Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
8 ләргә - татар теле!!!!!.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
70.16 Кб
Скачать

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф  өчен татар теленнән  эш программасы

(Татар төркеме өчен) Аңлатма язуы

Программа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (Казан, 2008 нче ел), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 8 нче сыйныф өчен Асылгәрәева Р.Ә., Юсупов Р.А., Зиннуров М.К. тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2005), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

8 нче сыйныфларда татар теле дәресләренә программада 3 сәгать бирелгән. Шуның нигезендә эш прогаммасы атнага 3 сәгать исәбеннән 105 сәгатькә төзелде.

8 нче сыйныфта татар теле дәресләре алдагы сыйныфларда- морфология, башлангыч  сыйныфларда синтаксис  буенча  алган белем   һәм күнекмәләрне искә төшерүдән   башлана. Кабатлау, синтаксиска  караган гомуми мәгълүматлар, синтаксик  берәмлекләр һәм синтаксисның бүлекләре  буенча төшенчә биргәндә , төп игътибар  җөмлә һәм аның үзенчәлекләренә юнәлтелә. Алга таба әлеге  сыйныфта  гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе , аерым алганда, татар теленең  гади җөмлә синтаксисын  үзләштерүдә  аеруча мөһим булган темалар (җөмләдә  сүзләр бәйләнеше: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш; сүзтезмәләр; җөмлә кисәкләре:баш, иярчен , модаль һәм  тиңдәш  кисәкләр, җөмләдә сүз тәртибе: гади җөмлә төрләре; әйтү максаты, оештыручы үзәкнең саны, тиешле җөмлә кисәгенең кулланылу- кулланылмавы ,раслау яки инкарь итү буенча төрләре; шушы темалар белән бәйле рәвештә тыныш  билгеләре өйрәнелә.

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

 Укучыларда  лингвистик (тел) ,аралашу(коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган  (культурологик) юнәлешләр (компетенцияләр)  булдыру.

8Нче сыйныфта татар теле укытуның төп бурычлары:

 1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү,үз милләтеңә ,телеңә хөрмәт белән карау,шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү;

2. Татар теленең барлык  тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

3.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру;

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;

5.Татар халкының милли мирасын өйрәнү, саклау, үстерүгә тарту.

Программаның эчтәлеге

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

5-7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

9

  • сүз ясалышы, сүз төзелеше, сүз төркемнәре, фигыль, фигыль юнәлешләре, җөмләдә сүзләр тәртибе;

2

Синтаксис турында төшенчә

2

- синтаксис турында төшенчә, синтаксик берәмлекләр;

3

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

14

  • җөмләдә сүзләр бәйләнеше,тезүле бәйләнеш, ияртүле бәйләнеш, сүзтезмә, рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше;

4

Ике составлы җөмләләр

7

  • җөмлә кисәкләре, ия һәм аның белдерелүе, хәбәр һәм аның белдерелүе,

кушма хәбәр һәм аның белдерелүе, ия белән хәбәр арасында сызык;

5

Җөмләнең иярчен кисәкләре

28

  • аергыч һәм аның белдерелүе, аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш;

  • тәмамлык һәм аның белдерелүе,туры һәм кыек тәмамлыклар;

  • хәл һәм аның төрләре: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәл, кире хәл;

  • аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре, төрле хәлләрнең аерымлануы;

  • аныклагыч; аерымланган аныклагычлар, алар янында тыныш билгеләре,

6

Җөмләнең модаль кисәкләре

4

  • эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре;

  • кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре;

  • кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре;

7

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

4

  • тиңдәш кисәкләр, алар янында бәйләүче чаралар, тиңдәш кисәкләр һәм янында тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр;

8

Җөмләдә сүз тәртибе

4

- сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе, логик басым;

9

Гади җөмлә

7

- әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә, тойгылы җөмлә;

10

Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр

7

  • җыйнак һәм җәенке җөмләләр, гади җөмләгә синтаксик анализ;

  • бер составлы җөмләләр: исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмлә;

11

Тулы һәм ким җөмләләр.

Раслау һәм инкарь җөмләләр

5

  • тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә;

  • раслау һәм инкарь җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланлышы;

12

Туры һәм кыек сөйләм

7

- туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә, диалог, туры сөйләм янында тыныш билгеләре, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү;

6

Кабатлаулар

7

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

22

Барысы

105