
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
1.Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.
2.Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу.
3.Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.
4.Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен ,интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү.
5.Гади җөмлә төрләрен билгеләү.
6.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.
7.Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.
8.Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.
9.Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.
10.Тыныш билгеләрен куюны аңлату.
11.Җөмлә ахырында ,аерымланган кисәкләр янында,тиңдәш кисәкләр ,эндәш һәм керешсүзләр янында тыныш билгеләре кую.
12.Ия һәм хәбәр янында сызык кую очракларын белү.
13Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Сыйныф |
Эш төрләре |
|||
Сочинение |
Диктант |
Изложение |
Барлыгы |
|
VIII |
6 (2) |
7 (2) |
5 (1) |
18 (5) |
Искәрмә .Җәя эчендә характердагы эшләр саны күрсәтелде.
Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүз һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.
Сыйныф |
Сүз саны |
Хәреф саны |
VIII |
14-15 |
68-76 |
Сүзлек диктантының күләме
Сыйныф |
VIII |
Cүз саны |
26 - 34 |
Искәрмә. Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (бер пунктуацион хата булырга мөмкин).
Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.
Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.
Биш орфографик, дүрт—алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Контроль диктантларның саны
Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.
Контроль диктантлар күләме
Ел вакыты |
Сүз саны |
Уку елы башында |
85-100 |
Уку елы ахырында |
95-110 |
Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2-3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.
Контроль диктантны бәяләү
Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.
Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.
Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.