Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Туган авылым тарихы.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
922 Кб
Скачать

Туган авылым тарихы

Мамадыш шәһәре беренче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8нче А сыйныф укучысы Миннегалиев Раниснең эше.

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннегалиева Гөлназ Сәләхетдин кызы

2010

Аңлатма язуы.

Хәзер балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә, халкына, тарихына, туган ягына мәхәббәт уяту, рухи яктан бай ,физик яктан камил шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора.

Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә тиешбез.

Максатым:

Туган ягым – Комазан авылының бай тарихы турында күбрәк белү, башкаларга да җиткерү. Авылыбыздан чыккан күренекле һәм талантлы якташларыбызның күркәм эшләре белән таныштыру.

Иске Комазан атамасы каян килеп чыккан?

Минем туган авылым Иске Комазан. Русча исеме - Старый Кумазан.

Авылның исеме үзгәрмәгән, официаль булмаган исеме юк.

Хәзерге вакытта Иске Комазан авылы Мамадыш районы Дүсмәт жирле үзидарә составына керә. Элек Казан губернасы, Мамадыш кантонына кергән.

Иске Комазан авылы район үзәге Мамадыштан 15 чакрым ераклыкта, Мамадыш - Кукмара юлы өстендә кала. Авыл чокырда, кечкенә таучыклар арасында урнашкан. Тирә-ягын катнаш урманнар чолгап алган.

Нократ елгасына таба 7-8 чакрым ераклыкта Яңа Комазан авылы бар. Шуңа күрә, исемнәреннән чыгып, Иске Комазан авылына беренче нигез салганнар, дип уйларга була. Авылның. Нигезләнү вакыты билгеле түгел. Ләкин аньң исеме килеп чыгуы турында ике легенда бар.

Мамадыштан Кукмарага баручылар чиста комлы урында Азан әйтеп китәләр. " Комда азан " дигәннән Комазан килеп чыккан. Элек авыл янында ком чыгару урыны булган. Бу урынны "Ком Казаны " дип йөрткәннәр. " Ком казаны " кыскарып, авыл исеме Комазан килеп чыккан.

Авылыбызда чын бай нәселләре юк. Тырыш хезмәт белән мул тормышта : яшәүче нәсел Әгъләмнекеләр. Хәзерге көндә Иске Комазанда аның алтынчы буын вәкилләре туган. Әгъләмнекеләр - җирне үз итүчеләр, алдынгы механизаторлар.

Иске Комазанда татар һәм керәшен татарлары бүленеше юк. Ләкин, байтак кына татар һәм керәшен кушылган яшь гаиләләр бар.

Иске Комазан авылында истәлекле урыннар да юк түгел.

"Кызыл йорт", "Бакыр ширбе", "Крестьян йөрәге", "Биге юлы", "Морза очы" кебек атамалар авылыбызның тарихына бәйле рәвештә килеп чыкканнар.

: Авылыбызда туып-үскән, бүгенге көндә илебезнең терле почмакларында яшәп, Туган илебезгә армый-талмый хезмәт итүче күренекле шәхесләребезне дә атап китү урынлы булыр. Вахит ага Галиев - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, 9 китап авторы, Мамадыш районыныц Аксакаллар шурасы рәисе, сугыш һәм хезмәт ветераны. Гарәфи ага Әгъләмов - шагыйрь, 2 китап авторы, Алабуга шәһәрендә яшәп ижат , итә. Мингол Галиев - Татарстанның, халык артисты, җырчы, КДПУ доценты, татар моңнарын бөтен дөнья халкына ишеттергән милләтпәрвәр. Дусил Касыймов - Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли, Татарстанның атказанган артисты.

Авылдашларыбыз арасында күренекле сәнгать әһелләре, атказанган төзүчеләр, урманчылар, табиблар, укытучылар, орден-медальләргә лаек булган механизаторларыбыз, терлекчеләребезнең дә булуы белән мин чын күңелдән горурланам.

