Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
соч по тат.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
129.02 Кб
Скачать

ГИА-сочинение

  1. Мин кулыма китап алам...(р.Миңнуллин тексты буенча)

Текст ахырында китерелгән сүзләр аның төп мәгънәсен чагылдыра. Текст авторы Роберт Миңнуллин китапның кеше тормышында зур роль уйнаганлыгын, аның кирәклеге турында фикер йөртергә чакыра. Мин авторның сүзләре белән тулысынча килешәм.

Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7, 8 җөмләләрне мисал итеп китерәм. Чыннан да, безнең әби-бабайларыбыз белем һәм тәрбияне китаплар аша алганнар бит. Хәзер яшьләр күбрәк компьютер, телевизор, кәрәзле телефоннарга тартыла, интернет челтәрләре аша бөтен мәгълүматны ала. Милләтебез тарихын, гореф-гадәтләрен без алар аша гына аңлый алырбызмы? Компьютер бездә милли хис тәрбияли алырмы? Нәтиҗәләремнең дөреслеген 22 нче җөмлә мисалында расларга мөмкин.

Р. Миңнуллин яшь буынны китап укырга чакыра. Китапның кеше өчен рухи таяныч булуына ышандыра. (112 сүз)

2. Хәсән бай.

Текст ахырында кеше тудырган матди байлыклар юкка чыкканда да, рухи кыйммәтләрнең югалмавы турында сөйләнә. Ул текст: “... Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!” – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, инкыйлабның җәмгыятькә китергән зыяны турында уйланырга чакыра. Бу җөмләдән күренгәнчә, инкыйлаб чорында бай катлау кешеләренең байлыкларын тартып алып, үзләрен юк итсәләр дә, алар тудырган рухи нигез – мәчетләр һаман исән.

Автор сүзен Хәсән байның аяныч язмышын сурәтләүдән башлый. “Революциядән соң аның ... байлыгын тартып алалар, ... төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.” Минемчә, кан коймыйча да, ул үз байлыгын яңа хөкүмәткә биргән булыр иде. Күпләр шулай эшләгәннәр. Тик инкыйлаб вакытында матди байлык хуҗаларын юк итү беренче урында торган. Моның белән яңа власть оттырган гына. Хәсән байны юк итеп кенә, аның изге гамәлләрен сызып ташлый алмаганнар. Иң әһәмиятлесе: халык аны онытмаган, чөнки Хәсән бай милләтенең рухи үсеше турында уйлаган. “... никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды, ” – ди автор. Чыннан да, кешенең бөеклеге бернинди байлык белән дә үлчәнми. Үз милләтен укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байның өстенлеге аның игелекле гамәлләрендә. Андыйлар исән вакытта ук үзләренә һәйкәл коралар. Хәсән бай төзеткән мәчетләр әнә шул турыда сөйли. Алар һаман да исән.

Шулай итеп, яхшылык җирдә ятмый. Һәр кешенең җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Хәсән бай да изге гамәлләре белән халык күңелендә яши, исеме дә тарихка кереп калган. Ул төзеткән мәчет һаман да иман нуры чәчеп тора.

3.Табигатьнең кадерле бүләге.

Минемчә, бирелгән бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул табигатьнең кешелек өчен иң кадерле бүләге булган суны пычратмаска, кадерләргә кирәк икәнен аңлата.

Чыннан да, су- яшәү өчен иң кирәкле матдә. Кеше сусыз бер көн дә тора алмый. Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы 15, 16 нчы җөмләләрне китерәм. Кызганычка каршы, без бу тылсымлы суның кадерен белмибез. Чишмәләрне сакламыйбыз, елгаларны пычратабыз. Тексттагы “Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә” дигән җөмлә минем алда әйтелән фикеремә дәлил булып тора. Бу фактлар сагаерга мәҗбүр итә. Чиста суларның шулай кимүе кеше организмына, яшәешенә зур зыян сала дигән сүз. Пычрату процессы һаман бу тизлектә барса, тирә-юнебездәге тереклек тә юкка чыгарга мөмкин.

Димәк, текст авторы Г.Бәширов табигать биргән бу бүләктән дөрес файдаланырга, аны кадерләргә чакыра. Шулай булганда гына изге чишмәләребезне , чиста сулы елга- күлләребезне саклап кала алырбыз.