Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
8 ләргә - татар теле!!!!!.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
70.16 Кб
Скачать

Укыту – методик комплекты

  1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту программасы (татар балалары):

1- 11 нче сыйныфлар – Казан,”Мәгариф”, 2010 нчы ел.

2. Рус мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(.Казан, 2008)

3. 8 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров. . Казан, “Мәгариф” , 2005)

4. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

5. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.

6. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

7. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”. Казан, “Раннур”, 2000.

8. Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев.“Хәзерге татар әдәби теле”. Казан, “Мәгариф”, 1994.

9. М.З.Зәкиев. “Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе”. Казан, “Татарстан китан нәшрияты”, 1984.

10 .Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан, “Яңалиф”, 2006.

11. Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар. Казан, “Мәгариф”, 2002, 2008.

12. З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2003.

13. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003.

14. “Мәгърифәт” журналы.

Бүлекләр һәм темалар

Сәгать

Дәрес тибы

Төп дидактик максат

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Контроль төре

Искәрмә

Үтәлеш

план

факт

5-7 С Ы Й Н Ы Ф Л А Р Д А Ү Т К Ә Н Н Ә Р Н Е К А Б А Т Л А У

1

Бсү. Туган тел турында әңгәмә.

1

Укучыларны әдәби телдә сөйләргә өйрәтү.

“И телем, ...сыкраулар теле түгел син, күкрәүләр теле бүген” темасына сөйләшү.

2

Сүз ясалышы

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Ясалышы ягыннан сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларга бүленүен; кушымчаларның төрләрен искә төшерү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүен, кушымчаларның сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларга бүленүен искә төшерү.

3

Сүз төзелеше

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркату.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркату

4

Сүз төркемнәре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Сүз төркемнәренең морфологик синтаксик билгеләрен искә төшерү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Сүз төркемнәренең морфологик һәм синтаксик билгеләрен искә төшерү

5

Фигыль сүз төркеме

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Фигыль төркемчәләрен искә төшерү.

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

Фигыль төркемчәләрен искә төшерү

6

Диктант

1

Белем күнекмәләрен тикшерү

7 сыйн. үткәннәрнең үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №1

7

Хаталар өстендә эш.

Фигыль юнәлешләре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Фигыль юнәлешләрен искә төшерү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Фигыль юнәлешләрен (төп, төшем, кайтым, уртаклык, йөкләтү) искә төшерү

8

Җөмләдә сүзләр тәртибе

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүзләр тәртибен искә төшерү

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу.

9

Тәрҗемә күнегүләре

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану

Дөрес тәрҗемә итү.

Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү

Тәрҗемә итү

СИНТАКСИС. ГАДИ ҖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ ҺӘМ ПУНКТУАЦИЯ

10

Синтаксис турында төшенчә

1

Яңа материалны аңлату

Сүз, сүзтезмә, сүзләр тезмәсе, җөмлә, текст турында мәгълүмат бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Синтаксисның тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнүе. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы пунктуация дип аталуы.

11

Синтаксик берәмлекләр

1

Яңа материалны аңлату

Җөмлә төзүдә катнашкан грамматик чаралар белән таныштыру.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү

Синтаксисның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуы. Үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүзтезмә булуы. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең җөмлә дип аталуы. Составында ничә өлеш (җөмлә) булуына карап, җөмләләрнең ике төрле булулары: гади җөмлә (ул бер өлештән тора), кушма җөмлә (ике яки берничә өлештән тора).

Мәгънә ягыннан бер-берсенә бәйләнгән җөмләләрнең текст дип аталуы. Текстның башлам, төп, ахыргы өлештән торуы. Текстның төп уе тема булу.

Җ Ө М Л Ә Д Ә С Ү З Л Ә Р Б Ә Й Л Ә Н Е Ш Е

12

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Татар телендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен аңлату

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә сүзләрнең түбәндә саналган грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнүе: килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, теркәгеч һәм санау интонациясе яки бары тик санау интонациясе, сүзләрнең урнашу тәртибе, ия белән хәбәрнең бер үк зат-сан формасында килүе.

