
- •1 Вариант
- •1 Вариант
- •Вариант
- •Вариант
- •2 Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •Вариант
- •Вариант
- •Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •Вариант
- •Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •Вариант
- •2 Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •X вариант
Вариант
нче бүлек
Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.
С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.
Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
нче бүлек
Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Ризаэддин Фәхреддин
Тарихыбыз күгендә якты йолдыз булып кабынган, халкыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган затларыбыз байтак.
Шундый каһарман бабаларыбыздан Ризаэддин Фәхреддин тарихчы буларак та, мәгърифәтче буларак та аеруча әһәмиятле урын били. 3) Аның иң намуслы, иң мәгълүматлы шәхесләрдән булуы, казый буларак та гаделләрнең гаделе булып милләтебезгә хезмәт итүе - буыннардан буыннарга риваять ителерлек бер якты үрнәк.
Ризаэддин Фәхреддин 1859 нчы елның 17 нче гыйнвар көнне Бөгелмә өязенең Кичучат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. 5) Бу авыл хәзер Өлмәт төбәгенә карый. 6) Атасы Сәйфетдин хәзрәттән сабак ала. 7) Башлангыч белемне алганнан соң, аны Түбән Чыршылы авылына илтеп куялар. 8) Менә шушы вакытларда ук инде аның белем куәсе, галимлек куәсе ачыла бара: ул китаплар күчереп язу эше белән бик мавыгып китә.
Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре, әнә шул шәкертлек елларыннан алып, бөек аксакалыбыз Шиһабетдин Мәрҗани йогынтысында иҗат итә. 10) Шәкерт остазын узып китә алмаса, остазның остазлыгында шик бар, ди халык мәкале. 11) Дөнья күләмендә шөһрәт казанган остаз Ризаэддиннең иҗаты да чиксез мактауларга лаек.
Эшләгән эшләренең күләме һәм әһәмияте ягыннан, мәгърифәт өлкәсендә, мөгаен, Ризаэддин Фәхреддингә тиңнәр юктыр. 13) Аның каләме белән язылган дистәләгән томнар һичкайчан кыйммәтен югалтмас. 14) Шул вакытта иҗат ителгән “Асар” дигән энциклопедик хезмәте аның исемен мәңгеләштерә.
Тарихчыбыз Ризаэддин Фәхреддин ислам нигезләрендә төзелгән мәгариф, тәрбия китаплары да иҗат итә.
Совет власте чорында дингә, исламга, Коръәнгә каршы рәхимсез сугыш башлангач, кыйммәтле кулъязмалар, елъязмаларны юкка чыгудан саклап кала.
Мөфти Ризаэддин Фәхреддин - кыю фикерле, батыр шәхес. 18) Ул - ислам сагында торучы бөек остаз. 19) Ризаэддин
остаз милләтпәрвәр, милли азатлык өчен җаны-тәне белән көрәшкән асыл зат. 20) Шунысы бәхәссез: остаз Ризаэддин Фәхреддин холкы белән дә, фигыле белән дә акыллы дипломат, зиһенле мөфти булган. 21) Аның чиксез мактауларга лаек тагын ике олуг китабы бар: “Җэвамигуль-кәлим шәрхе” һәм “Ислам дине” әсәрләре. 22) Безне әхлаклы, чын кеше булу серләренә өйрәтә торган әсәрләр. 23) Бу китапларда остаз Коръән- Кәримнең аятьләрен тирәнтен аңлата.
Менә шундый ул асыл зат, акыл иясе Ризаэддин Фәхреддин.
Мәрхүм остазыбыз, тарихчы-галим, мәгърифәтче- имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф әхлак иясе Ризаэддин Фәхреддин безнең иң гыйлемле, югары әхлаклы халык булуыбызны теләгән.
(“Ризаэддин Фәхреддин” китабыннан)
А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез:
тарихыбыз;
күгендә;
йолдыз;
уелып.
А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:
кабынган;
намуслы;
казый;
авылына.
АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:
белем;
бөек;
мулла;
аксакал.
А4. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз юк?
саф һава;
саф әхлак иясе;
саф мәхәббәт;
саф хисләр.
А5. Синонимнар рәтен билгеләгез:
каһарман, гыйлемле;
каһарман, фидакарь;
каһарман, куркак;
каһарман, кыйммәтле.
Аб. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне күрсәтегез.
Аның каләме белән язылган дистәләгән томнар һичкайчан кыйммәтен югалтмас.
язылган;
дистәләгән;
югалтмас;
кыйммәтен.
А7. Күрсәтү алмашлыгы кермәгән җөмләне билгеләгез.
Шундый каһарман бабаларыбыздан Ризаэддин Фәхреддин тарихчы буларак та, мәгърифәтче буларак та аеруча әһәмиятле урын били.
Шунысы бәхәссез: остаз Ризаэддин Фәхреддин холкы белән дә, фигыле белән дә акыллы дипломат, зиһенле мөфти булган.
Ул - ислам сагында торучы бөек остаз.
Бу авыл хәзер Әлмэт төбәгенә карый.
В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.
В1. 4-6 нчы җөмләләрдән чыгыш килешендәге исемне
табып языгыз.
1 вариант 1
1 вариант 2
II вариант 4
VI вариант 15
VIII вариант 19
IX вариант 22
X вариант 24
В7. 5 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.
В8. Иярчен җөмләдән соң куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Совет власте чорында дингә, (1) исламга, (2) Коръәнгә каршы рәхимсез сугыш башлангач, (3) кыйммәтле кулъязмалар, (4) елъязмаларны юкка чыгудан саклап кала.
Җавап: .
В9. Стилистик максаттан чыгып, 15-17 нче җөмләләрнең кайсысында төшем килеше кушымчасы тиңдәш кисәкләрнең ахыргысында ялганган?
Җавап: .
нче бүлек