Урам исемнәре каян килеп чыккан?

Морза у рамы

Югары Ушмы авылында Морза исемле бай яшәгән, Ул иген җирләрен һәм Иске Комазан авылы янындагы урманнарның бер өлешен биләп торган. Аңа -Комазан халкы хезмәт иткән. Морза байның авылына чыгып китә торган урам аның исеме белән атала.

Чаллы урамы

Бу урам аша җәяүле һәм ат юлы узган. Мамадыш - Балык Бистәсе районнары чигендәге Чаллы авылына шушы урамнан узып йөргәннәр. Кайбер вакытта юлаучылар бу урамда яшәүчеләргә кереп кунгалаганнар.

Көек очы урамы

Авыл халкы Көек авылына кыска, туры юлдан бару өчен шушы урамнан чыгып киткәннәр.

Тау асты урамы

Бу урам 5-6 хуҗалыктан тора. Ул тау итәгенә терәлеп урнашкан. Бәлки шуңа күрә аны тау асты урамы дип атаганнардыр.

Иске Комазан авылында зур елгалар юк. Чишмәләрдән агып чыккан сулар җыелып ага торган кечкенә: Шуат, Чаллы, Морза инешләре бар. Шушы инешләр Комазаннан Нократка агучы Комазан елгасын тәшкил итәләр. Берничә кеше исеме белән атала торган чишмәләр бар.

Чишмәләр тарихыннан

"Изгеләр чишмәсе"

Татар авылларының күбесендә Изге исем белән аталган чишмәләр, елгалар күп.

Изге чишмәләр, ерак заманнар истәлеге булып, хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Безнең татар халкы гомер буе суга табынганнар, алар чишмә буйларын чистартып, яннарына агач утыртып, буралар корганнар.

Судан башка дөньяда яшәү мөмкин түгел, шуңа да халык аны изге дәрәҗәсенә күтәргән. Әби-бабаларыбыз янында коръән, намаз укыганнар. Мөселман дине тотучы кешеләр өчен иң кадерле китап Коръәндә дә чишмәләр телгә алына. Халыкта элек-электән су-чишмә, изге чишмәләр белән бәйле.

Безнең Иске Комазан авылында да чишмәләр бик күп.

Изгеләр чишмәсе текә яр астыннан агып чыга. Чишмә тирәсе табигатьнең гаҗәеп матур урыны: өске өлешендә бик матур урман сузылып киткән, кояш чыгышына агучы "Изгеләр чишмәсе" бу урында кинәт бормалы-бормалы агышы белән дәвам итә. Ерак түгел наратлык әйләндереп алган. Гомумән бу чишмә белән безнең авыл кешеләре озак еллар файдаланганнар һәм сокланып туя алмаганнар. Хәзер дә, әби-бабайлар изге чишмәнең суын эчеп, бит-кулларын юып, тәннәренә сафлык, чисталык алганнар. Коръән укып хәер-сәдакаларын калдырып китәләр. Чишмә янындагы хәтфәдәй яшел чирәмгә утырып үзләренең матур теләкләрен телиләр. Төрле авырулар белән авырганда, изгеләр чишмәсеннән ераклардан килгән кешеләр саф чишмә суын алып китәләр. Изгеләр чишмәсе күп санлы : чишмәләрдән, суының салкынлыгы һәм тәме белән аерылып тора. Урманнан, яки басудан арып-талып эштән кайтучы авыл халкыбыз, җәйге көннәрдә чишмә янында хәл җыярга тукталалар, суын эчәләр. Җәйләрен кызарып кояш батканда изгеләр чишмәсе өстенә кып-кызыл булып кояш нурлары төшә, су өстендә үзенә бер сихри дөнья ачыла. Бер карап сокланып торган әби-бабайларның исләренә күп еллар булган тарихи көннәр исләренә төшәдер кебек, чөнки изгеләр чишмәсе ага башлавына күп гасырлар үткән. Ул бик күп вакыйгаларның шаһиты булган.

