
- •Максатым:
- •Иске Комазан атамасы каян килеп чыккан?
- •" Сәет бабай " чишмәсе
- •" Мәсер әби " чишмәсе
- •Географик урыны һәм мәйданы.
- •Рельефы.
- •Геологиясе, файдалы казылмалары.
- •Климаты.
- •Сусаклагычлар.
- •Сазлыклар.
- •Туфрагы
- •Үсемлекләр дөньясы
- •Авыл хуҗалыгы.
- •Табигый һәм тарихи истәлекле урыннар.
- •Топонимика.
- •Авылым мәктәбенә
- •Алар - безнең горурлыгыбыз
Сазлыклар.
Комазан елгасы тугайларында зур сазлыклар (1-3 га) очрый. Анда мүк җиләге, бөтнек, камышлар, кыяк һәм башкалар үсә. Кешеләр андагы торфны хуҗалыкта бакчаларны ашлау һәм төзелеш эшләрендә киң куллана.
Туфрагы
Мамадыш районы территориясендә соры, кәсле- көлсу һәм тугай туфраклары өстенлек алып тора. Комазан төбәгендә соры урман туфрагы тәшкил итә, бары тик елга тугайларында гына тугай туфрагы күрергә мөмкин.
Соры урман туфрагы көлсез туфрактан черемәсе күбрәк, әчелеге азрак, структурасы яхшырак булу белән аерыла. Соры туфрак сыйфаты ягыннан кара туфрак белән көлсу туфрак арасында тора. Аларның черемәле катламы, кара туфрак белән көлсу туфракны чагыштырганда юкарак, гумуска ярлырак. Һава һәм су йөреше дә начаррак, чөнки катламның структурасы һәм механик составы сыйфат ягыннан түбәнрәк.
Соры туфрак ашлама кертүне күбрәк таләп итә. Аларны юылудан һәм структурасы җимерелүдән сакларга күбрәк игътибар итәргә кирәк. Тирән сөрү белән бергә туфракка органик ашлама һәм известь кертү тәкъдим ителә.
Үсемлекләр дөньясы
Безнең төбәктә урманнар территориянең 62% ын тәшкил итә. Агач төрләре составы буенча күпчелек мәйданны катнаш урман алып тора. Урыны- урыны белән нарат, чыршы урманнары очрый. Болар берничә дистә еллар дәвамында кешеләр тарафыннан утыртылган. Яфраклы агачлардан: усак, юкә, каен агачлары киң таралган. Имән бик аз. Ул 1979 елгы суыктан соң корып бетте. Берничә дистә гектар мәйданда карагай агачы утыртылып яхшы гына үсеп китте.
Шулай ук урманнар, дару ясау өчен кирәкле матдәләр бирүгә сәләтләре булган эт шомырты, гөлҗимеш, зелпе, шомырт, миләш, балан, чикләвек куакларына, агачларга бай. Соры урман туфрагы өслеген үлән капламы каплап алган. Үләннәрдән сәрдә, келәнчел, абага, йолдызчык Һ.б.лар үсә.
Хайваннар дөньясы
Урманда тереклек дөньясының ярлылана баруына карамастан, умырткалы һәм умырткасыз хайваннарның күп кенә төрләре очрый. Поши, кабан дуңгызы, урман кәҗәсе кебек зур хайваннарның саны аучылар тарафыннан көйләнеп тора. Урманда терлекләрне көтүне тыю күп кенә җәнлекләр өчен уңай шартлар тудырды. Куян, керпе, тиеннәрнең артуына китерде.
Экологик проблемалар.
Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәсендә суларның халәте күзгә күренеп начарайды. Соңгы елларны тирә- як мөһиткә калдыклар, чуп- чарларның ташлануы зур борчылу тудыра. Шуның өчен авылларда чуп ташлау өчен урыннар булдыру проблемасы килеп басты.
Халкы.
Территориясенә Дүсмәт җирле үзидарәсенә караган 4 авыл (Иске Комазан, Дүсмәт, Акман, Комазан башы) һәм Комазан урманчыылыгына караган Сотый кварталы, Участок эшчеләр поселыгы керә. Халык саны 2004 елның 1 январенә 1480 кеше исәпләнде.
Милли составы.
Төбәктә яшәүче халык татар милләтеннән булып, Комазан башы, Дүсмәт авылларында яшәүче керәшен татарлары православие диненә карый. Сотый һәм Участок авылларында яшәүчеләрне катнаш- керәшен татарлары һәм татарлар тәшкил итә.
Торак пунктлардан Иске Комазан авылы иң зурлардан санала. Хәзерге вакытта 152 хуҗалык булып, авылда 525 кеше яши. Авыл Комазан елгасы буйлап 1,5 км га сузылган.
Авыл тарихы , буенча архивларда мәгълүматлар бирелмәсә дә, аның килеп чыгышы турында берничә риваять билгеле.
1. Комазан сүзе "Ком казаны". Чыннан да, авыл чокырда урнашкан һәм авылның берничә урынында ком алу урыны бар.
2. Үтеп баручылар, мал куучылар су буенда, үзәндә кунарга туктый торган булганнар һәм анда азан әйтелгән. Нәкъ шул урында ком чыгару урыны булу комлык- азан, Комазан авылына исем булып тагылган.
Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе, медппункт, 4 кибет, Мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы дар.
Иске Комазан авылы - районда һәм республикада билгеле булган шәхесләрне биргән авыл. Мәдәният өлкәсендә үзләреннән зур өлеш керткән күренекле шәхесләрдән: Татарстанның халык артисты, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Мингол Галиев, язучы- шагыйрь Гәрәфи Әгъләмҗан һәм Вахит Галиевлар, фән өлкәсендә үзләреннән зур өлеш керткән, химия фәннәре кандидаты, доцент Мансур Хәсәнов, техник фәннәр кандидаты, доцент Әхмәтгаяз Гыйләҗевларны әйтеп үтәргә мөмкин.