Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
соч по тат.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
129.02 Кб
Скачать
  1. Шомырт нигә елый

Текст ахырындагы сүзләре белән автор авыр вакытларда кешеләрнең генә түгел, ә агачларның да елавы турында әйтәсе килгән. Агачларның елавы- ул табигать елавы. Минемчә, бирелгән бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы Рафаил Төхфәтуллин безне табигатькә карата игъбарлырак булырга чакыра.

Кеше белән табигать һәрвакыт тыгыз бәйләнештә яши. Без табигатьнең матурлыгыннан, байлыгыннан файдаланабыз. Моңа дәлил итеп “Җәй азакларына таба без шомыртыбызга кунакка киләбез. Дустыбыз безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле, чем-кара җимешләре белән сыйлый” җөмләсен китерәм. Ләкин кешеләр үзләре шул матурлыкка зыян да салалар бит: агачларны сындыралар, матур-матур чәчәкләрне өзәләр, елга-күлләрне пычраталар. Моңа дәлил булып, текстагы 17 һәм 18нче җөмләләр килә. Кешеләр тарафыннан кимсетелгән шомырт агачы үзенең матурлыгын югалткан. Аны кызганып, тирә-юнь дә моңсуланган.

Чыннан да, мондый күренешләр табигатькә зур зыян сала. Рәнҗетелгән кешеләр шикелле табигать тә елый, ярдәм сорап ялвара. Без табигатьне сакларга, аңа карата игътибарлы булырга тиешбез.

  1. Җиз кыңгырау.

Минемчә, Ә.Еники әсәреннән алынган өзек яңадан балачак һәм яшьлеккә кайтара торган истәлекләр турында уйландыра.

Тормышның билгеле бер чоры белән бәйле кадерле истәлек һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап, кулъяулык яки җыр булса, автор өчен ул- җиз кыңгырау. Кайбер истәлекләр еллар узу белән юкка чыгалар, тик авторның “элеккечә яшь, дәртле, моңлы” кыңгыравы гына вакытка бирешми. Беренче чиратта, автор кадерле истәлекнең мәңгелек булуын ассызыклый. Әлеге фикерне текстның 3нче һәм 8нче җөмләләр мисалында дәлилләп була.

Кечкенә генә кыңгырау үзенә бер дөньяны сыйдырган. Аның чыңлавында кайдадыр еракта калган тарих та, авторның балачагы һәм яшьлек хыяллары, хәтта Нигъмәтулла абзыйның җыры да саклана. Ул- хыялларында гына булса да, кыңгыраулы пар атларда узучы туйларга алып кайтучы да. “Күз ачып йомганчы кырык ел артка” яшүсмер чагына кайтаручы могҗизалы, серле кыңгырау да ул. Автор фикеренчә, җиз кыңгырауның кадере- аның дәртле, көмеш тавышында яшьлек һәм мәхәбәтнең саклануы.

Шулай итеп, автор өчен җиз кыңгырау- яшьлек, мәхәббәтне гәүдәләндерүче образ.

  1. Туган тел.

Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы М.Юныс туган телнең һәр кеше өчен дә ничек кадерле, матур һәм якын булуы турында фикер йөртергә чакыра.

Туган тел һәм Туган ил төшенчәләрен мин икесен бер дәрәҗәдә куяр идем. Кеше кайларга гына китмәсен, ул үзенең туган җирен сагына. Туган җир ул- аның яшәгән кешеләре, гореф-гадәтләре, теле. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7 җөмләне дәлил итеп китерәм. Чыннан да, Мәскәү татарлары, паркка җыелып, үзләренең туган якларын, телләрен искә төшерәләр. Шәһәрдә күпме генә күңел ачу урыннары булмасын, аларны шушы җир чакырып китерә. Бу фикерләремнең дөреслеген 12-13 җөмләләрдән аңларга була.

Димәк, туган тел халыкны берләштерә, якынайта, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Г. Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» дигән сүзләре һәркемнең күңел түрендә сакланадыр дип уйлыйм мин. (124сүз)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]