Нинди грамматик чара ярдәмендә формалашудан чыгып, җөмләдә сүзләр бәйләнешенең икегә: тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүе.

13

Тезүле бәйләнеш

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләре белән таныштыру

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләр арасында гына булуы; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуы, санау интонациясе белән әйтелүе. Тезүле бәйләнеш санау интонациясе ярдәмендә белдерелсә, сүзләр арасында өтер, ә каршы кую интонациясе белән белдерелгәндә, сызык куелу.

14

Тезүле бәйләнеш

1

Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләренең рус һәм татар телләрендә туры килмәвен тикшерү, нәтиҗә ясау.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләренең рус һәм татар телләрендә туры килү-килмәвен тикшерү, нәтиҗә ясау.

15

Бсү. Тәрҗемә күнегүләре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

16

Ияртүле бәйләнеш

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Ияртүле бәйләнеш турында мәгълүмат бирү, ияртүче һәм иярүче кисәк белән таныштыру.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең берсе ияртүче, икенчесе иярүче сүз булуы.

17

Ияртүле бәйләнеш

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Ияртүле бәйләнешне белдерү чаралары белән таныштыру.

күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү, күзәтү

Ияртүле бәйләнешнең ия белән хәбәр арасында да булуы. Ияртүле бәйләнешнең түбәндәге чаралар белән белдерелүе: кушымчалар (килеш, хәл фигыль, шарт фигыль кушымчалары) бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнешнең зат-сан кушымчалары.

18

Бсү.Тәрҗемә күнегүләре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

19

Бсү.Сочинение язуга материал туплау, әзерләү

1

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

20

Бсү. Сочинение

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучыларның эзлекле фикер йөртә белү сәләтләрен тикшерү

Үз-үзеңә контроль ясау

Сочинение язганда фикерләрнең эзлеклелегенә, җөмләдә сүзләр бәйләнешенә игътибар итү.

Сочинение №1

21

Сүзтезмә

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Сүзтезмәләрнең ничек барлыкка килүен аңлату. Ияртүче һәм иярүче сүзләр турында төшенчә бирү.

Сүзтезмәләрнең төркемчәләре белән таныштыру.Рус телендәге сүзтезмзләр белән чагыштыру.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү.

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

Кимендә ике мөстәкыйль сүзнең үзара бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә сүзтезмә барлыка килүе. Сүзтезмәнең аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирүе. Сүзтезмәнең иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуы. Ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау кую.

Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрне 6 төркемгә: исем сүзтезмә, сыйфат сүзтезмә, сан сүзтезмә, алмашлык сүзтезмә, фигыль сүзтезмә, рәвеш сүзтезмәгә бүленүе.

22

Сүзтезмәләрне тикшерү

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе белән таныштыру.Ныгыту.

Эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

10 мин контроль эш: сүзтезмәләр-

не тикшерү

23

Рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Рус телендәге сүзтезмәләр белән чагыштыру.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү

Татар телендә ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең бәйләүче чара (килеш, хәл фигыль, шарт фигыль кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнешнең зат-сан кушымча -лары һ.б.) әйтелүе, ә рус телендә иярүче кисәкнең ияртүче кисәккә бәйләнү ысулы гына (соглосование, управление, примыкание) күрсәтелә.

24

Диктант

1

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү

Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү. Белемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №2

25

Хаталар өстендә эш

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

И К Е С О С Т А В Л Ы Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

26

Җөмләнең кисәкләре турында мәгълүмат

1

Яңа материал аңлату дәресе

Җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрен искә төшерү. Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат бирү

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торгпн сүзнең җөмлә кисәге дип аталуы. Ия белән хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре. Баш кисәкләрдән башка кисәкләр җөмләнең иярчен кисәкләре дип аталуы.

27

Ия һәм аның белдерелүе.

