Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Туган авылым тарихы.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
922 Кб
Скачать

Географик урыны һәм мәйданы.

Дүсмәт җирле үзидарәсе урнашкан территориянең урыны Мамадыштан төньякка таба Мамадыш- Кукмара автомобиль юлы буйлап урнашкан. Территориясенең гомуми мәйданы 15899 га тәшкил итә. Шуның 5900 га "Таң" күмәк хуҗалыгының чәчүлек һәм көтүлек җирләре. Калган 9999 гектар мәйданын Комазан урманчылыгына караган урманнар алып тора.

Рельефы.

Территория Кама алды районының урта бер өлешендә Нократ елгасы төбәгендә урнашкан. Җир өсте гомуми алганда тигезлектән гыйбарәт.

Иске Комазан һәм Акман авылы янында Нократ калкулыгы тармаклары уза. Төбәктә зур һәм кечкенә инеш үзәннәре, коры үзәннәр, ерганаклар таралган. Нократ калкулыгының Кашка тау диңгез өсте тигезлегеннән 181 м биеклектә ята. Рельефның үзгәрүенә кеше эшчәнлеге, күбесенчә су һәм җил эрозиясе зур зыян китерә. Иске Комазан авылы янындагы "Бәчкә", "Шайтан" елгасы ерганаклары -табигый көчләр һәм кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Геологиясе, файдалы казылмалары.

Территория Рус платформасының Татар гөмбәзе кристаллык фундаменты өстендә ята. Утырма катламның калынлыгы 1800 м. Иң борынгы утырма токымнар, палеозей эрасының девон чорына кадәр барлыкка килгәннәр. Аннан яшьрәкләре девон, ташкүмер һәм пермь чорларына туры килә. Иң яшь антропоген система утырмалары ьәр җирдә очрый торган көпшәк токымнардан - ком, вакташ, балчык һәм балчыклы комнардан тора.

Төбәк төзелеш материалларына- ком, вакташ, пермь системасында барлыкка килгән известьташ, дүртенчел чорга караган кирпеч балчыгына, төзелештә кулланыла торган комлы балчыкка бай.

Полеозой группасы токымнарында нефть ятмалары табылды. Антропоген системасының иң өске катламнарында, бигрәк тә елга- тугай катламнарында зур булмаган торф ятмалары очрый.

Нефть скважиналары төбәгебезнең дистәгә якын урынында казылган. Известьташ чыгару 2 карьерда алып барыла. Ком , балчык (төзелеш) ьәр авыл янында очрый. Торф ятмалары Иске Комазан авылы янында елга тугайларына тупланган.

Климаты.

Төбәк Татарстанның урта бер өлешенә урнашкан. Климатын, җәен, кышын уртача салкын булу сәбәпле, уртача континенталь климат дияргә мөмкин. Климатка Һава массалары, бигрәк тә арктик Һава, уртача (диңгез һәм континенталь) һәм континенталь тропик диңгез Һава җитди йогынты ясый.Һаваның уртача температурасы +2° тан артык, явым- төшемнең уртача еллык күләме 380- 500 мм. Климатның континентальлеге температураның кискен үзгәрүендә, түбән һәм югары температуралар арасында амплитуданың зур булуында, шулай ук кыш көннәрендә кояшлы һәм салкын, җәен кояшлы һәм эссе көннәрнең күп булуында чагыла.

Күлләре

Төбәктә күлләр юк диярлек. Иске Комазан авылыннан көнбатышта, Чаллы елгасы террасасында "Мүк чыршылыгы" дигән күл урнашкан. Ул XX гасыр башларында ясалган. Ясалышы буенча суффозия күле. Ул балчыклы токымнарга су тәэсир итү аркасында барлыкка килгән. Кыска вакыт эчендә ләм капланып, кечкенә сазлыкка әйләнгән. Күлне чистарту һәм анда балыклар үрчетү өчен эшләр башлап җибәрелде.

Сусаклагычлар.

Иске Комазан һәм Комазан башы авылыннан агучы елгаларга 70 нче елларда төзелгән сусаклагычлар басуларны сугару өчен файдаланылды. Хәзерге вакытта сугару эшләре алып барылмый. Ул кешеләргә ял итү һәм үрчетү өчен кулланыла.