Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар теле сканер.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
84.46 Кб
Скачать
  1. Вариант

  1. нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

€1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.

Изложение текстның, һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Хезмәт - яшәү шатлыгы

  1. Әлфия белән Дамир кышны көчкә уздырып җибәрделәр,

  2. Ә җәйгә чыккач, умарталыкта тагын эш кайнады. 3) Әлфияләр инде, узган елгы кебек вак-төяккә йөгерү белән канәгатьләнмичә, Гыйлемдар бабайдан зуррак эш таләп иттеләр.

  1. - Алай бик атлыгып торсагыз, мин умарталыкны бөтенләй үзегезгә калдырам, - диде карт, күзен хәйләкәр кысып.

  2. Аның шаярып сөйләшергә яратуын белгән балалар бу сүзләргә ышанмадылар.

  3. - Син безгә, бабай, чын умарта ясап бир, - диде Дамир. - Без аны үзебез карыйбыз.

  4. - Әзер ясаганнары да бар. 8) Ошаганын сайлап алыгыз.

  1. Ярышып карыйк, кайсыбызның умартасында бал күбрәк бу­лыр икән.

  2. Балалар яңа күч ябарга дип сайлап куелган ике сөян умартаны аерып алдылар. 11) Буяр өчен буяулар әзерләделәр.

12) Умарталарның берсен - сарыга, берсен яшелгә буяды­лар. 13) Кортларның күч аерыр вакытлары җитүгә, алар инде кибеп тә өлгерделәр. 14) Дамирлар аңа күчне үзләре җыеп япты- лар.

  1. Кортлары, үз өйләренә ияләшеп, урман-кырлардан бал ташый башлагач, аларның шатлыклары эчләренә сыймады. 16) Кешенең дөньяда иң бәхетле көне - үз эшенең нәтиҗәсен күргән көнедер, мөгаен.

  1. Бәхет кешене киң күңелле итә, юмартландыра. 18) Әлфия белән Дамир умарталыкка килгән һәр кешегә үзләренең балларын каптырып карадылар. 19) Әгәр инде берәрсе: “Мон­дый бал ашаганым юк иде әле”, - дисә, түбәләре күккә тия иде.

  1. Гыйлемдар бабайны көчләп ашатып, алар ул көнне аны йөдәтеп бетерделәр...

21) Әнә шундый шатлыклары белән тагын бер җәй үтеп китте. 22) Хәзер инде аларны умарталыктан берни белән дә ае­рып булмый иде.

(ФЛруллин буенча*)

*Фэнис Яруллин (Фәнис Гатаулла улы Яруллин, 1938-2012) - татар шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы. “Мин тормыш­ны яратам” исемле шигырьләр җыентыгы, “Җилкәннәр җилдә сына­ла”, “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”, “Яралы язмыш- лар” һ.б. әсәрләр авторы.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен генә түгәрәккә алыгыз.

А1. 2 нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзне билгеләгез:

  1. кайнады;

  2. җәйгә;

  3. умарталыкта;

  4. эш.

А2. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.

  • Син безгә, бабай, чын умарта ясап бир, - диде Дамир.

  1. хак;

  2. дөрес;

  3. ялган;

  4. туры.

АЗ. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә синонимнар кулланылган?

  1. - Алай бик атлыгып торсагыз, мин умарталыкны бөтенләй үзегезгә калдырам,- диде карт, күзен хәйләкәр кысып.

  2. Әлфияләр инде, узган елгы кебек вак-төяккә йөгерү белән канәгатьләнмичә, Гыйлемдар бабайдан зуррак эш таләп иттеләр.

  3. Кортлары, уз өйләренә ияләшеп, урман-кырлардан бал ташый башлагач, аларның шатлыклары эчләренә сыймады.

  4. Бәхет кешене киң күңелле итә, юмартландыра.

А4. Түбәндәге җөмләдә сызык ни өчен куелган? Умарталарның берсен - сарыга, берсен яшелгә буядылар.

  1. төшеп калган яки кулланылмаган сүз урынына;

  2. ия белән хәбәр арасында;

  3. аныклагыч белән аныкланмыш арасында;

  4. дөрес җавап күрсәтелмәгән.

А5. Текстның язылу стилен күрсәтегез:

  1. рәсми эш стиле;

  2. фәнни стиль;

  3. публицистик стиль;

  4. әдәби стиль.

А6. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

  1. Ә җәйгә чыккач, умарталыкта тагын эш кайнады.

  2. Кортларның күч аерыр вакытлары җитүгә, алар инде ки­беп тә өлгерделәр.

  3. Әлфия белән Дамир умарталыкка килгән һәр кешегә үзләренең балларын каптырып карадылар.

  4. Гыйлемдар бабайны көчләп ашатып, алар ул көнне аны йөдәтеп бетерделәр.

А7. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүз булган җөмләне күрсәтегез.

  1. Әлфияләр инде, узган елгы кебек вак-төяккә йөгерү белән канәгатьләнмичә, Гыйлемдар бабайдан зуррак эш таләп иттеләр.

  2. Балалар яңа күч ябарга дип сайлап куелган ике сөян умартаны аерып алдылар.

  3. Кешенең дөньяда иң бәхетле көне - үз эшенең нәтиҗәсен күргән көнедер, мөгаен.

  4. Әнә шундый шатлыклары белән тагын бер җәй үтеп китте.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 15-17 нче җөмләләрдән рәт гармониясенә

буйсынмаган сүзне табып языгыз.

1 вариант 1

1 вариант 2

II вариант 4

VI вариант 15

VIII вариант 19

IX вариант 22

X вариант 24

В5. Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында

куелган тыныш билгесенең санын языгыз.

Кортлары, (1) үз өйләренә ияләшеп, (2) урман-кырлардан

бал ташый башлагач, (3) аларның шатлыклары эчләренә сыймады. (4)

Җавап.: .

В6. 4-6 нчы җөмләләрдән исем фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.

В7. 16-18 нче җөмләләрдән ясагыч кушымча белән ясалган фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.

1 вариант 1

1 вариант 2

II вариант 4

VI вариант 15

VIII вариант 19

IX вариант 22

X вариант 24

  1. нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Кешенең дөньяда иң бәхетле көне - үз эшенең нәтиҗәсен күргән көнедер, мөгаен” юлларында әйтелгән фи­керне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысын- ча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.