1

Катнаш

Ия турында мәгълүмат бирү.

Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? яки ни? сорауларына җавап бирә торган кисәкнең ия дип аталуы. Җөмләдә баш килештә килгән исем яки алмашлыкның ия булуы. Сыйфат, исем фигыль, сан һәм алмашлыкларның да исем мәгънәсендә килгәндә ия була алулары. Иянең тезмә сүз белән дә белдерелүе.

28

Хәбәр һәм аның белдерелүе.

1

Катнаш

Хәбәр белән таныштыру.

Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәгенең хәбәр дип аталуы. Хәбәрнең нишли? нишләде? нишләр? нишләгән? ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничек? ул кайдан? ул ничә? кебек сорауларга җавап булуы. Ниниди сүз белән белдерелүенә карап, хәбәрләрнең фигыль хәбәр һәм исем хәбәргә бүленүе. Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәрләрнең ике төрле булулары: гади хәбәр һәм кушма хәбәр. Гади хәбәрнең бер сүздән, ә кушма хәбәрнең ике яки берничә сүздән торуы. Боерык, хикәя, шарт фигыльләрнең берсе белән яки исем һәм ярдәмче фигыль белән белдерелгән хәбәрнең ия белән бер үк затта һәм санда килүе. Тиңдәш ияләргә караган һәм боерык, хикәя һәм шарт фигыльләрнең берсе белән белдерелгән хәбәрнең берлектә дә, күплектә дә килә алуы.

Тәрҗемә итү

29

Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе.

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Кушма хәбәр турында төшенчә.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү

Кушма хәбәрнең ике яки берничә сүздән торуы. Кушма хәбәрнең барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалуы.

30

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелу.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелуы.

Тәрҗемә итү

31

Кабатлау. Ия һәм хәбәр

1

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Ия белән хәбәр турында алган белемнәрен ныгыту.

Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Ия белән хәбәр турында белемнәрне ныгыту

Тәрҗемә итү. Тест

32

Бсү. Сочинение

1

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү

Укучыларның эзлекле фикер йөртә белүләрен тикшерү

Үз-үзеңә контроль ясау

Укучыларның җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрен барлау

Сочинение №2

Җ Ө М Л Ә Н Е Ң И Я Р Ч Е Н К И С Ә К Л Ә Р Е

33-

34

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Аергыч һәм аның белдерелүе.

2

Яңа материалны аңлату дәресе

Җөмләнең иярчен кисәкләре турында алган белемнәрен искә төшерү, аергыч белән таныштыру.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Баш кисәкне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкнең иярчен кисәк дип аталуы. Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагычлар. Аларга баш кисәкләрнең берсеннән чыгып сорау бирелү. Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? нәрсәне? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең аергыч дип аталуы. Аергыч ачыклап килгән сүзнең аерылмыш булуы.

35

Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш.

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Аергыч белән аерылмыш арасындагы бәйләнеш белән таныштыру.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Аергычның аерылмышына ике төрле юл ярдәмендә бәйләнүе: сүз тәртибе һәм иялек килеше кушымчасы ярдәмендә. Сүз тәртибе белән бәйләнгәндә аергычның аерылмыш алдыннан янәшә килүе. Зат алмашлыклары, исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүзләр белән белдерелгән аергычларның аерылмышларына иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнүе. Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш аергычлар дип аталуы. Аларның үзара я тезүче теркәгечләр, я санау интонациясе белән бәйләнүе.

Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш булмаган аергычлар дип аталуы. Тиңдәш булмаган аергычлар арасына өтер куелмау.

Эш кәгазьләреннән характеристика язу.

5-7 мин диктант

36

Бсү. Изложение

1

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү

Инша язу күнекмәләре булдыру.

Үз-үзеңә контроль ясау

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү

Изложение №1

37

Бсү. Тәрҗемә күнегүләре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

38

Тәмамлык һәм аның белдерлүе

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Тәмамлыкның исем яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? нем тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? кебек сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең тәмамлык дип аталуы. Тәмамлыкның исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе. Тәмамлыкның үзен иярткән сүзгә төрле килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе.