Безнең Иске Комазан авылында бер Хупҗамал исемле әби булган. Аны олылар да, кечкенәләр дә Хубый әби дип йөрткәннәр. Хубый әби бик кешеләргә шәфкатьле кеше булган. Тормышында Хупжамал әби бик авырлыклар күреп яшәгән, нинди генә сугышлар күрмәгәндер ул. Бик тырыш, эшчән хатын булган. Аның нәселе, әби-бабалары озын гомерле булган. Хубый әби үзе дә йөз яшькә җитеп үзенең озын һәм тарихи дөньясы белән саубуллаша. Хубый әби изгеләр чишмәсенең бер озын тарихын белгән. Бу тарих авылыбызның күп еллар булган, дәхшәтле сугышның бер истәлеге булып Хубый әбинең күңелендә озак еллар сакланган. Бу тарихны безнең киләчәгебез дә белер, чөнки бу тарихны безнең авылыбызның кешеләре белергә тиеш һәм ул урынны кадерләп тотарга тиеш.

1552 нче елларда Иван Грозный оештыру өчен тәре походы ясаган. Иван Грозный татар авылларын чукындырып йөргән, ул Дүсмәт, Комазан башы авылларын чукындырган, ә Акман авылына керә алмаган, чөнки бөтен җирдә дә су була, алар су аша чыга алмаганнар. Иске Комазан авылына якын бер авыл бар, ул элек Алкин авылы дип аталган. Алкин авылында Алкин исемле бер бай була, аның килеп чыгышы шул байдан була. Ул байның фамилиясе Алкин булган.

Алкин бай Иван Грозный яклы, халыкны чукындыру ягында була. Башта шул бай янына әтрәтләр килеп керә, бу Алкин авылы булып йөртелә. Әтрәтләр Алкин бай янына кергәч, ул аларны Мортаза аша Иске Комазанга җибәрә. Безнең староста, әтрәтләр каршына чыга. Староста таза, матур гәүдәле кеше була. Әтрәтләр авылны староста белән сөйләшеп чукындырырга булалар. Староста нишләргә дип торганда, үзенең ике кешесен алып чыгып, үгез алып чыктырган, малны чалып, казан астырган, әтрәтләрне җыеп, аларны сыйлаган (исерткеч белән). Бу әтрәтләр сатылганнар, ләкин араларында бер сатлыкҗан булып, кайтып әләкли, Алкин байга, бу авыл чукындырылмады дип. Шул сатлык җан аркасында бай яңадан әтрәтләрен авылны чукындырырга дип икенче тапкыр килә, ләкин староста бөтен авыл халкын җыеп сугышка әзерләнә. Халык сәнәкләр, чалгылар, көрәкләр тотып сугышка китәләр, бу Дин өчен сугыш "Изгеләр чишмәсе" өстендә була.

Безнең авылда "Изгеләр чишмәсе" бар, шул Дин өчен кайнар сугыштан соң ул "Изгеләр чишмәсе" дип йөртелә башлый.

Бу сугыш булган җирдә кешеләр бик күп үләләр, авылдагы зират бу урыннан бик ерак, шунлыктан үлгән кешеләрне дәхшәтле сугыш булган урында гына җирлиләр. Хәзерге вакытта бу жир кадерсезләнеп ята, бу урынны кешеләр киртә белән әйләндереп алмаганнар, шуңа күрә, ул изге ата-бабалар җирен онытканнар. Еллар үтә, бу урын күзгә күренеп юкка чыга, булган каберлекләр иңә бара. Соныннан бу җирне кешеләр сукалый башлыйлар.

Кешеләрнең бу изге урыннарны сакламаулары, борынгы бабаларга хөрмәтле булмау шуннан күренә. Киләчәк буын изге җирләрне белми үсә, ата-бабаларга хөрмәт уты сүнгәннән-сүнә бара. Хәзерге вакытта изге җирләр генә түгел, ә татар йолалары да онытылып бара.