да вакыт таба, яраткан җырчыларының иҗатын пропагандаларга да өлгерә. Комазан халкы Мингол абыйның үз шәкертләре белән дә очрашәп-танышып тора. Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров кебек танылган җырчыларны студент елларыннан ук белүебез белән бәхетле без. Җырчы һәм укытучы. Бу ике сүз бер-берсеннән аерылгысыз. "Укытучыма", "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" кебек җырларны бәйрәмнәрдә тыңлыйбыз, әлбәттә, М.Галиев башкаруында.
Күренекле якташыбызның кешелек сыйфатлары турында да әйтеп китәргә кирәк. Аның белән якыннан таныш кешеләр һәм без, авылдашлары, Мингол абыйның гади, ярдәмчел, масаюның нәрсә икәнен белмәгән, тырыш сәхнә йолдызы булуын беләбез. Тырышлык һәм тыйнаклык, гомумән, Галиевлар нәселенең төп сыйфатларыннан санала. Күренекле авылдашыбыз җырчы буларак та, педагог буларак та һәрвакыт эзләнүдә. Бүгенге көндә М.Галиев Япония, Болгария, Румыния, Финляндия, Төркия тамашачысы каршында музыка һәм җыр сәнгате аша татар халкының дәрәҗәсен, абруен күрсәтә, Мамадыш төбәгенең, Иске комазан авылының данын бөтен дөньяга тарата. Ул-безнең горурлыгыбыз!
М
Сугыш башланган хәбәрне ишеткән чакта әбиемә 19 яшь була.
Әбиемне, мәктәптә укытучы булып эшләгән, җиреннән, Иваново өлкәсенә торф чыгарырга: җибәргәннәр. Торф эшендә 12 шәр сәгать эшли идек, дип сөйли әби. Төнге сменадан кайтып җитүгә/ сугыш башланды, дигән куркыныч хәбәр ишеткәннәр. 1941 нче елның 22 нче июне. Сугыш башланды. Без яшәгән поселокны аэродромга әверелдерделәр. Өйләр солдатлар белән тулды. Яшәү өчен мөмкинлекләр калмады. 1942 нче елда, эштән азат итүләрен сорадым да туган ягыма кайтып киттем. Кайткач, яңадан педучилищеда укуымны дәвам иттем. 1943 нче елны аны тәмамлагач, Түбән Шүләнгер авылына, ана теле укытучысы итеп, эшкә җибәрделәр. Сугыш каты барган чорда эштән алып окоп казырга җибәрделәр. Кукмара станциясендә "сыер " вагоннарына төяп, Канаш
станциясенә алып киттеләр. Аннан җәяүләп Тәтеш районы Фролова
авылына бардык. Шул авылдан алып Апае районы Болын Балыкчы авылына кадәр окоп казыдык. 40 градуска җиткән салкыннар, кызыл балчыклы тау битләре... Эш бик авыр булды. Бер тәүлеккә 500 грамм ипи бирәләр, башка бер ризык та юк. Ләкин без барыбер казыйбыз да казыйбыз. Дошман безнең Туган илебезгә аяк басмасын, дип тырышабыз. Шундый авыр эштән, ачлыктан ябыктык, хәлсезләндек. Күпләребез ачык платформаларда мәңгелеккә ятып та калды. Яхшы эшләгән өчен бүләкләделәр: кәтүк һәм махорка ( башка бирер әйберләре юк). Шуңа канәгать булып, тагын җәяүләп Канаш станциясенә киттек. Аннан инде поездга ( кем нинди урынга эләгә ала, шунда) утырып, Кукмарага кадәр кайттык. Кумарадан авылга чаклы 47 километр . Шушы араны җәяүләп кайтасы. Күрә икән адәм башлары... Без йөргән җирләрне Татарстан картасыннан карап исем китә.
Җәяү, ач- ялангач көе бик күп йөрелгән икән. Без күп күрдек инде. 1945 нче ел. Сугыш беткән, дигән шатлыклы хәбәрне ишеткәч, баштагы яулыкларны флаг итеп, "Ура" кычкырып, сукачылар янына киттек. Халык сөенә, кем елый, кем җырлый. Гомерем буе онытылмады шушы көнге сөенечем. Алләһы Тәгалә, сайлаган депутатларыбыз, башлыкларыбыз сугыш афәтләренә чик куеп торсын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Без
күргән авырлыкларны газиз балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен. Безнең илебез алдыгы илләр сафына бассын, хәерчелектән азат булсын, ярабби. Амин “ ,- дип сүзен тәмамлады Зәйтүнә апа.
Кайсы милләт төсен алсагыз да,
Булсагыз да кайсы як, илдә,
Онытмагыз таныш туфрак барын,
Онытмагыз гүзәл телнең барын –
Җанга җылы туган Җирнең барын
Иксез – чиксез сәйярә – Җирдә!
Кулланылган әдәбият:
Мамадышым – язмышым. Р. Газизов 2005г.
Авылдашлар, сугыш һәм тыл ветераннары сөйләвеннән:- Мөхәммәдиева Зәйтүнә апа истәлекләре
- Билалова Рәсүлә апа истәлекләре
- Шәяхмәтова Гөлзәрифә әби истәлекләре
- Хаҗиева Мәлиха истәлекләре
- Мөбәрәкшина Газизәбикә истәлекләре
- Хөснетдинов Хаммат истәлекләре
- Сәгыйтов Хатыйп истәлекләре
3. Мамадыш – яңарышта И. Әхмәтҗанов 1989г.
4. “ Иске Комазан мәктәбенең 70 еллыгына багышлана”
Р.Гобәй 6 август 2005г.
5. “ Авылым мәктәбенә” В. Галиев 2005г.
6. “ Авылым аның кешеләре һәм эшләре” А.З.Зиннурова
язмаларыннан.