Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар теле сканер.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
84.46 Кб
Скачать

2 Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Мәрхүм остазыбыз, тарихчы-галим, мәгьрифәтче- имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф әхлак иясе Ризаэд­дин Фәхреддин безнең иң гыйлемле, югары әхлаклы халык булуыбызны теләгән” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 ми­сал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләр­не) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

һәйкәлләр

  1. Идел ярларыннан алып илебезнең көнбатыш чикләренә кадәр каберлекләр чәчелгән. 2) Дәһшәтле сугыш елларын хәтерләтеп, һәйкәлләр утыра. 3) Азатлык сугышчыларына Евро­па илләрендә дә һәйкәлләр куелган. 4) һәркайда - каберлек. 5) Күп алар. 6) Фашистларга каршы соңгы сулышына кадәр су­гышкан ил каһарманнары мәңгегә йокыга талган анда.

  1. Сугыш кырларыннан миллионнарча ир-егет әйләнеп кайтмады. 8) Ә бит үлгәннәрнең һәрберсе - үзе бер дөнья, күк гөмбәзендә сүнгән йолдызларны хәтерләтә. 9) Күпләре 20 яшь тә тулмаган, сөяргә һәм сөелергә өлгермәгән яшь егетләр иде.

  1. Каберлекләрдә гүзәл Ватаныбызның бәйсезлеген буар­га ябырылган гитлерчыларга каршы көрәштә һәлак булган сол­датлар йоклый.

  1. Биек һәм очлы башларына йолдызлар куелган кабер ташлары. 12) Алар - безнең кайгы һәм хәтер билгесе. 13) Сугыш кырларында башын салганнарның алда тормышлары, кояшлы көннәре бар иде. 14) Алар үз гомерләрен - иң зур байлыкларын - матур киләчәк хакына бирделәр.

15) Җирдә һәйкәлләр тора. 16) Алар гасырлар кичәр. 17) Таш һәм бронза солдатлар, автоматларын нык кысып тотып, мәңгелек сакка басканнар. 18) Алар һаман ил сагында.

(К.Т әхаутдиновтан*)

  • Касыйм Тәхау - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул республика журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Касыйм Тәхауның 12 китабы дөнья күрде. Алар арасында шигырьләре тупланган, натуралист язмалары җыентыклары, авыл парчаларын эченә алган китаплар да бар.

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез:

  1. каберлекләр;

  2. автоматларын;

  3. йолдызларны;.

  4. көнбатыш.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

  1. гасырлар;

  2. тормышлары;

  3. гомерләрен;

  4. киләчәк.

АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

  1. күпләре;

  2. хәтерләтә;

  3. һәлак;

  4. мәңгелек.

А4. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз юк?

  1. матур уйлар;

  2. матур киләчәк;

  3. матур тормыш;

  4. матур кыз.

А5. Антонимнар рәтен билгеләгез:

  1. яшәү, көн күрү;

  2. яшәү, тормыш итү;

  3. яшәү, дөнья көтү;

  4. яшәү, дөньядан китү.

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне күрсәтегез:

  1. йоклый;

  2. куелган;

  3. басканнар;

  4. чәчелгән.

А7. Билгеләү алмашлыгы кермәгән җөмләне билгеләгез:

  1. һәркайда - каберлек.

  2. Ә бит үлгәннәрнең һәрберсе - үзе бер дөнья, күк гөмбәзендә сүнгән йолдызларны хәтерләтә.

  3. Алар үз гомерләрен - иң зур байлыкларын - матур киләчәк хакына бирделәр.

  4. Алар һаман ил сагында.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 1-3 нче җөмләләрдән төшем килешендәге исемне табып языгыз.

Җавап: ■

В2. 4, 8, 12, 14 нче җөмләләрнең кайсысында сызык аныклагыч белән аныкланмыш арасына куелган?

ВЗ. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 7-10 нчы җөмләләрдәге кайсы сүзне азатлыгын синонимы белән алыштырып була?

1 вариант 1

1 вариант 2

II вариант 4

VI вариант 15

VIII вариант 19

IX вариант 22

X вариант 24

В8. Аерымланган хәлдән соң куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Сугыш кырларында башын салганнарның алда тормышлары,(1) кояшлы көннәре бар иде. Таш һәм бронза солдатлар, (2) автоматларын нык кысып тотып, (3) мәңгелек сакка басканнар. (4)

Җавап: .

В9. 6-8 нче җөмләләрдән исемләшкән сыйфат фигыльне табып языгыз.