39

Туры һәм кыек тәмамлыклар

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Туры һәм кыек тәмамлык турында төшенчә бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә төшем килешендәге исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелгән тәмамлыкның туры тәмамлык дип аталуы. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары яки бәйлек (бәйлек сүз) белән бәйләнгән тәмамлыкларның кыект тәмамлыклар дип аталулары.

5-7 мин тест

40

Бсү. Изложение (контроль)

1

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү

Изложение язу күнемәләрен тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү

Изложение №2

41

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Хәл һәм аның фигыл белән белдерелүе. Урын хәле белән таныштыру.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә эш яки хәлнең кайда? ничек? кайчан? ниниди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәкнең хәл дип аталуы. Хәлләрнең күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килүе.

Җөмләдә эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайда? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең урын хәле булуы. Урын хәленең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелүе.

42

Вакыт хәле

1

Катнаш

Вакыт хәле һәм аның вакыт рәвеше, хәл фигылнең 3,4 төре, ур-вак. килешендәге яки бәйлек белән килгән исем һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын белдереп, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең вакыт хәле булуы. Вакыт хәленең вакыт рәвешләре, хәл фигыльнең өченче һәм дүртенче төре, урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

43

Рәвеш хәле

1

Катнаш

Рәвеш хәлләренең рәвеш һәм сыйфат белән белдерелүен өйрәнү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә эш яки хәлнең рәвешен белдереп, ничек? ни рәвешле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең рәвеш хәле булуы. Рәвеш хәленең хәл фигыльнең 1-2 төрләре, рәвешләр, бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркемнәре, төрле сүз төркемнәреннән –дай/ -дәй кушымчасы ялганып ясалган рәвешләр белән белдерелүе. Сирәгрәк рәвеш урынында килгән сыйфат, чыгыш яки урын-вакыт килешендәге исемнәр һәм мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.

44

Күләм хәле

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Күләм хәле һәм аның белдерелүе.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, күпме? күпмегә? күпмедән? никадәр? ннчә тапкыр? ни дәрәҗәдә? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең күләм хәле булуы. Күләм хәлләренең күләм-чама рәвешләре белән, сан белән ачыкланган исем яки исемләшкән сүзләр ярдәмендә, составында тапкыр, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек сүзләр килү белән, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.

45

Сәбәп хәле

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Сәбәп хәле аның белдерелүе.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә эш яки хәлнең, сәбәбен белдереп, ни сәбәпле? ник? нигә? ни (нәрсә) аркасында? ни өчен? кебек сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең сәбәп хәле булуы. Сәбәп хәленең күбрәк өчен, күрә бәйлекләре һәм сәбәпле , аркасында кебек бәйлек сүзләр белән килгән исем фигыль һәм сыйфат фигыль ярдәмендә; чыгыш килешендә килгән кайбер исем, исем фигыль һәм сыйфат фигыль белән; юнәлеш килешендәге исемнәр, исемләшкән сыйфат фигыль белән белдерелүе.

46

Максат хәле

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Максат хәленең инфинитив фигыльләр, юн. килеш.ге исем, шулай ук өчен яки дип ярд. сүзләре белән килгән башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең максатын белдереп, нигә? ни өчен? нинди максат белән? кебек сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең максат хәле булуы. Максат хәленең инфинитив фигыльләр, юнәлеш килешендәге исем, шулай ук өчен бәйлеге, дип ярдәмлек сүзе белән килгән башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

47

Контроль диктант

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Үткән бүлекне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант №3

48

Хаталар өстендә эш

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

49

Шарт хәле

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Шарт хәленең җөмлә

дә шарт фигыль, икән ярдәмче фигыле яки сорау кисәкчәсе белән бергә килгән хикәя фигыльләр белән белдерелүе.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү

Җөмләдә эш яки хәлнең шартын белдереп, нишләсә? нинди шартта? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең шарт хәле булуы. Шарт хәленең җөмләдә шарт фигыль, икән ярдәмче фигыле яки сорау кисәкчәсе белән бергә килгән хикәя фигыльләр белән белдерелүе.

