Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Туган авылым тарихы.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
922 Кб
Скачать

Авыл хуҗалыгы.

"Таң" күмәк хуҗалыгы районда иң зур хуҗалыклардан санала. Барлык мәйданы 5900 га, шуның 4100 га чәчүлек җирләре, калганы көтүлекләр исәпләнә.

Хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча специальләшкән. Игенчелектә әһәмиятле культуралар булып бодай, арыш, арпа, солы, борчак санала. Бәрәңге, терлекләр өчен чөгендер үстерү үсеш алган. Терлекчелекнең төп тармагы - сөт- ит терлекчелеге, дуңгызчылык. Хуҗалыкта умартачылык зур урын алып тора. Хуҗалык районда иң күп сөт, ит, бал һәм ашлык җитештерүче хуҗалык булып исәпләнә. Илнең икътисады авыр, дәүләттән ярдәм аз булса да хуҗалык хәзерге көндә рентабельле эшли.

Табигый һәм тарихи истәлекле урыннар.

1Комазан төбәге истәлекле урыннарга бик бай булмаса да, һәрбер атама, Һәрбер исем үзе бер тарихны хәтерләтә.

Төбәктәге тирә- якка билгеле булган "Изгеләр чишмәсе" үзе бер тарих. Татар авылларында татарларны көчләп чукындыру башлангач, патша эмиссарларына каршы, авылның батыр уллары авыл читенә көрәшкә чыга. Патша гәскәре авылга керә алмый һәм Дүсмәт ягына юнәлә. Шушы урында бик күп кан коела. Зират ерак : булганлыктан, үлүчеләрне шул урында гына җирлиләр. Халык бу урынны Изгеләр зираты дип йөртә башлый.

  1. Иске Комазан авылы чокырда урнашкан һәм аны әйләндереп алган тау кырыйларына 70 елларда нарат үсентеләре утыртыла. Бу эшләрне башлап йөрүче һәм саклап үстерүче Шәмси абый булды. Хәзерге вакытта бу наратлыклар авылыбызның иң матур, истәлекле урыны. Авыл халкы аны "Шәмси урманнары" дип йөртә.

Топонимика.

  1. "Кашка тау"- кояш чыгышы ягында. Кулны кашка куеп карала.

  2. "Кашшаф тавы"- итәгендә Кашшаф атлы кеше яшәгән. Ул һәрвакыт тауга менеп, табигатькә карап хозурланган.

  3. "Керәстиян йөрәге"- Балагач һәм Алмагач елгалары арасындагы 30 гектарлы йөрәккә охшаган чәчүлек җире. Ул уңдырышсыз җир булган.

  4. "Биге юлы" - бәйге юлы (Сабантуйда ат ярышлары уздырылган)

  5. "Чаллы урамы" - шушы урамнан Чаллы авылына базарга (хәзерге Балык Бистәсе районына керә) чыгып киткәннәр.

  6. "Бакыр ширбе" - бакыр чыгарып караганнар.

Бу эшләрдә Иске Комазан һәм Дүсмәт мәктәбендә эшләп килүче "Яшь урманчылар" түгәрәге әгъзаларының да өлеше зур. Иске Комазан авылы элек-электән шактый зур авыл булган, бу турыда авылда революциягә кадәр 2 мәчет: югары оч һәм түбән оч мәчетләре эшләве дә сөйли. Мәчет кысаларында мәдрәсәләр барлыкка килүе дә мәгълүм. Хәзрәт ир балаларны укытса, абыстай кыз балаларга белем бирү белән шөгыльләнгән. Мәдрәсәләләргә өлкәннәр дә йөргән. Гарәп язуы һәм дин гыйлеменә өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә шул чордагы мәчет мәдрәсәләрендә белем алган авылдашларыбыз инде юк дәрәҗәсендә.

Тамырлары белән ерак бабаларыбызның тормышында әһәмиятле урын алып торган мәчет-мәдрәсәләргә барып тоташкан яңача мәктәпкә 1935 нче елда нигез салына. Анда төрле яшьтәге балалар башлангыч белем алганнар. Уку латин графикасына нигезләнеп алып барылган. Яңача мәктәптә укыткан беренче укытучылардан Хәсәнова Саҗидә апа бүген дә сау-сәламәт. Саҗидә апа белән бергә Кашапов Мансур һәм Шәкүров Гаяз дигән кешеләр дә мөгаллимлек иткәннәр. Мәктәп түбән оч мәчет бинасында урнашкан була. Күп тә үтми, мәктәп Үрнәк авылы балта осталары салып биргән өр-яңа агач бинага күчерелә. Башлангыч мәктәп булып ачылган мәктәбебез соңыннан җидееллык, сигезьеллык мәктәпләр итеп үзгәртелә, тулы булмаган мәктәп һәм төп мәктәпләр исемендә дә йөри.