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, €2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. ”Сугыш кырларыннан миллионнарча ир-егет әйләнеп кайтмады. Ә бит үлгәннәрнең һәрберсе - үзе бер дөнья, күк гөмбәзендә сүнгән йолдызларны хәтерләтә” юлла­рында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдалан- ган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 7® сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

  • вариант

  1. нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләр­не) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

  1. нче булек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Гөлләр үстерик.

  1. Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. 2) Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә

өйрәнгәннәр.

  1. Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. 4) Бүлмә гөлләре үстергәндә, урман туфрагы, балчыклы кәс, черемә, торф һәм эре бөртекле елга комы кат­нашмасы файдаланыла. 5) Гөл туфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.

  1. Гөл үстерү өчен, юкәлек яки каенлыктагы урман туфра­гы әйбәт. 7) Моның өчен, коелган яфрак катламын ачып, җирнең өске өлешен кырып алалар. 8) Кәс туфрагын исә көтү йөри тор­ган җирдән алырга мөмкин. 9) Туфракка үлән тамырлары кермәсен. 10) Аны, гадәттә, көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар.

  1. Яз - бүлмә гөлләрен күчереп утырту чоры. 12) Аерым очракта, гөл чүлмәге ватылса яки үсемлек “чирли” башласа, аны елның башка вакытларында да күчерәләр. 13) Бер нәрсәне онытмаска кирәк: чәчәктә утырган яисә чәчәккә бөреләнгән гөлләрне күчереп утырту түгел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. 14) Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, ә пальма, роза кебекләрен дүрт-биш елга бер мәртәбә генә күчереп утыр­талар.

15) Кешеләр кебек үк, гөлләр дә кайгыра, шатлана, елый беләләр. 16) Үсеп торган гөлнең берәр ботагын сындырсаң, ул сызлана, рәнҗи, елый. 17) Аның сынган ботагыннан яшь тама.

  1. Гөл үзен тәрбияләп үстергән кешегә беркайчан да бу­рычлы булып калмый: елмаеп, рәхмәтен белдереп, шау чәчәк атып утыра. (193 сүз)

(“Мең дә бер киңәш” китабыннан)

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез:

  1. бөртекле;

  2. беркайчан;

  3. гадәттә;

  4. матдәләренә.

А2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

  1. гөлләр;

  2. туфракны;

  3. чүлмәге;

  4. чәчәктә.

АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

  1. сынган;

  2. ботагын;

  3. сызлана;

  4. үстергән.

А4. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз юк?

  1. гөл рәнҗи;

  2. гөл сызлана;

  3. гөл елый;

  4. гөл үсә.

А5. Яз - бүлмз гөлләрен күчереп утырту чоры җөмләсендә сызык ни өчен куелган?

  1. төшеп калган яки кулланылмаган сүз урынына;

  2. исем белән белдерелгән аныклагыч янында;

  3. баш килештәге исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасына;

  4. тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүзгә кадәр.

А6. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

  1. Гөл үстерү өчен, юкәлек яки каенлыктагы урман туфра­гы әйбәт.

  2. Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, ә пальма, роза кебекләрен дүрт-биш елга бер мәртәбә генә күчереп утырталар.

  3. Үсеп торган гөлнең берәр ботагын сындырсаң, ул сызлана, рәнҗи, елый.

  4. Гөл үзен тәрбияләп үстергән кешегә беркайчан да бурычлы булып калмый: елмаеп, рәхмәтен белдереп, шау чәчәк атып утыра.

А7. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән ике сүз булган җөмләне билгеләгез.

  1. Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә.

  2. Гөл туфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.

  3. Аны, гадәттә, көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар.

  4. Кешеләр кебек үк, гөлләр дә кайгыра, шатлана, елый

беләләр.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 15-17 нче җөмләләрдән кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзне табып языгыз.

1 вариант 1

1 вариант 2

II вариант 4

VI вариант 15

VIII вариант 19

IX вариант 22

X вариант 24

27

26

В5. Аерымланган рәвеш хәленнән соң куелган тыныш билгесенең санын языгыз.

Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, (1) ә пальма, (2) роза кебекләрен дүрт-бшп елга бер мәртәбә генә күчереп утырталар. (3) Кешеләр кебек үк, (4) гөлләр дә кайгыра, (5) шат­лана, (6) елый беләләр. (7)

1 вариант 1

1 вариант 2

II вариант 4

VI вариант 15

VIII вариант 19

IX вариант 22

X вариант 24

  1. нче бүлек