50

Кире хәл

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Кире хәл турында мәгълүмат бирү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү

Җөмләдә көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдереп, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең кире хәл булуы. Кире хәлләрнең да/дә, та/тә кисәкчәләренең берсен алган шарт фигыль яки карамастан бәйлек сүзе белән килгән башка сүз ярдәмендә белдерелүе.

51

Бсү. Сочинение.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Сочинение №3

52

Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Аерымланган иярчен кисәкләр белән таныштыру, аларның җөмләдәге урыны.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Аерым бер мәгънәгә ирешү өчен, интонацион яктан бүленеп әйтелгән иярчен кисәкләрнең аерымланган иярчен кисәкләр дип аталуы.

Үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм аерым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең аерымлануы.

Аерымланган хәлләрнең башка җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алынуы. Уртада килгәндә, аерымланган хәлләрнең ике яктан да өтер белән аерылуы, калган очракта өтернең бер яктан гына куелуы.

53-54

Төрле хәлләрнең аерымлануы

2

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Аерымланган хәлләрнең җөмләдә төрле урында килүе белән таныштыру.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган вакыт, рәвеш, сәбәп, максат, шарт һәм кире шарт хәлләренең аерымлануы. Аерымланган хәлләрнең җөмләдә төрле урында килүләре.

55

Хәлләрне кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру

Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау.

Эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

Хәлләрне кабатлау

Тест, тәрҗемә күнегүләре

56

Аныклагыч

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Аныклагычка билгеләмә бирү, җөмләнең теләсә кайсы кисәген, бер аныклагыч икенчесен ачыклап килүе.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә иярчен кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек биргән иярчен кисәкнең аныклагыч дип аталуы. Аныклагыч белән ачыкланып килгән җөмлә кисәгенең аныкланмыш дип аталуы. Аныклагычның, гадәттә, аныкланмышлары белән бер үк грамматик формада белдерелүе. Аныклагычның аныкланмыш соравына ягъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап булуы. Аныклагычның җөмләнең теләсә кайсы кисәген, шул исәптән бер аныклагыч икенчесен дә ачыклап килә алуы.

57

Аерымланган аныклагычлар. Алар янында тыныш билгеләре.

1

катнаш

Аныкланмышы белән нинди дә булса грам матик формадагына ярашкан аныклагыч

ларның аерымлануы.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Аныкланмышы белән нинди дә булса грамматик формада гына ярашкан аныклагычларның аерымлануы.

Аныкланмышы бер грамматик формада килмәгән аныклагычларның аерымлан- мавы. Билгеләү алмашлыклары һәм җыю саны белән белдерелгән аныклагычларның аерымланмавы.

58

Кабатлау. Җөмлә кисәкләре.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

59

Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

60

Диктант

1

белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант№4

Җ Ө М Л Ә Н Е Ң М О Д А Л Ь К И С Ә К Л Ә Р Е

61

Хаталар өстендә эш.

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Эндәш сүзләр һәм алар янындагы тыныш билгеләре турында мәглүмат бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең эндәш сүз дип аталуы. Кешедән кала башка предметларга төбәп эндәшү сынландыру (сурәтләү чарасы) дип аталуы. Эндәш сүзләрнең баш килештәге зат яки сынландырылган предмет исемнәре белән белдерелүе; җыйнак та, җәенке дә була алулары. Зат алмашлыкларының бер вакытта да эндәш сүз була алмаулары.

Эндәш сүзләрнең җөмләнең гомуми интонациясеннән аерымрак әйтелүләре. Эндәш сүзләр янында өтер, өндәү билгеләре куелу. Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмауы.