Мәктәп тарихында якты эз калдырган өлкән буын җитәкчеләр һәм укытучылар бүген дә халык күңелендә. Иске Комазан мәктәбенең иң беренче директоры Хәмит Хәбибуллин дигән кеше була. Аннан соң Заһир Галимов, Мәхмүт Васыйлов абыйлар мәктәп белән җитәкчелек итүне дәвам итәләр. Бүгенге көндә бу шәхесләр исән түгелләр. Алар укыткан балалар бүген инде үзләре әби-бабайлар, әле дә булса мәктәп директорлары турында яратып һәм сагынып сөйлиләр. "Беренче карлыгачларга" алмашка килгән директорлардан Хафиз Гыйззәтуллин, Назиф Шәрифҗановлар - бүгенге көндә лаеклы ялда, Разин Вилданов педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Урта буын директорлардан Равил Шәвәлиев һәм Салихҗан Вагыйзовлар (алар мәрхүмнәр!) да - мәктәбебезне үстерүгә күп көч куйган шәхесләр. Соңгы елларда директор Вазыйфаларын башкарган Хаҗип Ибраһимов әле дә сафта: яшь буынга белем һәм тәрбия бирү белән мәшгуль.

1981 нче ел мәктәп тарихында гына түгел, ә бәлки бөтен авыл күләмендә зур вакыйга белән билгеләнеп үтелә: заман таләпләренә җавап бирә торган, яхшылап җиьазландырылган өр-яңа мәктәп бинасы калкып чыга.

Яңа мәктәп бинасын сафка бастыруда шул вакыттагы мәктәп директоры Вагыйзов С. М. ның хезмәте әйтеп бетергесез зур була. Төзелеш материаллары артыннан йөрү аңа бик күп йокысыз төннәр, мәшәкатьле

көннәр алып килә. Алдагы елларда мәктәпне бизәүгә күп көч куйган мәктәп коллективы белән Шәвәлиев Р. Н. җитәкчелек итә. Мәктәп өчен янып-көеп йөргән, тынгы белмәс бу директорны әле һаман да сагынып сөйлиләр.

Иске Комазан мәктәбе бигрәк тә соңгы 8-9 ел эчендә уңай якка күп үзгәрешләр кичерде. Материаль-техник база яңартылды. Мәктәбебезнең

даны еракларга таралуда, иң беренче чиратта, директор Ибраиимов М. Ш. ның роле гаять дәрәҗәдә зур булды. Республика күләмендәге "Ел мәктәбе" бәйгеләрендә катнашу хокукы яулау һәм призлы урыннарга (1996 ел - 3 нче урын, 2004 ел - 2 нче урын) лаек булу - шуның ачык мисалы. Укыту-тәрбия процессы белән бәйле башка төрле конкурсларда да сынатмады мәктәп. Елның-елында мәктәп бакчасында үстерелгән мул уңыш та сөенечле нәтиҗәләрне бирә: район күләмендәге ярышларда гел алдынгы урыннарга ирешәбез.

Бүгенге көндә мәктәптә 12 укытучы белем бирә. Шуларның берсе -югары, алтысы - 1 нче, икесе 2 нче категорияле укытучылар. Үз эшләренә бирелгән, балаларны ихлас яратучы, заман таләпләренә ияреп баручылар алар. Гәрәева Кадрия Шәмсиевна, Әлфия һәм Вәсил Вагыйзовлар, Сәвия

һәм Хаҗип Ибраһимовларны укытучыларның укытучысы дип тә атарга мөмкин.

Мәктәбебезнең 70 еллык юбилее уңаеннан монда эшләп ялга чыккан укытучы-ветеран нар вакытлыча гына Иске Комазан балаларына белем биргән мөгаллимнәр, барлык елларның да чыгарылыш сыйныф укучылары турында мәгълүматлар тупланды. Ә андыйлар байтак. 1938-2004 нче еллар эчендә мәктәпне мең ярымнан артык кеше тәмамлаган. Соңгы 20 елда мәктәпне бетерүчеләрнең 45-50 се укытучы һөнәрен сайлаган. Хәзерге вакытта алар районыбыз мәктәпләрендә генә түгел, Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә, Арча, Биектау төбәкләрендә мөгаллимлек итәләр. Без туган якларына һәм укытучы һөнәренә тугры калган авылдашларыбыз (Вагыйзов С. М.- коррекцияләү мәктәбе, Ибраһимов М.

Ш., Ибраһимова С. Л., Вагыйзов В. В,- Иске Комазан мәктәбе, Хәсәнова Ф.

М.- 1нче мәктәп, Сибгатуллина Р. М., Хаҗиева Ә. Н.- 2нче мәктәп һ. б.) белән горурланабыз. Узган ел гына "Нократ" агрофирмасының генераль директоры итеп сайланган Исмәгыйлев Р. Н. ка зур өметләр баглыйбыз. Иске Комазанда туып-үскән, бүгенге көндә күренекле сәнгать әһелләре,

фән эшлеклеләре булып, белемнәрен, талантларын халыкка хезмәт иттерүче шәхесләребезне дә онытмыйбыз: хатлар алышып, очрашулар

үткәреп торабыз. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 9 китап авторы, тынгы белмәс җәмәгать эшлеклесе Вахит ага Галиевны, туган авылыбызга мәдхия җырлаган шигырьләре белән безне илһамландырып торучы Гарәфи ага Әгъләмовны, Татарстанның халык артисты, җырчы, педагог Миңгол абый Галиевны кем генә белми икән?!

Иске Комазан авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мамадыш шәһәрендә яшәп иҗат итүче җирле шагыйрь, 9 китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит ага Галиев -моннан 70 ел элек ачылган Иске Комазан мәктәбенең тәүге укучыларыннан берсе. Юбилей уңаеннан мөхтәрәм кунагыбыз мәктәбебезгә багышланган өр-яңа шигырь бәйләмнәрен бүләк итте.