62

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Кереш сүзләр, тын ыш билгеләре турын да мәгълүмат бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен (ышану һәм раслауны; шикләнү, икеләнү яки чама белән әйтүне; үтенү яки үз фикереннән чигенүне; фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен яки йомгагын, яисә аның алдагы фикергә бәйләнешен; фикер тәртибен, фикергә бәйле тойгыларны) белдерә торган сүзләрнең кереш сүзләр дип аталуы. Кереш сүзләрнең җыйнак та, җәенке дә була алулары. Кереш сүзләрнең җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылулары.

63

Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Кереш җөмләләр, кереш җөм-ң җөмләдәге урыны, алар янындагы тыныш билгеләре белән таныштыру.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Сөйләүченең үз уена мөнәсәбәтенең төп җөмлә составында килгән бөтен бер җөмлә белән белдерелә алуы. Андый җөмләнең кереш җөмлә дип аталуы. Кереш җөмләләрнең күбрәк җөмлә уртасында килүләре; аларның өтер, сызык, җәяләр беләдән аерылып күрсәтелүе.

64

Бсү. Изложение

1

белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Иҗади фикерләү сәләтләрен тикшерү

Изложение №3

Җ Ө М Л Ә Н Е Ң ТИ Ң Д Ә Ш К И С Ә К Л Ә РЕ

65

Тиңдәш кисәкләр. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Тиңдәш кисәкләрнең үзара санау интонация

се, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен төшендерү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү

Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләрнең тиңдәш кисәкләр дип аталуы.

Тиңдәш кисәкләрнең тезүче теркәгечләр (җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр) белән дә теркәгечләр булмыйча, тик санау интонациясе ярдәмендә дә үзара бәйләнүе.

66

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләре арасына тыныш билгесе кую очраклары белән таныштыру.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү

Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, яки теркәгечләре кабатланмаса, өтернең куелмавы. Исемне төрле яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш түгел аергычлар дип йөртелүе, алар арасына өтер куелмавы.

67

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

1

катнаш

Гомумиләштерүче сүзләр турында мәгълүмат бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрнең я алдында, яки соңында аларны тулысынча алыштыра торган сүзләрнең гомумиләштерүче сүзләр дип аталуы. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куелу, тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куелу.

68

Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Гомумиләштереп кабатлау.

чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау.

Җ Ө М Л Ә Д Ә С Ү З Т Ә Р Т И Б Е

69

Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Татар телендәге сүз тәртибенең рус телендәге сүз тәртибеннән аерылуы. Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе турында төшенчә бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Татар телендәге сүз тәртибенең рус телендәге сүз тәртибеннән аерылуы. Иянең хәбәрдән алда килүе, ә хәбәрнең җөмләне тәмамлап куюы. Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире (инверсия) тәртибе

70

Логик басым

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Логик басым белән таныштыру.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә мәгънәсе ягыннаниң әһәмиятле сүзнең логик басым төшкән булуы. Логик басым төшкән сүзнең тыңлаучы өчен күпмедер дәрәҗәдә яңалык бирүе. Гадәттә логик басымның хәбәргә төшүе. Башка кисәккә төшкәндә, ул кисәкнең хәбәр алдыннан куелуы.

71

Бсү. Тәрҗемә күнегүләре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

72

Бсү. Изложение

1

белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү. Изложение язу күнемәләрен камлләштерү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны файдаланып язу.

Г А Д И Җ Ө М Л Ә

73

Гади җөмлә турында гомуми мәгълүмат

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Гади җөмлә турында төшенчә бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Гади җөмләләрнең, төркемләүнең нигезенә нинди билге салынуына карап, берничә төремгә бүленүе: хикәя сорау, тойгылы җөмләләр; бер составлы, ике составлы; җыйнак һәм җәенке җөмләләр; тулы һәм ким җөмләләр; раслау һәм инкарь җөмләләр.

74

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә.

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүдән чыгып, җөмләрнең өч төрле булуы. Алар турында мәг. бирү.

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләнең төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә, тойгылы җөмлә. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмләрең хикәя җөмлә дип аталуы. Аның тыныч тавыш белән әйтелүе. Сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә трган җөмләнең сорау җөмлә дип аталуы. Сорау җөмләләрнең сорауны белдерә торган сүзләр (сорау алмашлыклары) белән, сорау кисәкчәләре ярдәмендә, яки бары тик сорау интонациясе беоән генә белдерелүе.

Эш кәгазьләреннән гариза язу.

Гариза язу.

75

Боеру җөмлә. Тойгылы җөмлә

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Боеру һәм тойгылы җөмләләр белән таныштыру.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Сөйләүченең берәр эшне кушарга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмләнең боеру җөмлә дип аталуы. Боеру җөмләнең хәбәре күбрәк боерык фигыльләр белән белдерелүе.

Көчле хис белән әйтелгән җөмләнең тойгылы җөмлә булуы. Аның соңында өндәү билгесе куелу. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр, шулай ук сүзләрнең гадәти тәртибе үзгәрүнең зур роль уйнавы.

76

Сочинение

(контроль)

1

Сочинение №4

77

Кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау.

78

Диктант

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Гади җөмлә синтаксисын өйрәнүне тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №5

79

Хаталар өстендә эш

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

И К Е С О С Т А В Л Ы Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

80

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Иярчен кисәкләрнең булу яки булмавына карап, җөмләләрнең ике төргә- җыйнак һәм җәенке җөмләләргә бүленүен төшендерү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмләнең ике составлы җөмлә булуы. Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмләнең бер составлы җөмлә булуы.

Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнең җыйнак җөмлә дип, баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмләнең җәенке җөмлә дип аталуы.

81

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.

Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.

Б Е Р С О С Т А В Л Ы Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

82

Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Бер составлы җөмләләр, аларның исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмләгә бүленеше белән танышу.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Бер генә баш кисәге булган (икенчесен өстәп булмый торган) җөмләнең бер составлы җөмлә дип аталуы.

Бер составлы җөмләләрнең исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмләләргә бүленүе.

Баш кисәкләрдән тик иясе генә булган җөмләнең исем җөмлә дип аталуы. Исем җөмләнең предметның булуын атап әйтүе, ә аның эше яки хәрәкәте турында берни дә белдермәве.

83

Диктант

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Фигыль җөмлә турында төшенчә бирү.

Диктант текстын әйтеп яздыру, биремне үтәү

Грамматик биремле диктант

Диктант № 6

84

Хаталар өстендә эш.

Фигыль җөмлә

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Алган белемнәрен бәяләү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Иясе булмаган җөмләнең (аны сүз сөрешеннән дә табып булмый) фигыль җөмлә дип аталуы. Фигыль җөмләләрнең хәбәрләре күбрәк түбәндәгечә белдерелүе: я табигать күренешен, яки эчке сиземләүне белдергән хәбәрләр белән; инфинитив ярдәмендә; я хәбәрлек сүз, яки ярдәмче фигыль белән килгән инфинитив ярдәмендә; хәл фигыльгә бул ярдәмче фигыле өстәү белән; барылды, йөрелде кебек фигыльләр белән. Бер составлы фигыль җөмләләрнең, үтәүчегә бәйле рәвештә, түбәндәге төркемнәргә бүленүе: билгеле үтәүчеле җөмлә, билгесез үтәүчеле җөмлә, гомуми үтәүчеле җөмлә, үтәүчесез җөмлә

85

Сүз җөмлә

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Бер составлы җөмләләрнең баш кисәге булып килгән сүзләрнең сүз җөмлә дип аталуы, аларның күбрәк диалогларда куллануы турында төшенчә бирү.

Укытучы сүзе,

Бер составлы җөмләләрнең баш кисәге булып, үзләренә башка сүзләрне ияртми торган сүзләрнең килүе, сүз җөмлә дип аталу. Сүз җөмләләрнең күбрәк диалогларда кулланылуы.

86

Бсү. Сочинение

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Туган як табигатен тасфирлап яза белү

Сочинение №5

Т У Л Ы Һ Ә М К И М Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

87

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Тулы һәм ким җөмлә турында тулы мәгълүмат бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Җөмләдә кирәкле кисәкләрнең барысы да булу-булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким җөмләләргә бүленүе. Мәгънә ачыклыгы өчен кирәкле барлык кисәкләре дә булган җөмләнең тулы җөмлә дип аталуы. Алдагы җөмләләрдән яки сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган бер яки берничә кисәге төшереп калдырылган җөмләнең ким җөмлә дип аталуы.

88

Бсү. Тәрҗемә итү.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Р А С Л А У Һ Ә М И Н К А Р Ь Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

89

Раслау һәм инкарь җөмләләр

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау һәм инкарь итүгә бәйле җөмләләрнең бүленешен үзләштерү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкарь итүгә бәйле рәвештә җөмләләрнең раслау һәм инкарь җөмләләргә бүленүе. Раслау җөмләләрнең нәрсә дә булса раславы. Инкарь җөмләләрнең нәрсә дә булса инкарь итүләре.

90

Раслау һәм инкарь җөмлә- ләрнең кулланылышы

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Раслау һәа инкарь җөмләләрнең телебездә күп төрле булуы.

әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Раслау һәм инкарь җөмләләрнең телебездә күп төрләре булу. Аларның кара-каршы сөйләшкәндә күзәтелүе.

91

Бсү. Изложение

1

белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү. Изложение язу күнемәләрен камлләштерү.

Үз-үзеңә контроль ясау

План нигезендә текстның стилен саклап яза белү

Изложение №6

Т У Р Ы Һ Ә М К Ы Е К СӨ Й Л Ә М

92

Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Туры сөйләм турында төшенчә бирү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор дип аталуы.

Сөйләүченең үз сүзләре-автор сөйләме, ә сөйләүче кулланган башка кеше сүзләренең чит сөйләм дип аталуы. Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләмнең туры сөйләм дип, ә үзгәртелеп кулланылган чит сөйләмнең кыек сөйләм дип аталуы.

93

Диалог

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Диалог һүм аларның дөрес язылышы турында төшенчә бирү.

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Туры сөйләмнең төрләре: диалог, монолог, цитата. Персонажларның

үз-үзенә, башка берәүгә яисә халыкка мөрәҗәгать ителгән сөйләме монолог дип аталуы.

Ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүен диалог дип атау.

Аерым кешенең диалог эчендәге сүзләрен реплика дип атау.

Язма әсәрләрдән алынган туры сөйләмнең цитата дип аталуы.

94

Бсү. Сочинение.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Туган як табигатен тасвирлап язу.

Сочинение №6

95

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Туры сөйләм янында тыныш билгеләренең куелышын үзләштерү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Туры сөйләмнең куштырнаклар эченә алынуы. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куюның өч төргә бүленүе.

96

Бсү. Тәрҗемә итү

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

97

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерүне үзләштерү.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Хикәя җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең иялек килешендәге, хәбәрнең төшем килешендәге тәмамлыкка әйләнүе.

Боерык җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең юнәлеш килешендәге тәмамлыка әйләнүе, хәбәрнең инфинитив формасын алып, аңа кушты, боерды, үтенде кебек сүзләр өстәлүе. Сорау җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең яки эндәш сүзнең иялек килешендәге, хәбәрнең төшем килешендәге тәмамлыкка әйләнүе.

98

Бсү. Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Дөрес җөмләләр белән тәрҗемә итү.

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Е Л Б У Е Н А Ү Т К Ә Н Н Ә Р Н Е К А Б А Т Л А У

99

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

100

Контроль диктант

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Грамоталык дәрәҗәләрен тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант №7

101

Хаталар өстендә эш

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

102

Грамматик күнегүләр эшләү

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

103-104

Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнегүләре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш

105

Еллык йомгак ясау.

1